Татар халкының милли киемнәре

(Сыйныфтан тыш чара)

Алия ЗАКИРОВА,

сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Лаеш интерат мәктәбенең татар теле һәм әдәбиты укытучысы

 

Максат: укучыларны татар халкы кигән милли киемнәр белән таныштыру.

Бурычлар:

милли киемнәрнең тарихын өйрәнү;

– татар халкының милли кием үрнәкләрен саклап калу һәм киләчәк буынга җиткерү;

– популяр әдәбият битләреннән, музей һәм гыйльми оешмалар фондыннан алынган, күп еллар буена экспедицияләргә йөреп җыелган материалларны өйрәнү.

Методлар: музей экспонатлары белән таныштыру, халык киеме төрләре белән кызыксындыру, тотып карарга һәм фотога төшереп алырга мөмкинчелек тудыру,

дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда милли киемнәр куллану.

Җиһазлау: халкыбызның милли әйберләре: күлмәк, түбәтәй, калфак, сөлгеләр, кулъяулыклар, алъяпкычлар,читекләр; милли орнаментлар җыелмасы, компьютер, презентация, бизәк өлгеләре.

Чара барышы

Чара этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
1. Кереш өлеш.

 

 

 

Исәнләшү

шигырь

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Теманы билгеләү

– Саумы, кояш, саумы, көн?

Дусларым,  хәерле көн!

Телим сезгә сәламәтлек,

Бәхет һәм яшәү дәртен.

Уе изге баласына

Булышыр табигать тә.

Эшкә тотыныйк, дусларым,

Хуш, хәерле сәгатьтә.

– Утырыгыз. Үзебезнең чираттагы чарабызны башлыйбыз. Бүгенге чарабызда без татар халкының матди мәдәни мирасы турында сөйләшербез. Нинди мирас калдырды икән соң безгә ата-бабаларыбыз? Бу мирас түбәндәге ребуста яшеренгән.

 

 

Җавап: киемнәр.

– Димәк, укучылар, безнең ата-бабаларыбыздан матди мәдәният өлкәсенә караган нинди мирас калган? (Халыкның өс киеме.)

– Бүгенге чарада без татар халкының киемнәре турында сөйләшербез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар ребусны чишәләр.

 

 

 

 

 

Укучылар сорауга җавап бирәләр.

2. Төп өлеш.

Яңа темага кереш.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төркемнәрдә эшләү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төркемнәр белән эшләү нәтиҗәсе

 

 

 

 

 

 

 

– Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын да салган.

Бүгенге көнгә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре – эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре. Гадәти өс киеме шактый тотрыклы булып, аның яңаруы – үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә яраклашу төсендә барган. Шуңа күрә кием кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык яки нинди этник группа вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләренең сыйфаты белән генә аерылган.

Татар халкының традицион – гадәти өс киеме күп төрле. Һәр төр, кайбер форма үзенчәлекләренә карап, вариантларга бүленә. (VARK методы буенча балалар төркемнәргә бүленгән.)

– Хәзер мин сезгә үз төркемегез буенча эшләр бирәм. Сезгә бирелгән эшләр буенча, татар халкының нинди милли киеме икәнен, калган төркемнәргә аңлатырга тиеш буласыз.

– Беренче төркем – виузаллар. Сезгә рәсем буенча татар халкының милли аяк киеме — Читек турында аңлатма бирергә кирәк булачак.

– Икенче төркем безнең аудиаллар – мин сезгә аудиоязма тыңлатам, ә сез анда әйтелгән киемне игътибар белән тыңлагыз. Аннан соң бүтән төркемнәр белән шул кием турында сөйләшербез.

– Өченче төркемгә текст бирелә. Шул текстны укып нинди милли кием турында сүз барганын әйтергә тиеш буласыз.

Дүртенче төркемебезгә калфак бирелә. Аны өйрәнеп, матурлап аның турында сөйләргә әзерләнегез.

– Һәрбер төркем дә үзләренә тиешле биремнәрен алды һәм аларны башкару өчен сезгә 10 минут вакыт бирелә.

– Төркемнәрнең әзер икәне күренә. Әйдәгез, җавапларны чиратлап тыңлап үтик.

Беренче сүз визуалларга бирелә. Тыңлыйбыз.

Укучыларның җавапларына өстәмә материал

(Татар халкының аяк киемнәре дә күп төрле. Бигрәк тә моны күн аяк киеменә карата әйтергә була. Аның озын һәм кыска кунычлылары яки кунычсыз кәвеш һәм башмак рәвешендәгесе, йомшак һәм каты табанлылары һ.б. төрләре бар.

Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре – читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш яки резин калуш кигәннәр. Бу төр читекне намаз читеге дип атыйлар. Ә хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.)

Кәләпүш турында безгә кем сөйләп китә? Аудиаллар, сүз сезгә.

Укучыларның җавапларына өстәмә материал

(Татар халкының баш киемнәре гаять үзенчәлекле. Борын – борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.  Борынгырак заманда түбәтәйләр бераз очлырак булса, XIX йөз ахыры – XX йөз башларында түбәтәйләр башка ятып тора торган яссырак форма ала. Шәһәр зыялылары арасында кара хәтфәдән эшләнгән яссы түбәле түбәтәй – кәләпүшләр тарала. Кәләпүшне бүген дә барлык мөселман татарлары яратып кияләр.)

– Өченче төркемебезгә бирелгән текст буенча нинди милли кием турында сүз барганын тынлап үтик әле.

Укучыларның җавапларына өстәмә материал

(Яулык – борынгы төрки термин. Бу термин белән кечерәк аскы баш яулыгы да һәм зур бөркәнчек кушъяулыклар да атала. XX йөз башларында мөселман татар хатыннарының кием комплексына чуклы ефәк шәлләр керә. Каты кырпулы калфак өстеннән бәйләнгән озын чуклы ак ефәк шәл хатыннарның милли баш киеменә әверелә.)

– Сүз безнең кинестетик төркемгә бирелә.

Укучыларның җавапларына өстәмә материал

(Татар хатын-кызларының гадәти баш киеме бигрәк тә күп төрле һәм үзенчәлекле. Кызлар баш киеме хатыннарныкыннан аерылган. Бала чакта кызларга ситсыдан такыя ясаганнар. XVIII гасыр азагы – XIX гасыр башы калфаклары керә. Болар – 50 – 60 сантиметр озынлыктагы бәйләнгән калфаклар. Алар алтын яки көмеш чуклар, төрле чигешләр белән бизәлгән.

XIX гасыр урталарына калфаклар кыскара. (16-20 сантиметрга кала), чуклар юкка чыга. Калфаклар нәфисләнә, алтын-көмешкә охшатып ясалган ялтыравыклар белән бизәлә. Шушы вакыттан калфаклар кара бәрхеттән дә тегелә башлый.

XIX гасыр азагында калфаклар бөтенләй бәләкәйләнә, бизәнү әйберләренә әйләнә. Аны инде башка киеп булмый, ул чәчкә кадап кына куела.) (Калфакны курсәтү)

– Барлык төркемнәр дә үз эшләрен яхшы башкарып чыктылар.

– Беләсезме, балалар, хатын-кызларның киемнәре белән бизәнү әйберләре дә тыгыз бәйләнгән. Бизәнү әйберләренең кайберләрен – алка, йөзек, беләзек, калфак, муенсаларны көн дә  кигәннәр. Ә кайберләрен – хәситә, изү, яка чылбырларын бәйрәм көннәрендә, кунак-төшем килгәндә такканнар.

XX йөз башларында мөселман татар хатын-кызлары күбрәк кечкенә алкалар (ай формасында, калач алка, тамчылы алка) тагарга яратканнар.

Баш хаситәсе – ювелир осталыгы таләп итә торган зиннәтле, маңгайны бизәүче бизәк. Ул кулланылыштан бик иртә чыккан. Аларны калфак алыштыра.

Яка чылбыры – күлмәк изүенең каптырмасы хезмәтен үтәгән.

Көмеш тәңкәле һәм көмеш челтәрле күкрәкчәләрне яман күзләрдән саклану өчен дә кигәннәр. Шундыйларның берсе  – хәситә.

Беләзек. Хатын-кызның кулында ким дигәндә ике, ягъни пар беләзек була. Ике төр беләзекне аерып йөртәләр: беренчесе – тоташ, икенчесе – буынлы.

Йөзекләр дә күп төрле. Мөселман хатын-кызлары бүген дә фирүзә, якут ташлы йөзекләрне яраталар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Һәр төркем үз эшен өйрәнә.

 

 

Төркемнәрнең җаваплары.

Визуалллар төркеме җавап бирә.

Аудиаллар төркеме җавап бирә.

 

 

Уку/язу төркеме җавап бирә.

 

Кинестетик төркеме эшләрен күрсәтә.

3. Йомгаклау.

Рефлексия.

 

 

 

 

 

 

 

Кроссворд төзү.

– Балалар, сез бүген бик дус, актив, кызыксынып эшләдегез. Хәзер сезнең кәефегезнең нинди булуын беләсем килә. Бүген без моны болайрак эшләячәкбез.

– Безнең сыйныфның «кәефен» сурәтләргә тәкъдим итәм. (Партада елмаюлы һәм моңсу эмоцийлар бар.)

– Дәрес кызыклы булса, син тырыштыңмы, кәефең дә яхшы икән, без күңелле Эмодзи күтәрәбез. Әгәр дә дәрес кызык булмаса һәм сез үзегез дә тырышмагансыз икән – моңсу Эмоджи.

– Укучылар, хәзер бүген сөйләгәннәрне искә төшерер өчен кроссворд төзегез.

1. Ишегалдына яки абзар-кура тирәсенә чыкканда татар халкы нәрсә кигән? (Башмак)

2. Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре. (Читек)

3. Бизәнү әйберләрнең берсе. (Алка)

4. Бизәнү әйберләренә әйләнгән кием. (Калфак)

5. Бала чакта кызларга такыяны нәрсәдән ясаганнар? (Ситсы)

6. Бу термин белән зур бөркәнчек кушъяулыклар атала. (Яулык)

7. Көмеш тәңкәле һәм көмеш челтәрле күкрәкчәләрне яман күзләрдән саклану өчен дә кигән бизәк. (Хәситә)

8. Хатын-кызның кулында ким дигәндә ике, ягъни пар нәрсә була? (Беләзек)

9. Алканың бер төре. (Тамчылы)

10. Байлар, сәүдәгәрләр нинди җепләр белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар? (Энҗе)

11. Аны ирләр борын-борыннан өйдә кияргә яратканнар.  (Түбәтәй)

12. Ирләр читеге гадәттә нинди күннән тегелгән? (Кара)

– Димәк, укучылар, кроссвордта өстән аска таба укыганда нинди сүз килеп чыкты?

–Әйе, милли киемнәр.  

Балалар үзләренең фикерләрен әйтәләр.
 

 

 

 

 

 

 

Укучылар кроссорд төзи

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

4. Нәтиҗә ясау. – Укучылар, нинди нәтиҗә ясарга була?

(Традицион-гадәти кием, халык мәдәниятенең үзенчәлекле төре буларак, бүген дә безнең тормышта, бигрәк тә сәхнәдә сакланып килә. Бу хезмәт сәхнә киемен төрләндерү өчен этәргеч булыр һәм, гомумән, аңардан файдаланып рәссамнар, фольклор коллективлары татар киеменә яңа яшәеш бирерләр).

–Бүгенге кичәдән сез үзегезгә файдалы һәм кызыклы мәгълүмат туплагансыздыр дип ышанып калам. Катнашканыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сау булыгыз.

 

Балаларның җаваплары.