Татар телендә һөнәр атамалары

Ләйсән ИБРАЕВА,

Казандагы 167 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

Кешенең билгеле бер һөнәр вәкиле булуы – аның төп характеристикаларының берсе. Теләсә кайсы өлкәдәге терминнар күләм һәм сыйфат ягыннан даими үзгәреш кичереп тора. Бер терминнар искерә, кулланылыштан чыга, яңа төшенчәләргә атама булган яисә иске төшенчәләрнең эчтәлеген төгәлрәк ачып бирә торган яңа терминнар хасил була. Фән һәм техника, бизнес, хезмәт күрсәтү өлкәләре киңәюгә бәйле рәвештә бүгенге көндә күп кенә яңа һөнәрләр барлыкка килде, һәм шуның нигезендә татар теленә күпләгән яңа һөнәр атамалары керде. Мөгаен, якын киләчәктә кешеләрне һөнәр буенча атаучы тагын күп кенә яңа сүзләр барлыкка килер. Атамаларның гел үсештә булуы аларны өйрәнеп, тикшереп торуны сорый. Шуны истә тоткан хәлдә, без укучылар белән татар телендәге һөнәр атамаларына игътибар юнәлтергә тиешбез.

Һөнәр кешелек җәмгыятенең һәр этабында шәхеснең мөһим характеристикасы булып тора. Татар телендәге бүгенге көндә актив кулланыла торган һөнәр атамаларыннан актёр, хакер, официант, риелтор кебекләрне атап үтә алабыз. Шулай ук телебезгә соңгы елларда гына үтеп кергән яңа сүзләр саналган һөнәр атамалары да бар. Шулар рәтендә блогер, ютубер, фрилансер лексемаларын теркәп үтәргә мөмкин. Татар телендәге һөнәр атамалары кулланылу дәрәҗәсе ягыннан гына түгел, ә килеп чыгышлары ягыннан да төрле. Төрле тарихи элемтәләр нәтиҗәсендә телебезгә гарәп-фарсы (мөхәррир), рус (врач) телләреннән дә һөнәр атамалары үтеп кергән. Европа телләреннән бигрәк тә инглиз чыгышлы алынмалар актив. Мисалга фрилансер, риэлтор һ.б. ларны китереп үтә алабыз. Моннан тыш, телебездә латин (секретарь, доктор) теленнән үзләштерелгән һөнәр атамалары бар. Аерым очракларда, атаманың кайсы телдән чыгышы мәсьәләсе бәхәсле. Әйтик, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә инженер сүзе француз теленнән дип күрсәтелсә, рус теленең универсаль сүзлеге аны латин сүзе дип таный.

Укучылар белән эзләнү нәтиҗәсендә түбәндәге фикергә килдек: татар телендә һөнәр атамалары арасында гарәп-фарсы телләреннән үтеп кергәннәре дә, рус-европа телләреннән үзләштерелгәннәре дә бар. Сан ягыннан инглиз теленнән кергән атамалар күбрәк.

Яңа һөнәрләр барлыкка килгән саен, аларның атамаларын фәнни өйрәнү ихтыяҗы да алгы планга чыга. Телдә кулланылган атамаларны өйрәнү гаять мөһим, алар, гомумән, телдәге үзгәрешләр турында фикер йөртергә, киләчәктә тел үсешендәге аерым тенденцияләрне фаразларга мөмкинлек бирә.