Татарстанда балаларны ике дәүләт теленә өйрәтүдә ИКТ технологияләрен кулланну

№ 117

Лениза ШИРИАЗДАНОВА,

Әлмәт шәһәренең 57 нче «Сандугач» балалар бакчасы I квалификация категорияле тәрбиячесе

Татарстан Республикасында балаларның билигваль белеме приоритет юнәлешләрнең берсе булып тора. ФГОС Россия Федирациясенең халыкларның региональ, милләт, этносәнгать һәм башка үзенчәлекләрен куллануларын тәэмин итә. Балаларны ике дәүләт теленә өйрәтүдә, яңа укыту методик комплектларын куллану яңача укытуны югары биеклеккә күтәрде. Мәктәпкәчә белем бирүнең төп принципларын стандарт болай раслый:

баланың танып белүен, кызыксынуын төрле мөмкинлекләрдә куллану. ИКТ технологиясе шундый мөмкинлекләр бирә. Аларның уңышы халыкка компьютер аркылы мәгълүмат бирү белән бәйле, шулай үк тәрбияләү һәм укытуда методик, материаль һәм белем бирү базасын яңарту. Шулай итеп белем бирү системасында модернизация барлыкка килә.

Аның төп биреме информацион-коммуникатив технологияләрнең яхшы кулланылышы.

—                     укыту процессына якыннан килеп эшләнүен күз алдында тотып, танып белү процессын оештыру мөмкин;

—                      укыту процессын индивидуальләштерү, аныңбербөтенлелеген саклап калуда;

—                     эффективлык система идарә итүне булдыруда информацион-методик белемнең тәэмин итүе;

ИКТның тиндәшлелеге ике төрле технология белән бәйле: информацион һәм коммуникатив

Информацион технологиясе – комплекс методлары, ысул һәм чаралар саклауны тәэмин итү, эшкәртү, мәглүматны  бирү һәм чагылдыру заманча шартларда турыдан-туры  компьютер белән бәйле (компьютер технологияләр).

Коммуникатив технологиясе – кешене метод, ысул һәм чараларны тирә-юнь мөхит белән бәйли (кире процесс шулай үк мөһим). Бу коммуникацияләрдә компьютер үз урынын алып тора. Ул коммуникация объектларның бәйләнешен уңайлы, индивидуаль, күптөрле, югары интеллектуальлек белән тәэмин итә.

Информацион һәм коммуникатив технологияләр татар телен өйрәгәндә кешене билингваль җәмгыять тормышына ияләштерү,  аларның белем бирү практикасында проекция күрсәтү төп бирем булып тора.

ИКТ куллану биремнәре:

—                     татар теленә өйрәтүне мультимедиа технологиясе ярдәмендә эшкәртү һәм тикшереп карау;

—                     мультимедиа-тематик җыю тартмасын булдыру;

—                     белем бирү субъектлары киңлегендә администрация, педагог, ата-ана, балаларның информацион-компьютер технологияләрен күләмен арттыру

 

Балаларны ике дәүләт теленә өйрәтүдә ИКТ үсешенең юнәлешләре:

—                     Интерактив белем бирү балаларның тел активлылыгын, танып белүен яңа белем алуда катнашуын стимулләштерә;

—                     Татарстан Республикасында балаларны компьютер, компьютер уеннары буенча  ике дәүләт теленә өйрәтүдә, баланың гаиләсе белән ИКТ-ны өйдә кулланулары турында аралашу, минем  алып бару юнәлешем булып тора;

—                     Педагик процессны методик ярдәм белән оештыру. Педагог һәм белгешләрнең координация эшләре;

—                     ИКТ-ны куллану рамкасында гигиена тәлапләре, санитар нормаларын саклау

Шуны билгелеп итәргә кирәк, белем бирү программаларына регламент билгеләми торган, бүгенге көндә, бу бердәнбер эш төре. Шуңа күрә үз эшемдә үзлегемнән өйрәнергә булдырырга туры килә. Балаларга белем бирү эшчәнлеген оештырганда төп принцип булып күргәзмәлелек тора. Төрле иллюстратив материалларны куллану статик һәм шулай үк динамик буенча куйган бурычларга тизрәк ирешүне булдыра. Мәглүматны баларның хәтеренә ассоциатив  төрдә салып куюда төрле үзләтерү каналлары катнаша. Белем бирү вакытын киметә, шулай итеп балаларның сәламәтлек рессурсын азатландыра.

Балалар өчен дә, зурлар өчен дә белем бирү процессы мәглүматны күренешле, уңайлы, күп сыешлы итә. ИКТ материалларын булдыруда татар телен  өйрәтүдә  EF «ana-tele» on-line курслары ярдәмгә килә. УМК аудиоязмаларын кулланып “Татарча сөйләшәбез” “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проектына фото һәм видео рәтләр ясалды. Шулай итеп бер тема лексикасына өстәмә анимацион сюжетлар барлыкка килде.

Балаларны ике дәүләт теленә өйрәтүдә УМК-ның байлыгы кирәк булган материалларны сайлап алырга, темаларны ныгытырга мөмкинлек бирә. Power Point яисә төрле мультимедиа программалары ярдәмендә презентацияләр барлыкка килә. Ана телен һәм региональ компонентларны өйрәнгәндә “Татармультфильм” продукциясе, “Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы”, “Бала”, “Тылсымлы куллар”, “Салават күпере” сайтларның рессурслары ИКТ материалларын заманча,  бизәкле итеп ясарга мөмкинлек бирә. Тәрбиячеләрнең белем бирү эшчәнлегендә (татар теле өйрәтүдә), уртанчы- мәктәпкәче яшьтәге төркем тәрбиячеләренә, ата-аналарга өйдә үткән лексиканы кабатлау, ныгыту процессында бу әсбаплар кулланылырга мөмкин.

Тәрбияче, балалар һәм ата-аналар белән төрле эш методлары камилләштермичә УМК процессын тормышка ашарып булмый. Семинар-практикумда, мастер класс, “Белгечләр ” атнасында, конференция, ата-аналар өчен уен мәктәпләрендә, төркем җыелышларында үз тәҗрибәмне күрсәттем. Ата-аналар белән эштә бакча сайтлары аша, “VK” төкемнәрендә, индивидуаль консультацияләрдә ИКТ материаллары алыштыргысыз ярдәмчел булып тора. Бакча мөмкинлекләрендә мультимедиа оборудованияларе мәҗбүри кулланылса, өйдә ноутбук, планшет я булмаса смартфон белән чикләнергә була. Әлбәттә ИКТ куркынычлыгы дозировкасын да онытмаска кирәк. Методик рекомендация белән регламентланган эшчәнлек вакытында тыю органнарына, нерв системасына берниндий дә тискәре йогынтысы юклыгы исбатланган.

Татарстан Республикасында ике дәүләт теленә өйрәтү рамкаларында ИКТ-ны куллануның эш нәтиҗәләре түбәндәге өстенлек белән билгеләнгән:

1. Тавыш, мультипликация, хәрәкәтләнү балаларның игътибарын озак вакытка җәлеп итә, аларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуын арттыра.

2. Балаларның образлы күсәтмәлекләрен уйланулары күз алдында тотып, материалны яхшы истә калдырырга, үзләштерергә булыша.

3. Слайдшоу һәм видеофрагментлар төнкүрештә күзәтергә кыенлык тудырган вакытларны күрсәтергә ярдәм итә (мәсәлән: чәчәк үсүен, планетаның кояш тирәли әйләнуе, дулкын хәрәкәтләнүе, яңгыр яву).

4. Информацион технологияләр балаларда интернет аша үзлекләреннән яисә әти-әниләре белән берлектә эзләп табу эшчәнлекләрен уята.

5. ИКТ – ул мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән дә өстәмә эш мөмкинлеге.

Компьютерның бик көчле чара икәнен белә торып, вәгазьне истә тот “ЗЫЯН КИТЕРМӘ”. Ике дәүләт телен өйрәнүдә мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү оешмаларында ИКТ куллануны балаларның яшьләре туры килеп, санитар тәләпләрен үтәп яхшылап оештыру. Без педагоглар, баланы яңа дөньяга алып баручы булып, ә татар телен йөдәтмәүче чара итеп билингваль шәхес формалаштырабыз.