Татар теленнән ТДИ биремнәре
Рифат МӘРДАНОВ,
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
I бүлек
Текстны тыңлагыз һәм 1 нче биремне 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз. |
|
Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.
Текстны тыңлагач,микротемаларны билгеләгез.
Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.
Изложениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш.
Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Көрәштә төрле ысуллар кулланыла.Ә менә көндәшен күтәреп алып, баш аркан ату иң матур һәм чиста көрәш дип саналды.Бу чакларда мәйдан халкы аягүрә басып,җиңүчене сәламләде. «Молодец, чиста атты, булдырды!» – диләр иде. Вакыт-вакыт чәкәләшеп алган очраклары да була.
Бил алышканда хәрәмләшүне халык яратмады, андыйларны мәйданнан ук чыгару да исемдә. Хәзерге вакытта көрәш ул һөнәргә әйләнде инде. Спортчылар көне-төне күнегүләр үтә, кирәген ашый, ял итә. Элек көрәшкә теләсә кем керде, үзенең көчен сынап карады. Авылда аның мөмкинлеге дә юк иде. Бер хезмәт көненә ике йөз грамм ашлык, ике тиен акча бирелгәндә, нинди ул махсус шартлар…
Батырга традиция-гадәт буенча тәкә, аңа өстәп, матур сөлге, күн итеге яки сәгать, тегү машинасы, сөт аерту сепараторы бирелде. Ә батырның даны югары иде. Әйтик, сөйләшкәндә: «Ул бит Күки, Ямаш, Балтач, Күгәрчен батыры», – дип әйтүләре ни тора!
Рахман Шәфигуллин (132 сүз)
II бүлек
2 – 8 нче биремнәрнең җавабы сүз яки цифрлар булырга мөмкин. Башта җавапны текстта күрсәтегез,соңыннан 1 нче номерлы бланкка буш ара калдырмыйча, тыныш билгеләрсез, башка өстәмә символларсыз күчереп алыгыз. Һәр хәрефне һәм санны,бланктагы үрнәктә күрсәтелгәнчә, аерым шакмакка языгыз. |
|
Текстны укыгыз.
1)Томанлы хәтер тәрәзәсе аша туган авылыма карыйм. 2)Төбендәге аклы-яшелле чуерташларга нәрсәдер сөйли-сөйли, бормаланып аккан йөгерек инеш. 3)Кем тарафыннан, кайчан утыртылганын авылда беркем дә хәтерләми торган карт өянке. 4)Өянке башындагы кара каргалар шәһәрчеге. 5)Чыклы чирәм. 6)Ярым җимерек агач күпер. 7)Шомырт чәчәге исе… 8)Бертабан тавы артыннан һич ис китмәгәндә генә калкып чыга торган,кочакласаң кочакка сыймаслык түгәрәк ай, һәм, ниһаять, күпер иңсәсенә пәке белән чокып язылган исем:Әкълимә… (Ф.Шәфигуллин) |
Җөмләләрдә кереш сүз дөрес күрсәтелгән очракны билгеләгез. Җавап номерын языгыз.
- тәрәзә аша карыйм (1 нче җөмлә)
- нәрсәдер сөйли-сөйли (2 нче җөмлә)
- кем тарафыннан (3нче җөмлә)
- һич ис китмәгәндә (8 нче җөмлә)
- ниһаять, күпер иңсәсенә (8 нче җөмлә)
Җавап:___________________.
|
Текстны укыгыз. Өрелмәле, ирен-ирен, сонор, яңгырау тартык аваз кергән сүзне табып языгыз.
1)Китәсе дә килә авылдан. 2)Китәсе дә килми. 3)Күңелдә ниндидер рәхәт борчылу дулкынлану. 4)Түбән очта, дәртле күңелне тагын да дәртләндереп, кино моторы дөпелди. 5)Әле кино башланырга иртә. (Ф.Шәфигуллин) |
Җавап:___________________.
|
Текстны укыгыз. Өтер куелырга тиешле җөмләләрне табыгыз. Җавап номерларын языгыз.
1)Менә шундый хәлләр туганкай баштан үтте. 2) Хәзер рәтләнеп киләм инде. 3)Тиздән яңадан фронтка барырмын дип уйлыйм. 4)Элек мин башка кеше идем. 5)Күңелем йомшак иде минем. 6)Хәзер зәһәрләндем дошман миннән пощада көтмәсен өзгәләп ташлаячакмын. (Г.Әпсәләмов) |
Җавап:___________________.
|
Текстны укыгыз. Инфинитив фигыльне табып языгыз.
1)Яңгыр.2)Суык.3)Сөякләрне авырттыра торган салкын яңгыр.4)Тәнне дә,җанны да өшетә торган салкын.5)Кайвакыт җил яңгыр белән уйнаклый,ләкин аңа гына күңелле.6)Җил юка тәрәзәләрне дерелдәтеп куя,яңгыр тагын да ныграк яварга тотына.
(Д.Фәрхетдинова) |
Җавап:___________________.
Текстны укыгыз һәм 6 – 9 нчы биремнәрне үтәгез. |
1)Бүген яңгыр кабат коеп яуды. 2)Бөтен дөньяны юды. 3)«Менә кем көчле!» – дип әйтә сыман. 4)Фатир тәрәзәләре шыбырдап яуган яңгырдан зеңгелдәп торды, Сәлимә моңа игътибар итмәде. 5)«Үлем шулай киләдер», –дип кенә уйлады. 6)Хәле дә начараеп китте: ул берничә көн ашамады, ашказаны ризык сорамый иде.
7)Кичкә таба яңгыр тынычланды. 8)Карчык күзләрен ачкач, башка беренче килгән уй – җылы ипи ашау. 9)Пекарня инде ябык, иртәне көтәргә кирәк. 10)Яңа көн тууын көчкә көтеп җиткергән Сәлимә, авыр аякларын өстерәп, кибеткә ашыкты. 11)Ул кергәндә, кырыйдагы өстәл янында чибәр генә хатын-кыз китап укып утыра иде. 12)Витринада үзе ала торган ипине тапмады карчык.
13) –Унбиш тиенлек ипи юкмы әллә бүген? – дип сорады сатучыдан.
14) – Бу атнада андыйны пешермиләр, апа. 15)Башкаларын карагыз, кырыкка булганы тагын да тәмлерәк, – дип җавап бирде сатучы.
16) – Анысына акчам җитмәс шул, матурым, ярый, соңрак керермен әле тагын…
17)Китап укып утырган ханым барысын да ишетеп торган иде, аның күңелендә әбигә карата кызгану, шушы бөрешеп беткән карчыкка ярдәм итәсе килү хисләре уянды. 18)Аның калтыранган тавышын ишетү бик авыр иде. 19)«Хәзерге заманда болай да була икән. 20)Юк, әбине буш кул белән чыгарып җибәрү ярамас», – дип уйлап куйды да, урыныннан торып, карчык янына килде.
21) – Апа, ни телисез, шуны алыгыз, мин түләрмен, – диде хатын.
22) – И юк, рәхмәт, кызым. 23)Мин үзем соңрак килермен әле, – дип баш тартты Сәлимә.
24) – Мин чынлап, апа. 25)Сезгә бүләк итеп алам, – дип дәвам итте хатын.
26) – Ярый, ләкин үзеңә ошаганнарын ал, минем күптән ипидән башка әйбер алганым юк, кызым, – диде карчык.
27)Хатын-кыз бу сүзләргә шаккатуын күрсәтмәде, ләкин аның күңеленә тагын да авыррак булып китте. 28)Ул, пакет тутырып, төрле тәм-томнар алды, карчык утырып торды.
– Барысы да сезгә, апа. 29)Туйганчы ашагыз! –дип, карчык янына килде.
30) – Ничек инде барысы да? 31)Син нәрсә, кызым, бер кисәк ипи –миңа зур туклык!
32) – Баш тартмагыз, апа, – дип елмайды ханым. – Алыгыз, миннән сезгә хәер булсын!
33)Сәлимәгә бик уңайсыз иде, ләкин бүтән каршы килмәде, алды. 4)Рәхмәт хисләре белән бар күңеле тулды….
(Диана Фәрхетдинова)
|
Текстның эчтәлегенә туры килгән җөмләне күрсәтегез. Җавап номерын языгыз.
- Хатынның мактанасы килде.
- Әбинең сөткә акчасы җитмәде.
- Хатын әбине буш кул белән чыгарырга теләмәде.
- Кибетче әбигә бушка ризык бирде.
- Әби хатыннан күбрәк әйбер алып бирүне үтенде.
Җавап:______________________.
|
Фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез. Җавап номерын языгыз.
- Кичкә таба яңгыр тынычланды.
- Витринада үзе ала торган ипине тапмады карчык.
- Башкаларын карагыз,кырыкка булганы тагын да тәмлерәк,-дип җавап бирде сатучы.
- Мин үзем соңрак килермен әле, – дип баш тартты Сәлимә.
|
20 – 28 нче җөмләләрдән кабат сүзенең синонимын табып, күчереп языгыз.
Җавап:____________________.
2 – 8 нче биремнәрнең җавапларын,тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1 нче номерлы бланкка күчереп язарга һәм җавапның бирем номеры күрсәтелгән юлга язылуын тикшерергә онытмагыз. |
III бүлек
2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 9.1 яки 9.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып, 2 нче номерлы бланкта биремне үтәгез.
Яза башлар алдыннан сайланган биремнең номерын күрсәтегез. |
|
«Сәлимәгә бик уңайсыз иде, ләкин бүтән каршы килмәде, алды.Рәхмәт хисләре белән бар күңеле тулды» җөмләсендә әйтелгән фикерне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез.
Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.
Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен ноль балл куела.
|
Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
«Бер рәхмәт мең бәладән коткара» мәкаленең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? «Яхшылык җирдә ятмый» темасына сочинение языгыз. Фикерләрегезне дәлилләгез. Раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез. Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.
I бүлек җаваплары
Кыска изложение өчен текст турында белешмә | |
Абзац номеры | Микротемалар (мәгънәви кисәкләр) |
1 | Көрәштә төрле ысуллар кулланыла |
2 | Хәзерге вакытта көрәш ул һөнәргә әйләнде инде |
3 | Ә батырның даны югары иде |
II бүлек җаваплары
Биремнәр | Җаваплар |
2 | 5 |
3 | авылдан |
4 | 16 |
5 | яварга |
6 | 3 |
7 | 4 |
8 | соңрак |