Тәрбияче – минем яраткан һөнәрем!

Тәрбияче – минем яраткан һөнәрем!

Рәсүлә СӘЙФУЛЛИНА,

Казандагы 95 нче балалар бакчасы

тәрбиячесе

 

Һәрберебез тормышыбызның бер мизгелендә җитди сорау алдында калабыз: нинди һөнәр сайларга? Бу сорау бик мөһим, чөнки ул безнең көн саен иртән  нинди күңел белән уянуыбызга, тормышыбыздан канәгатьлек алуыбызга турыдан-туры йогынты ясый. Минем өчен бу сорауга җавап табу җиңел булмады, әмма бүген горурланып әйтә алам: мин яраткан эшем белән шөгыльләнәм – мин балалар бакчасында тәрбияче!

Ни өчен нәкъ менә шушы һөнәрне сайладым? Минем фикеремчә, балалар бакчасында тәрбияче – баланың шәхесен формалаштыру юлында әти-әниләрдән соң  иң беренче кеше. Ул безнең киләчәк буынга нигез сала, кирпечтән кирпечкә үз белемнәрен, ышануларын, принципларын сала. Укытучының бала өчен абруйлы, остаз булуы бик мөһим. Һәрбер бала аңа теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итеп, ышанычлы һәм аңлаешлы җавап алырга тиеш.

Тәрбияченең компетенциясенә баланың нинди кеше булып үсүе, аның нинди дөньяга карашы булачагы һәм нинди белемнәрне алга таба тапшырачагы бәйле. Ул балаларга яхшылык, шәфкатьлелек, дуслык кебек төшенчәләрне аңлатырга, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт тәрбияләргә тиеш.

Минем педагоглык эшчәнлегенә юлым балачак хыялымнан башланды. Һәрвакыт үземнең беренче тәрбиячемә ошарга теләдем. Ул һәркемне кызыксындыра белгән, бик кызыклы итеп нәрсәдер сөйләгән, мөһим әйберләрне гади һәм кечкенә акыллар өчен аңлаешлы телдә җиткергән кеше. Шулай итеп, балалар бакчасыннан кайткач, мин курчакларым  белән бала карадым һәм үземне тәрбияче итеп күз алдыма китердем, аларны урыннарына утырттым, биремнәр бирдем, бәяләдем һәм мактадым. Миңа бу роль бик ошый иде һәм мин үз тормышымны мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән бәйләп дөрес карар кабул иттем.

Хәзерге шартларда тәрбияче булу бик авыр, һәм бу зур җаваплылык. Белем һәм тәҗрибә генә түгел,  үсешкә омтылу, иҗади эзләнү, балалар белән эшләүдә яңа методикалар һәм практикалар кертү дә мөһим. Без, тәрбиячеләр, һәрвакыт яңалыкка омтылырга, балаларның кызыксынуларын канәгатьләндерергә, аларны яңа белемнәр алырга рухландырырга тиеш. Мин заманча әдәбиятны зур кызыксыну белән өйрәнәм, алга киткән илләрдә укыту тактикасын чагыштырам һәм аларны үз эшчәнлегемә уңышлы кулланам. Заманча технологияләрне куллану, интерактив уеннар, проект эшчәнлеге – болар барысы да балаларның белем алу процессын кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк итә.

Балалар бакчасында татар теле укытучысы булырга тәкъдим ителгәч, минем алдымда балаларны туган телләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту бурычы торды. Бу бик җаваплы эш, чөнки туган тел – ул халыкның җаны, аның тарихы һәм мәдәнияте. Мин үземнең “Кубик-Рубик” һәм “Төсле чәчәк” авторлык лепбукларымны ясадым. Алар ярдәмендә без балалар белән уен формасында сүзлек запасын үстерәбез, сүзтезмәләрнең мәгънәсен өйрәнәбез, һәм балалар бу дәресләргә җиңел генә тартылалар,  иң мөһиме аларны белем бирү учреждениесеннән тыш көндәлек практикалар белән ныгыталар. Мин дәресләремдә татар халкының милли уеннарын, җырларын, биюләрен, әкиятләрен кулланам. Бу балаларда туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну уята.

Мин үз эшемне яратам, чөнки ул миңа иҗат итәргә, үсәргә, яңалыкка омтылырга мөмкинлек бирә. Балаларның шатлыклы күзләре, аларның уңышлары – минем өчен иң зур бүләк! Һәрбер бала – ул бер йолдыз, һәм минем бурычым – аларга балкырга ярдәм итү! Шуңа күрә мин һәрвакыт алга таба үсәргә, яңа белемнәр алырга, иҗади идеяләр белән уртаклашырга әзер!

Тагын бер  ягым бар: мин шигърияткә гашыйк кеше, үзем дә күңелгә тулган хисләрне кәгазь битләренә төшерәм. Шуларның кайберләре белән уртаклашмакчы булам.

 

 

       

     Тәрбияче һөнәрем

Һөнәр җитмеш төрле була,

Мин сайладым тик берсен.

Бу  һөнәрне уйлаганнар,

Әйтерсең  минем өчен.

 

Тәрбияче  булып эшлим

«Тиенкәй» бакчасында.

Һөнәремә тугры калам,

Мин кайларда булсам да.

 

Алар белән бергә уйныйм,

Алар белән куанам.

Елмайган йөзләрен күреп,

Сабыйларга шатланам.

 

Шат уеннар, рәсем ясау,

Саф һавага чыгабыз.

Кыш көнендә кар бабайны

Һәм кар кызын ясыйбыз.

 

Самими йөзләргә карап,

Борчуларым тарала.

Эшемнән аерма, Раббым,

Ниләр генә булса да.

 

        Балачак    

Ак бант бәйләп, урам буйлап

Нәни генә кыз бала,

Әнисенең кулың тотып,

Киң урам буйлап бара.

 

Еллар арасыннан араланып

Килеп чыкты сыман балачак:

Әти-әнинең янында –

Менә нинди рәхәт чак!

 

Тәгәрәшеп, чана шуып,

Бозга катып кергәндә,

Җылы кулы белән назлап,

Əниең җылытканда.

 

Яшел чирәм ѳсләрендә

Арганчы уйнаганда,

Кычыткан өтәләп сине,

Елап ѳйгә кайтканда.

 

–Нәрсә булды, балам? – диеп.

Әниең каршы алса.

– Ашыйсың киләме? – диеп,

Әбиең дә елмайса.

 

Ашаталар,  юаталар,

Уйныйм дисәң – уенчык.

Елмаеп куйдым, үземә дә…

Балачак бик рәхәт чак.

 

     Минем туган телем  

Атам теле,  анам теле – татар теле,

Туган телдә ачылган бит минем телем.

Тәүге сүзем, алган белем

Туган телдә булды, татар телем.

 

Дѳньяларны болгаттылар,

Кирәкмәс дип татар теле.

Югыйсә без яшибез гомер бакый

Шушы җирдә, шушы илдә,

 

Телем саклап укытамын,

Горурмын мин татар илем.

Ташлар арасыннан агып чыгар

Мәңге яшәр татар телем.

 

                  Сөю

Сѳюемнең хатирәсе булып,

Шомырт чәчәкләре калдылар.

Әллә чәчәк  исе, әллә сѳю хисе

Гомерем буе озата бардылар.

 

Юл күрсәтте адашканда,

Җылытты ул бик нык туңганда.

Миңа шундый тыныч иде

Ул янымда булганда.

 

Сѳюнең дә ялгышлары була –

Язмышларны бора кирегә.

Юллардагы якты маяк булып

Озата бара сине гомергә.