Татарстан – минем туган илем

(4 сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)

Алсу ШАКИРОВА,

Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– «Татарстан – минем туган илем» темасын кабатлау, ныгыту;

– укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү;

– туган ягыбызның матурлыгын күрә белү, аңа карата горурлык хисләре тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

предмет:

«Татарстан – минем туган илем» темасын кабатлау;

– сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү;

– бер-береңә игътибарлылык, дуслык хисләре тәрбияләү;

шәхескә кагылышлы: укучыларның үз эшчәнлеген оештыра белүе.

Универсаль уку гамәлләре:

регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, нәтиҗә ясау;

танып-белү: дәрестә ориентлаша белү, төрле биремнәр үтәү, проблема кую һәм аны чишү;

шәхси: кыенлыклардан чыгу юлларын эзләү; үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

коммуникатив: үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү; монолог төзү һәм диалогта катнашу осталыгын үстерү; әңгәмәдә катнашу.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне кабатлау.

Эш формалары: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.

Җиһазлау: компьютер, Татарстан картасы, гербы, флагы, китаплар күргәзмәсе, рәсемнәр, папкалар.

Материал: Р.Хәйдәрова. Татар теле һәм уку китабы. 4 нче сыйныф.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше
  2. Уңай психологик халәт тудыру. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

Укытучы. Хәерле иртә, балалар! Исәнмесез. Кәефләрегез ничек? Сез дәресне башларга әзерме? Әйдәгез, барыбыз да бер-беребезгә уңышлар телик.

  1. Дежур укучы белән әңгәмә.
  2. Фонетик зарядка.

Укытучы. Ә хәзер, укучылар, фонетик зарядка ясыйбыз. Тыңлагыз, кабатлагыз: авыл, Ватан, дәүләт, вакыт, һава, тау, завод, символ, вокзал.

  1. Өй эшен тикшерү

«Туган шәһәрем» сүзтезмәсе белән 4 җөмлә язып киләләр. Укучылар бер-берсенең җавапларын тыңлыйлар, тикшерәләр, бәялиләр.

III. Укучыларның эшчәнлеген мотивлаштыру. Дәрескә максат кую

  1. Уку мәсьәләсен билгеләтү. (2 нче слайд)

Укытучы. Ә хәзер тактага карагыз. Тактада шигырь бирелгән. Сез ничек уйлыйсыз, бу шигырь нәрсә турында?

Туган ил ул – алтын арышлар,

Туган ил ул – зифа камышлар.

Туган ил ул – иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган илдә – барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

                        (Зәкия Туфайлова)

Укытучы. Бу шигырь нәрсә турында дип уйлыйсыз?

Укучылар. Туган ил турында.

Укытучы. Максатыбыз нинди булыр? Нәрсәләрне кабатларбыз?

Укучылар. «Татарстан – минем туган илем» темасын.

Укытучы. Укучылар, без бүген дәрестә «Татарстан – минем туган илем» дигән теманы кабатлап, ныгытып китәрбез, диалоглар төзербез, туган ягыбыз турында сөйләрбез. Һәрберегездә билге кую табеле бар. Сез үзегезгә билгеләр куярсыз.

  1. Белемнәрне актуальләштерү
  2. Дәреслек белән эш.

8 нче күнегү. Таблицаны тутырырга.

а) – Укучылар, әйдәгез Татарстан шәһәрләрен искә төшерик әле. Дәфтәрегезгә Татарстан шәһәрләрен языгыз. Кем күбрәк язар икән?

Укучылар. Яшел Үзән, Казан, Бөгелмә, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Буа, Чистай, Минзәлә, Арча. (45 укучыдан сорау.)

– Ә хәзер Татарстанның башкаласы Казан шәһәре турында сөйлибез. (Компьютерда слайдлар күрсәтү.)

Нәтиҗә ясау. Үз-үзләренә билгеләр кую.

ә) Татарстан елгаларын искә төшерү.

Укучылар. Идел, Кама, Агыйдел, Казансу, Ык, Зөя, Чулман.

б) Физкультминут.

(«Кояшлы ил» җырын (Ә.Рәшитов сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе) җырлыйлар.)

в) Шагыйрьләрнең, язучыларның исемнәрен искә төшерү.

Укучылар. Г.Тукай, М.Җәлил, Р.Миңнуллин. Б.Рәхмәт, Ш.Галиев, И.Туктар, Р.Батулла, Р.Вәлиев…

г) Җырчыларның исемнәрен искә төшерү.

Укучылар. И.Шакиров, С.Фәтхетдинов, З.Билалов, З.Фәрхетдинова, Ә.Авзалова, Х.Фәрхи, А. Вәлиев…

д) Композиторларны искә төшерү.

Укучылар. С.Сәйдәшев, З.Хәбибуллин, А.Ключарев, М.Мозаффаров, Р.Яхин, Җ.Фәйзи…

Нәтиҗә ясау. Үзбәя.

  1. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Укытучы. Укучылар, бик яхшы. Сез Татарстан шәһәрләрен, елгаларын, язучыларын, җырчыларын, композиторларын беләсез икән.

  1. Укытучы. Укучылар, бүген бездә кунак бар. Аның исеме – Дима Ул татарча бик матур сөйләшә. Әйдәгез, Дима белән танышып китик әле. («Танышу» дигән темага диалог төзү.)

– Исәнме.

– Исәнме.

– Синең исемең ничек?

– Минем исемем – Алексей.Ә синең?

– Минем исемем – Дима.

– Син кайда яшисең?

– Мин Татарстанда яшим. Ә син?

– Мин Америкада яшим. Татарстанда кемнәр яши?

– Татарстанда татарлар, руслар һәм башка милләтләр яши.

– Алар ничек яшиләр?

– Алар дус һәм тату яшиләр.

Үзбәя

  1. Туган ил турында мәкальләр уйлап әйтү.

– Үз илем – алтын бишек,

Кеше иле – үтә тишек.

– Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.

– Туган илең – туган анаң.

– Һәркемгә үз иле кадерле, газиз.

– Иле барның теле бар.

  1. Ситуатив күнегүләр эшләү.

Как скажешь о том, что ты: …

– знаешь много песен (стихов) о Татарстане;

– что вы любите природу Татарстана;

– знаете много рек Татарстана;

– знаете татарских и русских поэтов,писателей.

  1. Тест сорауларына җавап бирү.

А1. Дөрес тәрҗемәне тап.

Ватан – 1) Родина, 2) город, 3) дом.

Туган җир – 1) родная земля, 2 ) родная страна, 3) красивые леса.

Табигать – 1) природа, 2)река, 3) поле.

А2. Кайсы җөмлә белән килешәсең?

1) Татарстан – минем туган ягым.

2) Украина – минем туган ягым.

3) Грузия – минем туган ягым.

А3. Кайсы сүз артык?

1) дәүләт, милләт, Ватан, яши.

2) Идел, Агыйдел, Кама, ага.

3) бай, зур, файдалы, нефть.

(Җаваплар компьютерда ачыла.Үзбәя.)

(Кар бөртекләрендәге сорауларга җавап бирү. Һәр кар бөртегенә бүләк куелган. Сорауга җавап бирүче укучылар бүләк ала.)

  1. Өй эше
  2. «Туган илем» темасына диалог төзергә.
  3. «Туган илем» темасына рәсем ясарга.
  4. «Туган илем» темасына сочинение язарга.

VII. Рефлексия. Дәресне йомгаклау

  1. Сорауларга җавап бирү.

Дәрестә нишләдек?

– Кайсы эшләр ошады? Ни өчен?

– Үз эшегезне бәяләгез.

  1. Билгеләр кую.