Татарстан — зур һәм бай республика

№ 114

(III сыйныфта (рус төркеме) татар теле дәресе)

Әнәс ИКСАНОВ,

Казан шәһәре 129 нчы рус-татар мәктәбенең I квалификация категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең темасы: Татарстан зур һәм  бай республика.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр

Шәхескә   кагылышлы: татар теленә ихтирамлы караш булдыру; туган

илне, Ватанны яратырга өйрәтү;

Туган илгә карата патриотик хисләр булдыру.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: 

дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү;

текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу;

аңлап һәм ирекле сөйли белү.

Коммуникатив УУГ:

 диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив максатка нигезләнеп, сүзләрне дөрес, урынлы куллану;

үз фикереңне җиткерә белү, парларда эшли белү.

Регулятив УУГ: 

эш урынын оештыру;

укытучы ярдәмендә дәреснең максатын һәм темасын билгели белү, үз

эшчәнлегеңне контрольгә алу.

 

Предмет буенча: “Татарстан — зур һәм бай республика ” темасы буенча лексик берәмлекләрнең эчтәлеген белү, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү; тема буенча диалог һәм монолог төзи белү.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне формалаштыру дәресе

Төп төшенчәләр

Арыш, бодай, борчак, чөгендер, бәрәнге, урманнар, кырлар, болыннар, елгалар, чишмәләр

Предметара бәйләнеш

Тарих, рус теле, география

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

Дәреслек (Хәйдәрова Р.З., Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 3 нче сыйныф. – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013. Б. 31-32.)

Хрестоматия, әдәби уку (Исхакова Р.М., “Дуслар белән бергәләп”.  3 нче сыйныф. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 56-57.)

 

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

 

Оештыру

Мотивлаштыру 

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

—                      Исәнмесез, балалар. Кәефләрегез ничек?

Әйдәгез, бер- беребезгә, елмаеп, хәерле көн телик.

— Балалар, әйдәгез, җыр тыңлап үтик әле. Игътибар итәрсез, җыр нәрсә

турында? ( “Мин яратам сине, Татарстан” җыры яңгырый)

— Татарстан, туган ил турында.

— Димәк, без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшәчәкбез?

—  Без бүген Татарстан, туган ил турында сөйләшәбез.

— Әйе, укучылар, бик дөрес. Татарстан, Туган җир, аны ярату һәм башкалар  турында сөйләшербез. Ә хәзер дәресебезнең максатларын һәм бурычларын билгеләрбез. (А сейчас опредилим цели и задачи урока)

1. Туган ягыбыз – Татарстан икәнне өйрәнү.

2. Татарстанның байлыкларын өйрәнү.

3. Татар телендә аралашу.

— Әгәр дәресебезнең планын да төзесәк, эшләргә җиңелрәк булыр (а, сейчас, составим план урака, так как план помогает правильно  организовать порядок урока. Итак, тема нашего урока “Татарстан большая и богатая республика”)

  1. Яңа сүзләр өйрәнү.
  2. Сүзләрне сөйләмдә куллану.
  3. Республикабызның байлыгы.

Укучылар, сез Туган ягыбыз турында нинди шигырьләр, мәкальләр беләсез? Әйдәгез, сезне тыңлыйбыз.

Әдәби уку ( хрестоматия)

И.Юзеев “Татарстаным”

Ә.Рәшитнең “Кояшлы ил” шигырьләрен балалар укыйлар (алдан бирелгән була).

Рәхмәт, бик матур укыдыгыз. Бу шигырьләрдә туган якның матурлыгы, аны ярату турында сүз бара.

Ял итү. Физ.минутка.\

 

Яңа белемнәрне формалаштыру

 

  1. Экрандагы   сүзләргә игътибар итик.

Шәһәрләр

Авыллар

Урманнар

Елгалар

Күлләр

Төлкеләр

Куяннар

Бүреләр

Пошилар

  1. — Балалар, әйдәгез әле бүген дәрескә кирәк булган сүзләрне электрон тактадан дөрес итеп укыйк, тәрҗемә итик. Безгә ярдәмгә татарча-русча сүзлекләр ярдәмгә килер. (Бергәләшеп тәрҗемә итәләр.)

Шәһәрләр — города

Авыллар – деревни, села

Урманнар — леса

Елгалар — реки

Күлләр — озера

Төлкеләр — лисы

Куяннар — зайцы

Бүреләр — волки

Пошилар — лоси

(Кабатлыйлар, бу сүзләрнең күплек санда булуы әйтелә)

  1. -Хәзер шул сүзләр белән сүзтезмәләр төзибез

Зур шәһәрләр – большие города

Матур авыллар – красивые деревни, села

Яшел урманнар – зеленые леса

Киң елгалар – широкие реки

Тирән күлләр – глубокие озера

Хәйләкәр төлкеләр – хитрые лисы

Җитез куяннар – шустрые зайцы

Усал бүреләр – злые волки

Көчле пошилар – сильные лоси

Сүзтезмләрне хор белән укыйлар, тәрҗемә итәләр

 

  1. Бирелгән сүзләрне кулланып, укучылар бер-берсенә сораулар бирә

Татарстанда нинди шәһәрләр бар? (зур)

Татарстанда нинди авыллар бар? (матур)

Татарстанда нинди урманнар бар? (яшел)

Татарстанда нинди елгалар бар? (киң)

Татарстанда нинди күлләр бар? (тирән)

Урманнарда нинди төлкеләр яши? (хәйләкәр)

Урманнарда нинди куяннар яши? (җитез)

Урманнарда нинди бүреләр яши? (усал)

Урманнарда нинди пошилар яши? (көчле)

Сүз, сүзтезмәләрне кулланып, сорауларга җавап бирәләр, хаталарын төзәтәләр.

—                     Укучылар, алда өйрәнелгәннәрне бәялиләр. Барысы да аңлашылса, сары төсле смайлик күтәрәләр, аңлашылмаса кызыл төсле.

  1. 31 нче биттәге текст укыла. (Укытучы укый, үзлектән укыйлар, кычкырып укыйлар.) Берлектә текстка исем куела.

Укучыларга вариантлар тәкъдим ителә:

Без Татарстанда яшибез

Татарстан зур республика.

Татарстан матур республика.

Татарстан бай республика.

  1. Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Дәреслектәге күнегүне эшләтү

-32 бит, 5 нче күнегү. Диалогларга кирәкле репликаларны өстәп, дустыгыз белән сөйләшегез.

  1. Төркемнәрдә эш. Өстәлдәге шаблоннарны кулланып:

1 төркем. Шәһәрләрне, авылларны (Зур шәһәрләр, матур авыллар, машиналар йөри, бакчаларда яшелчәләр үсә…)

2 төркем. Елгаларны, күлләрне (Татарстанда киң елгалар, тирән күлләр бар, елгаларда балыклар бар, теплоходлар йөзә…)

3 төркем. Урман һәм җәнлекләрне сурәтләп буклетлар ясыйлар

Эшләрен йомгаклагач, эшләрен яклыйлар. (Буклетта урман, урманда агачлар үсә, урман яшел, хәйләкәр төлкеләр, усал буреләр яши)

Рефлексия

Сорауларга җавап бирү

— Без бүген дәрестә нишләдек?

— Дәреснең темасы нинди иде?

— Нинди максат иде?

— Максатка ирештекме?

— Кемгә дәрестә җиңел булды?

— Кемгә авыр булды? Ни өчен?

Үзегезне бәяләгез:

“5” — Мин бу теманы бик яхшы беләм.

“4” — Мин бу теманы беләм.

“3” — Миңа тырышырга кирәк.

Өй эшен аңлату

  1. 31 бит, 3 күнегү (сәнгатьле укырга)
  2. Интернет челтәреннэн өстәмә материал әзерләргә (теләүчеләр өчен)

Дәресне йомгаклау.