Табигатьне саклау – төп бурычыбыз
(Интеллектуаль уен)
Әлфия ЗАКИРОВА,
Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбенең югары квалификация категорияле технология укытучысы
Максат. Укучыларда табигатьтәге үзгәрешләргә кызыксыну уяту; мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен һәм танып-белү активлыгын үстерү; экологик культура тәрбияләү.
Җиһазлау. Экология темасына ясалган рәсемнәр күргәзмәсе, Татарстанның Кызыл китабы; «Ашыт» тыюлыгы күренешләре, презентация.
Әзерлек эше. Районыбызда оештырылган «Ашыт» тыюлыгы турында материаллар туплау, кошлар һәм хайваннар турында китаплар уку, рәсем конкурсы оештыру.
Конкурс барышы
Укытучы. Исәнмесез, кадерле балалар! Сезгә мәгълүм буганча, быелгы 2017 ел Россиядә, шулай ук Татарстаныбызда да Экология елы дип игълан ителгән иде. Инде менә бу елны тәмамлап ук киләбез. Ел буена экология өлкәсендә шактый эшләр башкардык, экологик белемебез дә артты. Ә менә ни дәрәҗәдә? Шуны ачыклау максатыннан бүген интеллектуаль уен-ярыш үткәрәбез дә.
Нәрсә ул экология? Экология ул – кешелекнең табигать белән бәйләнешен, үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнә торган фән. Экологик белемнең житәрлек булмавы әйләнә-тирәлектә күрелмәгән үзгәрешләргә китерә.
Без табигатькә карап шатланабыз, күңелебез күтәрелә. Ләкин табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый да белергә кирәк. Ә моңа табигатьне белү-аңлау нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.
Әйе, кеше туган якны, аның табигатен ямьле булганга ярата, мәхәббәт хисен жырларына салып жырлый. Кеше – табигать баласы, аңа туу һәм тереклек итү өчен Жир, Су, Һава, Кояш кирәк.
Бүген без табигать турында булган белемнәребезне арттырырбыз.
1 нче алып баручы. Хәерле көн, дуслар! Без бүген «Табигатьне саклау – безнең төп бурычыбыз» дигән интеллектуаль уен-ярышка жыйналдык.
2 нче алып баручы. Бүгенге интеллектуаль уенда VА һәм VБ сыйныфы командалары катнаша. Командалар алтышар уенчыдан тора, һәм аларга алдан команда исемен, девизын әзерләргә өй эше бирелгән иде.
1 нче алып баручы. Без сезнең туган як табигатен ни дәрәжәдә белүегезне тикшерербез.
Ягез, укучылар, рәхим итеп уеныбызны башлап җибәрик.
2 нче алып баручы. Хәзер һәр ике команда да үзе белән таныштырып китәр, ә жюри әгъзалары тиешле балларны куя барыр.
1 нче алып баручы (жюри әгъзаларыбелән таныштыра).
2 нче алып баручы. Командалар, сүз сезгә!
1 нче команда. Команданың исеме – «Яшь экологлар».
Девизы:
Саклыйбыз язын уянган
Тал-тирәкләр бөресен,
Бөҗәкләрне, ерткычларны –
Яратабыз барысын!
2 нче команда. Команданың исеме – «Табигать балалары».
Девизы: Без – табигать балалары,
Табигать хужалары!
1 нче алып баручы. Без: «Табигать – тиңсез хәзинә», – дибез. Ә менә тиңсез хәзинәне саклау, баету турында кайгыртабызмы ? «Җире байның гына иле бай », дигән халык.
2 нче алып баручы. Әлбәттә, соңгы елларда табигатьне саклау, экология дип сөйләү күбәйде. әйтик, быелгы Экология елында республикабызда 2015 ел – Парк һәм скверлар, аннан соң килгән 2016 ел – Су саклау зоналары елы кысаларында башланган эшләр дәвам иттерелде. Безнең Әтнәбездә дә табигатьне саклау буенча зур эшләр алып барыла. Мәсәлән, мәктәбебез янәшәсендә әнә нинди матур парк барлыкка килде!
1 нче алып баручы. Бәйгебезнең II туры «Парын тап» дип атала. Ике командага да язмача бирем бирелә. Бер баганада үсемлек исемнәре, икенчесендә үсемлеккә кайсыдыр ягы белән охшаш хайваннар исеме язылган. Ике багананы сызыклар белән тоташтырырга кирәк, өченче баганага кай ягы белән охшаган икәнлеген язасыгыз булыр.
Үсемлек исеме | Хайван исеме | Охшаган сыйфатлары | |
1. | кактус | куян | |
2. | үги ана яфрагы | керпе | |
3. | тигәнәк | сукыр тычкан | |
4. | кычыткан | сөлек | |
5. | усак | бал корты |
Җаваплар:
1. Кактус – керпе (энәле)
2. Кычыткан – бал корты (чага)
3. Үги ана яфрагы – сукыр тычкан (йомшак өслекле)
4. Тигәнәк – сөлек (ябыша)
5. Усак – куян (калтырый)
2 нче алып баручы (җавапларны жюрига бирә).
1 нче алып баручы. Командалар уйлый тора, ә без жыр тыңлыйбыз. VА сыйныфы укучысы башкаруында «Рәсем ясыйм» жыры. Камилә Фәйзуллина көе, Гөлназ Гарипова сүзләре.
(Командаларның эшләре жыела, жюрига тапшырыла. Жюри I – II тур нәтиҗәләре белән таныштыра.)
2 нче алып баручы. Ә хәзер III тур. Командаларга чиратлап сораулар бирәм, сез җавап бирерсез. Бер команда җавап бирә алмаса, икенче команда кул күтәрә һәм җавабын әйтә.
1. Безнең якларда елга буенда үсә торган агач, ул бик сыгылмалы, җилдә ботаклары түбән иелә. (Тал)
2. Яз көне иң алдан чәчәк атучы үсемлек. (Үги ана яфрагы)
3. 99 авырудан шифалы дару үләне. (Зәңгәр мәтрүшкә)
4. Кайсы кошны «урман санитары» дип атыйлар? (Тукранны, чөнки ул бер көндә 100 мең корткычны юк итә ала.)
5. Ни өчен наратның аскы ботаклары корый, ә чыршыныкы яшел булып тора? (Нарат яктылык ярата.)
6. Фил йөзә беләме? (Әйе)
7. Корабль төзүдә нинди агач файдаланыла? (Нарат)
8. Без нинди урман зонасында яшибез? (Катнаш урман зонасында.)
1 нче алып баручы. IV тур «Сөйләгәнне тыңла-танып бел» дип атала.
«Табигать балалары»командасына бирем.
Әлеге агач борынгы риваять һәм әкиятләрдә тасвирланган. Борынгы славяннар аны күк күкрәү һәм яшен алласы Перунга багышланган сихер агачы дип санаган. Әлеге алланың статуяларын аңардан уеп ясаганнар һәм агачның үзен дә Перун агачы дип йөрткәннәр. Кәүсәсе бик юан, ботаклары, таза мускулы куллар сыман, борылмалы һәм юан, яфраклары нык уемтыклы.
(Команда жавап тапмаса, уку дәвам ителә.)
Бу агач – төзү эшләрендә, җиһазлар ясауда, ә яшь агач кайрылары – эч киткәндә, яфрагы помидор һәм кыяр тозлаганда кулланыла. Чикләвеге – терлек азыгы. Бу агач гайрәтлелек, ныклык, көч-куәт билгесе булып санала. Үзагачы аеруча нык, бүрәнәсе суда череми, ә бәлки, кара төскә кереп, тагын да катылана гына. Борынгы греклар аны Җир йөзендә иң беренче барлыкка килгән агач дип санаган. (Имән)
2 нче алып баручы. «Яшь экологлар» командасына бирем.
Яфраклы урманнарда кара-кучкылт кәүсәле, искитмәле бер агач очрый. Июнь ахыры – июль башларында аның хуш исле чәчәге бал кортларын ерактан ук үзенә җәлеп итә. Чәчәк атканда ул матурлыгы белән алмагачтан калышмый. Бер төп агач бер гектар карабодай басуы биргән кадәр бал бирә.
(Команда жавап тапмаса, уку дәвам ителә.)
Шәһәрләрне яшелләндерүдә дә аңа тиңләшердәй агач юк. Яфраклы ботаклары кыш көне терлек азыгы буларак файдаланыла. Чәчәкләреннән әзерләнгән төнәтмә – салкын тигәнне дәвалый торган бик борынгы дәвалау чарасы. Бу агачтан кашык, уенчык, аяк киеме тегү өчен калып һ.б. эшләнмәләр ясала. (Юкә)
1 нче алып баручы. «Табигать балалары»командасына:
Бу хайван – гадәти ерткыч. Ул кечкенә эт зурлыгында, әмма танавы таррак, колагы очлаеп тора. Аларны урманда да, котыпта да очратырга була. Кайда яшәүләренә карап, алар төрле авырлыкта. Далада яшәүчеләре –кечкенә: 3 – 4 кг авырлыкта, урманныкы – 6 – 8 кг, котыпныкы зуррак: 12 – 15 кг авырлыкта була. Аларның төсләре дә төрлечә. Жирән төстәгеләре күбрәк очрый, көрән, көмеш-каралары да була. Ул арт аякларына басып йөрергә, сикерергә, әйләнергә мөмкин. Читтән караганда аны бии дип уйлыйсың. Чынлыкта, ул шулай кар астында йөгерешкән тычканнарны тыңлый. Тавышларын ишетүгә, ул аларны хәзер эләктереп ала. Ул бака, кәлтә, эре бөҗәкләр дә ашый, ә шулай да аның төп ризыгы – тычкан.
(Команда жавап тапмаса, уку дәвам ителә.)
Бер ел эчендә бу хайван 2 – 3 мең тычканны юк итәргә мөмкин. Барлык әкиятләрдә дә аны хәйләкәритеп тасвирлыйлар. (Төлке)
2 нче алып баручы. «Яшь экологлар» командасына бирем.
Бу – ерткыч хайван. Аларны урманнарда, тауларда да, тундрада яисә далада да, хәтта чүлдә дә очратырга мөмкин. Алар – бик оста аучылар. Алар гадәттә хәлсез, авыру яки имгәнгән хайванны тоталар. Шуның белән урманга һәм анда яшәүчеләргә файда китерәләр, авырулар таралуга юл куймыйлар. Шуңа күрә аларны «урман санитарлары»дип атыйлар.
(Команда жавап тапмаса, уку дәвам ителә.)
Ә кайчакта алар сарык,сыер көтүләренә һөҗүм итәләр һәм зур зыян да китерәләр. Кышын алар берләшеп көтү булып йөриләр, яз җиткәч, көтү таркала. Апрель аенда аларның 5 – 12 баласы туа. Язын һәм җәен алар тычкан, кош, куян аулый. Ә балалары үскәч, алар бергәләп поши, кабан дуңгызы, болан кебек эре хайваннарны аулыйлар. Алар бик акыллы һәм сак. Үзенә куркыныч янаганны сизеп, ул оясыннан озак вакытка китеп бара, балаларын да башка урынга илтеп яшерә. (Бүре)
1 нче алып баручы. Командалар, жавапларыгыз өчен рәхмәт. Конкурсның V турына күчәбез. Мин сынамышлар әйтә башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.
1. Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, … (көн суыта).
2. Кыш карсыз булса, … (җәй ярлы була).
3. Тавыклар туфракта коенса, … (яңгыр явачак).
4. Кояш баеганда яңгыр ява башласа, … (тиз туктар).
5. Каен суы күп акса, … (җәй яңгырлы килә).
6. Моржадан чыккан төтен аска төшсә, … (көн жылыга).
7. Язгы ташу көчле булса, … (иген уңар).
8. Кояш кыш көне кызарып чыкса, … (салкын булыр).
9. Мәче югарыга, җылыга менеп ятса, … (салкынга).
10. Иртә белән чык күп төшсә, … (бик эссе булыр).
2 алып баручы. Булдырдыгыз! Сынамышларны да әйбәт беләсез икән. Сүзне жюрига бирәбез. (Жюри нәтижәләр белән таныштыра.)
1 нче алып баручы. VI тур «Нинди кош?» дип атала. «Табигать балалары» командасы игътибарына:
1. Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши. Алар – төрле шартларда яшәргә жайлашкан кошлар. Оялары – тәрәзә башында, йорт кыегында, ташландык сыерчык оясында, абзарда, агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгара. Җиләк-җимеш агачларындагы бөҗәкләр, чүп үлән орлыклары белән туклана. (Чыпчык)
2. Бөрчек-бөрчек яшел, шәмәхә төсләр белән җемелдәгән кошчыкларның җырын сокланып тыңлыйсың. Алар дус, тату яши. Ул – игенче ярдәмчесе. Жәй буена уннарча мең корткычны юк итә. Кырлар игеннәрдән бушап калгач, салкын көзге яңгырлар сибәли башлагач, көньякка китәләр. (Сыерчык)
2 нче алып баручы. «Яшь экологлар» тыңлый:
1. Нәни кошчык пар күтәрелә торган җир өстеннән күтәрелә дә, канатларын тиз-тиз җилпеп, зәңгәр күктә югалгандай була. Үзе кеп-кечкенә, ә ягымлы тавышы бөтен басуга ишетелә.Җирдә – язгы сулар тавышы, ә һавада – аның жыры.Бәлки ул игенчеләргә сабан ашлыгы чәчәр вакыт җитә дип хәбәр саладыр. (Тургай)
2. Кышын ул иртәдән кичкә кадәр ашарга эзли. Кайры ярыкларында кышлаган бөжәкләр белән туклана. Бу кошның бер пары кыш буена кырыклап төп җимеш агачын корткычлардан арындыра, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә. Ул җәй көне ике тапкыр 8 – 10 бала чыгара. Кыш көне аларга җимлек ясап элеп куярга кирәк. (Песнәк)
1 нче алып баручы. Чираттагы конкурсыбыз капитаннар өчен. Рәхим итегез! Башта – берегез, аннан икенчегез җавап бирер. Киттек!
1. Язын кайсы кош җылы яктан безгә иң беренче булып кайта? (Кара карга)
2. Бездән җылы якка иң соңыннан нинди кошлар очып китә? (Кыр казлары)
3. Иң күп ашаучы кош. (Песнәк)
4. Кайсы кош каты итеп тешли? (Кошларның теше юк)
5. Нинди кош тавышсыз оча? (Ябалак)
6. Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга? (Саескан)
7. Кайсы кошның койрыгы тормышы өчен бигрәк тә әһәмиятле? (Тукран)
8. Сан буенча иң күп таралган кошлар. (Чыпчыклар)
9. Нинди кош үз балаларын бер дә карамый? (Күке)
10. Сандугачның икенче төрле исеме ничек? (Былбыл)
2 нче алып баручы. Булдырдыгыз! Кошлар турында белемегез бар икән. Шулай игътибарлы булсак, кошлар да туган ягыбыз табигатен саклауда зур ярдәм итәрләр!
1 нче алып баручы. Соңгы конкурска життек. Районыбыз табигатен ни дәрәжәдә белүегезне сыныйсы калды. Сорауларга залдагылар да кул күтәреп җавап бирә ала. Иң активларны бүләкләр көтә. Жюри һәр жавапка 1 очко бирәчәк. Башладык.
1. Районыбыздагы «Ашыт» дәүләт заказнигы кайчан оешкан? (1997 елның 15 сентябрендә Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә.)
- Ашытелгасыкүпмеозынлыкта? (83 км)
- Гарәп телендә «Ашыт» сүзе нәрсәне аңлата? («Сазлык» дигән мәгънәне.)
- «Ашыт» тыюлыгының мәйданы күпме? (2700 га мәйданны били.)
- Ашыт елгасының кушылдыкларын санагыз. (Симет, Үртәм, Күәм, Шашы елгалары)
- Ашыт елгасы кайсы районнан башлана? (Арча районыннан)
- Тыюлыкта нинди хайваннар яши? (Поши, кабан дуңгызы, төлке, кыр куяны, ас, ләтчә, керпе, кондыз һ. б. очрый.)
- Тыюлыкта ничә төрле кош очрый? (150 дән артык төр кош очрый.)
- Тыюлыктагы ничә төрле кош Татарстанның Кызыл китабына кертелгән? (12 төр кош)
10. Тыюлыктагы ничә төр үсемлек Татарстанның Кызыл китабына кертелгән? (14 төр үсемлек. Сары һәм ак төнбоек исә тыюлыкның бизәге булып санала.)
11. Ашыт елгасында ничә төр балык яши? (Ашыт елгасы һәм аның кушылдыкларында 20 гә якын төр балык яши.)
12. Нинди су кошлары Ашытта бала чыгара? (Соры торна, ысылдавык аккош, үрдәкләр, челән, саз шөлдие)
2 нче алып баручы. Бүгенге интеллектуаль уеныбыз ахырына якынлашты, хәзер жюри эшен дәвам итә. Сезнең өчен VБ сыйныфы укучысы … «Ага чишмә» дигән жырны (С.Хәким сүзләре, Ф.Мортазин көе). башкара.
(Укучылар кушылып җырлый, экранда табигать күренешләре чиратлаштырып күрсәтелә.)
1 нче алып баручы. Сүзне жюрига бирәбез. (Жюри нәтиҗәләр белән таныштыра. Командаларга грамоталар тапшырыла.)
Укытучы. -Укучылар, туган ягыбыз табигате безгә бик мөһим һәм кадерле. Җир йөзенең төрле төбәкләрендә табигать төрлечә, елның һәр фасылы үзенчә ямьле. Ә безнең Әтнә ягында бөек шагыйребез Габдулла Тукай әйткәнчә: «Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява».
Табигатьне яратыгыз! Киләчәк буыннар өчен аны саклагыз!
Саклагыз жир тереклеген,
Табигатен саклагыз,
Җирдǝ яшисегез килсǝ,
Кануннарын ятлагыз.