Таныш булыгыз: химия!

№169

(VII сыйныф укучылары катнашында химия атналыгында үткәрү өчен класстан тыш чара)

Клара ШАКИРОВА,

Арча районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең I квалификация категорияле химия укытучысы

Һәр укытучының иң беренче максаты – укучыларда үз фәненә карата кызыксыну уяту, аларны  фәнгә тарту. Химия атналыгында үткәрелүче төрле мавыктыргыч чаралар, күрсәтелгән кызыклы тәҗрибәләр укучыда һичшиксез, фәнне тирәнтен өйрәнәсе килү теләген уята. VII сыйныф укучыларын, химия фәне белән таныштыру максатында, кызыклы тәҗрибәләрне, югары класста укучы бер егет һәм бер кыз алып бара. Реактивлар һәм җиһазлар  җентекләп әзерләнеп куела. Кичәне алып баручылар тәҗрибәләрне алдан ясап карыйлар.

Кичә барышы

1 нче алып баручы. Хәерле көн, VII сыйныф укучылары!

Җир йөзендә бик күп төрле фәннәр бар. Ә менә бүген без сөйләячәк фән бик үзенчәлеклесе. Ул фән химия дип атала. Бик серле дә, бик кызыклы да фән ул. Ышанмыйсызмы? Бүгенге кичәдә сез моңа, һичшиксез, ышанырсыз дип уйлыйм.

2 нче алып баручы. Башлыйбыз!

Һәркемгә билгеле булганча, учакны шырпы белән кабызалар. Ничек уйлыйсыз: ә шырпысыз учак кабызырга мөмкинме? (Укучыларның фикере тыңланыла.)

1 нче алып баручы. Була, әлбәттә. Игътибар! Карыйбыз. (Алып баручы фарфор чынаякка КМnO4 сала, H2SOөсти, пыяла таякчык белән болгата, боламыксыман масса хасил була һәм таякчык белән спиртовкага кагылуга спиртовка кабынып китә.)

2 нче алып баручы. Чын химик учак кабыза гына түгел, «вулкан» да аттыра белергә тиеш. (Демонстрацион өстәлгә (NH4)2Cr2O7 салырга, 1 – 2 тамчы спирт тамызып, шырпы белән кабызырга.)

1 нче алып баручы. Татар халкы – бик кунакчыл халык. Әниләребез кунак килсә, тәмле әйберләр пешереп сыйлый. Әйдәгез, без дә «торт» пешереп карыйк. Моның өчен стаканга «он» (алдан ук үлчәп куелган 5 г шикәр комы пудрасы) салырга һәм аның өстенә «су» (10 мл куертылган сульфат кислотасы) өстәргә кирәк. Яхшылап болгатабыз һәм берничә минутка тынычлыкта калдырабыз (кара, күзәнәкле масса, стаканнан чыгып, өскә таба күтәрелә). Күреп торабыз: «күзәнәкле  торт»ыбыз пешеп тә чыкты.

2 нче алып баручы. Торт янына тамакны чылату өчен компот кирәк. Бу очракта да химия ярдәмгә килә. (Селте салынган стаканга фенолфталеин эремәсен өстәргә.) «Компот» әзер!

1 нче алып баручы. Татар халкы чәйне сөтләп эчәргә ярата. Әйдәгез, без дә «сөт» ясап карыйк! (Стаканга BaCl2 салырга һәм H2SO4 өстәргә.)

2 нче алып баручы. Ни кызганыч, химия кабинетында ашарга, эчәргә ярамый. Ә менә корабль «батырып» уйнарга ярый.

Сорау. Суда тик торганда корабль янып китә аламы? (Укучылар үз фикерләрен җиткерә.)

Җававп. Кәгазьдән ясалган «корабль»нең берничә урынына натрийның вак кисәкләрен урнаштырырга кирәк. Су керсен өчен «корабль»гә берничә тишем ясала. Кристаллизаторга су салына, «корабль»не суга кую белән натрий белән су реагирлаша һәм корабль янып китә.

1 нче алып баручы. Чираттагы тәҗрибәне үткәрү өчен бер укучыны бирегә чакырабыз.Аның кулын «иод» (FeCl3) белән сөртәбез. Скальпель алып, «спирт» (калий роданиды) белән чистартабыз һәм пациентның кулын «кисәбез» (кулда ярадан кан агу күренешенә охшаш картина барлыкка килә).

2 нче алып баручы. Кызык сорау: бүлмә температурасында стаканлы су катып кала аламы? Ничек уйлыйсыз? (Юка стаканга 200 мл су салабыз, аны юеш тактага куябыз һәм 120 г аммоний нитраты салып болгатабыз, стаканлы су бозланып ката.)

1 нче алып баручы. Химия фәнен яхшы белгәндә генә бик матур төсләр чыгарырга була. (Пробиркага CuCl2  салына һәм аңа NaOH өстәлә.)

2 нче алып баручы. Чираттагы реакцияне үзегезгә ясарга тәкъдим итәм. Шуңа күр  сезнең арадан бер укучыны үз яныбызга чакырам.

Пробиркага FeClсалабыз һәм шуңа NaOH өстибез. (VII сыйныф укучысы реакцияне ясап күрсәтә.)

1 нче алып баручы. Сәяхәт итәргә бөтен кеше хыяллана. Ә менә натрий исемле химик элемент хыялланып кына калмый, чын мәгънәсендә «сәяхәт итә». Әйдәгез, күзәтәбез. (Сулы кристаллизаторга натрий кисәге салабыз, ул «сәяхәт»» итеп йөгереп йөри, фенолфталеин да өстәсәң, селтеле су кура җиләге төсенә керә.)

2 нче алып баручы. Химия фәне  кәгазьне дә төрле төсләргә кертергә сәләтле. (Селте, кислота эремәләренә универсаль индикатор кәгазе белән тәэсир итеп күрсәтелә.)

1 нче алып баручы. Менә шундый кызыклы фән ул – химия!

2 нче алып баручы. Бары тик тырышып укырга, матдәләрнең үзлекләрен яхшы итеп өйрәнергә генә  кирәк!