«Тамчы-шоу» уены

 №39

Фидүс ГЫЙЛЬФАНОВ,

Актаныш  районы Яңа Әлем төп мәктәбенең биология укытучысы

Дәрестән тыш вакытларда укучыларның биология-география фәннәре  белән  кызыксынуларын арттыру  өчен, төрле чаралар үткәрергә  мөмкин. Шундыйларның берсе – «Тамчы-шоу»  интеллектуаль уены. Әлеге уенда  VIII–IX  сыйныф укучыларыннан  ике  команда  төзелә,  һәм  алтышар  укучы  уенда  катнашу хокукы ала.

Һәр команда үзенә исем, девиз сайлый, капитаннар билгеләнә. Уен өч  турдан  тора.

Һәр тур музыкаль пауза белән аралаштырып алып барыла. Һәр  командага  сораулар экранда күрсәтелә.

I тур.

 (Командаларга  унар  сорау  тәкъдим  ителә. Һәр  дөрес  җавап  өчен  1  балл  куела.)

VIII  сыйныф  өчен  сораулар

1. Гөлҗимеш нинди витаминга бай? (С витамины)

2.Үрмәкүчсыманнарны өйрәнә торган фән. (Арахнология)

3. Крокодилның йөрәге ничә камералы? (Дүрт)

4. Нерв системасы күзәнәкләре ничек атала? (Нейрон)

5. Ике организмның үзара ярдәмләшеп яшәве. (Симбиоз)

6. Фагоцитоз күренешен кем ачкан? (И.Мечников)

7. Кан группаларын ачучы галим. (Я.Янский)

8. Лишайник ничә организмнан тора? (Ике)

9. Торф мүген ничек атыйлар? (Сфагнум)

10. Тиренең мөгез катлавында туплана торган аксым. (Кератин)

IX  сыйныф  өчен  сораулар

1. Систематикага кем нигез салган? (Карл Линней)

2. Хайван крахмалын ничек атыйлар? (Гликоген)

3. Витаминнарны кем ачкан? (1916 елда Н.Друммонд)

4. Яссы суалчаннарның бүлеп чыгару органы. (Протонефредий)

5. Орлыкларның җил ярдәмендә таралуы. (Анемохория)

6. Рибосомаларда нәрсә барлыкка килә? (Аксым)

7. Беренче микроскоп кайчан барлыкка килгән? (XVII гасырда)

8. Кысла личинкасын ничек атыйлар? (Науплиус)

9. Сөяккә сыгылучанлык һәм бөгелүчәнлек бирүче органик матдә. (Оссеин)

10. Крахмалның мономеры. (Глюкоза)

II тур  сораулары

VIII  сыйныф өчен сораулар

1. Анд тауларындагы файдалы казылма. (Бакыр)

2. Гаять зур дулкыннарны ничек атыйлар? (Цунами)

3. Суда йөзеп йөрүче боз тавы. (Айсберг)

4. Туфракның органик матдәсе. (Гумус)

5. Җир шарындагы иң кыйммәтле минерал. (Су)

6. Океан суы ничә градуста ката? (-2°С)

7. Россиянең иң зур утравы. (Сахалин)

8. «Бабай бүреге йөз ямау»табышмагының җавабы. (Глобус)

9. Австралиядәге иң зур күлнең исеме ничек? (Эйр)

10. Пиранья дигән балык кайсы елгада очрый? (Амазонкада)

IX  сыйныф өчен сораулар

1. Иң озын параллель. (Экватор)

2. Җир шарындагы иң зур чүл. (Сахара)

3. Җир шарындагы иң зур утрау. (Гренландия)

4. Дөньядагы иң биек тау түбәсе. (Һималай тауларындагы Джомолунгма түбәсе 8848 м биеклектә.)

5. Беренче географик карта кайчан ясалган? (Б.э.к 2 мең ел элек  балчык  тактага ясалган.)

6. Планетада иң зур, иң көчле елан кайсы материкта яши, исеме ничек? (Көньяк Америкада яшәүче анаконда еланының озынлыгы 12 м.)

7. Кайсы дәүләт гербында тәвә кошы, көнгерә, эвкалипт яфраклары  сурәтләнгән? (Австралия Союзы гербында)

8. Дөньядагы иң зур ярымутрау. (Гарәбстан ярымутравы)

9. Нәрсәне урыныннан күчереп булмый? (Җир планетасын)

10. Австралиядәге нинди хайван бер дә су эчмичә яши ала? (Коала  аюы эвкалипт яфракларындагы су  сәбенә  туенып  тора.)

III тур – «Укуның, белем алуның әһәмияте»

(Бу  турда  капитаннар  көч сынаша. Һәр  капитанга унар мәкальнең  баштагы өлеше әйтелә, ә калган өлешен капитаннар үзләре әйтеп  бетерергә  тиеш. Дөрес җавап өчен 1 балл  куела.)

1. Алтын  җирдән  табыла, … (белем китаптан).

2. Бай булмасаң  да, … (гыйлем-һөнәргә сай булма).

3. Байлык бозга  язган, … (белем  ташка язган).

4. Белем – бәхет  ачкычы, … (дәрәҗәнең  баскычы).

5. Белемне  алу  суганнан  ачы, … (азагы  балдан татлы).

6. Белмәгәнне  сорауның  … (ояты  юк).

7. Белмәү – бер  гаеп, … (белергә  тырышмау – ун  гаеп).

8. Бәхетне юлдан эзләмә, … (белемнән эзлә).

9. Галим үләр – сүзе  калыр, … (йөргән җирендә эзе калыр).

10. Гыйлемлелекнең тамыры  ачы  булса  да, … (җимеше татлы).

11. Кешенең очар канаты … (белем була).

12.Кием – тәннең, … (гыйлем – күңелнең  зиннәте).

13. Китап – бер  нәселнең … (икенче  нәселгә  калдырган  мирасы).

14. Күп  беләсе  килгән  кеше …  (күп  йокламый).

15. Мәктәп  юлы – … (җәннәт  юлы).

16. Наданлык – … (бәхет  юлында  киртә).

17. Тирәнлек – диңгездә, … (зирәклек – гыйлемдә).

18. Алтын җирдән  табыла, … (акыл – китаптан).

19. Китап – … (тормыш көзгесе).

20. Китап укысаң, белемең артыр, … (укымасаң, белгәнең дә  онытылыр).

(Уен ахырында җиңүче команда һәм уенчылар билгеләнә. Жюри  аларга  истәлекле бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре тапшыра.)