Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда   милли-мәдәни проектлар куллану аша туган телгә кызыксыну тәрбияләү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда   милли-мәдәни проектлар куллану аша туган телгә кызыксыну тәрбияләү

 

Люция ЛОТФУЛЛИНА,

Биектаудагы бертуган Максудилар

исемендәге 5 нче  урта мәктәпнең

татар теле һәм әдәбият укытучысы

 

Гомуми белем мәктәпләрендә укыту һәм тәрбия эшен алга таба камилләштерү максатын күз алдында тотып милли сәнгатьтән урынлы файдалану укучыларның дөньяга карашын формалаштырырга ярдәм итә. Милли сәнгать халык культурасы үсешендә бай чыганак, кыйммәтле тәҗрибә булып санала, аны җентекләп өйрәнү исә халыкның килеп чыгышына, үсеш процессына, тарихына, культура мирасы формалашуга тирән ихтирам, горурлык хисе тәрбияли.

Әдәбият дәресләрендә халкыбыз культурасы үсешендә зур роль уйнаган чиктәш сәнгать әсәрләрен комплекслы файдалану укыту процессының тәрбияви йогынтысын бермә-бер арттыра төшә, чөнки сәнгать әсәрләре (музыка, сынлы сәнгать, кино, театр һ.б.) кешенең сиземләү, тою сферасына төрлечә йогынты ясыйлар, укучыларның интеллектуаль һәм шулай ук эмоциональ мөмкинлекләрен активлаштыралар.

Нәрсә соң ул сәнгать? Сәнгатьнең нинди төрләре бар? Сәнгать төрләре һәм әдәбият арасында нинди бәйләнеш яши?

Әдәбият , музыка, сынлы сәнгать, скульптура, театр, кино, радио һәм телеэкран һ.б. сәнгатьнең төп төрләрен тәшкил итәләр. Сәнгать төрләренең асыл сыйфаты, барыннан да бигрәк художестволы фикерләүдә нинди материаль чаралар куллану белән билгеләнә. Һәр сәнгать төре үзенә генә хас булган материал белән эш итә. Мәсәлән, сынлы сәнгатьтә – буяу, музыкада авазлар, скульптурада – балчык, агач, мәрмәр, кино, театр, телеэкранда – сүз һәм хәрәкәт, радиода – сүз һәм авазлар. Матур әдәбиятта тормышны сурәтләү, образлар тудыру чарасы булып сүз тора.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә роле гаять зур булганга күрә алдынгы укытучылар әдәбият укыту процессында сәнгатьнең башка төрләреннән  файдалануга зур әһәмият бирәләр.

Бүгенге көн татар теле һәм әдәбияты укытучысына таләпләр үскәннән-үсә бара. Хәзер безнеӊ эш арсеналында акбур белән кара такта гына түгел. Без инде проектлар төзибез, аерым төркемнәрдә эшлибез, үзлектән мәгълүмат туплап эшләү алымнарын алга чыгарабыз. Мәктәпләребезгә компьютерлар, интерактив такталар h.б. килә. Укучылар дәресләрдә төпле, ныклы белем алу белән генә чикләнмиләр. Алар милли-мәдәни проектлар төзиләр һәм үз проектларын иптәшләренә, укытучылар коллективына тәкъдим итәләр. Менә шундый проектларныӊ берсе – радиотапшыру.

Мин  күптәннән укучылар белән радиотапшырулар алып бару идеясе белән яндым. Көннәрдән бер көнне «Максуди FM» яшь журналистлар  иҗат төркемен тупладык һәм мәктәпнең радиотөене аша тапшырулар алып бару өчен әзерлек башладык. Беренче эш итеп, рубрикалар сайладык, аларның бурычларын, эчтәлеген, җаваплыларын билгеләдек. Һәр рубриканың үз музыкаль темасы, заставкасы булдырылды. Шулай ук  тапшыру башланганда да, тәмамланганда да аерым музыкаль тема башкарыла.

“Яңалыклар” рубрикасы район, республикабыз яңалыкларын яктыртып кына калмыйча, мәктәп укучыларының казанышларын, уңышларын да яктыртып бара. Димәк, без балаларга уңай үрнәк тудырабыз, аларны тагын да зуррак уңышларга этәрәбез.

Яңа көн башланганда, һәркемне һава торышы нинди булачагы  кызыксындыра. Монда инде безнең “Һава торышы” рубрикасы ярдәмгә килә.

Шигырь яратмаган кеше буламы икән? Шигырь иҗат итүче кешеләрнең күңеле чишмә җырыдай саф, йөрәкләре олы буладыр.  “Илһам чишмәсе” рубрикасында шигырь яратучы укучыларыбыздан тыш, үзләре дә каләм тибрәтүче яшь талантларыбызның чыгышы куандыра.

“Файдасы күп – белегез” рубрикасы тыңлаучыларыбызга сәламәтлекне саклау һәм ныгыту буенча файдалы киңәшләр бирә. Бу соңгы вакытта бигрәк тә актуаль мәсьәлә булып  тора, дип уйладык без.

Хәзер аш-су рецептларын газета битләреннән карап, аерым дәфтәргә күчереп язарга һәм махсус китаплар сатып алырга кирәкми. Интернетны ачасың да, онлайн рецептлар карыйсың. Пешергән ризыкларының фотоларына карасаң, авыздан сулар килә. “Тәмле булсын!” рубрикасында без менә шундый үзе тиз, үзе җиңел генә әзерләнә торган ризыкларның рецептлары белән бүлештек.

“Көлкеханә” рубрикасы иң күңелсез көнне дә кәефләрне күтәреп җибәрә һәм яңа көнгә энергия бирә.

“Кызыклар дөньясы» рубрикасы фәнни ачышлар, мавыктыргыч яңалыклар, хайваннар һәм кошлар тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштыра.

Радиотапшыруыбызның “Музыкаль сәлам” белән  тәмамлануы үзенә күрә бер бизәк булып тора.

Һәр рубриканың үз җаваплы укучылары кирәкле мәгълүматны таба, кирәк икән, тәрҗемә итә, төзәтә. Мин, үз чиратымда, аларга киңәшләрем белән булышып, баш редактор ролен башкарам.

Тора-бара, куркып кына, кыюсыз  гына микрофон каршына баскан укучыларымның күзләрендә очкыннар кабынды, алар үзләрен иркен тота башлады. Хәзер инде яңа тапшыруның темасын, идеясен, материалларын алар үзләре тәкдим итә башладылар. Татарча бик иркен сөйләшә алмаган укучыларым да, катнашырга, безнең арада булырга, татар телен яхшырак өйрәнергә теләк белдерделәр.

Безнең мәктәбебездә татар телен саклау һәм үстерүгә багышланган чаралар еш була. Без иҗат төркемебез белән килгән кунаклардан интервью ала башладык. Нәкъ профессиональ журналистлар кебек, «Максуди FM» эмблемасы белән микрофоныбызны булдырдык. Сорауларны алдан әзерләп, аларны килгән кунакларыбызга бирдек. Интервьюны видеога төшереп, монтажлап, шул ук көнне кунаклар игътибарына  тәкъдим иттек.  Безнең эшебез шуның кадәр ошады, мәктәптәге бер генә чара да безнең радиотапшыру һәм  интервьюларыбыздан башка үтми башлады.

Безнең туган ягыбыз атаклы шәхесләре белән хаклы рәвештә горурлана ала. Татарның профессиональ музыкасына нигез салучылар Солтан Габәши һәм Салих Сәйдәшев – безнең якташларыбыз. Аларның туган авыллары – Кече Солабаш һәм Өбрәдә музейлары бар. Бөтен гомерен татар халкының милли, дини, мәдәни, иҗтимагый мәнфәгатьләрен яклауга багышлаган бөек галим Садри Максуди тумышы белән безнең Ташсу авылыннан. Композитор Әнвәр Бакиров, драматург Хәй Вахит – Биектау җирендә туган шәхесләр. Актив иҗат итүче балалар шагыйре Рафис Корбан, язучылар Солтан Шәмси, Зиннур Хөснияр – шулай ук чыгышлары белән Биектау районыннан.

Яшьләрне дә шулар үрнәгендә тәрбияләргә тырышабыз.

 

Якташыбыз Зиннур Хөсниярнең юбилее хөрмәтенә Республикабызда төрле чаралар үткәрелде. Без аның белән мәктәбебездә дә очрашу оештырдык.  Һәм бездә яңа идея туды:”Безнең якташларны бел!” шигаре астында репортажлар төшерү. Иң беренче героебыз итеп, Зиннур абыйны сайладык.  Зиннур Хөсниярның туган авылына, ул укыган мәктәпкә барып, дуслары, укытучылары, сынйыфташлары белән очрашырга, аларның истәлекләрен теркәргә. Бу идеяне мәктәп җитәкчелеге дә, укучыларымның әти-әниләре дә хуплап күтәреп алдылар.

Кызу әзерлек эшләре башланды. Бикнарат – Битаман – Биектау арасында күзгә күренмәс җепләр сузылды, телефон чыбыклары янып торды. Кирәкле кешеләрне табып, сөйләшәсе сөйләшенде, килешәсе килешенде. Ниһаять, зур түземсезлек белән көткән көн килеп җитте. Мәктәп һәм әти-әниләр тәэмин иткән машиналарда юлга кузгалдык. Безнең киләсен белгән кунакчыл авыл халкы каршыбызга ук чыгып каршы алды, өйнең түренә чакырып, зурлап-хөрмәтләп кунак итте, сорауларыбызга рәхәтләнеп җавап бирде. Без язучының туган авылы Бикнаратта, белем алган авылы Битаманда булдык. Укытучылары Нияз һәм Рәхилә  Маликовлар, Дания Әмин кызы, сыйныфташы Габделәхәт Илдус улы, Рәмзия Габдуллаҗан кызы белән очрашып, алардан Зиннур Хөснияр турында кызыклы бик күп информация туплап, караңгы булгач кына кайтып киттек. Укучыларымның балкыган йөзләреннән, ялкынланып алдагы көнгә  план коруларыннан, әти-әниләрнең рәхмәт сүзләреннән мин үзебезнең дөрес юлда, телебезне, милләтебезне саклау юлында икәнебезне аңладым. Бу – укытучының үз бурычына, максатына ирешүгә тагын бер дәлил иде.

Икенче героебыз –  якташыбыз, күренекле галим, өч академия академигы, гомерен балаларга гомумбелем һәм профессиональ белем бирү системасында эшләүгә, сәүдә хезмәткәрләре тәрбияләүгә багышлаган, 1971–1978 елларда  ТАССР мәгариф министры урынбасары, соңрак Мәскәү потребительләр кооперациясе университетының Казан филиалы ректоры булган, соңгы елларда Казандагы Социаль һәм гуманитар белем бирү институтының менеджмент кафедрасы мөдире булып эшләгән, күпсанлы фәнни хезмәтләр, дәреслекләр һәм методик әсбаплар авторы Роберт Шакиров.

30  октябрьдә Биектау районы Юртыш авылы мәдәният йортында Россиянең атказанган укытучысы, педагогия фәннәре докторы Роберт Вафа белән очрашу булды. Ерак юлдан куркып тормадык, бу күркәм чарада без дә, «Максуди FM» яшь журналистлар иҗат студиясе дә, катнаштык.

Очрашу танылган якташыбызның 85 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылды. Юбилярны котларга аның якташлары җыелды, язучылар һәм артистлар кайтты. Алар арасында ТРның халык артисты, Камал театры артисты  Әсхәт Хисмәт, ТРның халык артисты, җырчы Азат Тимершәех, язучылар Солтан Шәмси, Зиннур Хөснияр, шагыйрь Рафис Корбан бар иде. Чарада районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗанов катнашты. Нияз Камил улы юбилярга ТР Мәгариф министрының «Укытучылар һәм остазлар елы» уңаеннан чыгарылган Күкрәк билгесен тапшырды. Чара бик ихлас, дустанә мөнәсәбәттә, җылы узды.

Ә без исә Роберт абыйның юбилее хөрмәтенә котлау сүзләребезне җиткердек, сәхнәдә чыгыш ясадык һәм үзебезне кызыксындырган темалар буенча интервью алдык.  “Безнең якташларны бел!” темасы астында бара торган рубрикабызда тагын бер исем артты. Шулай ук студиябез нәшер итә торган “Тамчы” газетасының соңгы чыгарылышын Роберт абый Шакировның тормыш юлы һәм иҗатын яктыртуга багышладык һәм газетаны килгән кунакларга бүләк итеп өләштек. Шушы чара нигезендә видеорепортаж ясап чыктык.

Роберт абый Юртыш авылының мәчетне төзекләндерү эшен башлап йөри, бу эш өчен киткән чыгымнарны үзе күтәрә. Авыл халкының эчкерсез рәхмәтен ишетә. Иң матур көрәш күрсәткән Сабантуй батырларын шәхсән үзе бүләкли. Аннары Роберт абый мәктәп белән дә элемтәдә тора. Иң яхшы укучыга конкурслар үткәрә. Уку елы ахырында җиңүче ачыклангач, аңа өр-яңа компьютер бүләк итә.

Роберт абый – кызыклы һәм мәгънәле тормыш юлы узган кеше. Без әле тарих битләрендә калырлык якташыбызның тормыш юлын өйрәнүне дәвам итәрбез.

Туган ягыбызның атаклы шәхесләрен өйрәнүнең тагын бер юнәлеше – студиябез нәшер итә торган “Тамчы” газетасы.  Якташларыбыз турында видеорепортажлар әзерләү белән бергә, газетабызның аерым  номерларын  билгеле бер шәхескә багышлыйбыз.   Мәсәлән, соңгы чыгарылыш күренекле галимнәренең берсе Хатыйп абый Миңнегулов турында булды.

Милләтебез киләчәге якты һәм ышынычлы кулларда булсын өчен,  һәр буын балаларын милли тәрбия биреп үстерергә кирәк. Хәзер замана башка, замана хәзер яңа технологияләргә корылган, дип тә әйтәбез. Технологияләр тормышны җиңел алып бару өчен кирәк. Ә шул тормышта һәр милләт, һәр халык үз үзенчәлекләрен саклау өчен тырышып яшәргә тиеш. Нинди генә заманча итеп яшәсәк тә, әгәр без милли мирасыбызны сакламыйбыз икән, без аны ахыргы чиктә бөтенләй югалтачакбыз, шуның белән бергә милли йөз, милли тел, милли  гореф-гадәтләр, милли культура югалачак.