Татар сөйләм телен үстерүдә табигый материал (ташлар) ярдәмендә бармак уеннарын куллану
№165
Алсу ХӘБИБУЛЛИНА,
Казан шәһәрендәге 181 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе
Алсу ШӘМСЕТДИНОВА,
Казан шәһәрендәге 181 нче балалар бакчасының I квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе
Һәрбер табигый материалның да кеше өчен уңай тәэсире бар. Без үзебез һәм балалар өчен җәлеп итеп торучы ташлар дөньясын ачтык. Ташлар – балаларның кызыксынучанлыкларын, интеллектларын һәм бәйләнешле сөйләмнәрен баетуда, игътибарлылык, логик фикерләү сәләтләрен, психологик халәтләрен уңай якка үзгәртүдә яхшы корал булып тора. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән ташларны төрле яклап кулланып була, мисал өчен:
-тәҗрибәләр ясау
-буялган ташларны төсле терапиядә куллану
-ишетү сәләтен үстерү
-танып белү сәләтен баету
-физик һәм психологик яктан балаларны сәламәтләндерү.
Ә татар телен өйрәтүдә ташларны ничек кулланып була соң? Әлбәттә, уеннар ярдәмендә.
Ташларны алсак кулга
Күңелгә рәхәт булла.
Тылсымлы алар, серле
Матур һәм төрле төсле.
Ташларга рәсем төшереп
Уеннарда кулландык.
Шундый кызык икән ул
Ташлар белән уйнавы.
Бармакларга сихәт бирә
Ташларның сихри көче.
Уйнап карагыз сез дә
Һичшиксез ошар сезгә!
Без уеннарны балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү буенча укыту-методик комплектына таянып, өч төркемгә бүлеп иҗат иттек.
Уртанчылар төркемендә «Гаилә» һәм «Ашамлыклар» темасын берләштереп ташлар ярдәмендә түбәндәге «Кем, нәрсә ярата?» уенын кулланабыз.
Бармаклар дус гаилә
Яшиләр бергә – бергә!
Бу бармак – бабай,бабай сөт ярата,
Бу бармак – әби,әби чәй ярата,
Бу бармак –әти,әти ипи ярата,
Бу бармак –әни,әни алма ярата
Бу бармак ярата карбыз!
Тәмле булсын ашларыгыз!
Зурлар төркемендә, «Уңышны җыябыз»уены ярдәмендә «Яшелчәләр» темасын ныгытабыз.
Бармаклар безнең тырыш
Җыялар бергә уңыш!
Бу бармак – кишер җыя,
Бу бармак – кыяр җыя,
Бу бармак – кәбестә җыя,
Бу бармак – алма җыя,
Бу бармак – җыйган шалкан,
Көзге уңыш мул булган!
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән «Урманга сәяхәт» уенын кулланып, фигыльләрне, хайваннарның исемнәрен, саннарны өйрәтәбез.
Ташлардан ясап сукмак,
Урманга киттек атлап.
Бер,ике,өч,дүрт,биш,
Алты,җиде,сигез,тугыз,ун.
Менә куян – сикерә,
Менә төлке – йөгерә,
Ә бүре анда җырлый,
Т- с-с бүре, аю йоклый!
Керпе алма ярата
Өненә алып кайта.
Ял иттек без урманда
Өйгә кирәк кайтырга.
Шулай ук, ташлар ярдәмендә без балаларга таныш булган: «Теремкәй», «Шалкан», «Өч аю», «Камыр малай» әкиятләрен уйнатабыз. Мондый алым балаларның фикерләү сәләтен, монологик һәм диалогик сөйләмнәрен үстерүдә уңай чара булып тора.
Сүзебезне тәмамлап шуны әйтәсе килә. Тәҗрибәле остаз кулында, һәрбер табигый матерал да, балаларны һәръяклап үстерүдә яхшы корал булып тора.
Гади ташлар кулланып,
Без уеннар ясадык.
Ошадымы сезгә, әллә юкмы?
Инде үзегез бәя ясарсыз!