Татар киносы – тәрбия чарасы

№ 96

Роза КУТУЕВА,

Алексеевскидагы Г.Боровиков исемендәге 3 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

XX гасырның 60 нчы еллары. Балачакның якты бер хатирәсе – авыл клубында балалар өчен кино күрсәткән көннәр. Әти-әнидән ничек итеп ялына-ялына 5 тиен акча сораган мизгелләр һич онытылмый. Акчаны кулга төшерү өчен шактый хезмәт куярга кирәк була иде. Кайвакыт, әти-әнидән акча эләкмәгәндә, кетәклектән бер йомырка алып, күрше әбигә алып кереп, 6 тиенгә алыштыра идек. Авыл клубына барып, ишек төбендә җыелып торган акчасыз балаларны аралап, зур горурлык һәм шатлык хисе белән, клуб эченә үтә идек. Билет сатучы Мөнирә апаның миһербанлыгына ышанып, ишек төбеннән китмичә көтеп торган акчасыз балалар, ниһаять, ярты фильм беткәч булса да, клубка үтеп, экран каршында идәнгә тезелешеп утыралар иде. Телевизорлар әле ул вакытта сирәк йортларда гына бар иде. Шуңа күрә без – үсмер балалар өчен мәдәният белән бәйләнеш, беренче чиратта, авыл клубында күрсәтелгән фильмнар аша барды. Бәлки шуңа күрәдер дә, балачактан «нәфис фильм» атамасы  хәтеремдә һәрвакыт якты хатирәләр булып сакланып килә. 

Татар киносының юлбашы

Татар киносының тарихы шулайрак башланып киткән, дип фаразлыйк.

1926 елда «Таткино» инициативасы белән «феодализм, басып алулар һәм шул чордагы татар тормышы һәм көнкүрешен тасвирлау»чы ике сценарийга бәйге игълан ителә. Бәйгедә Әгерҗедән партиянең яшь әһеле Габдрахман Шакировның әсәре җиңеп чыга. Аның гаризасы буенча танылган кинодраматург Натан Зархи сценарий яза һәм аны режиссёр Юрий Тарич тормышка ашыра. Ә аның ярдәмчесе совет кинорежиссеры, беренче татар кинорежиссер-документалист Каюм Хөсәен улы Поздняков (1897 – 1960) була.

«Булат-батыр» татар милли рухын чагылдырган беренче фильм булып санала. Бу фильмның премьерасы 1928 елның 22 февралендә Казанның «Электра» кинотеатрында күрсәтелә. Аклы-каралы форматта төшерелгән бу тавышсыз фильмда геройларның сөйләмен экрандагы титрлар белән язылган кыскача аңлатмалар алыштыра.

Шулай итеп, 1920 еллар ТАССР кинематографиясенең чәчәк ата башлау чоры дип исәпләнә

Картинаның сюжетын XVII гасыр ахыры-XVIII гасыр башында Россиянең Пугачев хәрәкәтенә бәйле социаль-сәяси вакыйгалар ташкыны белән янәшә үрелеп барган качкыннар башлыгы Булат батырның шәхси драмасы тәшкил итә.

«Булат батыр» фильмы билгеле бер шартларда кенәз Потемкинга тәрбиягә эләккән татар малае Әсфәннең язмышы турында сөйли. «Канечкеч хакимияткә каршы барырга жөрьәт иткән ярлы халыкны яклап чыккан хөр күңелле, ирек сөючән Әсфән турындагы романтик рух белән сугарылган бу тарих маҗаралы жанрга тартым», – дип бәялиләр аны кинематография белгечләре.

Бервакыт прапорщик чинындагы Әсфән җәза бирү отряды белән туган якларына килеп чыга һәм әтисе Булатның баш күтәргән крестьяннарны җитәкләве турында ишетә. Ахырда әтисен дошманнардан коткарып, аның белән бергә пугачевлылар ягына күчә.

Бу фильм хәтта чит илдә дә гаҗәеп зур популярлык казана. 1930 елгы матбугат чараларында фильмның чит илдә күрсәтелүенең кызыклы фактлары сурәтләнә: «Германиядә «Булат батыр» фильмы экраннарга чыкканнан соң, Антонов-Иванов фамилияле ниндидер ак эмигрант, проекцион будкага кереп, фильмны юкка чыгарырга маташа».

Фильмны иҗат итүчеләр, өч гасыр элек булган вакыйгаларны төшерү урыннарын сайлаган вакытта, тарихи-документаль төгәллекне сакларга тырыша. Шул чордагы матбугатта күрсәтелгәнчә, бу моңа кадәр Казанда үткәрелгән кино төшерүләрнең гаять зурысы була.

Әлбәттә, бүгенге көндә дә «Булат батыр» фильмы игътибардан читтә калмый.

Тарих фәннәре кандидаты, Россия кинематографистлар берлеге әгъзасы Елена Алексеева архивларда кызыклы истәлекләр эзләп тапкан. Аларның берсен күренекле композиторыбыз Җәүдәт Фәйзи язып калдырган: «Менә берничә көн инде, Мәскәүдән «Булат батыр» фильмын төшерергә киләләр, дип, бөтен Казан шаулый. Киноны Кремльдә, Казансу елгасы ярында төшерәләр икән. Беркөнне анда мин дә барасы иттем. Кремльнең сул ягыннан күпергә таба халык агыла да агыла. Кремль диварлары янында, Казансу елгасы ярында, Сөембикә манарасының аскы катларында чуар киемле кешеләр күренә. Аларның күбесе өсләренә чапан ябынган, башларына чалма ураган, – дип язган композитор Җәүдәт Фәйзи. – Капка янындагы биеклекләрдә пушкалар, Екатерина чорындагы патша армиясе солдатлары…

Менә каяндыр режиссер утырган машина килеп чыга. Режиссер рупор аша берничә команда бирде дә китеп барды, һәм шунда Кремль капкалары янында чын сугыш җәелде! Кораллар ата, кылычлар ялтырый, «пики»лар оча. Бөтен тирә-якта «ура!» тавышлары…»

Балачакта бу фильмны карадыммы-юкмы – хәтерләмим. Хәзерге интернет заманында теләсә кайсы чорның теләсә кайсы фильмын карарга мөмкинлек булганда, «Булат батыр» фильмын кабат-кабат карарга туры килде. Әлбәттә, тавышсыз фильмнар карау – безнең өчен күптән ят нәрсә. Артистлар уйнавында беркатлылык та күзгә ташлана. Ә менә күзләрендәге очкын, мәгънәле, тирән караш аша күзләр ярдәмендә аңлашуны күрсәтә белү артистларның осталыгы һәм режиссерның иҗади табышы итеп кабул ителә. Тамашачы аларның тавышларын ишетмәсә дә, күз карашлары аша сөйләшүнең мәгънәсен аңлый: мәхәббәтме бу, нәфрәтме, бер-берсен танып алумы… Гомумән, күз карашлары аша «фикерләрне әйтә белү» тавышсыз фильмнар өчен мөһим алымнарның берсе булгандыр…

Әлбәттә, татар халкының тормышы һәм көнкүреше темасын тасвирлаган «Булат батыр» фильмы татар киносы тарихының юл башында киләчәккә фатиха биргән беренче карлыгач булып калачак.

Интернеттан татар фильмнарын барлап утырганда, «Шәһри Казан» газетасының 2016 ел, 4 нче февраль санында басылып чыккан «Иң истә калган татар фильмнары» дигән исемлеккә тап булдым. Анда 31 татар фильмы күрсәтелгән. Татар тамашачысы өчен татар дөньясын төрле яктан ачып бирә алган татарча фильмнарны күпләп төшерә башлау XXI гасыр татар кинематографиясенең уңышлы башлангычы дип санарга кирәк. Ә фильмнарның сыйфатына килгәндә, аларның үз тамашачысы, үз тәнкыйтьчесе бар…

Мин кино сәнгате белгече түгел. Мин – 41 ел хезмәт стажым булган гади укытучы. Ләкин гомерем буе кинолар карарга яраттым һәм аларны, әдәби китаплар шикелле үк, кешеләргә рухи азык бирүнең иң мөһим һәм үтемле чараларыннан берсе дип исәпләдем. Әлбәттә, без – рус телендә фильмнар карап үскән буын. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, татар телендә төшерелгән киноларның кирәклеген һәрдаим тоеп яшәдем. Гомерем буе рус мөхитендә яшәп, рус мәктәбендә эшләдем. Татар гаиләсендә яшәүче балаларны рус мөхитенең ничек итеп үзенә йота баруы, татар баласының рус телле татарга әверелүе минем күз алдымда барды. Татар теле укытучысы бу процесс алдында көчсез иде. «Их, без, татарлар, кая тәгәрибез!» кебек күңел әрнеткеч уйларны бер мин генә түгел, бөтен татар теле укытучылары да кичерәдер, дип уйлыйм мин. Кая китә соң бүгенге татарның милли горурлык хисе? Үз милләтенә, үз туган теленә хөрмәт дигән төшенчә бөтенләй югалу куркынычы астында  түгелме соң?..

Илебез тарихы, аның халкының тарихы турында без китаплардан укып кына түгел, ә кинофильмнар аша да белеп килдек. «Война и мир», «Они сражались за Родину», «Государственная граница», «Повесть о настоящем человеке» кебек бик күп фильмнар безне илебез патриотлары итеп тәрбияләүдә йогынты ясамый калмады, әлбәттә. 1968 елда режиссер Леонид Квинихидзе тарафыннан «Ленфильм» киностудиясендә төшерелгән «Моабитская тетрадь» фильмын бөтен мәктәп укучылары белән бергә ничек дулкынланып һәм горурланып каравыбыз әле дә хәтеремдә. Татар халкының Муса Җәлил кебек каһарманы турында рус телендә төшерелгән бу фильм, әлбәттә, бөтен Советлар иленә үзе составында Татарстан Автономияле Республикасы, аның  халкы, Җәлил кебек батырлары барлыгын янәдән искәрткән мөһим бер вакыйга булгандыр. Татар шәхесләренә багышланган мондый фильмнар илебез кинематографиясе тарихында аерым эпизодлар итеп кенә кабул ителә. Режиссер Г.Габайның «49 көн» фильмын XX гасырның 60 нчы еллары яшьләре бик яхшы хәтерлидер. Үзенең өч флотташ дусты белән Тын океан тоткынлыгында идарәсен югалткан үзйөрешле баржада 49 көн буе яшәү өчен көрәшкән татар егете Әсхәт  Җиһаншинга да багышланган иде ул фильм. Аларның батырлыгын ул вакытта Ю.Гагарин батырлыгыннан соң икенче урынга тиңлиләр иде.

Хәзерге көндә татар халкының яшәешен үз телендә, үз киносында күрсәтү зарурлыгы көнүзәк мәсьәлә булып килеп басты. Кино белгече танылган драматург Мансур Гыйләҗев 2018 елның 22 гыйнварында Мәскәү зыялылары белән очрашу вакытында бүгенге көндә татар киносына мохтаҗлык бик зур булуын ассызыклап билгеләп үтте: «… киноны барлыкка китерү, аны көчәйтү – безнең милләтебез өчен актуаль проблема. Мәсәлән, без – татар дөньясы операсыз, балетсыз күп еллар яшәгәнбез, киләчәктә дә яшәрбез (минем һич тә операны кимсетәсем килми). Ә киносыз берничек тә яшәп булмый. Бүген милләт үзен кино аша күрсәтә ала. Аны барлыкка китермәсәк, безнең киләчәгебез дә бәхәсле. Билгеле, театрыбыз бик көчле, әдәбиятыбыз көчле. Ләкин, заман таләпләре буенча, бүген безгә көчле кино кирәк. Бәләкәй генә милләтләр дә, мәсәлән, якутлар, бурятлар бу өлкәдә шундый актив эшлиләр, аларның үзләренең прокат дигән нәрсәләре бар. Салкында машинаны кабызып җибәрү авыр бит. Ә бездә кино шул хәлдә…Кино төшерердәй бик күп тарихи язмаларыбыз бар, ләкин аларны әлегә тормышка ашырып булмый, чөнки тәҗрибә җитми».

Мансур Гыйләҗев үзенең бу чыгышында «Зөләйха», «Бибинур» фильмнарын соңгы елларның уңышлы фильмнары дип атый.

Әлбәттә, бу ике фильмның да татар кино сәнгатенә керткән роле искиткеч зур булуы бәхәссез. Әмма мин башка ике татар фильмына тукталып китәргә телим.

Быелгы уку елы барышында татар теле һәм әдәбиятын укытуга кагылышлы мәсьәләләр буенча килеп чыккан проблемалар, шул исәптән, бу фәннәрне дәүләт теле буларак түгел, әти-әниләрнең гаризалары буенча туган тел һәм туган тел әдәбияты буларак укытуга күчү нәтиҗәсендә, укучылар I сыйныфтан укып килгән рус һәм татар төркемнәре таркалды. Татар телен туган тел буларак сайлаган татар укучысы белән бер төркемгә татар телен өйрәнергә теләгән рус телле балалар да килеп кушылды. Укыту программаларын рус һәм татар телле балаларның бер төркемдә укуын исәпкә алып үзгәртеп төзергә дә туры килде.

Татар төркемнәрендә укучы балалар белән эшләгәндә, әлбәттә, «Мәдәният дөньясында» тапшыруларының видеоязмаларын, татарча фильмнардан өзекләр кулланып эшләү бигрәк тә үтемле була. Балалар белән хәтта әхлакый темаларга сценарий язып, кыска метражлы фильм яки спектакль эшләү мөмкинлеге дә ачыла. Һәрхәлдә, татар балалары белән «Оҗмах әниләрнең аяк астында» дигән спектаклебез шулай туган иде.

Катнаш төркемнәрдә эшләгәндә, беренче урынга татар телен тел буларак өйрәтүдән дә бигрәк, милли-төбәк һәм этнокультура компонентын исәпкә алып эшләү кирәклеге алга килеп басты. Рус балаларының татар теленә, татар халкының тарихына, гореф-гадәтләренә кызыксынуын югалтмау максатыннан, дәресләрдә фильмнар куллануны мөһим шартларның берсе дип саныйм. Ләкин рус баласы белән эшләгәндә фильмнарны сайлап алу мөмкинлеге чикләнгән. Бу – рус телле укучы өчен татар фильмнарын тәрҗемәсез карауның аңлау өчен шактый авыр булуы белән бәйләнгән.

Катнаш аудиторияләрдә һәм рус төркемнәрендә фильмнарны аңлап карау бары тик тәрҗемә ярдәмендә генә мөмкин була. Мин укучыларымның ничек итеп татар фильмнарын карауларын күзәтергә яратам. Фильмның «эченә кереп китеп» караучылар шунда ук күзгә ташлана. Эчтәлекне аңлап бетермәгән балаларның тынычсызлануын күрү белән, фильмны туктатып, караган өлеше буенча укучыларның аңлап бару дәрәҗәсен тикшереп, аңлау өчен юнәлеш бирүне мөһим алым дип саныйм. Әгәр укучы сюжетның билгеле бер өлешендә аңламый кала икән, калган өлешен карауга кызыксыну югалырга һәм вакытны бушка уздыру гына килеп чыгарга мөмкин. Әлбәттә, фильмда тәрҗемәнең ничек куелуы да мөһим дип уйлыйм.  Тамашачы артистларның сөйләмен, тавыш куелуын, артистларның сөйләм аша бирелгән хис-тойгыларын ишетергә һәм күрергә тиеш. Моның өчен иң кулай һәм дөрес тәрҗемә – субтитрлар ярдәмендә тәрҗемә дип уйлыйм мин. Субтитрларның экранның өске өлешендә түгел, ә аскы өлешендә булуы да мөһим фактор дип уйлыйм. Күзәтүләрдән чыгып әйтә алам: мондый тәрҗемә баланың игътибарын һич кенә дә читкә җибәрми. Ә тавышлы тәрҗемә ике телдә сөйләмне бергә буташтырып, артист сөйләмен икенче планга калдыра һәм, югарыда әйтеп кителгәнчә, тамашачыга артистның тавышы аша бирелгән эмоциональ кичерешләрне тулысынча тоярга комачаулый. Мондый фильмны караганда бала тынычсызлана, игътибарын туплый алмый. Әлбәттә, тәрҗемә ул – шактый четерекле мәсьәлә. Минем белән бәхәскә керүчеләр дә булырга мөмкин. Ләкин мин бу фикерләремне шәхси күзәтүләремнән чыгып җиткерәм.

«Югалту» фильмы – зур табыш ул

Ә хәзер фильмнар турында. Танылган режиссер Илдар Ягъфәровның «Югалту» фильмын, без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, күктән төшкән бер бүләк итеп кабул иттек. Татарның хәзерге чынбарлыгын шулкадәр дөрес һәм төгәл итеп күрсәткән иң уңышлы фильмнарның берсе дип әйтер идем мин. Әлбәттә, өлкәннәр аудиториясе бу фильмда кутәрелгән проблемаларны бернинди бәхәссез кабул итте. Минем өчен балаларның фильмны ничек аңлаулары һәм нинди нәтиҗә ясаулары бик мөһим иде. Җәмгыять күләмендә, шул исәптән, татар халкы тормышында барлыкка килгән  глобаль проблемаларны күтәргән «Югалту»ны мин укучыларыма хөкүмәтебез татар теленә карата билгеле бер карар кабул итеп, рус һәм  татар балаларын әти-әниләр гаризасы белән бер «родной (татарский) язык» төркеменә кертеп утырткан беренче дәрестә күрсәттем. Ике дәрескә сузылган шактый озын фильмны балалар тын да алмыйча карадылар.

Сюжет артык катлаулы түгел. Вакыйга әти (Равил Шәрәфиев) һәм аның улларының мөнәсәбәтләре тирәсендә бара. Фильм башында авылда яшәүче Әнвәр (Ирек Хафизов) шәһәрдәге бертуганнарын авылга чакыртып ала, чөнки авылда кинәттән әтиләре югала. Ташландык авылда аның кайда икәнлеген беркем белми. Шәһәрдән кайтып төшкән композитор Шамил (Радик Сәлимов) һәм төзүче Марсель (Марсель Тимофеев) әтиләрен эзләргә керешә. Әтине эзләү дәверендә бертуганнар бер-берсенә якыная, тамырларын искә төшерә, бер максат өчен берләшә. Ызгышлар да, талашлар да булып ала, әмма ахыр чиктә әтиләре йортка үзе кайта.

  «Бу тормышта иң кыйммәтлесе нәрсә? – дип башлый үз иншасын VIIIсыйныфта укучым Азалия Әсфәндиярова. – Үзеңнең киләчәгең ышанычлы, нык булсын өчен, нәрсәне югалтмаска кирәк?..

Без Илдар Ягъфәровның «Югалту» фильмын карадык. Әлеге фильмда зур проблема күтәрелә. Ул – туган телне саклау. Кызганычка, күп кенә татарлар үз телләрен оныта. Шамил, шәһәргә китеп, туган телен һәм туган нигезен үткәндә калдыра. Әтисенең югалу хәбәреннән соң авылга кайткач, абыйлары белән татарча сөйләшә алмый. Шуның аркасында туганнары белән дә тиз генә якыная алмый.

Кеше туган телен онытса, туган нигезен, тамырын, гореф- гадәтләрен оныта. «Тамырларын югалткан кеше – сукбай эт кебек», – ди әтиләре. Бу –  бик дөрес әйтелгән. «Югалту» фильмы – безгә зур акыл, сабак бирә торган фильм. Бүген без, Шамил кебек, үз туган телебезне онытсак, югалтсак, киләчәктә үзебезнең балаларыбызны кемнәр итеп тәрбияләрбез икән? Бу гафу ителмәслек гамәл булачак…

Фильм өчен Илдар абый Ягъфәровка бөтен татарлар исеменнән  бик зур рәхмәт әйтергә кирәк».

Илсаф Зарипов (VIII сыйныф укучысы): « Мәктәптән өйгә кайткач,  «Югалту» фильмын мин әти-әниләремә дә күрсәтергә уйладым һәм алар  белән бергә яңадан утырып карадым. Ул әти-әниемә дә, миңа да бик ошады. Фильмдагы проблема минем өчен дә бик актуаль. Мин үзем өйдә гел татарча гына сөйләшәм, ә мәктәпкә баргач, туган телемне «онытам».

Мин дөрес эшләмим. Өйдән чыгып киткәч тә, фильмдагы Шамил кебек, үзеңнең татар икәнлегеңне, туган телеңне онытырга ярамый.

Без, татарлар, туган телебез белән горурланырга һәм аны сакларга тиеш!»

Ольга Макеева (X сыйныф): «Фильм «Югалту» показался очень интересным. В нем раскрывается несколько проблем. Одна из них – это взаимоотношение между отцом и детьми. Надо всегда помнить о своих родных, ведь многие вспоминают только тогда, когда что-то случается. (В фильме пропал отец, значит, надо приехать…).

Надо помнить о своей Родине, о своем родном языке. Надо ценить: это наше богатство. Эта – еще одна из немаловажных проблем…

Отец, поняв проблему о взаимоотношениях между братьями, решил, что необходимо сплотить их.

Такие фильмы, как «Югалту», воспитывают в нас любовь к своей Родине, к языку, к семье, раскрывают семейные ценности».

Света Исаева (X сыйныф): «В фильме повествуется о потере близких людей, о братьях, которые возобновили общение при поисках отца. Братья за многолетнюю пору изменились и даже не поддерживали общение. У каждого из них были свои взгляды на жизнь.

Также в фильме поднимается проблема о сохранении родного языка. Человек всегда должен разговаривать на таком языке, на котором учили разговаривать родители.

Мы, молодое поколение, тоже должны задуматься о семейных ценностях, всегда поддерживать общение с близкими нам людьми, ведь чувствуя поддержку, человек развивается и достигает больших успехов».

Күргәнебезчә, укучылар, төрле милләттән булуларына да карамастан, «Югалту» фильмының асылына төшенеп, үзләре өчен тиешле нәтиҗәне дә ясый алган.

Төп фикерне, әлбәттә, режиссер И.Ягъфәров үзе җиткерә: «Фильм татарлар турында. Без югалмыйбыз, безгә нибары берләшергә генә кирәк дип әйтергә теләдем. Бу фильмны әти белән үк уйлый башлаган идек. Хәзер мин дә олыгая барам, кызым үсеп килә. Бу проблема минем өчен дә бик актуаль икәнлеген аңладым. Фильмдагы Әти – ул безнең туган телебез. Фильмда Әти югалмый, ә туган тел югала. Мин шуны әйтергә теләдем».

Сценарий төркемендә Илдар Ягафаров һәм Гадел Хәеров белән беррәттән, төп геройларны уйнаган Ирек Хафизов, Радик Сәлимов, Марсель Тимофеевның да эшләве фильмны тагы да югарырак баскычка күтәрергә ярдәм иткәндер. Композитор Радик Сәлимовның (Шамилнең) фильм өчен язган музыкасы әсәрне чын тормышчан итеп кабул итәргә бер этәргеч булды. Бөтен иҗат төркеменә «Афәрин!» дип әйтәсе килә. Радик Сәлимов- Шамилнең, фильм ахырында, кинәт исеп куйган саф җил тәэсирендә җиңел сулап кую эпизодыннан соң, күп тамашачы бу иҗат төркеменә бик зур өндәү билесе куйгандыр, дип уйлыйм.

Укучыларым һәм аларның әти-әниләре күңелендә гаҗәеп җылы тәэсир калдырган икенче фильм, әлбәттә, Айдар Хәлим повесте буенча режиссер Нурания Җамали җитәкчелегендә төшерелгән «Өч аяклы ат» фильмы булды. 2008 елда  «Алтын мөнбәр» халыкара бәйгесендә катнашкан бу фильм 1948 ел вакыйгаларын тасвирлый. Авыл малае Кәбир «Бамбук» атлы аксак аты белән авыр һәм куркыныч сәяхәткә чыга: Кәбирнең әнисе, фронтовикның тол калган хатыны Санияне төрмәдән коткарыр өчен алар тиз арада туган авылларына барып җитәргә тиеш. Санияне совет милкенә зарар китерүдә гаеплиләр.

Укучыларым белән фильмны карауга әзерлек процессы зур вакытны алмаса да, карау барышында, илебез тарихы белән беррәттән, татар халкының тарихы буенча, шулай ук сугыштан соңгы елларда халыкның яшәү шартлары, колхозлашу, кулакларга каршы көрәш, хөкүмәт чыгарган төрле карарлар буенча да аңлатмалар биреп бару зарур иде. Укучылар фильмны ничек кабул итте соң?

Адилә Мәхмүтова (VIII сыйныф): «Мин бу фильмны әнием белән бергә  карадым. Фикерләрне дә әнием белән бергә яздык.

Айдар абый Хәлим әсәре буенча язылган «Өч аяклы ат» әсәрен карау минем өчен бик җиңел булмады. Чөнки фильмның төп сюжетын халкыбыз өчен иң авыр булган Бөек Ватан сугышыннан соңгы еллар тәшкил итә. Бу турыда иске өйләр, авыллар, әтисез-әнисез калган гаиләләр, ачлык, яланаяк чабып йөрүче Кәбир һәм аның дуслары дәлил булып тора.

Шул ук вакытта, Сания апа кебек гади авыл хатынының, Галләметдин кебек урындагы «влач» кулыннан җәберләнеп тә, буйсынмавы, фронтта ятып калган иренә тугрылык хисен саклап калуы мөселман хатын-кызларында горурлык хисен уята.

Ачлык, авыр замана булуга да карамастан, Степан дәдә, Нәби абзыйлар ярдәм кулы сузалар, ризык белән бүлешәләр. Бу – гади халыкның ярдәмчел булуы турында сөйли.

Чынлыкта мин фильмның төп герое итеп «Бамбук» исемле атны куяр идем. Чөнки табигать тарафыннан иң матур итеп яратылган бу җан иясенең күзләре дә күп нәрсә турында сөйли.

Нәби абзыйның Бамбукны танып, фронтташы итеп сөеп каравы йөрәкләрне тетрәндерә. Ә ахырда сугыш кырларын үткән атның суелуын, дусты Кәбирнең әрнеп елауларын күз яшьләрсез карау мөмкин түгел.

Икенче төп герой – әнисенең яклаучысы булган яланаяклы Кәбир, әлбәттә. Әнисен, якыннарын, дусларын һәрвакыт якларга әзер торуы, бернидән курыкмыйча, Бамбукны авылга алып кайтуы, ач-ялангач йөреп тә, барлык авырлыкларга чыдам булуы минем сыйныфташ малайларга гына түгел, хәтта олы яшьтәге ирләр өчен дә үрнәк була алырлык».

Георгий Курятников (X сыныф): «Данный фильм тронул за живое. Все сюжетные линии фильма тесно перекликаются с судьбами главных героев. В нем ярко показаны события послевоенного периода, когда страна была в разрухе. В колхозах и на предприятиях работали женщины, так как  много мужчин погибло на войне…

Финал фильма оказался непредсказуемым и очень трогательным.  Когда закололи лошадь, Кабир сильно горевал об этом. Он со своим другом похоронил сердце «Бамбука» и даже решил поставить памятник со звездой и полумесяцем на могилу .

Фильм мне понравился, поскольку он показался мне очень правдивым.  Посмотрев фильм, я сделал вывод, что многие фильмы рассказывают об исторических событиях из жизни того или другого народа. Поэтому их нужно смотреть, чтобы лучше знать историю народов, а также историю нужно знать, чтобы правильно понимать такие фильмы…

Я думаю, что этот замечательный жизненный фильм вполне можно использовать в качестве примера при написании сочинения ЕГЭ».

Күргәнебезчә, «Өч аяклы ат» фильмы өлкәннәрне дә, укучыларны да битараф калдырмады. Моның башкача булуы мөмкин дә түгел иде. Берничә сюжет линиясен бер-берсенә үреп бирә белүче Нурания Җамалиның режиссер  осталыгын күрсәтү белән беррәттән, шагыйрь, драматург, прозаик һәм публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең кабатланмас, тормышчан әсәрләр иҗат итүче каләм иясе икәненә дә дәлил булып тора бу фильм.