Татар халкының милли бизәкләре

(Зурлар төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Гөлназ АЕТОВА, Гөлгенә ЗАҺИДУЛЛИНА,

Азнакайдагы 18 нче «Улыбка» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре

Максат: балаларның татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында күзаллауларын тирәнәйтү.

Бурычлар:

– балаларда татар халык бизәкләренә кызыксыну, үз эшләренә соклану хисе тәрбияләү;

– балаларның татар халкының милли киемнәре (читек, түбәтәй, калфак, алъяпкыч), киемнәрдәге милли бизәкләр турында белемнәрен үстерү;

– балаларның татар халкының милли бизәге: «ләлә чәчәге», «канәфер», «кыңгырау», «яфрак», «өчьяфрак» турында күзаллауларын тирәнәйтү.

Алдан үткәрелгән эш:

– милли киемнәр, андагы татар бизәкләре белән танышу өчен иллюстрацияләр, китаплар карау;

– милли киемнәр турында әңгәмә;

– «Кәләпүшем-калфагым», «Әпипә» җырларын тыңлау;

– татар бизәкләрен трафаретлар ярдәмендә альбомнарга төшерү;

– «Түбәтәй» уенын өйрәтү;

– «Читекнең парын тап», «Савыт-сабаны бизә», «Киемне бизә» дигән өстәл уеннарын уйнау.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Җиһазлау: музейның бер почмагы, магнитофон, проектор, ИКТ куллану, «Татар милли киемнәре һәм бизәкләре» дигән темага презентация, түбәтәй, кул эше өчен кирәкле материаллар (кайчы, киерге, карандаш, уймак, чигү җепләре, калька, төшергеч кәгазь, чигү өчен тукымалар, милли бизәкле үрнәк эшләр, татар халкының орнамент үрнәкләре, күргәзмә өчен әйберләр).

Сүзлек өстендә эш:  лалә, кыңгырау, канәфер чәчәге, алъяпкыч, түбәтәй, читек, калфак, камзул, ашъяулык.

Эшчәнлек барышы

(Татар киемнәре кигән балалар керәләр һәм музей почмагындагы әйберләргә игътибар итәләр.)

Тәрбияче. Балалар, безгә бүген кунаклар килгән, алар белән дә исәнләшик әле.

Балалар. Исәнмесез, хәерле көн.

Тәрбияче. Балалар, ничек уйлыйсыз, монда нинди милләт киемнәре?

Балалар. Татар халкының милли киемнәре.

Тәрбияче. Кайдан белдегез?

Балалар. Аларда татар бизәкләре.

Тәрбияче. Татар бизәкләре ничек, кайдан килеп чыга? Шулар белән ныграк танышыр өчен мин сезне остаханәгә алып барам. (Балалар остаханәгә киләләр.)

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар.

Балалар. Исәнмесез.

Тәрбияче. Балалар, сез минем яныма кунакка килдегез. Мин сезгә яхшы кәеф телим. Шушы матур минутларда бер-беребезгә шат елмаюлар бүләк итик әле.

Балалар. Ә без сезгә буш кул белән килмәдек, шигъри күчтәнәч алып килдек.

1 нче бала.

Бизәк төшкән итекләрне

Читек диеп йөртәләр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кияләр.

2 нче бала.

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән кыз ул –

Татар кызы, дисеннәр.

3 нче бала.

Алъяпкычның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Матур лалә чәчәк төшкән –

Бик ошады үземә.

Тәрбияче. Карагыз әле, балалар, бу алъяпкыч нинди матур. Алъяпкычның күкрәк турысы – лалә чәчәге, итәк читенә төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр.

4 нче бала.

Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән?

Туган көнгә дәү әтием

Кәләпүш алып килгән.

Кәләпүшемне кидем мин,

Көзге каршына килдем.

– Менә шушындый була ул

Татар малае! – дидем.

Тәрбияче. Әйдәгез, татар халкының милли киемнәренә багышланган «Түбәтәй» уенын уйнап алабыз. (Балалар түгәрәк ясап басалар. Бер баланың башына түбәтәй кидертелә һәм шигырь сөйләгәндә түбәтәйне бер-берсенең башларына түгәрәк буенча күчереп баралар. Шигырьне сөйләп бетерүгә түбәтәй кайсы балада туктый, шул балага җәза бирелә.)

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең.

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм дигәнсең.

Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы,

Чиккән, матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Тәрбияче. Җәзага биремне мин үзем бирәм. (Экранда татар орнаментлары чыга, шуларны әйтергә.) Лалә, канәфер, кыңгырау чәчәкләре, яфрак, өчьяфрак.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Күрәсезме, балалар, барлык киемнәргә дә орнаментлар, бизәкләр төшерелгән. (Бизәксез киенгән киемле курчакны күрсәтеп.) Борынгы заманда барлык кеше дә кием сатып ала алмаган, алар киемнәрне үзләре теккәннәр һәм матур булсын өчен бизәгәннәр. Ә аларны бизәү өчен үрнәкләрне каян алганнар соң?

Балалар. Табигатьтән алганнар.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Бик күп өйрәнгәнсез икән. Бу матур чигелгән киемнәр нәселдән-нәселгә бирелеп килгән һәм шулай музейларга да эләккәннәр.

– Ә сез үзегез чигү турында ниләр беләсез?

– Чигеп эшләнгән нинди әйберләр күргәнегез бар?

– Музеегызда, әбиләрнең сандык төпләрендә, өйләрегездә чигү эшләре сакланамы? (Балаларның җаваплары.)

Тәрбияче. Кул эшенең киң таралган бер төре – чигү. Аның күп гасырлык тарихы бар. Күп гасырлар буе чигү кием-салым һәм көнкүреш әйберләре бизәүнең аерылгысыз бер өлеше булып килгән.

Чигү эшен җитен, йон, төсле ефәк җепләр, металл (алтынлы, көмешле) җепләр белән, шулай ук, энҗе, мәрҗән, ялтыравыклы сәдәпләр һәм асылташлар белән аралаштырып эшләгәннәр.

Хәзерге көндә канва тукымада чигү модада. Канва тукымага бизәкләр төшереп «крестик» алымы белән чигәләр. (Канвада чигелгән үрнәкләр күрсәтелә.)

Чигүнең иң гади һәм төп төре – кулдан чигү.

Чигү эше коралларына: кайчы, энәләр, киерге, уймак, үлчәү тасмасы һәм төсле карандашлар керә. (Һәрбер җайланма турында сөйләү, күрсәтә бару.)

Чигү барышында дөрес утыру әһәмиятле, эш урынының уңайлы, җайлы, якты булуы кирәк.

Куркынычсылык кагыйдәләрен аңлату

– Кайчыны дөрес тотарга;

– иптәшеңә кайчыны сабы белән, очын үзеңә каратып бирергә;

– чигү энәләрен, башлы булавкаларны махсус мендәрчектә сакларга, энәләр белән бармакларны чәнечмәс өчен уймак кияргә.

Тизәйткеч ятлау

Итек, читек, энә, без,

Матур итеп тегәбез.

Брошка бизәү

Тәрбияче. Балалар, сезнең дә ясап карыйсыгыз киләме? Брошка бизәп карыйк. Карагыз әле, минем кулда – орнаментлар.  Тик, минемчә, анда нәрсәләрдер җитми, сез ничек уйлыйсыз?

Балалар. Бизәкләр җитми.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, бизәкләр җитми. Безнең брошка тагын да матуррак булсын өчен аны татар халкының матур милли бизәкләре – чәчәкләр белән бизибез. (Өстәл артында дөрес утыру күнекмәләре искә төшерелә.)

Тәрбияче. Сезнең өстәлегездә бизәкләр – шаблоннар ята. Сез аларны матур итеп фетрага ябыштырырсыз. (Балалар  чәчәкләргә бизәкләр ябыштыралар. Алар белән берлектә бизәкләрне  һәм орнаментларын карыйбыз. Эш вакытында орнаментны этаплап башкару техникасы күрсәтелә.)

Тәрбияче. Татар бизәкләрендә нинди төсләр кулланыла? (Балаларның җаваплары.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, нинди матур татар орнаментлары! Безнең брошка бик матур композицияле килеп чыккан, чиста итеп ябыштыргансыз, эшләрегезне үзегезгә истәлеккә алып китәрсез. Әниләрегезгә, әбиләрегезгә бүләк итәрсез.

Йомгаклау 

Тәрбияче. Балалар, сезгә бүгенге шөгыль ошадымы? Балалар, бүген үз эшегездә татар орнаменты элементларының ниндиен кулландыгыз? Ә нинди төсләр кулландык? (Балаларның җаваплары.)

Тәрбияче. Әйдәгез, бер-беребезнең ясаган орнаментларны карап алыйк.

Миңа бүген сезнең эшләрегез ошады. Балалар, сез бүген шундый тырыш, актив булдыгыз. Барыгызга да рәхмәт.