Татарлыгыбыз сагында булыйк!

№ 173

Индус ТАҺИРОВ,

академик, тарих фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе

Мәгълүм булганча, Россиядә чираттагы халык санын алу 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде. Әмма ул коронавирус зәхмәте аркасында баштарак – быелның апреленә һәм инде хәзер икенче тапкыр – апрельдән сентябрь аена күчерелде.

Әлбәттә, Бөтенроссия халык санын алу – бик тә җаваплы кампания. Вакыты кичектерелеп киленсә дә, матбугат чараларында, шул исәптән интернетта, аңа багышланган язмалар, кызу бәхәсләр көннән-көн ешрак күренә тора. Алар арасында татарларга кагылганнары да җитәрлек. Милләтебез үткәндәге сан алу һәм быел буласысы арасында нинди үзгәрешләр кичерде икән: саны артканмы, әллә кимегәнме? Күпләребезне шушы сорау борчый.

Без – татарлар өчен борынгы бабаларыбыздан васыяти рәвештә калдырылган атамабызны, саныбызны һәм сыйфатыбызны, телебезне,, гомумән, миллилегебезне саклау беренче урында булырга тиеш.

Моннан ике мең еллап элек шушы атамалы бер көчле кабилә тугандаш ыругларны үз тирәсенә җыя. Алар арасында тутукулиут, алчи, чаган, терат, куин, баркуй, дербен, дутау, алухай кебек кабиләләр була.[1] Тарихи чыганакларда шулай ук «тугыз татар», «утыз татар» кебек кабиләләрнең яшәп килүләре турында да мәгълүмат бар.

XI гасыр гарәп язучысы Рәшид-ад-дин язуынча, борынгы татарлар, бик күп җирләрнең хуҗалары булып, башкалардан үзләренең бөеклекләре белән аерылып торган. Шунлыктан аларның тугандаш кабиләләре дә, атамалары һәм дәрәҗәләре нинди булуга да карамастан, татарлар дип аталган.[2]

Кайберәүләр татарларны вәхши, тик башкаларны талап яшәгән халык кына итеп күрсәтмәкче була. Ләкин бу уйдырма һич нинди дөреслеккә дә туры килми. Алар хун чорларында ук иген иккән, яшелчә үстергән. Алай гына да түгел, шушы өлкәдәге тәҗрибәләрен Европага китереп җиткергәннәр, хәтта андагы халыкларны кәбестә тозларга да өйрәткәннәр. Алар Европа халыкларыннан күпкә алданрак тимер кою һөнәрен үзләштергән.

Татарлар дистәләгән дәүләт төзегән. Аларның иң билгелеләре – Бөек Болгарстан, Алтын Урда. Ә соңгысы – Казан ханлыгы. Бу гасырлар – татарларның бөеклек чоры. Аларның, дөнъяда иң беренчеләрдән булып, тимер эретүче, батыр сугышчы, яхшы сәүдәгәр, оста игенче, завыклы алтын-көмеш эшкәртүче булып, башкаларны шаккаттырырдай шәһәрләр төзеп яшәгән чоры. Алар җир әшкәртү, барлык уңайлыклары булган шәһәрләр төзү мисалларын тудырган. Шул чорда аларның Идел буенда 150 дән артык шәһәре барлыкка килгән.

Бу очракта Мәскәү дәүләтенең татар ханнары канаты астында барлыкка килгәненлеге бигрәк тә игътибарга лаек. Инглиз тарихчысы Ричард Пайпс: «Әгәр дә безнең руслар патшалык хезмәтен кемнән өйрәнгәннәрен беләсебез килсә, игътибарыбызны Алтын Урдага юнәтергә тиешбез», – дип язган.

Кайбер татар кабиләләре Казан тирәсенә килеп урнашкан. Биредә алар, үзләренә тугандаш болгар һәм кыпчакларга кушылып, бүгенге татар милләтенә нигез  салган.

Алар бабаларыбызның ядкәре булган моңны да шушы җирлеккә алып килгәннәр. Татар моңы ул – үзе бер могҗиза. Татарлар, мөгаен, моңнан яралгандыр. Күрәсең, ул моң, төркиләр яшәгән Алтай гүзәллегеннән, татарны татар иткән дала киңлекләреннән барлыкка килеп, аның канына сеңгәндер. Наҗар Нәҗми юкка гына: «Җирең кебек назлы, җырдай моңлы татар теле», –дип язмагандыр. Композитор А.Ключарев язганча, татар җырының үзенә генә хас «музыка теле» бар, аңа «мелизм чәкәннәренең бик бай булуы характерлы». Ул бу яктан башкорт музыкасына якын булса да, аннан бик нык аерылып тора.[3] Монда татарның холкы, гореф-гадәтләре, түземлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлары сеңгән. Болар, гомумән, аның күңел байлыгын тәшкил итә. Монда аның аһ-зары да, кайгы хәсрәтләре дә, шатлыклы мизгелләре дә, барысы да бар. Шунлыктандыр инде татар моңы дөнъяны таң калдырырдай яңгырашлы. Кытайлар юкка гына безнең музыкабызны үз итмәгәннәрдер, аны Ерак Көнчыгыш халыкларына, шул исәптән Япониягә дә илтеп җиткермәгәннәрдер. Беренче төрки аваз да шул моңнан барлыкка килеп, телебезне тел итүгә өлешен керткәндер. Моның шулай икәнлеге Тукаебызның «Милли моңнар» дигән мәкаләсендә бигрәк тә ачык чагыла. Берәү, бу берәү дигәне “Болгар” нумерларындагы күршесе шагыйрь Сәгыйтъ Рәмиев, җырлый, ә Тукайның күз алдына чал тарих килеп баса. Җыр аның күңелендә бөек чорыбызның һәм коллык упкынына төшкән мескен булып торган өч йөз ел арасындагы контраст картинаны тудыра. Күз алдына Агыйдел, дөнъяга мисали һөнәрчелеге, суүткәргечләре, заманы өчен мәгълүм дөнъяга караван юллары белән тоташкан Болгар, килеп баса. Дустының җырлавы аңарда үткәнебезне сагыну хисләре тудыра.

Татар теле озак вакытлар дәвамында Россиянең Көнчыгыш илләре белән аралашу теле булган. Ул үзенең төрки дөнъядагы ныклы позициясен 1917 елгы революциягә кадәр саклап килгән. Казахлар, кыргызлар, башкортлар шигырьләрен шушы телдә иҗат итә торган булган. Күренекле таҗик язучысы Садертдин Әйнидән: «Син революциягә кадәр Пушкинны һәм Лермонтовны белә идеңме?» – дип сорагач, «Белә идем, Тукай аша», – дип җавап биргән.

Татарлар һәрвакыт үз күршеләренә ярдәм кулы суза килгән. Аларның русларга да шактый зур йогынтысы булган. Татарлар, XIX – XX гасыр чигендә искиткеч яңарыш кичереп, Россиянең иң укымышлы халкына әверелә. Владимир шәһәрендә яшәүче тарихчы А.Тихонов язганча, руслар үзләренә караганда укымышлы булган татарларга тартыла һәм бик күп мәсьәләләр буенча киңәшә торган булалар.

Татар, Казан егылганнан соң ят камалышта калса да, аңа чукындыру һәм руслаштыру сәясәте янаса да, боларның берсенә дә бирешмәгән. Чөнки дини тәрбия милли яшәешнең төп сыйфатына әверелгән. Заманында күренекле тарихчы Н.Фирсов болай дип язган: «Ни убеждения миссионеров, ни льготы, даруемые правительством за переход к христианству, ни обстоятельства, что им приходилось разоряться от платежа за новокрещеных податей, ни уничтожение их мечетей не действовали на них; огромнейшее их большинство оставалось твердыми в вере отцов и дедов, между тем, как живущие рядом с ними язычники почти поголовно крещены».

1870 елда Сембер шәһәрендә чыккан бер китапта, татарлар, русларга рухи яктан түгел, тик сәяси рәвештә генә буйсындылар, алар – Россиянең иң ныклы, башкаларга да йогынты ясаучы халкы, дип язылган. Һәм бу – чыннан да шулай.

Галим-миссионер Е.Маловның 1904 ел көзендәге көндәлек язмалары арасында уфтанып язылган мондый юллар бар: «Без, руслар, ун гына түгел, йөзләгән еллар дәверендә татарлар өстеннән хаким сыйныф рәвешендә яшибез. Инде Казан алынганнан соң да өч йөз елдан артык вакыт үтте, тик менә без аларны күпме дәрәҗәдә генә руслаштыра алдык икән соң? Тагын да өч-дүрт  йөз ел көтәрбезме икәнни?».

Шикләнмим, киләчәк җанисәп алу нәтиҗәсе андыйларга: «Көтегез, тагын берничә йөз ел көтегез, ләкин көтүегез бушка булыр», дигән җавап бирәчәк.

Аллаһы Тәгалә татарга искиткеч зур яшәү көче биргән. Ул – утны-суны кичеп, тарихта чарланган, зур сынаулар аша үткән халык. Аның тарихи хәтеренә холык, гореф-гадәт, түземлек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар сеңгән.

«Татарская народность доселе составляет самую крепкую из народностей восточного инородческого края, не поддающуюся никаким влияниям со  стороны народности господствующей. Триста лет живут они вместе с русскими и под русскою  властью и не только не русеют, как другие инородцы,  но еще и сами развивают с своей стороны огромное влияние  на соседних инородцев, обращая их в магометанство и постепенно отатаривая».[4]  Минемчә, бу 1901 елда Мәскәүдә чыккан бер китаптагы сүзләргә бернинди дә аңлатма да кирәкми. Бу – халкыбызның яшәү көченең никадәр куәтле булуына тагын бер дәлил. Киләчәк җанисәп безнең яшәү көчебезнең кимемәгәнлеген исбат итәргә тиеш.

Бервакыт Борис Надеждин исемле берәү, соңгы сан алуларга таянып, шактый күп сандагы татарларның үз телләрен оныта баруына таянып, тиздән алар руслашып бетәчәк, һәм Россия руслар иленә әвереләчәк дип шатлануын белдергән иде. Гомумән, ул гына түгел, шактый күпләр шушы фикерне хуплый. Киләчәк сан алуга да шундый өмет баглаучылар юк түгел. Ләкин  халкыбызда һәм республика җитәкчелегендә телебезгә игътибар артканнан-арта бара. Язучыларыбыз һәм журналистларыбыз да бу эштән читтә тормый. «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф. Татар теле» журналлары, «Мәдәни җомга», Чаллыда балалар өчен нәшер ителә торган «Көмеш кыңгырау» газеталары телебезне гаммәлләштерүгә багышланган материалларны сан саен бирә торалар. Әйтик, Чаллының 41 нче урта мәктәбендә язучы Факил Сафин җитәкчелегендә «Ак каурый» түгәрәге эшләп килә. Аның тырышлыгы белән укучыларның язмалары җыентык булып чыга тора. Шул ук шәһәрнең 29 нче гимназиясендә «Әлиф» түгәрәге эшләп килә. «Көмеш кыңгырау газетасыны. соңгы саннарының берсендә Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбенең V сыйныф укучысы Сөләйман Яхинның «Кем гаепле?» дигән әкияте әнә нинди матур һәм бай тел белән язылган. Шундый ук югары бәягә шул районның Түбән Суыксу мәктәбеннән Диләрә Арсланованың «Айсылу» исемле әкиәте дә лаек. Һәм мондый мисаллар гадәтти хәлгә әйләнеп бара. Әгәр дә татарның яшь буынында телебезгә мәхәббәт артканнан-арта бара икән, бу – телебез, милләтебезнең үзе кебек, мәңгелек, Надеждиннарның  өметләре «безнадежный» дигән сүз.

Кагылмагыз туган телгә!

Кулыгызны алыгыз!

Ул җан кебек кадерле бит,

Әллә юкмы җаныгыз?!

Шагыйрә Илсөяр Иксанованың шушы шигъри юлларын надеждиннарга җавап рәвешендә кабул итеп була. Киләчәк җанисәп телебезнең  ныклылыгын исбатлый күрсен иде.

Мине, дөресен генә әйткәндә, саныбызның күпме булуына караганда, күбрәк сыйфатыбызның нинди булуы борчый. Санга килгәндә, анда әллә ни үзгәрешләр булмас. Рәсми рәвештә күпмегәдер кимегән яки арткан булуыбыз ихтимал. Чынбарлыкта татарларны кем итеп язсалар да, аларның саны шактый күпкә артык. Тик теләсә нинди очыракта да сан буенча татарлар Россиянең икенче халкы булып калачак. Статистика бер, ә чынбарлык күпкә башкачарак икәнен онытырга ярамый.

Бу – әлбәттә, санга игътибар булмаска тиеш дигән сүз түгел. Тик менә күп вакыт сан белән мавыгу, сәяси төс алып, милләтләрне бер-берсенә каршы кую, аларны төрле төркемнәргә бүлгәләү рәвешендә бара. Бербөтен татарны мишәр, керәшен, себер татары яки башка рәвештә күрсәтергә тырышып, аның санын киметергә омтылу кайвкыт рәсми төс ала. Татар-башкорт мөнәсәбәтләрендә шушы рәвештә куертулар – моның бер чагылышы.

Ике игезәктәй халыкны бер-берсе белән чәкәләштерергә тырышучылар юк түгел. Бу – аларның араларын бозуга гына түгел, саннарын да киметүгә юнәтелгән гамәл.

Безгә Җир йөзендә татар белән башкортның бер-берсенә бездәй якын халык юк икәнлеген онытмау кирәк. Без бер рухи мохиттә яшибез, бер үк җырларны җырлыйбыз. Телләребез шулкадәр якын ки, безгә бернинди тылмач та кирәкми.

Алай гына да түгел. Күп еллар буе шушы мөнәсәбәтләрне өйрәнеп йөргән, АКШта яшәүче профессор Хафез Малек: «Бу ике халык бер телдә сөйләшә, әгәр ул телдә татар сөйләшсә, бу тел – татар теле, әгәр дә инде шул ук телдә башкорт сөйләшсә, ул башкорт теле була», – дигән.

Әмма халык санын алу вакытында татар татар булып, башкорт башкорт булып язылырга тиеш. Тик шул вакытта гына безнең туганлык җепләре ныгыячак. Халык санын алу – ул бер көнлек гамәл генә. Без һәрбер көннең иртәгәсе була икәнлеген онытырга тиеш түгелбез. Менә шул иртәгәсендә бер-беребезнең күзенә туры карардай булып калырга кирәклеген онытмасак иде.

Халыкларыбыз дустанә, бер-берсенә юл биреп, ярдәмләшеп яшәделәр һәм киләчәктә дә шулай яшәячәкләр. Әгәр тарих аларны шуңа күндергән икән, аңа турылыклы булу – ул мәҗбүрият.

Ә рус булмаган халыклар өчен, шул исәптән татарлар һәм башкортлар өчен дә, борчылырдай проблемалар җитәрлек. Бездән аларны бергәләп хәл итү таләп ителә. Милләтләребезнең бүгенгесенә һәм киләчәгенә бертуктаусыз куркыныч янап торганлыгын истә тотып эш итәргә кирәк. Республикаларны бетерергә омтылучыларның, халыкларның телләрен юк итәргә тырышучыларның саны бермә-бер арта бара. Газеталарда, радио-телевидениедә жириновскийлар гына түгел, шактый зур гыйльми дәрәҗәләргә ия булганнарның да шушы рәвештәге шаулаулары һич кенә дә юктан түгел. Алар авызыннан югарыдагы кайберәүләрнең үзләре әйтергә  базмаган сүзләре яңгырый. Моңа бернинди  шик тә юк.

Кайберәүләргә Россиядә татар факторының көчәя баруы, татарларның башкалар өчен яшәү мисалы бирә торуы тынгылык бирми. Пошаманга сала. Алар татарга ничек булса да богау салырга, милләт булып яшәвен туктатырга тырыша. Аларның ярылып яткан максатларының берсе – татар республикасын юк итү. Ләкин бу – барып чыгардай омтылыш түгел. Татар – тирән тамырлы халык. Тамыры тирән булган халыкны тарихтан йолкып алу мөмкин түгел. Татар – дәүләти халык. Татарлыкның иң зур дошманнарыннан булган атаклы миссионер Ильминский юкка гына татарларны дәүләти халык дип атамагандыр.

Шул ук вакытта сан белән сыйфатның бер-берсенә бәйле икәнлеген онытырга ярамый. Халыкның саны никадәр күп булса, аның яшәү көченә дә шулкадәр мөмкинлек арта. Ә ул көч үз нисбәтендә аның санын арттыруга юл ача.

Киләчәк халык санын алуга беребез дә битараф түгелбез. Ул – барыбыз өчен дә, һичшиксез, җаваплы чара. Һәм шуннан чыгып куелган сорауга бердәм рәвештә: «Без – татарлар!» – дип җавап бирик. Татарлыгыбыз сагында булыйк!

 



[1] Рашид-ад -дин, Сборник летписи, т.1, кн. 1. – С.78

[2] Цит. По работе М.Г.Сафаргалиева Распад Золотой Орды – На стыке континентов и цивилизаций. – М., Инсан, 1996. – С. 304.

[3] А.Ключарев. Татар халкының музыка иҗаты. – Казан утлары, 2. 2006, 72 б.

[4] (Живописная Россия. Отечество наше в его земельном, племенном, экономическом и бытовом значении. том восьмой. Среднее Поволжье и Приуральский край. часть первая. Среднее Поволжье. – Петербург- Москва, 1901. – С.136.