Татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе
Алсу ШАКИРОВА,
Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– “Татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе” темасына караган яңа сүзләр өйрәнү, аларны монологик һәм диалогик сөйләмдә куллана алуларына ирешү;
– инновацион технологияләр кулланып, укучыларның үз фикерләрен логик, эзлекле, җыйнак, төгәл, матур итеп сөйләргә һәм фикер йөртергә өйрәтү, аралашу культурасын һәм сөйләм телен үстерү;
– татар халкының милли бәйрәмнәренә,гореф-гадәтләренә уңай караш тәрбияләү.
Дәрес барышы
- Оештыру, моивлаштыру
Укытучы. Исәнмесез, балалар! Хәерле көн.
Укучылар, игътибар белән экранга карагыз. Өзекне укыйбыз.
Бердәмлек, тигезлек төбәге,
Халыклар дуслыгы терәге,
Чәчәк ат, ирекле бул мәңге
Кадерле, гүзәл җирем – Татарстан.
– Шигырь нәрсә турында? (Туган як, туган җир турында.)
– Безнең Татарстан Республикасы нәрсәләр белән үзенчәлекле? (Республикабыз бөек шагыйрьләре, язучылары, данлыклы кешеләре белән танылган. Республикабыз халыклар дуслыгы белән дә үзенчәлекле. Татарстан бердәмлек, тигезлек төбәге.)
– Әйе, бик дөрес әйттегез, республикабыз халыклар дуслыгы, бердәмлеге, тигезлеге белән үзенчәлекле. Татарстанда 173 төрле милләт халкы дус, тату, кулга-кул тотынышып яши.
Татарстан Республикасының беренче президенты М.Ш.Шәймиев тә “Кем ул бәхетле кеше?” дигән сорауга: “Кемнең татар, рус, чуваш, удмурт һәм башка милләт кешеләре арасында дуслары күп, шул бәхетле”, – дип җавап биргән иде бит.
Без күпмилләтле республикада яшибез, һәм Һәр халыкның тормыш-көнкүрешен тагын да ямьлерәк итә торган матур йолалары һәм бәйрәмнәре була.
– Укучылар, тактада төрле рәсемнәр. Бу рәсемнәрдә нинди бәйрәмнәр сурәтләнгән?
Семык – мари милли бәйрәме, йола бәйрәме, җәй аеның башлануын хәбәр итә.
Рус халкының милли бәйрәме – Май чабу.
Нәүрүз – борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.
Уяв – яз-җәй айларында уздырыла торган бәйрәм. Ул «үтәү» дигәнне аңлата. Аны чувашлар язын уҗымнар, чәчелгән культуралар шытып чыккач, ягъни 19 июньнән соң бәйрәм итә башлый.
– Димәк, бу рәсемнәр нәрсә турында? (Бу рәсемнәр төрле милләтләрнең бәйрәмнәре турында.)
– Дөрес, балалар. Безнең республикада төрле милләт халыклары дус, тату яши, аларның һәрберсенең үз йолалары, бәйрәмнәре бар.
Хәзер кросворд чишәбез.
- Гаилә сүзенең русчасы. (Семья)
- Җәй көне яумый, кыш көне ява. (Кар)
- Болында оча, чәчәккә куна. (Күбәләк)
- Җәй көне малайлар елгада нәрсә тоталар? (Балык)
- Җәйнең беренче ае. (Июнь)
- Салават күперендә ул җидәү. (Төс)
- Җәй көне мин … коенам. (Су)
- Кошлар җәен урманда нишли? (Сайрый)
– Нинди сүз килеп чыкты? (Сабантуй)
– Без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Сабантуй турында.)
– Димәк, дәресебезнең темасы: “Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй”.
- II. Актуальләштерү
Ситуатив күнегүләр эшләү.
– Сообщи другу о том, что праздник Сабантуй будет на майдане. (Дустым, Сабантуй мәйданда була.)
– Как спросите, во сколько начинается праздник. (Дустым, Сабантуй сәгать ничәдә башлана?)
– Предложи другу (подруге) пойти на праздник Сабантуй. (Дустым, әйдә, Сабантуйга бергә барабыз.)
– Поинтересуйся, какие игры будут на празднике Сабантуй. (Сабантуйда нинди уеннар була?)
– Как спросите у друга о том, будет ли участвовать он на Сабантуе? (Дустым, син Сабантуйда катнашасыңмы?)
– Как спросите у друга какой подарок дают батыру? (Дустым, Сабантуйда батырга нинди бүләк бирелә?)
III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү
Укытучы. Мин сезгә текст таратам. Иң беренче таныш булмаган сүзләр белән танышабыз
Сүзлек эше
Укытучы. Текстны укыйбыз.
Татар халкының иң яраткан бәйрәме – Сабан туе. Ул, гадәттә, язгы эшләр тәмамлангач, июнь аенда үткәрелә. Сабан туе Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәменә әйләнде. Анда татар халкы белән бергә рус,мари,удмурт,башкорт һәм башка халыклар да катнаша. Бәйрәмне үткәрү өчен, тигез һәм уңайлы урын сайлана. Бу урын мәйдан дип атала. Авыл халкы һәм кунаклар, бәйрәмчә киенеп, мәйданга киләләр.
Сабан туенда иң зур ярыш – көрәш. Татар көрәшендә сөлге тотып көрәшәләр. Көрәшне малайлар башлап җибәрәләр. Аннары мәйданга, чиратлашып, яшүсмерләр, егетләр, урта яшьләрдәге ирләр көрәшә. Көндәшен аркасына яткырган кеше җиңә. Көрәштә батыр калучыга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.
Сабан туенда икенче зур ярыш – ат чабышы. Атлар 5 – 8 километр ераклыктан мәйданга чабып киләләр. Иң зур бүләкләрнең берсе ат чабышында җиңүчегә бирелә.
Мәйданда төрле халык уеннары – чүлмәк вату, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү һәм спорт ярышлары уздырыла. Бәйрәмдә артистлар да чыгыш ясыйлар, җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар.
Сабан туе – шатлыклы һәм күңелле бәйрәм.
- Яңа белемнәрне беренчел тикшерү
Укытучы. Текстның эчтәлеген аңладыгызмы? Хәзер текст буенча сорауларга җавап бирәбез.
– Сабан туе кайчан һәм кайда үткәрелә? (Ул, гадәттә, язгы эшләр тәмамлангач, июнь аенда үткәрелә.)
– Бу бәйрәмдә башка милләт халыклары катнашамы? (Анда татар халкы белән бергә рус, мари, удмурт, башкорт һәм башка халыклар да катнаша.)
– Бу бәйрәмдә нинди ярышлар була? (Бу бәйрәмдә көрәш, ат чабышы була.)
– Иң зур ярыш нинди? (Иң зур ярыш – көрәш.)
– Батырга нәрсә бүләк итәләр? (Батырга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.)
– Нинди халык уеннары һәм спорт ярышлары оештырыла? (Бәйрәмдә чүлмәк вату, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү һәм спорт ярышлары уздырыла.)
Физкультминут
- Уку мәсьәләсен чишү
Укытучы. Хәзер диалог төзибез.
1 нче диалог. Сабан туенда иң зур ярыш – көрәш.
2 нче диалог. Сабан туе – барлык милләтләр бәйрәме.
Укытучы. Ә хәзер төп дәүләт имтиханы биремнәрен эшлибез.
(1)… халкының иң яраткан бәйрәме – Сабан туе.
Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2 – 3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны (2)… эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.
Иске заманда Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә (3)… әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге (4 … Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Бүләкләр колга башына эленгән, ә кайчакта егетләр үзләрен урап бәйләп куя торган була. Үзенә күрә Сабантуй шурасы булып саналган аксакаллар ярышлар вакытында тәртип саклаган һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюри әгъзаларын билгеләгән.
Бәйрәм уздыру үзәге – (5)… . Биредә йөгерү, сикерү, милли көрәш буенча ярышлар, ат чабышлары үткәрелгән.
Хәзерге (6)… Сабан туена дәүләт бәйрәме дәрәҗәсе бирелде. Аңа хәзерләнү һәм бәйрәм итү буенча указлар, карарлар чыгарыла, бәйрәмне финанслау чыганаклары билгеләнә.
Татарстан Республикасында Сабантуй бәйрәме июнь аенда (7)… . Язгы кыр эшләре тәмамлануны башта авыл халкы бәйрәм итә, аннан Сабантуй республикабызның зур шәһәрләрендә гөрләп уза. Соңгы этап башкалабыз – Казанда, шәһәребезнең барлык административ районарында үткәрелә. Зур-зур мәйданнарда спортчылар, сәнгать осталары ярыша. Үзәк ипподромда ат чабышлары үткәрелә. Халык (8)… ача.
- 1. а) рус; ә) татар; б) чуваш; в) мари.
- а) кыр; ә) кеше; б) йорт; в) болын.
- 3. 1)аш-су 2) сөлге 3) бодай 4) бүләк
- а) йөгергән; ә) эшләгән; б) барган; в) җыйган.
- а) илдә; ә) мәйдан; б) көрәш; 4) бүләк.
- а) урманда; ә) вакытта; б) аланда;в) иртәдә.
- 7. а) тәмамлана; ә) башлана; б) җыела; в) үткәрелә.
- а) күңел; ә) тәрәзә; б) ишек; в) капка.
Укытучы. Бәйрәм турында синквейн төзибез.
- Бәйрәм.
- Күңелле, шатлыклы. (Ике сыйфат уйлагыз.)
- Ял итәбез, уйныйбыз, күңел ачабыз. (Өч фигыль табыгыз.)
- Сабан туе – күнелле бәйрәм. (Җөмлә төзегез.)
- Тантана. (Синоним табыгыз.)
- Өй эше
- “Татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе” темасына кечкенә күләмле сочинение язарга.
- Текстка карата биш сорау төзергә.
- 3. Бүген өйрәнгән сүзләр белән җөмләләр төзергә.
VII. Йомгаклау
– Без бүген нәрсә турында сөйләштек? (Бәйрәмнәр турында.)
– Алар нәрсәгә кирәк? (Төрле халыкларның гореф-гадәтләрен белү өчен, тарихын өйрәнү өчен, матурлыкны күрү өчен, дус яшәү өчен.)
VII. Билгеләр кую