Татар теле дәресләрендә универсаль уку гамәлләрен (УУГ) тикшерүгә юнәлдерелгән контроль-бәяләү материаллары

 №51

(VI сыйныф. «Исем» бүлеге)

Диләрә ШАКИРОВА,

Алексеевск районы Юеш Көрнәле урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гөлсирин КАМАЛОВА,

Алексеевск районы Сахаровка урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Алсу ЗӘЙНУЛЛИНА,

Алексеевск районы Кыр Шонталы төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ФДББС татар теле дәресләрен яңача укыту гына түгел, бәлки укыту-методик комплектларны, контроль-бәяләү материалларын да үзгәртеп төзү зарурлыгын китереп тудырды. Күп кенә предметлардан контроль-бәяләү материаллары дөнья күрде. Татар мәктәпләренең VI сыйныфларында белем алучы укучылар өчен Ч.М.Харисова, Ф.Ю.Юсупов, Р.Р.Сәйфетдинов тарафыннан төзелгән татар теле дәреслеге, методик кулланмасы бар. Әмма укучылырның УУГ тикшерүгә юнәлдерелгән контроль-бәяләү материаллары аз булганга, «Исем» сүз төркеме бүлеге буенча контроль-бәяләү материаллары тәкъдим итәбез.

«Исем» сүз төркеме буенча контроль-бәяләү бите

Тематик план

Көтелгән нәтиҗә

Мөстәкыйль сүз төркеме буларак исем Исем сүз төркеменең морфологик, синтаксик, билгеләрен , тексттан теоретик мәгълүматны таба белү
Уртаклык һәм ялгызлык, берлек һәм күплек сандагы исемнәр Уртаклык һәм ялгызлык, берлек һәм күплек сандагы исемнәрне тексттан таба белү
Исемнең килеш белән төрләнеше Исемнәрнең килешләр белән төрләнешен, җөмләдә кулланылышын аңлау. Килеш кушымчаларын дөрес язу һәм аларны җөмләдә куллану
Исемнәргә морфологик анализ Морфологик анализның тәртибен белү (телдән һәм язмача)
Үткән материалларны гомумиләштереп кабатлау Исем бүлеге буенча котроль сорауларга җавап бирә белү; бирелгән сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән бәйләнешле текст төзү осталыгы булу

Танып-белү УУГ формалаштыруга күнегүләр.

Танып-белү УУГ формалаштыруга юнәлдерелгән күнегүләр, башлыча, мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; аңлап уку, тиешле мәгълүматны аерып ала белүгә корыла.

1. Төрле чыганакларны (газета-журналлар, интернет) кулланып, үзегез яшәгән район яки шәһәр турында хикәя төзегез. Тарихи яктан кызыклы булган, үзенчәлекле урыннарны тасвирлагыз. Ялгызлык исемнәрнең астына сызыгыз.

2. Бирелгән исемнәрне ике төркемгә бүлегез, аларны нинди уртак сыйфат берләштерә, сүзтезмәләр төзеп языгыз: күке, куллар, урамнар, аккош, тавыш, атналар, шәһәрләр, бөркет, идәннәр, ябалак, тәрәзәләр, таңнар, көннәр, сандугач, дулкыннар, көймәләр, лачын.

3. Җөмләләрдән исемнәрне табыгыз, төркемнәргә бүлегез, сүзләрне берләштергән уртак сыйфатларны атагыз.

Беркөнне әни әбиләргә ял итәргә китте. Эш үземнең җилкәгә төшкәч, әниемнең эәе бик күп булганлыгына төшендем. Мин сеңлем Фәүзияне юындырам. Өс киемнәрен кидертәм, ә кайберләрен үзенә кияргә кушам. (А.Алиштан)

4. Бирелгән сүзләр төркемен бер сүз белән алмаштырып, әлеге сүз белән җөмлә төзеп языгыз:

1) Казан, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт –

2) Идел, Кама, Агыйдел, Нократ, Казансу –

3) Имән, каен, юкә, чыршы, нарат, тал –

4) Күке, ябалак, бөркет, лачын, сандугач –

5. Раслауларны укыгыз, җавапларны таблицада нокталар белән билгеләгез. Нинди хәреф барлыкка килде? Ул нәрсәне белдерә?

1) Татар телендә биш килеш бар.

2) Исем – мөстәкыйль сүз төркеме.

3) «Апама» сүзе төшем килешендә кулланылган.

4) Юнәлеш килеше кемгә? нәрсәгә? кая? сорауларына җавап бирә.

5) «Идел» журналы – бу уртаклык исем.

 

1

2

3

4

5

Дөрес          
Дөрес түгел          

1. Текстны укыгыз һәм биремнәрне үтәгез.

Каз буада йөзеп йөри һәм сөйләнә:

– Мин җирдә дә йөрим, суда да йөзәм, күктә дә очам. Дөньяда минем кебек бер генә кош та юк!

Казның сүзләрен Торна тыңлап торды да болай диде:

– Әйт әле, син чуртан шикелле йөзә аласыңмы? Кыр кәҗәсе шикелле оча аласыңмы? Күпне эшли беләм дип мактанганчы, нәрсәне дә булса берне яхшы бел. (К.Ушинскийдан)

1) Килеш һәм тартым белән төрләнгән исемнәрне табыгыз.

2) Текстның соңгы җөмләсен ничек аңлыйсыз. Фикерегезне белдерегез.

2. Сүзләрне укыгыз, таблицаны тутырыгыз. Ясалышы ягыннан тагын нинди исмнәр бар? Әлеге исемнәр ничек ясалган?

Өчпочмак, кием-салым, даруханә, сатучы, үги ана яфрагы, китапханә, төзүче, савыт-саба, тарихчы, тирә-як, дәү әни, ташбака, җир җиләге, тегүче, ашханә.

Кушма исемнәр

Парлы исемнәр

Тезмә исемнәр

     

Регулятив УУГ формалаштыруга күнегүләр.

Регулятив УУГ үстерүгә юнәлдерелгән мисаллар, күбрәк, үзеңә максат куя белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белүне үстерүгә юнәлдерелгән.

1. Дәреслектәге билгеләмәгә нигезләнеп, кагыйдәне тулыландыр.

Исем … сүз төркеме. Ул … белдерә. …? , … ? , сорауларына җавап бирә.

Көтелгән җавап. Исем мөстәкыйль сүз төркеме. Ул предметны белдерә. Кем? Нәрсә ? сорауларына җавап бирә.

2. Исем сүз төркеме булган рәтне билгелә.

А) карый, ана, эш.

Ә) чаба, әкрен, уенчык

Б) саран , бай, яза.

В) ат, ташбака, яфрак.

3. Тиз генә ялгызлык исемнәрне яз. Бу кем?

1) Шүрәленең бармагын кысучы.

2) Ш.Галиевнең шигырьләрендәге төп геройның исеме.

3) Татарстанның башкаласы.

4) Иң тирән күл

5) Татарстанның беренче президентының фамилиясе ?

6) «Туган тел » шигыренең авторы.

Эталон буенча биремне тикшер.

1) Былтыр.

2) Шәвәли.

3) Казан

4) Байкал.

5) Шәймиев.

6) Г.Тукай

4. Текстан тартымлы исемнәрне тап, ничәнче затка караганын билгелә.

Туган җирем, йөзең алсуланган…

Яңа таңнар сине уяткан.

Төзәтелгән иске сәагать сыман,

Күке тавышы китми колакта.

Ерак түгел, җирем, бәйрәм көнең,

Бүләк итим сиңа ни генә?! (Р.Вәлиевтан)

5. Текстагы исемнәрнең астына сыз, санын (берлек сан (б.с.), күплек сан (к.с.))  билгелә. Эталонга нигезләнеп, иптәшеңнең эшен бәялә.

Быел керпе дөньяга биш бала китерде. Нәниләр ялангач тудылар, күзләре дә ачылмаган иде. Берничә сәгать эчендә алар ап-ак йомшак энәләр белән капландылар. (М.Рәфыйковтан)

Эталон буенча биремне тикшер.

Быел керпе (б.с.) дөньяга (б.с.) биш бала (б.с.) китерде. Нәниләр (к.с.) ялангач тудылар, күзләре (к.с.) дә ачылмаган иде. Берничә сәгать (к.с.) эчендә алар ап-ак йомшак энәләр (к.с.) белән капландылар.

6. Кайсы сүз артык һәм ни өчен.

1) агач 2) таш 3) чәчәк 4) уйный

Эшне башкаручы өчен түбәндәге юл белән бар:

7. Тиешле килеш кушымчаларын өстәп яз.

1) Татарстан – минем туган җирем. 2) Туган җирем… кешеләре хезмәт сөючән булулары белән аерылып тора. 3) Туган җирем… кайту күңелгә илһам …сти. 4) Туган җирем… гөлбакча итү өчен, көз көне бик күп агачлар утыртылды.

8. Шигырьне укы, хаталарын төзәт.

Якын кешебез кем? – дисәләр,

– Әнием, – диямен мин.

Баштан сыйпап иркәләүче

Әнигә сөямен мин.

Булышучың кем? – дисәләр,

Тагын диям: – Әнием!

Минем өчен җан тырмашкан

Кадерлем ул – әнигә.

Шатлыгыңга , борчуыңа

Кемнәр тыңлар? – Әнием!

Сөенердәй, юатырдай

Изге кешедә – әнием

Борчу-кыенлыклар сиңа

Китермәмен, әнием.

Зур шатлыкка белән йөзгә

Балкып торсын, әнием.

Коммуникатив УУГ формалаштыруга күнегүләр

Коммуникатив УУГ формалаштыруга юнәлдерелгән күнегүләрнең күбесе кечкенә һәм зур күләмле текст белән эшләүгә корылган.

1. Мин исем сүз төркеме турында нәрсә беләм? (Һәр фикереңне мисаллар белән дәлилләргә онытма.)

2. Дәрестә алган белемнәрегезгз таянып, фантастик хикәя яки әкият төзеп языгыз. Сыйныфташларыгызга укыгыз һәм бәя куюларын сорагыз.

А) Әгәр дә килешләр булмаса;

Ә) Килешләр иленә сәяхәт иткәндә.

3. Күз алдыңа китер: синең дустың, исемнәрнең тартым белән төрләнеше темасын үткәндә, авырып, дәрескә килмәде. Ул килгәч, бу теманы аңа ничек аңлатырсың? План төзе.

4. Нинди мәкальләр һәм әйтемнәр яшеренгән? Мәгьнәләрен аңлатыгыз.

1) Ботканы бозмый.

2) Белем чишмәсе.

3) Капчыкта ятмый.

4) Ярага сипмиләр.

5) Әдәп башы.

6) Тырышкан табар, кагар.

7) Ул барда йолдыз күренми .

8) Ул агачыннан ерак төшми.

5. Хикәяне укып, аңа исем бирегез.

Кышның салкынча гына көнендә ачык форточкадан песнәк очып керде. Фәнияр кош-кортларны бик ярата иде, песнәккә чиксез шатланды. Песнәк тә, җылы өйгә эләгүенә һәм куркытучы кеше булмаганга, өйдән тиз генә чыгып китәргә ашыкмады. Ә әнисе кайтып кергәч, Фәнияр форточканы яптырып куйдырды. Песнәкне бик тә өендә калдырасы килде аның. Ә песнәк өйгә ияләшергә теләмәде. Биргән ризыкларга да кагылмады. Тәрәзәгә канатларын бәрә-бәрә, тышка, иркенгә омтылды. Фәнияр аны читлеккә яптырды. Ләкин ирек кошы тар читлекне үз итмәде. Боекты, саргайды. Ничектер тынып калды. Тәрәзәнең тышкы ягында чагында чырык-чырык сайрап туймаган кош, өйгә кергәч, тавышын да чыгармады. Шуннан соң Фәнияр, тәрәзәне ачтырып, аны тышка чыгарып җибәрде. (Фәнис Яруллиннан)

1) Хикәяне кисәкләргә бүлеп, план төзегез.

2) Килеш белән төрләнгән тартымлы исемнәрне әйтегез.

3) Хикәяне дәвам итегез.

6. «Исем яса» уены. Бирелгән сүзләрдән исемнәр ясарга.

Уенда ике команда катнаша. Һәрбер уенчы бер исем ясап язып куя. Дөрес һәм тиз язганы җиңүче була.

Кыю, батыр; кис чап; бас, бүл; авыл, сыйныф; бию, җыр; тор, яз; үс, йөр.

7. Төшеп калган кушымчаларны куй. Текстны исемнәрдән башка укы. Нәрсә килеп чыкты? «Сөйләмебездә исемнәрнең роле» темасына инша языгыз.

Татарстан… бик уңайлы урын… урнашкан. Безнең җир… зур елгалар – Идел һәм Кама агып үтә. Елгалар… үзәннәрен… юмарт көтүлекләр, печәнле болыннар җәелеп ята. Эреле-ваклы елгалар…, көмеш сулы чишмәләр… саны исәпсез-хисапсыз. Безнең республика… ылыслы урманнар да, яфраклы урманнар да байтак. Урманлы җирләр дымлы һәм уңдырышлы туфрак… бай була.