Татарстанда яшәүче халыкларның сәнгате һәм гореф-гадәтләре

№ 202

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен проект эшчәнлеге)

Гөлфәния НИКИТИНА, Асия ХУҖИНА, Ландыш ХАФИЗОВА,

Чаллыдагы 118 нче «Алмакай» балалар бакчасы тәрбиячеләре

Проектның актуальлеге. Татарстан бай тарихлы мәдәнияткә ия. Ул халыклар иҗатының күптөрлелеге белән аерылып тора. Без – аның бер өлеше. Үзебез дә балалар белән берлектә иҗат итүчеләр булып торабыз. Балаларда үз халкыңа гына түгел, янәшәдә яшәүче башка милләт вәкилләренә карата да хөрмәт тәрбияләү безгә йөкләнгән. Республикабызның башка шәһәрләреннән аермалы буларак, Чаллыбызда 80нән артык төрле халык вәкиле яши. КамАЗ заводы төзү вакыйгасы аларны бердәм, тату гаилә иткән. Үз милләтеңнең тамырларын белмичә торып, башка халыкларның гореф-гадәтләрен өйрәнеп булмый. Бу эш үзара бәйләнешле булырга тиеш. Ә балаларда кызыксыну үзләренең иҗади эшләре, сәләтләре аша тудырыла.

Максат. «Татарстанда яшәүче халыкларның сәнгате һәм гореф-гадәтләре» дигән белем бирү проектын тормышка ашыруда балаларның иҗади сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру.

Бурычлар:

– методик, фәнни һәм матур әдәбият сайлау;

– мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен яшь үзенчәлекләренә туры килә торган, тәрбияви максатларны үз эченә алган дидактик материал сайлау;

– төркемдә белем, тәрбия бирүгә ярдәм итә торган тирәлек тудыру;

– туган як турындагы почмакны «Татарстан халыкларының сәнгать әсәрләре», «Татарстан халыкларының милли киемнәре», «Халыкларның милли бизәкләре», «Идел буе халыкларының уеннары», «Татарстанда яшәүче халыкларның мәкальләре», «Идел буенда яшәүче халыкларның әкиятләре» дигән папкаларны, материалны тулыландыру.

Балаларның иҗат эшләреннән күргәзмәләр оештыру. Проект эшен яктырткан, проект барышында төшерелгән фотолардан стенд ясау.

Татарстанда яшәүче халыкларның сәнгате һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан, белем бирү буенча перспектив план төзү.

Проектны тормышка ашыру барышында әти-әниләр белән уртак эшләрне планлаштыру.

Проект эшчәнлегенең нәтиҗәсен күрсәтү максатыннан, бәйрәм, уен формасында диагностика үткәрү.

Көтелгән нәтиҗәләр

Балаларның Татарстанда яшәүче халыкларның культуралары, гореф-гадәтләре турында белемнәрен арттыру.

Иҗади эшләр барышында сәләт, күнекмәләрне үстерү.

Халык уеннарының кагыйдәләрен белү, аны уйнарга өйрәнү.

Туган ягыбызда яшәүче башка милләт вәкилләренә хөрмәт тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш

Әти-әниләр белән нәтиҗәле уртак эш оештыру.

Максатны үтәү өчен сайланган тематика буенча материал әзерләү: балалар өчен матур әдәбият, халык авыз иҗатыннан мәкальләр, әйтемнәр, иллюстрацияләр, видео һәм аудио материал.

1 нче атна. Татарстан җирендә дуслык, татулык.

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге: «Нинди иркен минем туган җирем!»

Максат. Балаларга безнең ата-бабаларыбызның безгә калдырган мираслары турында аңлаешлы итеп төшенчә бирү. Татарстанда яшәүче башка милләт вәкилләренә карата ихтирам тәрбияләү. «Бездә яшәүче халыклар – бердәм гаилә» дигән фикер формалаштыру.

Татар халык уеннары уйнау: «Чүлмәк вату», «Аркан тартыш», «Буяу сату».

Татар халкының мәкаль һәм әйтемнәрен өйрәнү.

Тема. Татар халкының милли киеме.

Максат. Балаларга татар халкының милли киеменең барлыкка килүе турында мәгълүмат бирү. Егетләрнең кием исемнәре: камзул, түбәтәй, читек, кызларның кием исемнәре: бәби итәкле күлмәк, алъяпкыч, калфак белән таныштыру.

Татар халкының милли киемнәрен карау, борынгы татар халкының киемнәрен рәсемнәрдән карау. Балалар өчен булган киемнәрне киеп, аларның исемнәрен ныгыту.

Милли халык бизәкләре кулланып, киемнәр бизәү, дөрес итеп урнаштыру  күнекмәләрен формалаштыру.

Гаилә гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Дидактик уеннар: «Алъяпкычны бизә», «Түбәтәйне бизә», «Бизәкне дөрес җый», «Милли киемнәрне дөрес итеп ата».

Татарстан Республикасы символлары белән таныштыру.

Максат. Балаларның дәүләт символлары – тугра, флаг, гимн турында белемнәрен ныгыту. Аларның иҗат ителү тарихы, авторлары белән таныштыру.

Татарстан гимнын презентация белән төшерелгән вариантын карау, тыңлау.

Музыка эшчәнлекләрендә татар халкының классик эсәрләрен, халык җырларын, көйләрен бергәләп тыңлау. Аларның характерын билгеләү.

«Милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр» дигән презентация карау.

Максат: татар халкының бай милли культурасы, фольклоры турында белемнәрен баету.

Балаларга «Бормалы су» биюенең элементларын өйрәтү.

«Татар өе»дигән музей-күргәзмә. Әти-әниләр, әби-бабайларның үз куллары белән эшләнгән әйберләреннән музей ясау. Бәйләнгән, тегелгән, чигелгән кул эшләреннән күргәзмә оештыру.

Әвәләү эшчәнлегендә тозлы камырдан татар халык ризыклары әзерләү. Әлеге ризыкларның исемнәрен истә калдыру: өчпочмак, чәкчәк, бәлеш, кыстсбый.

Нурихан Фәттахның «Энҗеле үрдәк» әкиятен сәхнәләштерү.

2 нче  атна. Рус халкына безнең хөрмәтебез.

«Дуслык бакчасында» дигән белем бирү эшчәнлеге.

Максат. Рус халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру, аларга карата хөрмәт тәрбияләү. Рус халкының батырлыгына соклану тәрбияләү.

Рус халык җырлары, бишек җырларын тыңлау.

Рус халкының милли киеме.

Балаларга милли киемнәрне киертеп, аларның исемнәре белән таныштыру.

«Әкияттәге мозаика» дигән дидактик уен.

«Казлар-аккошлар» әкиятен карау. Рольләргә бүлеп, әкиятне төркемдә сәхнәләштерү.

«Без остаханәдә».

Максат. Рус осталарының сәнгать эшләре белән таныштыру.

Рус матрёшкалары. Аларның барлыкка килү тарихы белән таныштыру. Рус матрёшкаларын пластилиннан әвәләп ясау.

Гжель бизәкләре. Балаларны  гжель бизәкләре, аларның кайда барлыкка килүе, бизәкләрне нинди шартларда ясала башлавы белән таныштыру.

Гжель бизәкләре белән кувшин һәм тәлинкә бизәү.

Рус халык уеннары өйрәнү һәм уйнау.

«Бергәләп җырлыйбыз». Караоке белән җырлау.

Максат. Такмаклар, җырларны җырлау теләген үстерү, кызыксыну уяту.

3 нче атна. Чуваш халкына хөрмәтебез.

Максат. Чуваш халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру, аларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Чувашларның мәкальләре белән таныштыру. Берничәсен ятлау, мәгьнәләрен ачыклау.

Чуваш кызларының күлмәкләрен, малайлар өчен билбау  бизәү буенча кисеп ябыштыру эшчәнлеге үткәрү. Шул бизәлгән киемнәрне киеп, чуваш халык уеннарын уйнау. «Диңгездәге ерткыч» (Сёткан кайак тинэсрэ), «Ай яки кояш» (Уйохпа хэвель) уеннары.

Чувашиянең башкаласы, табигате, символикасы, халык киемнәре турында видеофильм карау. Балаларга халык киемнәре киендереп, бию элементлары өйрәнү. Балаларга чуваш халык киеменең барлыкка килү тарихын күзалларга ярдәм итү.

Чуваш телендә балалар җырларын, биюләрен видеофильм буенча карау.

4 нче атна. Удмурт халкы – безнең дуслар.

Балаларны удмурт иленең башкаласы, табигате, бәйрәмнәре төшерелгән видеоязма белән таныштыру.

Ижевск шәһәре буенча виртуаль сәяхәт. Шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру. Ижевск шәһәрендәге зоопарк турында рәсемнәр, фотоларын бергәләп карау.

Удмурт телендә җырлар, биюләр карау.

«Удмурт халкының баш киемен бизибез» дигән кисеп ябыштыру эшчәнлеге.

Әзер баш киемен киеп, удмурт халык уеннары уйнау. «Кулъяулык белән уен» (Кышетэн шудон), «Су анасы» (Вумурт), «Кәҗә бәтие һәм этләр» (Кечпи но пуныос)

«Бизәкне эзлекле итеп тез» дигән дидактик уен.

5 нче атна. Башкорт дусларыбыз.

Белем бирү эшчәнлеге. Дустанә, ярдәмчел башкорт халкы.

Максат. Балаларны күрше Башкортстан иле, аның башкаласы, гүзәл табигате, сөйләм теленең якынлыгы, халкының ярдәмчеллеге белән таныштыру.

Башкортстанның башкаласы, символикасы, милли киемнәре, милли бәйрәмнәре турында видеоязма карау.

Башкорт халык уен коралы – курайның барлыкка килү тарихы, аның ясалышы турында фильм карау. Уфа шәһәренең курайчылары чыгышын карау.

Башкорт халык киемен кию, аның исемнәрен атап чыгу.

«Башкорт кызларының күлмәкләрен бизибез» дигән темага әниләр белән балаларның уртак иҗади эшләре. Өйдә төсле тасмалар, сәйлән, төймә, ялтыравыклы вак ташлар кулланып, үз фантазияләре белән бәби итәкле башкорт кызлары күлмәген бизиләр. Әзер эшләрдән күргәзмә оештыру.

Башкорт халкының «Үзеңә пар тап» дигән җырлы-биюле уены.

Башкорт халык уеннарын өйрәнеп, уйнау.

Йомгаклау

Татарстанда яшәүче халыкларның җырлары, биюләре, кызыклы викторина, уеннар белән бәйрәм үткәрү. Әниләр бәйрәмгә милли ризыклар пешереп алып килделәр. Бергәләп бәйрәм өстәле янында чәй эчү.

Нәтиҗә. Балаларның Татарстанда яшәүче халыкларның культуралары, гореф-гадәтләре турында белемнәре баеды, тулылынды.

Халык уеннарының кагыйдәләрен исәпкә алып, аларны уйнарга өйрәнделәр. Уеннар барышында үз куллары белән эшләнгән атрибутиканы кулландылар.

Туган ягыбызда яшәүче башка милләт вәкилләренә хөрмәт хисләре артты.

Балалар бакчасы һәм гаилә арасындагы бердәм эшчәнлек ныгыды.

Гаилә белән оештырылган бу уртак эшебез балалар бакчасы кысаларында гына калмыйча, авылларда әби – бабайлары янында да дәвам итә.