Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй
(Балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме өчен бәйрәм чарасы)
Лилия СӘГЪДИЕВА,
Эльмира СИБГАТУЛЛИНА,
Казандагы татар телендә тәрбия бирүче
112 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре
Максат:
1.Балаларның татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе булган — “Сабантуй” бәйрәме турында белемнәрен ныгыту.
- Әби-бабаларыбыздан сакланып калган милли йолаларыбызны, гореф гадәтләребезне искә төшерү, уеннар, җырлар аша балалар хәтерендә саклап калу.
- Төрле милләт балаларының бердәм булуларына ирешү, милләтара дуслык хисе тәрбияләү.
Кичәнең барышы
1нче алып баручы.
– Исәнмесез, кадерле дуслар, әти-әниләр, килгән кунаклар. Без сезне шушы матур залыбызда күрүебезгә шатбыз.
2 нче алып баручы.
– Дусларым, без бүген сезне татар халкының милли бәйрәме, «Сабантуй» бәйрәменә кунакка чакырабыз.
(Балалар. Милли киемнәрдән)
1нче бала.
Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килегез, дуслар кунакка,
Сабантуй бәйрәменә.
2 нче бала.
Сабантуй, Сабантуй,
Уеннар туе бит ул,
Тәм-томнар туе бит ул,
Җиңүләр туе бит ул.
3 нче бала.
Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары,
Котлы булсын дусларым,
Ямьле сабан туйлары.
Балалар татар халык җыры «Сабантуй» җырын башкаралар.
(Балалар ярым түгәрәккә басып җырлыйлар. Залга бер кыз һәм малай чыга (кулларына телеграмма тотканнар).
Җәмилә.
– Ахмет, наша бабушка прислала нам телеграмму. Давай прочитаем, что в ней написано.
Әхмәт (телеграмманы укый).
– «Кадерле балаларым, багалмаларым, сезне туган авылыбызга ямьле Сабантуй бәйрәменә чакырам һәм көтеп калам. Әбиегез, Әсмабикә». Җәмилә.
– Ты что-нибуть понял, если честно, я толком ничего не поняла.
Әхмәт.
– Мне кажется, здесь говориться о каком-то празднике. Да, точно, о празднике «Сабантуй».
Җәмилә.
– Наша бабушка пригласила нас, на этот праздник. Молодец, Ахмет, твои знания по татарскому языку тебе помогли.
Әхмәт.
– Спасибо, Джамиля, так хочется увидится с бабушкой, но я не знаю, что такое «Сабантуй». И что мы там будем делать?
Җәмилә.
– А нам помогут дети. Выучим с ребятами татарский язык и поедем к бабушке.
1 алып баручы.
– Балалар, Әхмәт белән Җәмиләне Сабантуй бәйрәменә алып барабызмы? (Әйе). Татарча матур итеп сөйләшергә, аралашырга өйрәтәбезме? (Әйе).
2 нче алып баручы.
– Без аларны беренче чиратта «Сабантуй» бәйрәменең тарихы белән таныштырып китик (Милли киемнәрдән киенгән балалар чыга).
1 нче бала.
- Сабантуй искиткеч күнелле, шау-гөр килеп торган, бар халыкны мәйданга туплаучы әлеге бәйрәмнең тарихы борынгы заманнарга барып тоташа. (слайд).
2 нче бала
Сабан туен язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, кояш нурлары белән бергә уздырганнар. Йөгереш, ат чабышы, көрәш, капчык сугышы кебек ярышларны уздыруны ата-бабаларыбыз буыннан-буынга саклап килгән.
3 нче бала.
– Җинүчеләрне котлар өчен уңган хуҗабикәләребез сөлгеләр чиккән. Ин матур сөлгеләр белән җиңүчеләрне бүләкләгәннәр.
Шигырьләр
1.Сабан туе, хезмәт туе
Шатлык һәм бәхет туе,
Бәйрәм итик көн буе
Котлы булсын, дусларым,
Ямьле сабан туйлары.
2.Бүген бездә Сабантуй,
Эшләреңнең барын куй,
Тизрәк йөгер мәйданга,
Бәйрәм башлана анда.
3.Ник безгә дә көрәшмәскә,
Мәйдан тотмаска әле,
Көрәшик әйдә бергәләп,
Бүген бит яз бәйрәме.
«Бүген бездә Сабантуй » җыр башкарыла (Р. Вәлиева сүз., И.Гыйләҗетдин муз.)
Залга Батыр чыга.
Быел батыр кем дисәң,
Батыр калдым мин үзем.
Зур мәйданда берүзем,
Басып калдым берүзем.
– Исәнмесез, балалар, мин 2023 елгы Сабантуй батыры. Сезнең янга кунакка килдем.Сезне тиздән булачак Сабантуй бәйрәменә чакырам.
«Көрәш» Сабантуй бәйрәменең йөзек кашы. Бар халык зур мәйданга җыела һәм синең өчен бар көченә җан ата. Яратам да инде мин шул мизгелләрне…
Ничек инде шул кадәр халык янында сынатып торырга ди.
Хәзер миңа китәргә кирәк. Күнегүләр ясыйсым, көрәшкә әзерләнәсем бар.
Сау булыгыз, нәни дусларым, Сабан туенда күрешкәнгә кадәр (Батыр чыгып китә).
Зал уртасына агач атка атланган малай керә.
Ат чабышында сынашам,
Без бит булган егетләр,
Елмаябыз, шаярабыз.
Бүген бездә зур бәйрәм.
Атым да минем җитез,
Үзем дә мин тырышмын.
Беренчелекне алсам,
Булырмын мин җиңүче.
Дусларым, сезне Сабантуйда ат чабышы ярышында көтеп калам.
Малайлар «Ат чабышы» биюен башкара.
Зал уртасына милли киемнән малай чыга.
Колга тора мәйданда,
Биегерәк айдан да!
Әтәч – колга башында.
Кызыктыра барсын да.
Тик менә алмый беркем дә,
Мин дә шул ук төркемдә.
Менә – миңа да чират,
Менәм, мин дә бит ир-ат!
Менеп киттем тиз генә,
Тиз генә, җитез генә!
Һәм карадым түбәнгә –
Ай-яй биек менгәнмен,
Ничек менә белгәнмен?
Әйдә дустым, читтә калма!
Көчеңне сынап кара!
(Слайдлар күрсәтелә)
Самат исемле малай
Булмады…
Нәкыйп, Нәҗип, Булатны,
Тәки җиңеп булмады!
Югыйсә кышлар буе,
Таудан кайтып кермәдем;
Булмагандыр, болай ук,
Чанада шууларым,
Акбай белән бергәләп,
Куяннар кууларым…
Гер күтәрдем көн саен,
Ныгысын, дип беләкләр.
Вакыт булмады хәтта
СУ ташырга чиләкләп.
Вакыт булмады бер дә
Әнигә булышырга:
Идәннәр себерергә
Һәм казлар куышырга…
Шулай көннәр уздылар,
Җитте Сабантуйлары…
Җитте…
Тик малайларны
Тәки егып булмады.
Батыр калып булмады!
…Нигә батыр калмадым,
Нигә җиңәлмәдем мин?-
Беләсезме?
Ә сәбәбен?
Үзем белалмадым, мин!
1 нче алып баручы.
Балалар, сез сәбәбен белмисезме? (Балалар фикерләре тыңлана).
Саматка нинди киңәшләр бирер идегез? (Балалар үз киңәшләрен әйтәләр).
2 нче алып баручы
– Сабантуй бәйрәмен татар халкының милли ризыкларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Милли ризыклар бәйрәм рухын тагын да күтәренке итә.
Татар халкы бәйрәмгә гел күчтәнәч белән йөрергә ярата. Әйдәгез, без дә Әсмабикә әбиебезгә татар халкының милли ризыгын күчтәнәч итеп алып кайтыйк.
Зал уртасыны бер кыз һәм малай чыга. Кызның кулында чәк-чәк.
Зурлап олы бәйрәмне
Табын турендә чәк-чәк,
Үзе татлы, үзе баллы,
Телеңне йота күрмә!
Балалар «Чәк-чәк» җырын башкаралар (Тәслимә Низами сүзләре һәм көе)
1 нче алып баручы.
Милли бәйрәмнәребез татар халык җырларыннан һәм биюләреннән башка узмый. Әйдәгез, Әхмәт белән Җәмиләне биергә өйрәтик.
Татар халык биюе (Әхмәт һәм Җәмилә бии)
(Зал уртасында Әхмәт белән Җәмилә кала)
Әхмәт.
– Кара әле, Җәмилә, аякларым татар халык көен ишеткәч, үзләреннән- үзләре бии башладылар. Сабантуйда бию ярышында катнашып карамыйча булмас.
Җәмилә.
– Җырларга да өйрәндек. Туган телемдә яңгыраган җырлар мине авылга әбием янына алып кайткан төсле булды. Әбиемнән тагын да күп җырлар, бәетләр өйрәнеп килермен әле. Рәхмәт сезгә дусларым.
Әхмәт.
– Хәзер бергәләшеп татар халкының милли уены «Яулык салыш» уенын уйнап алыйк (Балалар түгәрәктә. Көй башлануга яулык кулдан – кулга йөри. Көй тәмамлануга яулык кем кулында кала, җәза шул кешегә була).
- нче алып баручы.
– Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Хәзер әйдәгез, Сабантуйга. Күзләрне йомабыз һәм авылга кайтабыз (музыка).
– Зал уртасына Әсмабикә әби чыга, Әхмәт һәм Җәмилә белән күрешә.
- Сөбханалла, минем улым Әхмәт белән кызым Җәмилә дә кайткан икән бит. Сагынып, зарыгып беттем үзегезне.
Әхмәт.
- Исәнме, әбекәй, исән-сау гына яшәп ятасыңмы?
Җәмилә. Әссаләмәгаләйкүм, әбием! Сабантуй бәйрәменә без дусларыбыз белән кайттык. Казан шәһәренең «Дуслык» исемендәге балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар безне матур итеп татарча сөйләшергә, җырларга һәм биергә өйрәттеләр.
Әсмабикә әби. Рәхмәт сезгә, балалар. Милли йолаларыбызны, татар телебезне онытмаганыгыз өчен, зур рәхмәт сезгә. Туган телне, гореф-гадәтләребезне онытмыйк, буыннан-буынга ядкарь итеп калдырыйк.
Мин сезнең барыгызны да милли йолалар, гореф-гадәтләр, уеннар һәм җырларның барысын да сыендырган «Сабантуй» бәйрәменә чакырам.
«Сабантуйлы Татарстаным» җыры башкарыла (М.Имашев музыкасы,
Ә. Шәрипов сүзләре).
Кичәнең икенче өлеше урамда, уен мәйданчыкларында дәвам итә. Балалар торле уеннарда, конкурсларда катнашалар.