Тамчыда кунакта
№78
Алия НӘБИЕВА,
Казан шәһәре 54 нче балалар бакчасының беренче квалификация категорияле тәрбиячесе
Максат. Балаларның су һәм аның үзлекләре турындагы белемнәрен камилләштерү.
Бурычлар. Тәҗрибәләр үткәреп карау аша балаларның мөстәкыйль фикер йөртә белү, уйлау, хәтердә калдыру сәләтен, игътибарын, тирә-юньне күзаллауларын киңәйтү һәм нәтиҗәләр ясый белүләрен үстерү.Үзеңнең фикереңне эзлекле әйтә, җөмләне дөрес төзеп сөйләү күнекмәсен үстерү.
Методик ысуллар. Шигырь, аудио язма тыңлау: “Су тавышы”, тәҗрибә эше, видеорәсемнәр, презентация карау.
Күрсәтмәлек. Су белән бәйле булган рәсемнәр, презентация.
Тәҗрибә өчен. Поднос, пыяла стаканнар, кашыклар, таш, тоз һәм шикәр комы салынган савытлар, буяулар, пумалалар, су салынган шешәләр, тамызгыч, салфетка, боз, көпшәләр.
Мультимедия техникасы. Проектор, экран, ноутбук.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче. Балалар мин сезгә бер табышмак әйтәм, җавабын тапсагыз, бүген нәрсә турында сөйләшәчәгебезне аңларсыз.
Елга, диңгездә яши,
Һавада җиңел оча
Әгәр очып арыса,
Кабаттан җиргә төшә.
Балалар. Су,су тамчысы.
Тәрбияче. Әйе балалар,бик дөрес. Без буген су турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез. Балалар сез сәяхәт итәргә яратасызмы?
Балалар. Әйе.
Тәрбияче. Мин сезне буген бер күңелле сәяхәткә, су тамчысына кунакка барырга чакырам.
Менә минем кулымда кулчатыр, ул гади генә түгел, ә тылсымлы кулчатыр. Һәм ул безгә тамчы янына барып җитәргә ярдәм итәр. Килегез әле балалар, барыгыз да кулчатыр астына керегез, һәм күзләрегезне йомыгыз. Ә хәзер әкрен генә, эчтән генә кулчатырга тамчыга кунакка барасы килүегезне әйтегез.(Чүгәләп утыралар.Тамчы тавышы ишетелә.)
Балалар сез бернинди дә тавыш ишетмәдегезме? Миңа әнә шул яктан кемдер эндәшкән кебек булды. Әйдәгез, якынрак килеп карыйк әле. (Су тавышы, ширма белән күл ясап куелган, ширма артында тамчы) Менә нәрсә икән бит балалар.Сез аны таныйсызмы?
Балалар. Әйе, бу су тамчысы.
Тәрбияче. Балалар су тамчысына иркәләп, назлап, ничек итеп эндәшеп була икән?
Балалар. Тамчыкай.
Тәрбияче. Әйдәгез, балалар су тамчысы белән матур итеп исәнләшик әле.
Балалар. Исәнме тамчыкай, хәерле иртә.
Тамчы. Исәнмесез балалар. Мин сезнең, мина кунакка барырга чыгуыгыз турында ишеттем һәм сезгә бер матур хикәя әзерләп куйдым. Тыңлап карагыз әле балалар.(Утыралар.)Ул хикәя сезгә бик ошар дип уйлыйм.
“Тамчы хикәясе”
Борын-борын заманда яшәгән ди нәни инеш.Ул болыннар,урманнар аша аккан да аккан.Ә бер көнне ул юлында үзенә бик тә охшаган икенче инешне очраткан.
– Син кем?-дип сораган ул.
– Мин инеш.Ә син үзең кем?
– Мин дә инеш, дип җавап биргән безнең инеш.
Елмаеп көлгән дә:
– Әйдә, дуслашыйк әле һәм бергәләп агыйк. Бергә бергә күңеллерәк булыр дигән. (Елга рәсеме, су аккан һәм кошлар тавышы.)
Менә шулай итеп, күп кенә инешләр бергәләшеп аксак, күнелле булыр безгә диеп, бергә кушыла-кушыла зур елгага әйләнгәннәр. (Зур елга рәсеме)
Елга үзенең суларын ерак-еракларга алып киткән.Бер көнне елга ярына Кеше килгән. Елга суының күплегенә,чисталыгына карап сокланган.Ул елгадан үзенең суы белән уртаклашуын үтенгән. Елга бик юмарт булганга күрә,үзенең ризалыгын биргән. Кеше елга буена насослар куйган һәм насос белән суны трубалар аша кешеләрнең өйләренә җибәрергә булган.
(Елгага сузылган трубалар рәсеме.)
Ә инде су чиста, эчәргә яраклы булсын өчен, кеше чистарту корылмалары төзегән . (Су чистарту фильтры рәсеме.)
Һәм шуннан соң гына өйдә ага торган краннардан су килгән. (Кран рәсеме, краннан су аккан тавыш.)
Менә шундый озын юл үтеп мин сезнең өйләрегезгә килеп җитәм. (Тамчы картинасы.)
Тәрбияче. Ә хәзер әйдәгез эле балалар, үзебез дә нәни тамчыларга әйләнеп ял итеп уйнап алыйк. (Тамчы битлекләре кияләр.)
Физкультминут.”Шаян тамчылар”.
Без,без җыелдык, нәни тамчылар булдык (Тамчы формасы ясау.)
Елгада дулкынландык. (Кулларны ян-якка сузып дулкын ясау.)
Диңгезләрдә чайкалдык (Куллар билдә, ян-якка чайкалу.)
Кояш кызу кыздыргач (Кулларны баш очына күтәрү.)
Зәңгәр күккә үрләдек. (Сикерү хәрәкәте ясау.)
Болытларда тирбәлдек, (Кулларны өскә күтәреп селкетү.)
Өстән җирне күзләдек (Билгә таянып, иелеп аска карау.)
Җилләр безне кудылар, (Ике кулны алга чыгарып этү.)
Бер болытка җыйдылар(кулга-кул тотынып түгәрәк ясау).
Бергә-бергә җыелдык,
Бик зур бер болыт булдык(түгәрәкне зурайту)
Яңгыр тамчылары булып(тамчы формасы ясау)
Кабат җиргә коелдык(сикереп чүгәләү.)
Тәрбияче. Яхшы. Бераз ял итеп алдыгыз балалар.Ә хәзер тамчы,сезнең игътибарлылыгызны тикшереп карыйм әле,-ди. Балалар күзләрне йомабыз һәм игътибар белән тыңлап торабыз.Аннары инде кулларны күтәреп ,нәрсә тавышын ишетүегез турында әйтерсез.
Уен: ”Нәрсә тавышы?”
(Балаларга тыңлар өчен диңгез шаулаганы, чишмә челтерәве, яңгыр тавышы, тамчы тамуы һ.б.тәкъдим ителә.)
Тәрбияче. Рәхмәт балалар, сез буген бик тырышлар.Сез мина бик тә ошыйсыз. Менә без сезнең белән әле хаман да, тамчының кайларда сәяхәт итүен өйрәнәбез, шулай бит. Ә, безнең төркемебездә су, су тамчысы бармы сон балалар?
Балалар. Әйе,бар.
Тәрбияче. Яле, әйтеп карагыз әле, кайларда бар икән ул?
Балалар. Кранда,чәйнектә.
Тәрбияче. Ә нәрсәгә кирәк соң безгә су?
Балалар. Кулларны, битләрне, савыт-саба, уенчыклар, идәнне юарга, тәрәзә төбендәге гөлләргә, чәчәкләргә сибәргә.
Тәрбияче. Әйе балалар, бик дөрес. Ә менә кошларга, хайваннарга, балыкларга кирәк дип уйлыйсызмы? Димәк су безгә, үсемлекләргә, хайваннарга, балыкларга, гомумән, җир йөзендәге тереклек ияләренең барсына да яшәү чыганагы булып тора. Менә сез төркемебездә су кранда бар дидегез. Сез ул су белән нишлисез? Краннан аккан суны эчәргә ярыймы?
Балалар. Юк, краннан аккан суны кайнатып кына эчәргә ярый. Краннан аккан су белән кулларны юабыз.
Тәрбияче. Әйе балалар, юынабыз.Әйдә искә төшерик әле юынганда без су белән ничек сөйләшәбез? (Җ.Тәрҗемәнов “Йомшак су,йөгерек су.”)
(Балалар кул юу хәрәкәтләре ясыйлар, шигырьне сөйлиләр.)
Йомшак су, йөгерек су
Син мине чиста ю.
Бер тап та калмасын
Битләрем аллансын.
Кулларым агарсын
Тешләрем тазарсын,
Авызым елмайсын
Колагым тыңласын.
Йомшак су ,йөгерек су
Һәммәсен чиста ю.
Тәрбияче. Балалар, әгәр дә җир йөзендә су булмаса, нәрсә булыр иде икән ?
Балалар. Үләннәр, чәчәкләр, агачлар үсмәс иде, алар корып бетәрләр иде. Хайваннар, кошлар, кешеләр дә үлеп бетәрләр иде.
Тәрбияче. Әйе, бөтен тереклек үлеп бетәр иде. Менә шундый куркыныч, аянычлы хәлләр булмасын өчен, нәрсә эшләргә кирәк икән, белмисезме?
Балалар. Суны сакларга кирәк.
Тәрбияче. Ә ничек итеп?
Балалар. Елга, күлләрне, улыкларны пычратмаска, чүпләр атмаска, чишмәләрне чистартып торырга, елгаларга пычрак сулар агызмаска, юынганда су кранына игътибарлы булырга, суын агызып калдырмаска кирәк.
Тәрбияче. Балалар без тамчыкай белән сезнең сүзләрдән, сез барыгыз да суны яратасыз икәнен аңладык. Ә сезнең суның үзенчәлекләрен тикшереп карыйсыгыз килмиме?
Балалар. Килә.
Тәрбиячеэ.Тамчыкай сезне лабороториягә чакыра һәм сезгә бүген тикшеренүчеләр булырга тәкъдим итә.-Кемнәр сон ул тикшеренүчеләр?-Алар фәнни ачышлар ясаучылар, өйрәнүчеләр. Балалар тикшеренүчеләр аерым лабороторияләрдә эшлиләр, ягъни икенче төрле әйтсәк, тикшеренү бүлмәләрендә эшлиләр. Без менә сезнең белән бүген кечкенә тикшеренүчеләр булырбыз һәм су белән төрле тәҗрибәләр үткәрербез. Лабороториягә кергәнче алъяпкычларны бәйлибез һәм үзебезнең эш урынына киләбез. Ләкин эшкә керешкәнче лабороториядә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклекне искә төшерик.
Балалар. Тавышланмаска,чөнки тавышланып бер-беребезгә комачау итәргә мөмкин.
-савыт-саба белән сак эш итәргә,ватмаска.
-тәрбиячене тыңларга.
-тәҗрибәнең нәтиҗәсен игътибар белән күзәтергә
-күзәтүне бетергәч нәтиҗә чыгарырга.
Тәҗрибә №1.
Буш стаканга шешәдән су салабыз.
Тәрбияче. Балалар су нишли? Шешәдән стаканга салганда нишли?
Балалар. Су ага.
Тәрбияче. Әйе, димәк ул нинди хәлдә?
Балалар. Ул ага,сыек хәлдә.
Тәрбияче. Димәк балалар нәтиҗә ясап әйтәбез.Су сыек хәлдә. Әйдәгез шул суны эчеп карагыз әле. Ул нинди? Тәме бармы? (Тәме юк)
Ә хәзер әйдәгез суга 1 кашык шикәр комы салыгыз һәм болгатыгыз.Тагын эчеп карыйбыз. Су нинди? (Баллы) Ә хәзер әйдәгез әле икенче стаканга су салып, аңа тоз салып болгатабыз һәм телегезне тидереп карагыз. Ул нинди? (Тозлы) Балалар нинди нәтиҗә ясыйбыз?
Нәтиҗә: “Чистасуның тәме юк,аңа нәрсә салсаң ул шуның тәмен ала”
Тәҗрибә №2
Тәрбияче. Балалар, әниләрегез бәлеш яки өчпочмак пешергәндә өйгә бик тәмле ис тарала име, суны иснәп карагыз әле, судан ис киләме икән. (Суның исе юк.)
Тәрбияче. Дөрес балалар. Чиста суның исе юк. Ә хәзер әйдәгез бер уен уйнап алабыз. Күзләрегезне йомыгыз әле, мин әйтмичә ачмый торыгыз. (Стаканга сарымсак суы тамызып чыгабыз.) Күзләрегезне ачыгыз да суны иснәп карагыз әле һәм әйтегез хәзер суның исе киләме?
Балалар. Судан сарымсак исе килә.
Нәтиҗә. Чиста суның исе юк. Суга нинди исле әйберне салабыз, шуның исе килә башлый.
Тәҗрибә №3.
Тәрбияче. Стакандагы суга ташны һәм кашыкны салыгыз. Алар күренәме? (Әйе) Шулай булгач су үтә кәренмәле. Кашык та, таш та судан күренеп тора. Ә хәзер таш булган стаканга пумаланы буяуга манып суга салып болгатыгыз.Таш күренәме? (Юк) Ни өчен? (Буяу суның төсен үзгәртте.)
Нәтиҗә. Чиста су үтә күренмәле. Суга буяу салсаң буяу аның төсен үзгәртә.
Тәрбияче. Балалар бик тырышып эшлисез, әйдәгез бераз ял итеп алабыз. Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез мин әйткәнгә туры китереп хәрәкәтләр ясарга тиеш буласыз.
-Су (Йөзү хәрәкәте эшлиләр.)
-Һава (Очу хәрәкәтләре)
-Җир (Әйләнеп йөриләр.) (2 тапкыр кабатлана, ишек шакыган тавыш ишетелә)
Тәрбияче. Кар патшабикәсе безгә бүләкләр җибәргән. (Торт савытында боз кисәкләре балаларга өләшенә.)
– Балалар бу нәрсә? (Боз)
– Ул нинди? (Салкын.)
– Әйдәгез боз кисәкләрен салфеткага куябыз. Салфетка нишләде? (Юешләнде)
– Ә ни өчен юешләнде сон ул? (Чөнки боз эри)
– Ә ни өчен эри ул, балалар? (Бүлмәдә җылы)
– Боз эрегәч нәрсәгә әйләнә? (Суга әйләнә.)
– Ә су кайчан бозга әйләнә? (Кыш көне салкында туңгач)
Шулай булгач, балалар су сыек хәлдә генә була алмый, каты хәлдә дә була ала икә.
Нәтиҗә. Су сыек һәм каты хәлдә була ала.
Тәрбияче. Балалар тамчыкай безне су белән уйнарга чакыра.Уйныйбызмы? Менә бу стаканнарда су, ә менә сезгә трубочкалар. Хәзер без сезнең белән шушы трубочкалар аша суга өрәбез һәм күзәтәбез су белән нәрсә була. Нәрсә бу балалар? Шарчыклар, су күбекләре барлыкка килде. Әйе балалар, без өргән вакытта һава суга керә һәм менә шундый шарчыклар, күбекләр барлыкка килә. Балалар, менә без сезнең белән күп кенә тәҗрибәләр үткәрдек һәм суның үзлекләрен өйрәндек. Ягез әле нинди нәтиҗәләргә килдек без.
– Су безнең шешәдән стаканга бушатканда нишләде? (Акты, су ага.)
– Чиста суның тәме бармы? (Юк)
– Чиста суның исе бармы? (Юк)
– Чиста су нинди төстә? Төсе бармы чиста суның? (Юк)
Балалар. Су үтә күренмәле.
Тәрбияче. Менә ничаклы мәглумат алдык без. Бүген без лабороториядә эшебезне тәмамлыйбыз. Ә киләчәктә әле без суны тагын өйрәнәчәкбез, тикшеренүбезне дәвам итәрбез. Балалар сезгә сәяхәтебез ошадымы? Сез бүген бик тапкыр һәм тырыш булдыгыз. Балалар шуны онытмагыз суны, сулыкларны һәрвакыт сакларга, чиста тотарга кирәк. Чөнки су ул чиксез түгел, ул кайчанда булса бетәргә дә мөмкин .Ә сусыз тормыш юк. Кеше сусыз 2-3 көн генә яши ала. Шуңа күрә бу турыда үзегез дә гел истә тотыгыз. Башка кешеләргә дә әйтегез. Әгәр краннан суның кирәкмәгәнгә агып яки тамып торганын курсәгез, кичекмәстән аны ябып куегыз. Ә хәзер әйдәгез тамчыкайга рәхмәт әйтеп, хушлашыйк та, кире төркемебезгә кайтыйк. (Балалар саубуллашалар.)