Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәламәтлеге чикле балалар белән эш алымнары

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәламәтлеге чикле балалар белән эш алымнары
Гөлназ ГАЛИАСКАРОВА,
Казандагы 187 нче күп профильле лицейның
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мәгарифне яңарту шартларында
татар теле һәм әдәбияты укытучысының
профессиональ компетентлылыгын камилләштерүгә
юнәлдерелгән проект эше

Эчтәлек

I. Кереш…………………………………………………………………………….3 – 5
II. Төп өлеш………………………………………………………………………6 –10
1. Күнегүләр
2. Күнегүләрнең әһәмияте
III. Йомгаклау……………………………………………………………………11
IV. Чыганак……………………………………………………………………….12

 

 

Кереш
Сөйләм кешенең фикерләү коралы һәм аралашу чарасы булып тора. Ул – бик катлаулы процесс. Сөйләм үсеше тиешенчә барса, ата-аналар балалары белән даими аралашып, сөйләшеп торсалар, сабый биш яшенә кадәр ана телендәге авазларны тулысынча үзләштереп бетерә. Кызганыч, бу һәрвакытта да алай ансат кына килеп чыкмый. Соңгы елларда экологиянең бозылуы, кайбер авыруларның үзен сиздерүе, ана карынында вакытта ук яралгының формалашуы һәм үсеше тиешенчә бармау, булачак әни кичергән кайбер авырулар, йөкле вакыттагы токсикоз һәм травмалар, резус-фактор буенча каннарның килешмәве, боларга өстәп бала туганда алган травмалар, асфиксия, бала бер яшькә кадәр кичергән кайбер авырулар, баш травмасы, нәселдән килгән авырулар һәм башка бик күп сәбәпләр аркасында балаларның теле ачылу соңара һәм сөйләм үсешендә җитди кимчелекләр килеп чыга. Сөйләм үсешендәге җитешсезлекләр үзеннән-үзе юкка чыкмый, киресенчә, авазлар әйтелешендәге ялгышлар вакыт үтү белән ныгый бара. Шуңа күрә сөйләм үсешендәге кимчелекләр баланың тирә-юньне танып белүенә комачаулый, акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, укучы дәрестә үз фикерен тулысынча сөйләп бирә алмый. Дөрес сөйли алмаган укучы дөрес яза да белми. Димәк, телдәге кимчелек программа материалын тиешенчә үзләштерүгә комачаулый.
Сөйләм формалашу акыл эшчәнлеге үсеше белән тыгыз бәйләнештә бара, шунлыктан акыл үсеше тоткарланган балаларның барысында да телдән яки язма сөйләмнең формалашуында тотрыклы кимчелекләр, көчле тайпылышлар күзәтелә. Мәктәптә сыйныфларда укучы күпчелек балаларның сөйләмендә төп кимчелекләр – сөйләмнең аваз әйтелеше һәм фонемаларны ишетеп аеру сәләтенең формалашмавы. Бу күренеш сөйләмнең фонетик-фонематик җитлекмәве дип атала.
Моның белән бергә, бәйләнешле сөйләмнең, сүзлек запасы һәм грамматик категорияләрнең формалашмаган булуын, ягъни сөйләмнең һәрьяклап тупас бозылган, кайбер очракларда бөтенләй формалашмавын күрергә туры килә. Бу сөйләм үсеше гомуми җитлекмәү дип атала. Акылга зәгыйфь балаларның сөйләмендәге кимчелекләрне ачыклап, системалы җитлекмәвен исәпкә алып, сөйләм үсешенең системалы җитлекмәве дигән нәтиҗә куела. Аларда шул ук вакытта нормаль интеллектлы балаларга хас булган барлык төр клинико-педагогик классификациягә кергән нәтиҗәләр дә куела – алалия, афазия, дислексия, дисграфия, дисфония, дислалия, ринолалия, дизартрия, тотлыгу. Дисграфик – барлык кагыйдәләрне дә белүче, ләкин язуда куллана алмаучы кеше. Дислексия – уку процессында фонетик яктан охшаш авазларны (з – с; д – т) алыштыру, графикасы охшаш авазларны (х – ж) бутау һ.б. Акылга зәгыйфь, сөйләмендә кимчелекләре булган балалар арасында зур күпчелекне сөйләм үсеше системалы җитлекмәүнең өченче дәрәҗәсе тәшкил итә.
Безгә укучыларның зур күпчелеге төрле дәрәҗәдәге сөйләм кимчелеге белән килә:
1) аваз әйтелеше дөрес формалашмау нәтиҗәсендә кайбер авазлар сөйләмдә төшеп кала яки башка аваз белән алыштырыла: чәй – сәй, күбәләк – түбәләт, алма – ама, китап – титап, Рамил – амил… яки икенче иҗеге генә күлмәк – мәк;
2) авазлар аерым очракта, ялгыз кабатлаганда дөрес әйтелә, ләкин сөйләмдә бер-берсе белән бутала, алмаштырыла, ягъни дифференцияләнә.
Бу кимчелекләр еш кына баланың кайбер авазларны ишетеп аермавы, ягъни фонематик ишетү сәләте түбән булу, сөйләм органнарын дөрес хәрәкәтләндерә алмавы аркасында килеп чыга. Авазларны дөресләү өстендә эшләгәндә, иң элек фонематик ишетү сәләтен, сөйләм аппараты моторикасын үстерү кирәклеген истә тотып, дәрес барышында берничә минутны сулыш алуны ныгыту күнегүләренә, артикуляцион гимнастика күнегүләренә бирергә кирәк.
Эш барышында мин үзем уку һәм язу дәресләрендә эш алымнары һәм методлары, сөйләм үсеше системалы җитлекмәгән балаларны ана телендә дөрес һәм матур сөйләшергә, язарга өйрәтүгә, сөйләмендә кимчелекләре булган балаларны социаль реабилитацияләүгә юнәлдерәм.
Эшемдәге төп юнәлешләр булып түбәндәгеләр тора:
Авазларны әйтүдәге кимчелекләрне коррекцияләү, ягъни:
– артикуляцион моториканы үстерү,
– сулыш алуны ныгыту,
–авазларны кую, автоматлаштыру .
Акылга зәгыйфь балаларның сөйләм кимчелекләре тотрыклы булуын коррекция эше озак вакытлар таләп итә.
Төп өлеш
Әлеге балаларның һәммәсенең дә үзәк нерв системасы теге яки бу дәрәҗәдә зарарланган булуын исәпкә алып, коррекция эшен уен элементлары белән кызыклы итеп оештыру сорала. Акылга зәгыйфь балалар өчен аваз, хәреф, иҗек, сүз, җөмлә, тартык аваз, сузык аваз хәрефләрен истә калдырып укырга өйрәнү җиңел эш түгел. Ләкин уеннар ярдәмендә боларның берникадәрен үзләштерергә мөмкин дип уйлыйм.
Дәресләрдә кулланыла торган материаллар, биремнәр примитив дәрәҗәдә гадиләштереп бирелә. Бер үк күнегү иң элек бик гади итеп, соңрак катлауландырылган вариантта эшләнә. Балаларның тиз аруга сәләтле икәннәрен исәпкә алып, эш төрләре еш алыштырып торыла. Дәресләрдә артикуляцион гимнастика, динамик пауза – релаксация, күзләргә гимнастика ясау күнегүләре үткәрәм.
Коррекция эшендә бөтен анализаторларның да катнашуы әһәмиятле. Бала сүзне ишетеп кабул итәргә мөмкин, ләкин исендә калдыра алмый. Беренчедән, бу яшь үзенчәлекләренә бәйле булса, икенчедән, сөйләм үсеше системалы җитлекмәгән балаларның югары психик функцияләре – хәтер һәм игътибар җитмәвеннән килә. Шуның өчен һәр өйрәнә торган материалны бала күрергә, ишетергә, капшап карарга, тотып уйнарга, иң мөһиме: берәр образда кабул итәргә тиеш. Әлеге бурычны хәл итү өчен, кабинетны дәрес өчен кирәкле материаллар белән баету, тулыландыру мөһим. Бүген бу укучыларга кәгазь материалы белән генә кызыксындырып белем бирү мөмкин түгел. Киләчәктә материаль база махсус мәктәп программасын үзләштерүгә яраклаштырылыр дип уйлыйм. Кабинетта Интернет челтәренә тоташтырылган компьютер булу дәресләрне тагын да нәтиҗәлерәк, кызыклырак итә.
Интернет челтәре аша уеннар уйнау, мультфильмнар карау балаларның сүзлек запасын баета, телне камилрәк белергә омтылыш тәрбияли.
Мәсәлән, мондый балалар белән эшләү өчен шундый күнегүләр алырга була: 1. Күнегү «сүзнең әлеге хәрефләрдән төзе» (мәсәлән, н,т,т,ө,е – төтен; т, у,н,ы – утын). Гади сүзләрдән әкренләп аларны катлауландыруга таба бару. 2. «Чылбыр» туп тапшыру уены. Өлкән кеше беренче сүзне атый һәм балага туп тапшыра. Бала сүзне алдагы сүзнең ахыргы авазына сайлый. Мәсәлән: яз – зонтик – кояш – шар – роза… өлкәннәр бала өчен яңа сүзләр сайлый ала, әмма аларның әһәмиятен аңлата. Шул рәвешле, сез сүз байлыгын баетасыз.
3.«Бирелгән авазга сүзләр уйла». Бирелгән авазга күбрәк сүзләрне әйткән бала җиңүче була: мәсәлән, (а) авазы: алма, автобус …).
4. «Әкият сөйләү» укытучы әкиятне сөйли башлый «Борын-борын заманда яшәгән, ди, әби белән бабай …», икенче укучы дәвам итә, һәм барлык укучылар сөйләп чыга. Чират укытучыга килеп җиткәч, укытучы тәмамлый һәм йомгак ясый.
5. «Ике кое» уены.Таблицада ике кое сурәтләнгән. Янәшәдә генә хәрефләр язылган чиләкләр тора. Сайлагыз чиләктәге хәрефләр кайсы коега туры килә. Сездә дүрт төрле сүз булырга тиеш бер коеда.

6. «Соңгы сүзне уйлап, әйтеп яз».
1. Безнең тиз йөрешебез бензинсыз бармаячак (машина).
2. Балалар очларга теләделәр (карандашлар).
3. Безнең мәче йоклый һәм ишетә, почмакта кемдер шыгырдый (тычкан).
7. «Класстагы предметларны атагыз». Балаларга чират буенча әйләнә-тирәдәге предметларны атарга тәкъдим ителә. Сүз әйткән бала алга адым ясый. Сүзләрне дөрес һәм төгәл итеп әйткән һәм күп сандагы предметларны кабатламыйча атаган кеше ота һәм шул рәвешле барысыннан да алда булып чыга.
8. «Кемгә күчтәнәч?». Кәрзиндә җәнлекләр өчен күчтәнәчләр, тик кемгә тиеш икәнен укытучы белми. Укытучы балалардан ярдәм сорый. Аю, кошлар, тавыклар, ат, бүре, төлке, маймыллар, жираф, фил  төшерелгән рәсемнәр тәкъдим ителә.
«Бал кемгә?» – дип сорый. Укучы: «Аюга», –дип җавап бирә. «Кемгә ашлык? Ит кемгә? Кемгә җиләк-җимеш?»
9. «Уен 1234». Балаларга дүрт саннан торган карта бирелә: «1234», «1234», «1234», «1234». Шуларның беренчесенә бүлеп бирелгән калын шрифт белән 1 сан, икенчесендә 2 һ. б. Балаларга сүзләр язылган карточкалар күрсәтелә. Педагог балаларга хәзер алар бер үк фразаны төрлечә әйтергә өйрәнәчәкләрен аңлата. Менә бу гыйбарә дүрт сүздән тора: «Без матур итеп сөйләргә өйрәнәбез».
Һәр сүз фразадагы санга туры килеп укылырга тиеш. Карточкада «1» саны булса, тавыш белән шул сүзгә басым ясалырга тиеш:
БЕЗ матур итеп сөйләргә өйрәнәбез.
Карточкада «2» саны булса, тавыш белән шул сүзгә басым ясалырга тиеш: без МАТУР ИТЕП сөйләргә өйрәнәбез.
Карточкада «3» саны булса, тавыш белән шул сүзгә басым ясалырга тиеш: без матур итеп СӨЙЛӘРГӘ өйрәнәбез.
Карточкада «4» саны булса, тавыш белән шул сүзгә басым ясалырга тиеш: без матур итеп сөйләргә ӨЙРӘНӘБЕЗ.
10. «Җөмләне тәмамларга».
1. Машина алга таба хәрәкәт итә алмый, чөнки аның (көзгесе, багажнигы, руле) ватык.
2. Алинә бармагын инә белән кадады , чөнки ул (юа, бәйли, тегә ) белми.
3. Эшчеләр пианиноны фатирга күтәрә алмый, чөнки подъезддагы баскыч (пычрак, иске, тар).

Шушы күнегүләрнең әһәмияте. Сөйләмнәре бозылган балалар белән эшләүгә зур булышлык итә һәм сөйләм формалаштыруга вак мускулларның моторикасы, координация сәләте, сулыш, фонематик ишетү, артикуляциянең төгәллеге, хәрәкәт координациясе кебек факторларга йогынты ясый.
Бала хәрәкәтләнү күнекмәләренә ия булган саен, хәрәкәтне координацияләү дә үсә. Хәрәкәтләрне формалаштыру сөйләм катнашында башкарыла. Аяк, кул, баш өчен күнегүләрнең төгәл динамик рәвештә башкарылуы артикуляр органнар: ирен, тел, ияк һ.б. хәрәкәтләрен камилләштерә.

Йомгаклау
Без, укытучылар, әлеге балаларда грамоталылыкка, белемгә кызыксыну уятырга теләп һәм аларда шуларны үзләштерү омтылышы, дәрәҗәсе булуын тоеп, аларга тәрбия һәм белем бирү юлларын эзләп, бер-беребез белән уртаклашып, ярдәмләшеп эшләргә тырышабыз. Чөнки мондый укучылар белән эшләү зур сабырлык, коллективта тыныч атмосфера булуын таләп итә.

Чыганаклар.

1.Интернет-ресурслар кулландым.

  1. Н. В. Лебедев әзерлекнең психологик нигезләре.
  2. Мисаренко Г. Г. логопед эшендә коррекцион-үсеш технологияләре.

 

 

 

 

 

 

 

Чыганаклар.
1.Интернет-ресурслар кулландым.
2. Н. В. Лебедев әзерлекнең психологик нигезләре.
3. Мисаренко Г. Г. логопед эшендә коррекцион-үсеш технологияләре.