Тәнкыйди фикерләү технологиясенең «Пирамидалы вакыйга» алымы ярдәмендә Г.Тукайның «Су анасы» әкиятен анализлау

Фәнүзә ЗАКИРОВА,

Арча районы Кәче төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бүгенге көн укучылардан фикерләү, килеп туган проблемаларны тиз арада чишү, компетентлылык, толерантлылык, танып белү эшчәнлегендә мөстәкыйль фикер йөртү сәләтенә ия булуны таләп итә. Укыту эшчәнлегенең сыйфатын яхшырту, яңа технологияләр куллану, сыйфатлы белем бирү – заман мәктәбенең төп бурычы булып тора. Укучыларыбыз, алган белем һәм күнекмәләрдән актив файдаланып, яңалыклар алдында югалып калмыйча, мөстәкыйль фикер йөртеп, дөрес юл сайлый белергә тиеш. Заман таләпләренә туры килә торган белем бирү укучыны җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күз алдында тота. Яңа педагогик технологияләр кулланып (туган)татар теленә өйрәтү — уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну, теләк уяту; укучыларның танып-белү активлыгын арттыру; телне өйрәнү өчен уңай шартлар булдыру; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу –укытучының төп максаты.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерүгә ирешү өчен, яңа технологияләрне, алымнарны куллану ярдәмгә килә. Критик фикерләү технологиясе-шуларның берсе.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә критик фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын кулланырга мөмкин: “Хатаны тап”, “Ачкыч терминнар”, “Сүз-маркер”, “Синквейн язу”, “Пирамидалы вакыйга” һ.б.

Тәнкыйди фикерләү технологиясе:

– мәгълүматны эффектив кабул итүгә ярдәм итә;

– укуга кызыксыну уята;

– тәнкыйди фикерләргә өйрәтә;

– белем алуга җаваплы караш тәрбияли;

– аралашырга өйрәтә;

– укучының белем сыйфатын күтәрә.

“Пирамидалы вакыйга” алымы әсәргә анализ ясаганда кулланыла. Бу алым аркылы укучыларның зиһене, хәтере ныгый, уйлау сәләтләре эшкә җигелә. Укучылар үз позицияләрен аргументлар ярдәмендә күрсәтеп, сөйләм эшчәнлекләрен дә эшкә җигә. Сораулар 8 өлештән тора. Һәр баскычтагы сораулар гадидән катлаулыга таба бара. Бу алым нигезендә без әсәрне тагын бер кат күзаллыйбыз. Укучылар түбәндәге сораулар нигезендә төркемнәрдә эшлиләр:

  1. Вакыйганың герое кем?
  2. Геройны сурәтләүче ике сыйфатны әйтегез.
  3. Вакыйганың урынын, вакытын тасвирлый торган өч сүз
  4. Әсәрдә күтәрелгән проблемага китерүче төшенчә – 4 сүз.
  5. Беренче өлешне тасвирлый торган 5 сүз/сүзтезмә.
  6. Икенче планы тасвирлаган 6 сүз/сүзтезмә.
  7. Өченче өлешне тасвирлаган 7 сүз/сүзтезмә
  8. Проблеманы чишүне тасвирлаучы 8 сүз/сүзтезмә. Авторның әйтергә теләгән фикере. Афористик жанр, мәкаль, канатлы сүзләр.
  9. Вакыйганың герое 1 сүз (герой булып кеше, хайван, үсемлек,

җансыз предмет була ала).

  1. Геройны сурәтләүче 2 сүз (тышкы кыяфәте, яше,характер үзенчәлеге).
  2. Вакыйганың урынын, вакытын тасвирлый торган 3сүз (вакыйга кайда, кайчан бара?)
  3. Әсәрдә күтәреләчәк проблемага китерүче төшенчәләр (4 сүз).
  4. Беренче өлешне тасвирлый торган 5 сүз яки сүзтезмә (1 өлешнең

сәбәбе).

  1. Икенче өлешне тасвирлый торган 6 сүз яки сүзтезмә (герой һәм

аның әйләнә-тирәдәгеләр белән нәрсә барлыкка килә?)

  1. Өченче өлешне (йомгакны) тасвирлый торган 7 сүз яки сүзтезмә.
  2. Проблеманы чишүне тасвирлаучы 8 сүз яки сүзтезмә. (Авторның

әйтергә теләгән фикере. Мәкаль, канатлы сүзләр дә кулланырга мөмкин.)

Мин үз дәресләремдә “тәнкыйди фикерләү”технологиясе алымнарын яратып кулланам һәм хәзер сезгә шуларның берсен – “пирамидалы вакыйга” алымын кулланып, Габдулла Тукайның “Су анасы” әсәрен анализлауны тәкъдим итәм.

Алымның үзенчәлеге шунда: һәр сорауга билгеле бер күләмдәге сүз яки сүзтезмә белән генә җавап биреп була. Без җаваплардан пирамида төзибез булып чыга. Шуңа күрә бу алым“пирамидалы вакыйга” дип атала да.

  1. Вакыйганың герое 1 сүз (герой булып кеше, хайван, үсемлек,

җансыз предмет була ала). (Малай)

  1. Геройны сурәтләүче 2 сүз (тышкы кыяфәте, яше,характер үзенчәлеге).

(Карак, алдакчы)

  1. Вакыйганың урынын, вакытын тасвирлый торган 3сүз (вакыйга кайда, кайчан бара? (Авылда, су буенда, өйләрендә)

Әсәрне 3 өлешкә бүлү

I өлеш – су коену, Су анасын күрү.

II өлеш – алтын таракны урлап качу.

III өлеш – төнге кунак, ананың орышуы.

  1. Әсәрдә күтәреләчәк проблемага китерүче төшенчәләр (4 сүз). (Кызыгу, урлау, качу, алдау)
  2. Беренче өлешне тасвирлый торган 5 сүз яки сүзтезмә (1 нче өлешнең

сәбәбе). (Су коена, курка, Су анасы, күзәтә, күздән югала)

  1. Икенче өлешне тасвирлый торган 6 сүз яки сүзтезмә (герой һәм

аның әйләнә-тирәдәгеләр белән нәрсә барлыкка килә?). (Куа, кача, курка, этләр өрә, кирегә йөгерә, таракны бирә, ананың аптыравы)

  1. Өченче өлешне (йомгакны) тасвирлый торган 7 сүз яки сүзтезмә.

(Йокларга ята, тәрәзәгә чиертәләр, ялган ачыла, малай курка, таракны бирә, Су анасыннан котылу, малайны орышу)

  1. Проблеманы чишүне тасвирлаучы 8 сүз яки сүзтезмә. (Авторның

әйтергә теләгән фикере. Мәкаль, канатлы сүзләр дә кулланырга мөмкин.)     (Каракның бүреге яна. Каракны яшергән үзе дә карак. Кызыгу, рөхсәтсез алу, начар гадәт, малай кечкенә, ана орыша, башка кагылмый.)

Җаваплардан күренгәнчә, төп герой, аның сыйфатлары, вакыйганың кайда барганлыгы, әсәрдә күтәрелгән проблемалар, әсәр өлешләре , проблеманы чишү юллары, автор әйтергә теләгән фикер, укучының шәхси фикере тулысынча ачыклана.

Бүгенге көндә бик зур тәрбияви көчкә ия әсәр. Гаиләләрнең тормыш шартлары, матди яктан мөмкинлекләре дә төрле. Балаларның кыйммәтле, матур әйберләргә күзләре төшә. Начар гадәтләрне вакытында күреп, төзәтә алсак, балага да , өлкәннәргә дә файдага гына була.