Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль-әйтемнәрнең тематик кулланылышы
№38
Гөлүсә ШӘРӘФИЕВА,
Казандагы 99 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
План
I. Кереш
1. Халык авыз иҗатының әкиятләр, җырлар, бәетләрдән башка бер төре – мәкальләр.
2. Мәкаль жанрының асылы һәм үзенчәлекле сыйфатлары.
II. Төп өлеш
1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланылган мәкаль- әйтемнәрнең тематикасы.
♦ бердәмлеккә һәм оешканлыкка бәйле мәкальләр;
♦ кешелек сыйфатларын тасвирлаган мәкальләр;
♦ мәхәббәт, гаилә темасына кагылышлы мәкаль-әйтемнәр;
♦ туган илне сөю, Ватанга мәхәббәт хисләре уяткан мәкальләр;
♦ һөнәрле булуны мактаган мәкаль-әйтемнәр;
♦ фән-белем, уку-язу темасына караган мәкаль-әйтемнәр.
III. Йомгак
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәкаль-әйтемнәрнең дөрес кулланылышы.
I. Кереш
Халык авыз иҗатының әкиятләр, җырлар, бәетләрдән кала үзләренең төзелешләре һәм формалары ягыннан кечкенә күләмле булган тагын берничә төре бар. Гадәттә, вак жанрлар дип аталып йөртелә торган бу төрләргә мәкальләр керә.
Мәкаль өйрәтә, киңәш бирә, аңа алдан хәбәр итү, күрәзәлек кылу да чит түгел. Ул сөйләмне дә бизи, тыңлаучыларны көлдерү, күңел ачу максатларына да хезмәт итә. Мәкаль жанрының асылы һәм үзенчәлекле сыйфатлары, аның барлыкка килү һәм үсеш тарихын, эчтәлеген, поэтик төзелешен тикшергәндә, тагын да тулырак һәм конкретрак булып күз алдына килеп баса. Халыкның тормыш, хезмәт тәҗрибәсе нигезендә иҗат ителгән мәкальләрдә әйтелергә тиешле уй-фикерне аңлату өчен кирәкле тел чаралары оста һәм уңышлы сайланып алынганнар. Мәкальләрнең мөмкин кадәр кыска һәм төгәлләнгән фикер, кире кагылмаслык нәтиҗә һәм файдалы киңәш төсендә әйтелүләре һәркемне тирән канәгатьләндерә, һәркемдә аларга карата зур мәхәббәт уята. Халык иҗатында зур урын тоткан мәкальләрнең асылын түбәндәгечә билгеләп үтәргә мөмкин булыр иде: мәкальләр бер яки берничә кисәктән төзелгән тулы мәгьнәле җөмләләрдән торалар. Аларның һәрберсендә халыкның тормыш-көнкүреш тәҗрибәсе нигезендә туган билгеле бер уй һәм фикер әйтелә, билгеле бер нәтиҗә ясала, кайберләрендә исә кешегә файдалы киңәшләр дә бирелә.
Борынгы мәкальләрдә табигатькә табыну, күк җисемнәренә, хайваннар һәм кош-кортларны тотемлаштыру, төрле ияләргә, мифларга, хорафатларга ышану эзләрен таба алабыз.
Мәхәббәт, гаилә темасының органик һәр өлеше сыйфатында мәкальләрдә бала тәрбияләү мәсьәләсендә дә зур игьтибар бирелә. Башлангыч белем алу чорында, балаларны укырга, язарга өйрәтү, белем- тәрбия бирү белән беррәттән, аларның фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм осталыгын камилләштерү, аларның рухи дөньясын баету, аларда күркәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләү бурычы да куела.
Халык авыз иҗатының
әкиятләр, җырлар, бәетләрдән кала бер төре – мәкальләр
Халык авыз иҗатында әдәби-эстетик кыйммәте буенча һәм сан ягыннан төп урынны, һичшиксез, мәкальләр алып тора. Татар фольклоры җыентыкларында басылган һәм фәнни фондларда тупланган мәкальләр саны, төрле вариантларын кертеп исәпләгәндә, илле мең чамасына җитә дип билгеләнә. Аңлашыла ки, бу искиткеч бай хәзинә озак вакытлар дәвамында йөзләгән-меңләгән кешеләрнең зур тырышлыгы белән җыйналган.
Мәкаль атамасы безгә гарәп теленнән кергән. Аның мәгьнәсе «сөйләү, әйтеп бирү» дигәнгә туры килә.
Модельләштерүне мәкаль өчен төп функция итеп таныган хәлдә, без аның башка күп кенә мөһим вазифалар да башкаруын һич тә инкяр итмибез. Мәкаль өйрәтә, киңәш бирә, аңа алдан хәбәр итү, күрәзәлек кылу да чит түгел. Ул сөйләмне дә бизи, тыңлаучыларны көлдерү, күңел ачу максатларына да хезмәт итә. Хәтта бу функцияләрнең теләсә кайсысы аерым мәкальләр өчен төп рольне үк уйнарга мөмкин. Мисал өчен өйрәтү функциясен алыйк. Ул күбрәк туры мәгьнәдәге мәкальләр өчен хас. Мәсәлән, «Арыш чәчсәң, көлгә чәч», «Сыйлы көнең сыер белән», «Сары мәтрүшкә – җитмеш төрле авырудан им» һ.б. Бу төр мәкальләрдә төп урынны өйрәтү функциясе алып тора. Дөрес, кайбер белгечләр мәкаль төшенчәсен күчерелмә мәгьнәдәге тәгьбирләргә карата гына кулланалар.
Мәкаль жанрының асылы һәм үзенчәлекле сыйфатлары, аның барлыкка килү һәм үсеш тарихын, эчтәлеген, поэтик төзелешен тикшергәч, тагын да тулырак һәм конкретрак булып күз алдына килеп баса.
Татар халкының «Ил эче – алтын бишек», «Үз илем – алтын бишек, башка илнең төбе тишек», «Ялгызның җәясе дә югалыр, күмәкнең угы да югалмас», «Дошманың кырмыскадай булса да, арысландай күр», «Тырышканның даны чыга, иренгәннең җаны чыга», «Һөнәре бар үргә йөзәр» кебек меңнәрчә мәкальләренә аз сөйләп күп һәм тирән мәгьнә аңлату, гыйбрәтле бер фикер белдерү характерлы. Халыкның тормыш, хезмәт тәҗрибәсе нигезендә иҗат ителгән менә бу мәкальләрдә әйтелергә тиешле уй-фикерне аңлату өчен кирәкле тел чаралары оста һәм уңышлы сайланып алынганнар. Монда тагын шунысы да игъбарга лаек: әнә шулай уңышлы һәм урынлы сайланып алынган тел материалы мәкальләрдә билгеле бер поэтик формаларга салына, һәм алар төрле аваз бизәкләре, ритмика ярдәмендә синтаксик һәм мәгьнә ягыннан тәмам төгәлләнгән югары сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәреләләр. Моны мәкальләрнең үзләреннән дә ачык күреп була: «Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел», «Үтергән дә тел, тергезгән дә тел», «Яхшы сүз җан азыгы, яман сүз баш казыгы» кебек йөзләрчә мәкальләр халыкның телгә, сүзгә югары бәя бирүен һәм аңа зур ышаныч белән каравын раслый. Телнең барлык нечкәлекләре, барлык чаралары ярдәмендә иҗат ителгән мәкальләргә дә халык шундый югары бәя бирә: «Мәкаль – ук», «Ир күрке – сакал, сүз күрке – мәкаль», – ди ул. Халык иҗатында зур урын тоткан мәкальләрнең асылын түбәндәгечә билгеләп үтәргә мөмкин булыр иде: мәкальләр бер яки берничә кисәктән төзелгән тулы мәгьнәле җөмләләрдән торалар. Аларның һәрберсендә халыкның тормыш-көнкүреш тәҗрибәсе нигезендә туган билгеле бер уй һәм фикер әйтелә, билгеле бер нәтиҗә, ә кайберләрендә исә кешегә файдалы киңәшләр дә бирелә. Вакыт-вакыт сүзнең туры, үз мәгьнәсендә, ә күпчелек очракларда читләтеп яки билгеле бер чагыштырулар ярдәмендә, киная рәвешендә әйтелә торган мәкальләрнең кешенең сөйләү телен матурлауда да, дөньяны сәнгатьчә аңлый белүен баетуда да роле бик зур. Тормышны якыннан күреп, белеп торган халык кешеләрнең файдалы яки файдасыз эше, яхшы яки яман гадәтләре турында тиешле нәтиҗә ясап барырга, гыйбрәт алырга тырышкан. Мәкальләр нәкь менә шул нигездә туганнар да.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланылган
мәкаль-әйтемнәрнең тематикасы
Бердәмлеккә һәм оешканлыкка бәйле мәкальләр
Халык бердәмлекне һәм оешканлыкны яхшы дип тапкан һәм шул турыда мәкальләр иҗат иткән. Мәсәлән, халык: «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, «Аерылган каз тупланган каргага җим булыр», «Көтү ташлаган малны бүре алыр, ил ташлаган ирне гүр алыр», «Агачның башын киссәң, төбе калыр; икенең берсе үлсә, бере калыр; ялгызның үзе үлсә, кеме калыр?» ди икән, аның бу мәкальләрне үзенең тормыш тәҗрибәсенә йомгак ясау рәвешендә иҗат итүе бик ачык күренеп тора.
Мәгьлүм ки, һәрбер иҗтимагый-тарихи чорның һәм шул чорда яшәгән һәрбер сыйныфның үзенә хас идеологиясе, дөньяга карашы була. Халыкның реаль тормыш тәҗрибәсе нигезендә туып, аның уй һәм теләкләрен, иҗтимагый мөнәсәбәтләрен чагылдырган мәкальләргә без ниндидер кодрәт белән югарыдан, күктән төшкән изге сүзләр итеп карый алмыйбыз. Мәкальләрнең һәрберсе халык арасында, иҗтимагый тормыш барышында һәм сыйнфый көрәш шартларында туган. Димәк, һәрбер иҗтимагый чорның үзенә хас мәкале бар. Әгәр дә без мәкальләр арасында «Убыр китте, урыны калды», «Пәри белмәгәнне карт белә», «Җүләрдән дию пәрие дә курка» һәм башка шуның кебек мәкальләрне очратабыз икән, без бу мәкальләрнең борынгы заманнарда, икенче төрле итеп әйткәндә, кешенең дию, убыр, албасты кебек мифик затларга ышанган бер заманнарда туган әсәрләр икәнен ачык күрә алабыз. Ә менә инде «Яхшы булса – бидән, яман булса – колдан», «Барма ханга, үзе килер малга» кебек мәкальләрнең колбиләүчелек заманында, ханнар хөкем сөргәндә яки феодализм чорында булган хәлләрне чагылдырганлыклары үзеннән үзе аңлашыла.
Татар халык авыз иҗаты хәзинәсендәге мәкальләр арасында «Илнең колагы – илле», «Киң кием тузмас, киңәшле ил азмас», «Берлек кайда, көч шунда”, «Берлек барда тереклек бар”, «Илдә илле сум акчаң булганчы, ике дустың булсын», «Боланга ияргән чәчәккә аунар», «Кеше булган кешенең кеше белән эше бар, кеше булмаган кешенең кеше белән ни эше бар?», «Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр» кебек һәр чор кешесе тарафыннан яратып әйтелүе мөмкин булган мәкальләр дә бар. Бу фактны, ягьни аларның барысының да билгеле бер чорның карашларын чагылдыру яки аерым бер өчен генә характерлы булган якларны чагылдыру белән генә чикләнмәгәнлеген мәкальләрнең үзенчәлекләреннән берсе дип санарга мөмкин.
Борынгы мәкальләрдә табигатькә табыну, күк җисемнәренә, хайваннар һәм кош-кортларны тотемлаштыру, төрле ияләргә, мифларга, хорафатлрга ышану эзләрен таба алабыз. Мондый мәкальләр, әлбәттә, кеше табигать стихиясе каршында үзен көчсез сизгән, аңа табынган, ягъни мәҗүсилек чорында гына барлыкка килә алган. Кешелек җәмгыяте иҗтимагый үсешнең югарырак баскычларына күчә барган саен, әлеге мәкальләрнең күбесе онытыла, югала барган булуы да бәхәссез. Сакланып калганнары исә үзгәртеп корылганнар, яңа шартларда яңа мәгьнә һәм яңа функция тапканнар. Безнең халыкның «Әйберне тану – файдасын табу» дигән хикмәтле сүзе бар. Кеше хезмәт, тәҗрибә аша әйберләрнең яшәү, тормыш көтү өчен,файдалы якларын табарга, аларны дөрес танырга, ягьни реаль күзлектән карап бәяләргә өйрәнгән.
Кешелек сыйфатларын тасвирлаган мәкальләр
Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлатканда, халык үзенең мәкальләрендә эч-тыш, исем-җисем, күләм-сыйфат кебек төшенчәләрен чагыштырудан киң файдалана. Мәсәлән, «Нәрсәнең тышыннан эчен белеп булмый», «Тышы гөл кебек, эче көл кебек», «Тышын күреп, эченнән бизмә», «Еланның тышы йомшак, эче зәһәр». Мәкальләрнең эчтәлегендә тормышның барлык яклары, катлаулы тарихи-иҗтимагый мөнәсәбәтләрдән алып гади көнкүреш детальләргә кадәр бик тулы чагылыш тапкан. Иҗтимагый тормыш циклына кергән мәкальләрдә шәхес һәм коллектив, дуслык, дошманлык, ил-дәүләт булып яшәү, хөкем һәм идарә итү, сыйнфый каршылыклар кебек җитди темалар күтәрелә.
Мәкальләрдә кешеләрнең үзара арлашып, ярдәмләшеп яшәүләре мактала, күмәклекнең, бердәмлекнең көче һәм өстенлеге күрсәтелә: «Берлек барда терлек бар», «Күпчелек кайда, көч шунда», «Күмәк кулга эш җитмәс», һ.б. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң изге һәм иң күркәм формасы – дуслык. Мәкальләрдә бу хакта бик ачык һәм матур итеп әйтелгән: «Кешенең иң зур дәүләте – чын дусты», «Кош канаты белән, кеше дус-иш белән». Халык афоризмнары чын дуслык нинди булырга тиешлеге турында фикер йөртәләр, аның алдына җитди таләпләр куялар. Бер яктан дуслык сүздә түгел, эштә күренергә тиеш: «Коры дуслык сүз белән, чын дуслык эш белән». Икенче яктан, халык дуслыкка файда, табыш күзлегеннән генә караучыларны нык гаепли: «Берәү – җан дусты, берәү – мал дусты», «Берәү күңеле белән дус, берәү – исәбе белән».
Күркәмлек, бердәмлек, дуслык, ярдәмләшү идеясе ил-халык, Ватан турындагы мәкальләрдә тагын да тирәнрәк ачыла: «Бердә түгел, илдә көч», «Ил аткан таш еракка китә», «Ил белән этәргәч тау күчкән », «Иле бердәмнең көне бердәм» кебек мисалларны бик күп табарга мөмкин.
Мәхәббәт, гаилә темасына кагылышлы мәкаль—әйтемнәр
Мәхәббәт, гаилә темасының органик бер өлеше сыйфатында мәкальләрдә бала тәрбияләү мәсьәләсенә дә зур игьтибар бирелә. Биредә ике әһәмиятле моментны күрсәтеп үтәсе килә. Бердән, халык баланы гаиләнең иң зур байлыгы һәм куанычы итеп саный. «Өйнең яме бала белән», «Балалы кеше – бай кеше», «Бала – ата-анага алтын багана» ише күп санлы мисалларда күренә бу. Икенчедән, халык баланы тәрбияләү, аны чын кеше итеп үстерү өчен, ата-ананың зур җаваплы булуын басым ясап әйтә: «Утынны чапкан яксын», «Таба белсәң, бага бел» һ.б.
Әйткәнебезчә, күп кенә мәкальләр кешедә яхшы сыйфатлар тәрбияләү, төрле кимчелекләргә һәм яман гадәтләргә каршы көрәшү максатына хезмәт итәләр. «Адәмнән һәр яхшылык көтелер», «Агач җимеше белән, кеше яхшы эше белән» кебек мәкальләрдә чын кеше булу кебек һәм яхшылык кылу бер-берсеннән аерылмас төшенчәләр итеп карала. Мәкальләр хәтта «Кулыңнан эш килмәсә дә, күңелеңдә ниятең булсын », – дип үгет бирә.
Туган илне сөю, Ватанга мәхәббәт хисләре уяткан мәкальләр
Кеше күңелендәге иң изге, иң олы, иң нечкә хис – туган өйне сөю, ватанчылык хисе. Безнең мәкальләрдә Ватанны сөю тойгысы кешедә булырга тиешле иң югары әхлаклылык, дәрәҗә кебек нәрсәләрдән чагыштыргысыз өстен куела. «Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык», «Кеше илендә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул », «Ватан барыннан да газиз», «Илнең төтене дә хуш исле». Ватанга мәхәббәт хисен халык ниндидер пассив яки абстракт төшенчә итеп карамый, ул кешенең эшләрендә конкрет гәүдәләнеш табарга тиешлеген әйтә. «Ил көенгәндә көен, ил сөенгәндә сөен», «Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт», – ди халык. Ватан темасы илне саклау, батырлык, тугрылык турындагы мәкальләрне дә үз эченә ала. «Ил өметен ир аклар, ирнең данын ил саклар», «Ир-егетнең яхшысы ил белән», «Батыр даны ил телендә, куркак уе гел үлемдә». Ватанга хыянәт иткән, илен саткан кешеләргә карата «Илен сатып ашаган, ике генә көн яшәгән», «Иле юкның көне юк» кебек мәкальләр аша халык үзенең тирән нәфрәт һәм җирәнү тойгысын чагылдыра.
Кешенең әхлакый йөзен билгеләү өчен, мәкальләрдә төп кретерийларның берсе итеп аның хезмәткә мөнәсәбәте файдаланыла. Бу, әлбәттә, табигый күренеш, чөнки халык хезмәтне яшәүнең, тормыш көтүнең зарури шарты итеп карый. «Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс », – дип әйтәләр, ләкин бу бердәнбер мотив түгел. Бер үк вакытта безнең халык хезмәтне рухи канәгатьләнү, шатлык, сөенеч чыганагы итеп саный, хезмәттән тәм таба белергә чакыра. Мәкальләрдә эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар югары бәяләнә, кешенең чын матурлыгы һәм көче барыннан да элек аның хезмәте белән билгеләнә дигән идея үткәрелә: «Кешенең асылы эштә беленер », «Ир куанычы – хезмәт», «Эшле кеше – көчле кеше», «Эшне эшләүдә бер хикмәт, яратып эшләүдә ун хикмәт».
Шуны да искәртеп китәргә кирәк: кайбер борынгы мәкальләрдә хезмәттән авырсыну, зарлану мотивлары да ишетелә. Моның сәбәбе сыйнфый җәмгыятьтә кеше хезмәтенең аяусыз эксплуатацияләнүендә. Халык, гомумән, хезмәттән түгел, бәлки, ялланып эшләүдән зарланса, үз кул көченең әрәмтамаклар файдасына китүенә ачына.
Теләсә нинди эшнең уңышлы чыгуы, көтелгән нәтиҗәгә китерүе өчен, аны башкаручыдан уңганлык, осталык, тәвәккәллек, чыдамлык, эшне алдан уйлау, җаваплылык тою һ.б. сыйфатлар таләп ителә. Мәкальләр кешене әнә шул сыйфатларга ия булырга чакыра, һәм шуның капма-каршысы буларак, халык үзенең мәкальләре аша кеше өстенә салынучыларны, ваемсызларны, корыга шапырынучыларны, күз буяучыларны рәхимсез фаш итә, алардан ачы итеп көлә: «Ялкау утырып йоклый, ятып эшли», «Йокы – ялкауның бәлеше», «Эше төймәдәй, шау-шуы дөядәй» һ.б.
Һөнәрле булуны мактаган мәкаль-әйтемнәр
Татар халык мәкальләре арасында һөнәрле булуны мактаган әсәрләр дә бик күп: «Һөнәре бар кош өстендә көймә йөздерер », «Белгән һөнәр иңсәне басмый», «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», «Һөнәрле кол үлмәс». Безнең фольклорда күп кенә төр һөнәрләрнең турыдан-туры үзләренә багышланган мәкальләр дә еш очрый. Мәсәлән, «Тимере бар тилмермәс», «Тимерче кулында тимер балавыз кебек эрер», «Балтасы барның кулы уйнар, балтасызның күзе уйнар», «Алтынны коя белмәгән эретер, тирене или белмәгән черетер» һ.б.
Фән-белем, уку-язу темасына караган мәкаль-әйтемнәр
Фән-белем, уку-язу, аларның тормышы өчен әһәмияте, кешене күркәм һәм хөрмәтле итүе турындагы мәкальләр татар фольклорында шулай ук бик күптәннән килә торган традицион бер тематик цикл тәшкил итә: «Белем – белгечлек патшалыктан югары», «Белем байлыгының чиге юк», «Алтын дәүләт түгел, гыйлем дәүләт», «Патша үз илендә генә патша, галим һәркайда да галим».
Татар теле һәм әдәбияты дәресендә
мәкаль-әйтемнәрнең дөрес кулланылышы
Башлангыч белем алу чорында балаларны укырга, язарга өйрәтү, белем-тәрбия бирү белән беррәттән, аларның фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм осталыгын камилләштерү, аларның рухи дөньясын баету, аларда күркәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләү бурычы да куела. Аны хәл итүгә халык авыз иҗаты әсәрләреннән, атап әйткәндә, мәкальләр, әйтемнәрнең, табышмакларның роле бик зур. Бу аңлашыла да, чөнки ул төр әсәрләрдә халыкның тирән акылы, үткен фикерләре чагылган. Шуңа күрә уку һәм татар теле дәресләрендә аларга шактый зур урын бирелә. Теле, формасы ягыннан да мәкальләр әдәби сөйләмнең иң камилләшкән үрнәкләреннән саналалар. Алар тормыштагы төрле хәлләр турында халыкның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып әйтелгән иң җыйнак формалары, үткен мәгьнәле булулары белән аерылып торалар һәм җанлы сөйләмдә күп кулланылалар.
Дәресләрдә мәкаль, әйтем, табышмаклар һәм башка халык авыз иҗаты үрнәкләре күбрәк кулланылса, балаларның татар теле өйрәнү теләге үсәр, кызыксынулары артыр, укучыларыбыз тагын да белемле, тапкыр булырлар.