Тәрбияле бала нинди була?
№ 197
(2 нче сыйныфта Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсихәтләренә багышланган класс сәгате)
Илвира ХӘСӘНОВА,
Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче татар гимназиясенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы, сыйныф җитәкчесе
Максат:
– бөек төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог, журналист һәм әдип Ризаэддин Фәхреддин турында мәгълүмат бирү, үгет-нәсихәтләрен өйрәнү;
– укучыларның телдән сөйләм осталыкларын формалаштыру, ана телендә аралашуга тарту;
– төпле, логик, эзлекле сөйләм күнекмәләрен, үз фикерләрен дәлилләп бирү сәләтен үстерү;
– әхләк тәрбиясе бирү, яхшыны яманнан аерырга өйрәтү.
Җиһазлау: Р.Фәхретдингә багышланган китап күргәзмәсе.
Дәрес барышы
Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Сыйныф сәгатен башлыйбыз.
«Ата-ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер». (Тактада.)
– Тактага эленгән слайдка игътибар итеп, эчтән генә шул сүзләрне укыгыз. Бу сүзләрне сез ничек аңлыйсыз? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.)
– Моның кем сүзләре икәнен кайсыгыз белә? (Укучылар җавабы.)
– Дөрес, бу – Ризаэддин Фәхреддин киңәше.
– Ризаэддин Фәхреддин кем соң ул?
– Ул – тарихчы, дин галиме, журналист һәм әдип.
– Укучылар, уйлап карагыз әле, ни өчен безнең гимназиябез бу бөек галимнең исемен йөртә? (Укучылар җавабы.)
– Бүгенге сыйныф сәгатендә без Ризаэддин Фәхреддиннең киңәшләре белән танышуыбызны дәвам иттерербез.
– Өстәлдәге бирелгән язмаларны игътибар беләи, чылбыр буенча укыйбыз.
- Тәрбияле бала, мәктәпкә барырга чыккач та, әдәп, инсаф белән йөрер. Каршы очраган кешеләргә сәлам бирер.
- Мәктәпкә кергәннән соң, аяк киемен билгеле урынына куяр һәм үз эше белән мәшгуль булыр.
- Мәктәптә балалар өчен ял итәргә һәм уйнарга да бераз вакыт була. Шул вакытта балалар укытучыларның рөхсәте белән уйнарлар, ял итәрләр. Ләкин тәрбияле балалар тиешсез нәрсәләр белән уйнамаслар. Уйнаган вакытларында иптәшләрен рәнҗетмәсләр.
- Тәрбияле бала ручка-каләм, төрле буяулар кебек буяла торган нәрсәләр белән уйнамас. Шулай ук пыяла һәм таш савыт кисәкләре, тузан-туфрак һәм балчык белән һичкайчан уйнамас. Бакчаларда булган агачларны сындырмас, гөлләрне йолкымас, чәчәкләрне өзеп ташламас.
- Тәрбияле бала иптәшләренең сумкаларын, китап, дәфтәрләрен актармас, ертмас. Аларның да һәм үзенең әйберләрен дә пычратмас, югалтмас.
- Мәктәптән кайтканда да әдәп белән генә кайтыр. Кайтып кергәч тә, ата-анасы һәм башка туганнары белән исәнләшер, дәресләрен тыңлатыр, ата-анасын куандырыр һәм аларның хәер-дога һәм рәхмәтләрен алыр.
Укытучы. Укычылар, ә барлык балалар да тәрбияле була аламы? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.)
Укытучы. Бу турыды галим болай дигән: «Тәрбияле бала булу нинди зур хәзинә булса да, аңа ирешү бик җиңел. Атам, анам шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтеп, мине яратсыннар дигән һәрбер баланың тәрбияле бала булырга көче җитә».
Ә хәзер инде узебезне тикшереп карыйк.
Карточкаларда эш
- Бала мәктәпкә барырга чыга.
Хөрмәтле кешеләр очраса, сәлам бирер; як-ягына карана-карана барыр; кибет яки тамаша янында йөрмәс; җыелып, сүз сөйләшеп торган кешеләр янында йөрер; сулар эченә кермәс; балаларга яман сүзләр әйтмәс, сүгенеп йөрмәс. (Бирелгән сүзтезмәләр арасыннан кызыл төстәге ручка белән –тәрбияле балага караган сүзләрнең, кара төстәге ручка белән тәрбиясез балага караган сүзләр астына сызарга.)
- Бала дәрестә утыра.
Як-ягында булган балалар белән төртешә; башка балаларның китапларын ала; язуларын карый; партадаш бала белән сөйләшеп утыра; укытучыны игътибар белән тыңлый; тырышып матур яза; сорауларга җавап бирә; өй эшен көндәлеккә яза. (Бирелгән сүзтезмәләр арасыннан кызыл төстәге ручка белән – тәрбияле балага караган сүзләрнең, кара төстәге ручка белән тәрбиясез балага караган сүзләр астына сызарга.)
- Тәнәфестә.
Иптәшләренә начар сүзләр әйтми; рөхсәт ителмәгән уеннар уйный; дусларын елатмый, үзедә еламый; сыйныфташын кыйнамый; үзен кыйнаган баланы ата-анасына әйтмәскә тырыша; бакчада агачларны сындыра. (Бирелгән сүзтезмәләр арасыннан кызыл төстәге ручка белән – тәрбияле балага караган сүзләрнең, кара төстәге ручка белән тәрбиясез балага караган сүзләр астына сызарга.)
- Өстәл артында.
Зурлар күрсәткән урынга гына утырыр; терсәкләренә таянып утырмас; ашны бүлеп биргәнне түземлелек белән көтәр; күп итеп кабып ашар; кулын киемнәренә сөртер ; ипи валчыкларын читкә төшермәс ; кулын сабын белән юар. (Бирелгән сүзтезмәләр арасыннан кызыл төстәге ручка белән – тәрбияле балага караган сүзләрнең, кара төстәге ручка белән тәрбиясез балага караган сүзләр астына сызарга.)
Укытучы. Укучылар, биремнәрегезгә карап, әйтегез әле, нинди төстәге җаваплар күбрәк? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.)
– Бу эшнең нәтиҗәләре сезнең бу сыйфатларны бик яхшы белүегезне һәм тәрбияле бала булырга омтылуыгызны күрсәтте.
– Бүгенге сыйныф сәгатендә Ризаэддин Фәхреддиннең балаларга карата әйтелгән киңәшләре белән таныштык. Алдагы сыйныф сәгатьләрендә дә бу эшне дәвам иттерербез. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!