Тамчы-шоу: «Балаларның дәү әнисе – Әминә Бикчәнтәева»
Тамчы-шоу: «Балаларның дәү әнисе – Әминә Бикчәнтәева»
(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен сценарий)
Айгөл МИННЕХАНОВА,
Тукай районы Биклән авылы
«Әллүки» балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат: шагыйрә Әминә Бикчәнтәева иҗаты белән балаларны таныштыру аша туган як әдипләренең иҗатын популярлаштыру.
Үстерү бурычы: Татарстан Республикасы язучылары иҗаты белән танышу барышында балаларда рухи-әхлакый сыйфатлар формалаштыру һәм мәдәни мирас белән кызыксындыру, сөйләм телен үстерү.
Тәрбия бурычы: Әминә Бикчәнтәева иҗаты мисалында үз халкыңның буыннан-буынга тапшырылучы тәрбия чараларын төшендерү, проблемалы сораулар аша яхшылык, шәфкатьлелек, дуслык турында күзаллау бирү.
Белем бирү бурычы: балаларда Татарстанның күренекле шәхесләре, әдәбияты буенча алган белемнәрен ныгыту һәм яңалыклар кертү.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше.
Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив үсеш, танып белү үсеше.
Методик алымнар һәм чаралар: сөенеч мизгеле, проблемалы сорау, әңгәмә, күрсәтмәлелек, нәфис сүз, үсендерү.
Җиһазлау: проектор, экран, ноутбук, тылсымлы янчыкта ике командага эмблемалар, тавыш бирүче йомшак уенчыклар, ике конвертка салынган кисмә рәсемнәр, капитаннар ярышы өчен биремнәр язылган карточкалар, дипломнар, һәр балага бүләкләр, жюри өчен өстәл һәм урындыклар.
Сүзлек өстендә эш: үгет-нәсыйхәт, зирәк.
Алдан үткәрелгән эш: Ә. Бикчәнтәеваның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, альбомнар, презентацияләр карау, тәрбияченең биремнәр әзерләве.
Бәйрәм барышы
- Кереш өлеш.
– Оештыру мизгеле.
– Ике команадага бүленү.
– Жюри белән танышу
2.Төп өлеш.
–Шаян-ТВ каналыннан «Дәү әнием»шигыренә видео карау.
– Проблемалы хәлне билгеләү.
«Булсаң зирәк, әйт тизрәк», «Рәсем буенча таны», «Гаилә» уеннары.
Ял минуты. «Капкалы» хәрәкәтле уены.
– «Шигырь сөючеләр» уены.
– Капитаннар ярышы.
3. Йомгаклау.
– Җиңүчеләрне бүләкләү.
– Рефлексия.
Эшчәнлек барышы
- Кереш өлеш
Балалар төремдә мөстәкыйль уйнаганда «Тамчы-шоу» тапшыруы музыкасы астында тәрбияче килеп керә.
Тәрбияче. Хәерле көннәр, балалар, мин сезне уенга чакырам. Ничек уйлыйсыз, бүген бездә нинди уен булыр икән?(«Тамчы шоу» уенына җыелдык.) Уеныбызны башлар алдыннан шигырь сөйләп, бер-беребезгә елмаю бүләк итик әле.
Дуслар елмаеп караса,
Дөнья яктырып китә.
Йә, кайсыгыз дусларына
Елмаю бүләк итә?
Иң элек хөрмәтле жюри белән танышыйк. Бакчабызның мөдире, өлкән тәрбияче һәм музыка җитәкчесе безнең хөкемдарлар булыр. Алар сезне тиешенчә бәяләр дип уйлыйм. Уенда катнашу өчен тылсымлы янчыктан эмблемалар алырга тәкъдим итәм. Алар ике төрле, бу сезгә ике командага бүленү өчен уңайлы булыр.(Мәктәп һәм Әлифба төшерелгән эмблемалар алып күкрәкләренә беркетәләр һәм ике командага бүленеп өстәлләр артына үтәләр.)
Тәрбияче. «Тамчы-шоу» уенында ярышларның нинди буласын белү өчен, экранга карарга тәкъдим итәм. Безнең яраткан Шаян-ТВ каналы «Яраткан шигырь» рубрикасында бик матур шигырь әзерләгән. Игътибар белән карагыз. Шигырьнең исемен һәм авторын әйткән командага бер балл бирелә. Җавапны табуыгыз турында йомшак уенчыктан тавыш биреп хәбәр итәрсез. (Һәр команданың каршында йомшак уенчыклар куелган була.) (Экранда Шаян-ТВ каналыннан Татарстанның халык артисткасы Дания Нуруллина һәм Мәликә Бариева катнашында Әминә Бикчәнтәеваның «Дәү әнием» шигыре буенча төшерелгән язма күрсәтелә.)
Тәрбияче. Балалар, бу шигырь сезгә танышмы? Аның авторы кем? (Әминә Бикчәнтәева.) Димәк, бүгенге «Тамчы-шоу» уены кемгә багышланачак? Бүгенге уеныбызны сабыйлар өчен бик күп шигырьләр һәм хикәяләр язган балаларның дәү әнисе Әминә Бикчәнтәевага багышлыйбыз. Ни өчен Әминә Бикчәнтәеваны балаларның «дәү әнисе» дип йөртүләрен уен ахырында ачыкларбыз дип уйлыйм.
I турны башлыйбыз. «Булсаң зирәк, әйт тизрәк» дип атала ул.
- Әминә Бикчәнтәева кайсы шәһәрдә туган. (Казан.)
- Аңа быел ничә яшь булыр иде? (110 яшь.)
- Әминә Бикчәнтәева ул язучымы, җырчымы, шагыйрәме? (Шагыйрә һәм язучы.)
- Бу шигырьләрнең кайсын Әминә Бикчәнтәева язган?(«Карак песи», «Энекәш кирәк миңа», «Әминә».)
- Татарча балалар өчен нинди газета-журналлар чыга? («Сабантуй», «Ялкын», «Яшьләр заманы», «Салават күпере».)
- Балалар өчен татар телендә күрсәтелә торган торган нинди тапшырулар бар? («Күчтәнәч», «Яшьләр тукталышы», «Тамчы шоу», «Әти һәм мин».)
II тур «Рәсем буенча таны» дип атала. Һәр командага тылсымлы конверт бирелә. Конвертларда «Бәтиләр» һәм «Каз бәбкәләре» шигырьләренең эчтәлеге кисмә рәсемнәрдә чагыла. Рәсемнәрне дөрес итеп җыярга һәм шигырьнең исемен атарга кирәк.
Тәрбияче. Әлеге шигырьләрендә шагыйрә табигатьне җанлы итеп сурәтли. Геройлар җанланып сөйләшәләр. Шигырьләрне укыгач, үзеңне шул геройлар белән янәшә тоясың, чөнки монда һәр хайван, кош-корт телгә килеп, бала белән сөйләшә, матурлыкны күрергә, сакларга өйрәтә.
III тур «Гаилә» дип атала. Экрандагы рәсемнәргә карап шигырьнең яки әсәрнең исемен әйтергә кирәк. «Дәү әнием», «Минем абыем», «Әтием белән бергә», «Тәмле сүз» әсәрләреннән рәсемнәр күрсәтелә.
Тәрбияче. Бу әсәрләрдән балалар үзләренә уңай сыйфатлар алалар, өлкәннәргә хөрмәт һәм аларның эшләре белән горурлану хисләре кичерәләр.
IV тур «Тәмле сүз» дип атала. Ике команда берләшеп, «Капкалы» хәрәкәтле уенын уйный. Түгәрәктә балалар бию көенә биеп йөриләр, ике бала, кара-каршы басып, кулларын югары күтәреп, «капка» ясыйлар. Көй туктагач, алар кулларын төшерәләр. «Капка» эчендә калган бала «тәмле» сүз әйтә.
V тур «Шигырь сөючеләр» конкурсы. Шигырьләрдән алынган өзекләрнең исемен искә төшерегез.
Хуш, сөекле бакчабыз,
Сау булыгыз, апалар!
Без мәктәпкә барабыз,
Безне көтә парталар. (Хуш, сөекле бакчабыз!)
Күп нәрсәләр белермен
Туган илем турында.
Мин бит инде зур булдым,
Әлифбам бар кулымда. (Әлифбам.)
Тәрбияче. Бу шигырьләрдә балаларның зур булырга теләве, мәктәпкә әзерлеге, белем алырга омтылуы сурәтләнә.
VI тур. Капитаннар ярышы. «Дөрес җавап» уены. Карточкалардагы биремнәргә дөрес җавапларны әйтергә кирәк.
1 нче карточка. Дустыңны туган көне белән котла.
2 нче карточка. Дустың яңа күлмәк киеп килгән, котла.
3 нче карточка. Ашар алдыннан нинди матур теләк әйтәләр.
4 нче карточка. Ялгыш кына дустыңның аягына бастың, нәрсә әйтерсең.
5 нче карточка. Дәү әниең сиңа нинди тәмле сүзләр әйтә? (Кара-каршы әйтешәләр. (Үскәнем, алтынным, акыллым, батырым, матурым, бәләкәчем, бәбкәм, кояшым, йомшагым, күз нурым, уңганым һ.б.)
Тәрбияче. Хәзер сүзне гадел жюрига бирәбез. Рәхим итегез! (Жюри нәтиҗә ясый һәм җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкли.)
Тәрбияче. Әминә апаның шигырьләре, хикәяләре бик күп, алар турында озак сөйләргә булыр иде. Аның кебек кызыклы, җиңел укыла торган шигырь язучылар юк диярлек. Аның шигырьләрен бер мәртәбә укып чыгуга, яттан сөйли дә башлыйсың. Уеныбызны башлар алдыннан «Ни өчен Әминә Бикчәнтәеваны балаларның «дәү әнисе» дип йөртәләр?» дигән сорауны куйган идек. Җавапны таба алдыкмы? (Шагыйрәнең әсәрләре дәү әниләр кебек йомшак күңелле, җылы итеп язылганнар.)
Тәрбияче. Алар әкрен генә, бернинди ачуланусыз, үгет-нәсыйхәт бирмичә генә тәртипкә өйрәтәләр, үрнәк күрсәтәләр. Без бу әсәрләрне укып җайлап кына зур тормыш белән танышабыз, ялгышларны күрәбез, хаталарны төзәтәбез һәм алга атлыйбыз. Шигъри балачак дөньясы сезне гомер буена озата килсен дип телисем килә. Бүгенге «Тамчы шоу»да катнашу истәлеге итеп дәү әниләрегезнең тәрбиясе йөрәк түрегездә саклансынга «Дәү әни – өебезнең нуры ул» дигән истәлекле бүләкләр тапшырасым килә.