«Тамчы-шоу» интеллектуаль уены

Ризида ГАТАУЛЛИНА,

Казандагы 180 нче полилингваль гимназиясенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы 

Уенның максаты:

– төрле төрдәге сораулар,уеннар аша укучыларның сөйләм телен баету;

– фикерләү сәләтен үстерү;

– аудитория каршында чыгыш ясау нәтиҗәсендә эстетик зәвыкны камилләштерү;

– үз халкының тарихын, мәдәниятын,сәнгатен өйрәнүгә омтылыш, милли үзаң тәрбияләү.

Уен барышы

(Зал бәйрәмчә бизәлә. Бәйге  ике  команда  катнашында  үткәрелә.) 

Алып баручы.

Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар!

Хәерле көн, хөрмәтле укучылар!

Әби-бабай гадәтләре белән

Хәерле дип башлыйк эшләрне.

Хәерле иртә, хәерле көн телик,

Хәерле дип башлыйк кичәне.

Бүген безнең мәктәптә  ике  команда арасында бәйге була. 7 нче сыйныф укучылары “Тамчы-шоу“ дип исемләнгән бәйгедә көч сынашачаклар. Бәйге булгач, аның хөкемдарлары да була. (Хөкемдарлар  сайлана.)

I тур

Алып баручы. Өй эше. Һәр команда үзенең  исемен, сәламләвен, капитанын сайларга тиеш иде.

Сүз  командаларга бирелә. Беренче булып  чыгыш ясау хокукына  (сәламләү) дип язылган карточканы алган команда  ия була.

II тур

Алып баручы. “Әйтем – сүзнең  бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге“, – дигәннәр. Хәзер  укучылар сезгә мәкальләрнең дәвамын  уйлап табарга кирәк булачак. Рәхим итеп карточкаларны алыгыз. Сез уйлаганда җыр  тыңлап  алырбыз. (Концерт  номеры.)

Барлык тырыштырыр, … (юклык  орыштырыр).

Эш  сөймәсне … (ил  сөймәс).

Булдыксыз … (балтадан  күрер).

Эшләгән ашый, … (эшләмәгән башын  кашый).

Эшең каты булса, … (тешеңә йомшак булыр).

Тыйнакның  кулы  эшләр, … (мактанчыкның  теле  эшләр).

Яшьлегендә тырыш булсаң, … (картлыгың тыныч булыр).

Ашаганда колагын селкенсен, … (эшләгәндә йөрәген җилкенсен).

Оста барда кулын тый, … (белгән барда телен тый).

Гыйлем алу, … (энә белән кое казу).

Яхшы гадәт адәм итәр, … (начар гадәт әрәм итәр).

Эшләгәнгә көн җитми … (эшсезгә кйн үтми).

Мәкаль башлыйм, син  төгәллә

Әгәр тапсаң сүзләрен.

Әй, дусларым, кемнәр тапкыр,

Күрсәтсеннәр  үзләрен. (Җавапларны  тыңлау.)

Ш тур

Алып баручы.

Әй, Казаным!

Туып үскән оям.

Мин дә синең нәни кошчыгың,

Синдә тәүге “Әни” сүзен әйткән,

Тәпи  атлап киткән бер кызың.

Ни дип дәшим сиңа?

Аксакалмы, әллә сабыймы?

Тарих битләренә күз төшереп

Гасырларын синең саныймын.

Гомер йомгаклары тәгәри ул

Әнә инде 1000 гә җиткәнсең,

Әй, Казаным,тагын яңаргансың,

Яшәреп һәм балкып киткәнсең.

Киләсе бәйгедә мин сезне гүзәл Казаныбыз буйлап сәяхәткә чакырам. Игътибар  белән  экранда күрсәтелгән рәсемнәргә карагыз һәм бу урыннарның кайда урнашуларын,нәрсә булуларын әйтегез. (Концерт номеры.)

IV тур. Әдәби мирас

Алып баручы. Түбәндәге юлларның авторын  һәм исемен әйт.

  1. “Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар сөям аны җаным-тәнем белән” (Г.Тукай “Туган авыл”)

  1. “Барыгыз болынга, балалар!

Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!

Елмайсын күреп шат аналар

Юансын боеккан күңелегез” (М.Җәлил “Чәчәкләр”)

  1. “Беребезгә беребез ничек охшаганбыз,

Икебездә соры шинельле

Икебездз шундый күңелле

Син көләсең миңа карыйсыңда

Ә мин тиле …” (Һ.Такташ “Иптәшләр”)

  1. “Әнкәй орышты тимер ук өчен

Әнкәй орышты бигрәк юк өчен.

Җимнәр ташыйдыр кошлар басудан

Әнкәй орышты безне ачудан” (“Сак-Сок  бәете”)

  1. “Заманалар бозылды,бүген теге урыс сымак нәрсәләр динне мәсхәрә кылмакчы булып йөриләр икән. Шуны булдырмаска йөреп,ясигка бара алмый калдым. Алла боерса икенче уйнатмабыз әле, пристефне алдан күреп куярбыз”. (Г.Камал “Беренче театр”)
  2. “Ел саен диярлек мин авылыма кайтып киләм.Кайтам да үземнең балачак,

үсмер чак эзеннән, бергә уйнап үскән иптәшләрем,туганнарым эзеннән йөрим.Тау астындагы чишмә суларын татып карыйм, урманнарга сугылам”. (Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек”)

Концерт номеры

V тур

Яңа бер көн җирдә туып килә,

Тәрәзәдән якты бөркелә.

Казан бүген ахры концерт бирә

Таныш көйләр моңы ишетелә.

Бу көйләрдә –

Көнбатыш та, көнчыгыш та түгел

Үз аһаңе  шушы якларның

Бу көйләрдә мин тарихын укыйм,

Кан тибешен тоям  татарның.

Бу көйләрдә бөтен тулылыгы,

Матурлыгы туган  якларның.

Бу Шопен да,Бетховен да түгел

Бу Сәйдәше безнең татарның.

Хәзер укучылар магнитофон тасмасына  яздырылган көйләр  тыңларбыз. Сез шуларның исемен һәм авторын атарсыз.

Җаваплар:

  1. ”Сәйдәш маршы”, “ Сәйдәш вальсы”.
  2. ”Әпипә”, “Туган тел”.
  3. “Эх, сез, матур кызлар”, “Чын дустым”.
  4. Бетховен “Лунная соната”, Моцарт Симфония.
  5. Татарстан гимны. Русия гимны.

Концерт  номеры.

VI тур. Блиц-турнир

  1. Республикабызда нәшер ителә торган балалар газета-журналларын әйтегез. (“Сабыйга”, “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Ялкын”, “Көмеш кыңгырау”)
  2. Язны каршы алу бәйрәме. (Нәүрүз)
  3. Түбәндәге әкиятләрнең авторы кем? “Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил”, “Тукмар белән Чукмар” (А.Алиш)
  4. ”Моабит дәфтәрләре”нең авторы. (М.Җәлил)
  5. Шүрәленең “әтисе”. (Г.Тукай)
  6. Билгеләр куйдыра торган документ. (Көндәлек)
  7. Укучының иң яраткан ел фасылы айлары. (Июнь, июль, август)
  8. Иң кыска ай. (Февраль)
  9. Мәктәптә укучылар яратып йөри торган урын. (Ашханә)
  10. Алтын тарак кемнеке? (Су анасыныкы)

(Хөкемдарлар  нәтиҗә чыгарган арада  концерт номеры карап үтелә. Сүз хөкемдарларга бирелә. Алар бәйгенең нәтиҗәсен игълан итәләр, җиңүчеләр бүләкләнә. Катнашучыларга рәхмәт белдерелә.)