Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә вакытлы матбугат белән эш
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә вакытлы матбугат белән эш
Альбина ГЫЙЛАҖИЕВА
Казандагы
Такташ исемендәге
27 нче гимназиянең
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Татар теле, белем бирү, вакытлы матбугат, укучыларны кызыксындыру
Җәмгыятьтә барган тирән үзгәрешләр гаммәви мәгълүмат чараларына да яңача карауны таләп итә. Соңгы вакытта «яшьләр укырга яратмый», «хәзерге балалар өчен компьютер беренче урында тора» кебек сүзләр гадәткә кергән. Моның сәбәпләре дә бар. Фән – техника үсеше. Элек укып кына танышырга мөмкин булган бик күп мәгълүматларны карап-тыңлап белергә җай чыкты.
Беркемгә дә сер түгел: хәзерге балалар, компьютер каршында утырып, боевик супер геройлар турында уеннар уйнау, музыкаль язмалар тыңлау белән мавыгалар. Ләкин сүз көчен, китапны, вакытлы матбугатны бернинди компьютер, радио алмаштыра алмый. Балаларны китап укуга тартуның, әдәби иҗат эшенә рухландыруның төрле юлларын эзләп карадык һәм укучыларны әдәбият белән кызыксындыруда, аларда китап белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдыруда, әхлак, эстетик зәвык формалаштыру да һәм ахыр чиктә, әдәби иҗатка күңел биреп каләм тибрәндерүендә көндәлек матбугат материалларын өйрәнүнең әһәмияте зур дип исәплибез. Шуңа күрә бу эшкә җитди игътибар итәбез. Бүгенге көн укучысы үзенең информацион мөмкинлекләрен бик нык арттыра ала. Без моны көндәлек матбугат белән даими эшләүдә күрәбез. И.Низамов күрсәтеп үткәнчә, элек без газеталардан иксез-чиксез зур илебездә нинди хәлләр булуы, чит илләрдә ниләр баруы турында укысак, кайда руда, нефть тапканнар, кайда завод төзегәннәр, галимнәр нинди ачышлар ясаган, спортчылар нинди уңышларга ирешүләре турында белсәк [Низамов 1988: 14], хәзер яшьләр барысын да гаджетлар аша беләләр. Газета, журналлар белән бергә безнең йортка гаҗәеп кешеләр килеп керә. Анда аларның портретлары урнаштырылган, хезмәттәге батырлыклары, иҗади эшләре турында язылган.
Көндәлек матбугаттан максатчан файдалансаң – отасың, чөнки укучыларны актив иҗади хезмәткә җәлеп итүдә вакытлы матбугатны файдалану идеясе үзен аклап килә. Иң беренче чиратта укучыларда көндәлек матбугатка кызыксыну уятырга кирәк дип исәплибез. Моның өчен эшне түбән сыйныф укучылары белән әңгәмә уздырудан башлыйбыз. Укучылар алдына «газета кайчан барлыкка килгән» дигән сорауны куябыз һәм кыскача гына мәгълүмат бирәбез.
Алга таба укучыларның нинди газета, журналлар укуы, өйдә вакытлы матбугатның нинди төрләрен алдыруы турында мәгълүмат алабыз. Фикер алышулардан соң укучыларга сыйныф почмагында «Яңалыклар» рубрикасы барлыгын искәртәбез. Уку елы дәвамында иң кызыклы яңалыкларны табып алып килүче һәм аңа күзәтү ясаучы укучыга бәйге игълан итәбез. Шул рәвешле укучыларны вакытлы матбугат белән эшләргә тартабыз; сыйныф сәгатьләрендә укучыларның «табышларына» күзәтү ясатабыз, фикер алышабыз. Шулай ук «Сабантуй», «Ялкын» журналларына даими рәвештә күзәтү ясап бару һәм шундагы материаллар нигезендә укучыларны мәкаләләр, хәбәрләр язарга өйрәтү дә уңай нәтиҗәләр бирә.
Укучыларны мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә, вакытлы матбугаттан файдалана белергә өйрәтү ягыннан ирекле темага иншалар яздыру бик әһәмиятле. Аларны системалы рәвештә файдаланабыз. Шундый иншалар өчен «Яраткан журналым», «Миңа нинди журналлар ошый?», «Иң кызыклы яңалык» кебек темаларны тәкъдим итәбез. Мондый темалар һәр укучының үзенчә якын килүен, хәзерлеген күрсәтә.
Шул рәвешчә укучының көндәлек матбугат белән кызыксынуы арта, ул аны даими укып, кызыксынып бара, чөнки кызыклы мәгълүмат табып иптәшләренә җиткерү ихтыяҗы туа. Шуңа күрә дә тәнәфесләрдә укучылар буш вакытларын мәктәп китапханәсе залында уздырырга тырышалар.
Кече яшьтән гадәткә кергән, күнегелгән эш гомерлек юлдашка әйләнә. Вакытлы матбугат белән дуслашкан кеше китапның да якын дустына әверелә. Фәннәрне үзләштерү дә андый укучыга кыенлык тудырмый. Газета-журналлардагы рубрикаларны истә калдыру һәм үзең яраткан рубрикаң турында сөйләү өчен, урта сыйныфта укучылар белән «Викторина» үткәрү отышлы. Укучылар «Кем күбрәк белә?» викторинасын бик яратып кабул итәләр.
Укучыларны көндәлек матбугатка тагын да якынайту йөзеннән «Сабантуй», «Салават күпере» журналлары редакцияләре белән очрашулар үткәрү бик мавыктыргыч була.
Өлкән сыйныфларда әдәбият дәресләрендә «Әсәр яклау» алымы бик уңышлы кулланыла. Укучы журнал битләреннән үзенә ошаган язучының яңа әсәрен сайлап алып укый, эчтәлекне иптәшләренә сөйли. Укучылар аңа төрле сораулар бирәләр, шул рәвешле укучы яраткан әсәрен яклый. Соңыннан әсәр кай ягы белән аны кызыксындырган, аңа карата фикере, бәясе нинди икәнен иптәшләренә җиткерә. Укучының хезмәте күмәк бәяләнә.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак дәрескә әзерләнгәндә, вакытлы матбугат битләрендә язучыларыбыз юбилейлары уңаеннан басылган материалларга еш мөрәҗәгать итәбез. Аларны тематик папкаларга туплыйбыз һәм файдаланабыз.
Көндәлек матбугатны татар теле дәресләрендә мөстәкыйль эшләрдә дә кулланабыз. Газета-журнал битләреннән темага туры килгән җөмләләрне табу һәм язып алу, яисә җөмлә төзелешен үткәндә төзелеше ягыннан дөрес булмаган җөмләләрне табу һәм төзәтмәләр кертү кебек биремнәр башкарыла. Шулай ук көндәлек матбугатта басылган әсәр, мәкаләләрнең тел үзенчәлекләрен билгеләү кебек биремнәр дә тәкъдим итәбез. Кыскасы, вакытлы татбугатны дәрестә файдалану буенча күпкырлы эш үткәрергә омтылабыз. Бурычыбыз әнә шул эшне билгеле бер система белән даими рәвештә алып барудан гыйбарәт. Бу исә үз чиратында укучыларны көндәлек матбугат белән кызыксынучы, иҗади, актив шәхес итеп тәрбияләүдә булыша. Күзәтүләрдән күренгәнчә, вакытлы матбугатка карап яхшы якка үзгәрде, укучыларның кызыксынуы артты, мөстәкыйль эзләнү сәләте көчәйде. Журналистларга, язучыларга ияреп, укучылар үзләре дә иҗади эшләр башкаралар, мәкаләләр язалар.
В.А.Сухомлинскийның «Балачакта – һәркем шагыйрь. Ләкин иҗади рухлануның балага ниндидер могҗиза белән килүен көтү беркатлылык булыр иде…. Баланы иҗади дәртләндерү, аның йөрәгендә шигъри иҗат чишмәсен уяту – укырга һәм мәсьәләләр чишәргә өйрәтү кебек әһәмиятле эш» – дигән сүзләре бар. Бу сүзләрне без кат-кат укыйбыз. Безнең өчен алар – бүгенге һәм иртәгесе көнгә эш программасы.
Яңартылган ФДББС нигезендә укытучычы алдына куелган төп таләпләрне: һәр баланы тигез күрү, бала шәхесенә хөрмәт белән карау, аңлау, тиешле белемне күңеленә салу; укучыны грамоталы язарга, дөрес итеп фикерли, сөйли белергә өйрәтү; халкыбызның үткәндәге рухи мирасына тугрылык саклап, шәфкатьле, әхлаклы, телен, халкын, ихтирам итә торган эчкерсез күңелле балалар тәрбияләүне үти алсак, үзебезне һөнәри сынауларны уңышлы үттек дип санар идек.
Әдәбият
Низамов И.М. Матбугатның тәэсирле сүзе. -Казан:Тат.кит.нәшр., 1988.