Табигатьне саклау – безнең төп бурыч

№ 118

(Проект эше)

Римма БОРҺАНОВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең: I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы 

Эчтәлек

  1. Проектның паспорты.
  2. Проектның актуальлеге.
  3. Проектны тормышка ашыру этаплары.
  4. Проект эшенең эчтәлеге:

– эстетик юнәлеш;

– филологик юнәлеш;

– табигать фәннәре юнәлеше.

  1. Проект эшенең уңышка ирешү юллары:

– тәрбияви юнәлеш;

–максатка ирешү юллары.

6. Проект эшенең нәтиҗәсе.

7. Йомгаклау

8. Кулланылган әдәбият.                      

Проектның паспорты

Проектның исеме Табигатне саклау – безнең төп бурыч                       
Проектның норматив- хокукый  нигезләнүе Россия Федерациясенең Мәгариф турындагы Законы

Татарстан Республикасының Мәгариф турындагы Законы

Балалар хокукы турында Конвенции (13 (п.1), 27, 29, 31 нче маддәләр)

«Мәгариф» милли проекты

Татарстан Республикасы мәгарифенең «Киләчәк- Будущее» үсеш стратегиясе

«Дәрестән соң мәктәп» проекты

Әтнә район мәгариф бүлеге тарафыннан расланган «Сәләтле балалар», «Патриотик тәрбия», «Шәхес тәрбияләү», «Сәламәтлек»  программалары

Проектны тормышка ашыручы Башлангыч сыйныф җитәкчесе:  Борһанова Р.Н.

Башлангыч сыйныф укучылары

Проект максаты һәм бурычлары: Төп максат: балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү, киң таралган экологик проблемаларның кайберләре белән таныштыру

Төп бурычлар:

1. Авылны яшелләндерү

2. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

3. Чишмәләррне чистарту, саклау

4. Кешенең сәламәтлеге турында кайгырту

5. Чүпне тиешле урынга гына ташлауны оештыру

6. Туган якка мәхәббәт, патриотизм рухы тәрбияләү

Проектны тормышка ашыру срогы һәм этаплары

 

2015 – 2019 еллар

Проектны башкару вакыты – 4 ел

Оештыру этабы (2015 – 2016 еллар)

Киң таралган экологик проблемаларның кайберләре белән таныштыру максатчан программасын булдыру

Төп этап (2017 – 2018 еллар)

Укучылар белән экология темасына әңгәмәләр үткәрү, экскурсияләргә бару; эрудит, сәнгать буенча бәйгеләр, олимпиадаларга әзерләнү, катнашу һ. б.

Йомгаклау этабы (2019 ел)

Проектны тормышка ашыру һәм ирешелгән нәтиҗәләргә, уңышларга контроль һәм анализ, килеп туган проблемалар, киләчәктә аларны чишү юнәлешләрен билгеләү

Проектны тормышка ашыру юллары Дәресләрдә, дәрестән тыш эшчәнлектә, түгәрәкләрдә, табигатьне саклау үзәкләре белән элемтә эшчәнлегендә
   
Проектта милли-төбәк компоненты Якташ әдипләрнең терек табигать дөньясын, тыюлыклар һәм милли парклар турында өйрәнү, алар үрнәгендә тәрбия бирү
   
Көтелгән нәтиҗәләр 1. Авылны hәм аның тирә-ягын чүптән арындыру

2. Сулыкларның чисталыгын тәэмин итү

3. Кошларга ярдәм итү

4. Чишмәләрне даими карап тору гадәте булдыру

5. Һава чисталыгын саклау. Агачлар утырту

Проектның үтәлеше буенча контроль, нәтиҗәсе Проектның тормышка ашырылуы ТЭБДУ тарафыннан күзәтелеп, педсовет, директор яны киңәшмәләрендә, сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә утырышларында бәя бирелә

  

Проектның актуальлеге

Башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы: шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә, иҗатка өйрәтү турында да кайгырта.

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш вакытта укучы эзләнергә, үз сорауларына җавап табарга, фикерләрен дәлилләргә, мөстәкыйль эшләргә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнә.

Аеруча табигатьне яратучы балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Алар агачлар, куаклар, терек табигать турында кайгыртырга тиеш. Димәк, әйләнә-тирә дөньяга сак карарга өйрәнәләр.

Закон экология сагында. Экология буенча китаплардан күренгәнчә, табигатьне саклау – ул киләчәк буыннар иминлеге өчен әйләнә-тирәне пычрану һәм җимерелүләрдән саклау. Табигатьне саклау кагыйдәләре һәм принциплары закон кушканда гына үтәлә. Россия Федерациясенең 1991 елның 19 декабрендә кабул ителгән һәм 2011 елның 21 ноябрендә яңартылган «Әйләнә-тирә табигатьне саклау» турында законында табигать байлыкларының Россия халыкларының милли байлыгы, җәмгыятьнең социаль-икътисади үсеше нигезе булуы турында әйтелә. Үсешебезнең төп шарты – табигатьне буйсындыру түгел, ә җирдәге барлык тереклеккә сакчыл караш  тәрбияләү.

Проблеманы өйрәнү

Проблеманы җентекләп тикшеру өчен без сыйныф белән чүп ташлау урынына рейд оештырдык. Чүплек авылдан 500 м ераклыкта урнашкан. Ул ташландык хәлдә, чүп тирә-якка таралган, аны трактор белән күмеп кую комачауламас иде, дигән фикердә калдык. Ләкин чүп ташлау өчен махсус урын булса да, авыл халкы чүп-чарны якынга гына ташлауны кулай күрә: ул аны бакча башындагы елга буена гына ыргыта, чөнки чүпне илтү өчен транспорт кирәк, ә монысы инде – тагын да зуррак проблема. Дөрес, соңгы арада бу проблема чишелә башлады кебек. Өлкәннәрне күреп сөйләшкәч, шул мәгълүм булды: элек кешеләр тирә-як мохитне чиста тоткан. Елга тирәсенә чүп ташланмаганнар.

Табигать нәрсә соң ул?

Табигать ул – тиңсез  хәзинә,

Шаулы урман, челтер чишмә дә.

Яшел  болын да ул, зәңгәр күк тә,

Сакла аны, аңа син тимә!

Табигать ул – тиңсез хәзинә:

Авылның ул яшел урамы,

Йомшак җилнең биттән иркәләве,

Алтын көзнең яфрак бураны,

Очкан күбәләк тә, сайрар кош та,

Кырмыска ул, шөпшә, ярканат.

Агач утырт, гөлләр үстер,

Табигаьне, дустым, син сакла!

Табигатьне без төрлечә кабул итәбез. Ул һәрвакыт матур, анда бөтен нәрсә урынлы. Бер генә боҗрасы өзелсә дә, табигатьтә тигезләнеш югала, һәм күбесенчә моңа кеше гаепле. Ә табигатьне яратырга өйрәтү өчен балага тырышлык һәм күп хезмәт, көч кирәк.

Укучыларга тәрбия бирүдә экологик тәрбия юнәлеше мөһим урын алып тора. Хәзерге вакытта безне урап алган табигать сыкрый, елый. Табигатьне яратырга, матурлыгын күрә белергә өйрәтү без – укытучылардан һәм дә әти-әниләрдән тора. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү – катлаулы һәм дәвамлы процесс, шуңа күрә бу эш бигрәк тә гаиләдән башланырга тиеш. Элек-электән кеше табигатьнең гүзәллегенә сокланган, аңа багышлап бик күп җырлар, картиналар иҗат иткән. Мәктәптә генә экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, артык зур нәтиҗәләргә ирешеп булмас. Елга-ермакларыбыз, авылыбыз чүплеккә батар. Бу проблемалардан чыгу юлларына сыйныфтан тыш үткәрелгән чараларга, рәсем күргәзмәләренә, төрле конкурсларга ата-аналарны җәлеп итәргә тырышабыз. Ләкин, кызганыч, авыл урамнарында, күпер төпләрендә банка, шешә, полиэтилен кисәкләре белән тулган капчыкларны күрергә мөмкин. Бу – бигрәк тә язгы чорда күзәтелә. Югыйсә, чүп-чарны махсус урыннарга түгәргә мөмкинчелек булса да. Авыл халкы, ата-аналар балаларыбызга нинди тәрбия бирә соң? Бервакыт юлдан бер ана белән бала бара. Ә кулларында –чүп тутырылган капчык. Әни кеше як-ягына каранды да капчыкны дамба астына ыргытты. Авылларда чисталыкны булдыру үзебездән тора түгелме соң? Халыкның битарафлыгы, табигатькә булган мыскыллау, әйләнә-тирәне мәсхәрәләү күренеше – күңелне иң әрнеткәне.

Уйлан, кеше! Теләсә кайда син ташлап калдырган чүп-чар матурлыкны тудыра алырмы?

Экологик проблема буенча  балалар белән эшләү юллары

Укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирү дәрестә һәм сыйныфтан тыш эшләрдә тормышка ашырыла. Математика дәресләрендә туган як табигатенә багышланган мәсьәләләр, телдән исәпләү вакытында үсемлекләр һәм хайваннар турында белешмәләр куллану экологик тәрбия бирергә ярдәм итә. Укучылар белән тәҗрибәләр ясадык, микроскоп аша үсемлекләрне hәм азыкларны карадык. Мәсәлән, «Су нинди була?». Беренче көнне төркемгә бер савыт белән кар алып керәбез, аннары бераз вакыт үткәч, карыйбыз – кар суга әйләнә. Икенче көнне савыт белән урамга су алып чыгабыз, үзебез саф hавада йөреп кергәндә суны карыйбыз: аның өстендә боз каткан. Өченче көнне суны чәйнеккә салып кайнатабыз, аның борыныннан пар чыга, пар ул – безнең су дибез hәм чәйнекнең суын тикшерәбез – кимегән, димәк, су пар белән чыккан.

Нәтиҗә ясыйбыз: су безнең сыек, боз, газ хәлендә дә була ала. Балалар тәҗрибәләр ясарга бик ярата. Менә шулай экологик тәрбия hәм белем бирү юнәлешендә шактый эш башкарылды.

Балаларны әйләнә-тирә дөньяга сак караш тәрбияләү сәләтен үстерүдә мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган олимпиадалар, фәнни җәмгыятьләр, түгәрәкләр, факультатив дәресләр, кызыксыну буенча берләшмәләр дә зур әһәмияткә ия.

Проектны тормышка ашыру этаплары һәм алып барылган эш төрләре

1 нче этап. Оештыру

1 нче ел – I сыйныф. «Серле табигатьне, зур дөньяны ничек сакларга?» дигән сорауга җавап эзләү.

Экология буенча эшләүнең беренче елы бик кызыклы, нәтиҗәле үтте. Без тирә-юньне күп күзәттек, күңелдә янадан-яна сораулар туа торды, кызыксынуыбыз артты. Ни өчен кошлар җылы якка оча? Ни өчен өрәңге агачы орлыгының канатлары бар? Көзең бөҗәкләр кая китә? h.б. сораулар. Ни өчен табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында калды? Тирән сулы елгалар, яшел болыннар кая китте? Табигатьнең кышкы йокыдан уянуы нәрсәләрдә чагыла? Бу сораулар hәркемне уйландыра, шуңа күрә бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлтергә тиешбез. Табигатьнең бөтенлеге, киләчәге –кеше кулында. Меңләгән шул сорауларга җавап табар өчен безгә бик күп эзләнергә туры килде.

Эш төрләре (I сыйныф)

  1. Җимлекләр кую. Кошлар ашханәсен күзәтү.
  2. Ел фасыллары: пейзаж, рәсемнәр ясау.
  3. Әти-әниләр белән экологик темаларга әңгәмәләр уздыру.

4. Язын күчмә кошларны күзәтү.

5. Экологик даталарны билгеләп үтү: 22 март – Бөтендөнья су көне, 1 апрель – Халыкара кошлар көне, 18 – 22 апрель –Тыюлыклар һәм милли парклар көне, 22 апрель – Җир  көне, 4 октябрь – Җәнлекләрне саклау көне, 5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне, 15 сентябрь – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне, 27 сентябрь – Халыкара диңгез көне, 17 июнь – Бөтендөнья корылыкка каршы көрәш көне.

6. Чишмәләр белән танышу.

7. Табигатьтә сәяхәт итү. Дөньяның матурлыгын күрү. (Тәрәзә, лупа, фото, рамка, төсле пыяла аша).

8. Экологларның мәктәп балаларына хаты белән танышу.

2 нче этап. Төп этап.

2 нче ел – II сыйныф. Без туган җирнең матурлыгын тоярга, аңа hәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеге турында өйрәнү.

Җәй көннәрендә болындагы үләннәр белән таныштык. Аларның тамыр, сабак, яфрак, чәчәк өлешләреннән торуын, орлыклары җитешкәч, төрле юллар белән таралып, яңа үсемлекләр үсеп чыгуын аңладык. Кыш көннәрендә  кошларга әти-әниләр белән берлектә җимлекләр куйдык. Без тәрәзәдән җимлектән ашаган песнәкләрне күзәтергә яраттык, кышын ачыккан кошларны күзәтү күңелле иде. Буш вакытларда җимлеккә очып килгән кошларның рәсемнәрен дә ясадык. Экскурсияләр вакытында без табигать белән турыдан-туры «аралаштык»: үсемлекләр hәм хайваннар дөньясы белән якыннан таныштык, сакланырга тиешле

тереклек ияләрен, экологик күзәтүләр алып бардык hәм көзге яфраклардан гербарийлар төзергә өйрәндек.

Эш төрләре

  1. Табигатьнең үтенечләр китабын тутыру.
  2. Табигать язмышы. Әкиятләр сәхнәләштерү.
  3. «Табигатькә – тәрәзә». Көз, кыш, яз һәм җәй айларында туристик сәяхәт һәм экскурсияләр.

4. «Туган ягымның тыюлыклары» дигән темага проект эшләре. «Ашыт» тыюлыгы (Татарстан Министрлар Кабинетының 1997 ел, 15 сентябрь карары нигезендә районыбыз территориясендә «Ашыт» дәүләт табигый комплексы тыюлыгы оештырылды. Тыюлыкта Татарстанның Кызыл китабына кертелгән 14 төрдәге үсемлек очрый. Кошларның да 112 төре теркәлгән. Алар арасында кыр үрдәкләренең берничә төрен, торналарны, кыр тавыкларын һ.б. кошларны күрергә була.

5. Мәктәп һәм авыл китапханәсендә булу, китап укучылар конференцияләре  үткәрү.

6. Сыйныф һәм мәктәпкүләм рәсем конкурсларында көч сынау.

7. Матбугат белән танышу. «Сабантуй», «Көмеш кыңгырау», «Салават күпере», «Гаилә һәм мәктәп» газета-журналларын уку, фикер алышу.

8                   «Яшь алмашчылар» атналыгында «Эрудит» бәйгесе уздыру. «Сораулар ярдәмендә хайваннарны таны», «Табигатьнең моң-зары» дигән темага КВН уеннары.

  1. Республика күләм үткәрелгән рәсем, плакат конкурсында «Парклар маршы»нда катнашу.
  2. Экологик даталарны билгеләп үтү: 22 март – Бөтендөнья су көне, 1 апрель – Халыкара кошлар көне, 22 апрель – Җир  көне, 4 октябрь – Җәнлекләрне саклау көне, 5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне.

3 нче ел – III сыйныф. Укучыларны иҗади мөмкинлекләрен үстерү, бәйгеләрдә сынап карау.

Эш төрләре:

  1. Үзебезнең төбәктә сирәк калган үсемлекләрне һәм хайваннарны өйрәнү, проект эшләрен башкару.

2. Үзебезнең төбәктә яшәүче һәм шунда туып үскән язучыларның, күренекле кешеләрнең табигать турында әсәрләрен өйрәнү.

3. Сыйныфның «Иҗат» газетасына экология темасына әкиятләр, шигырь-мәкаләләр язу

4. Төрле темаларга багышланган  конкурсларда катнашу.

5. Класс җыелышларында, ата-аналар, иптәшләре каршында укучының язмасы белән таныштыру

6. Экологик даталарны билгеләп үтү: 22 март – Су көне, 1 апрель – Кошлар көне, 22 апрель – Җир көне, 4 октябрь – җәнлекләрне саклау көне, 5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне, 8июнь- Бөтендөнья океаннарны саклау көне

Йомгаклау этабы

4 нче ел – IV сыйныф

Эш төрләре:

  1. Очрашулар үткәрү, «Экология», «Кошлар –безнең дусларыбыз» дигән атналыкларда катнашу.

2. «Шәфкатьлелек», «Җимлек» акцияләрендә катнашу.

3. Җир көненә, Су көненә, Кошлар көненә багышлап бәйрәм кичәләре уздыру.”

4. Республикакүләм бәйгеләрдә катнашу: җыр, рәсем, инша, эзләнү-проект  эше, сәнгатьле башкару,  видеофестиваль, эрудит һ.б.

5. «Туган ягым табигате» дигән видеофильм әзерләү.

6. Чишмәләрне чистарту.

7. Тыюлыкларга экологик сукмак буйлап сәяхәт итү.

8. «Ни өчен хайваннарны гына түгел, алар яши торган урыннарны да сакларга кирәк?» дигән темага проект эшләре башкару, яклау.

9. «Кара китап»ка кертелгән үсемлекләр һәм җәнлекләр белән танышу.

Проект эшенең эчтәлеге

Әйләнә-тирә дөньяны яхшы белүче, сәләтле балалар белән эш түбәндәге юнәлешләрдә оештырыла:

I. Эстетик юнәлеш.

II. Филологик юнәлеш.

III. Табигать фәннәре.

Проектны тормышка ашыру юнәлешләре буенча эш планы

Эш төре   Эчтәлеге Үткәрү

вакыты

I Эстетик 1 «Табигатьне ярат!» дигән сәнгатьле уку һәм нәфис сүз Уку елы
    Табигать белән кешенең мөнәсәбәте номинациясе конкурслары План буенча
Район күләмендәге конкурсларга әзерләнү, катнашу Ел дәвамында
2 Сәхнәләштерү: Кеше урмансыз яши аламы? Ноябрь
  Агачлар турында картиналар (пейзаж) Ел дәвамында
Парклар, тыюлыклар белән танышу. Әтнә районындагы «Ашыт» тыюлыгының матурлыгы – рәсемнәрдә Ел дәвамында
Сәхнәләштерелгән әкиятләрне балалар бакчасында, мәктәптә, ата-аналар җыелышларында күрсәтү План буенча
3 Чаралар: Уныш бәйрәме, Нәүрүз бәйрәме, Кошлар көне План буенча
  Музыка һәм җыр конкурслары Ел дәвамында
Сыйныфтан тыш һәм мәктәп күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашу, балаларны мактау, бүләкләү Ел дәвамында
4 Декоратив-кулланма сәнгать:  
  «Кошлар – безнең дуслар» дигән темага рәсемнәр  ясау, рәсем конкурсларында катнашу, аларны матбугат чараларында яктырту Ел дәвамында
Укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмәләр оештыру Ел дәвамында
Мәктәптә һәм районда үткәрелгән чараларда, конкурсларда катнашу Ел дәвамында
 
II                                                                                           Филология 1 Экология темасына әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр, иншалар язу Ел дәвамында
    Укучыларның эшләрен матбугат чараларына җибәрү Ел дәвамында
Сыйныфтан тыш эшләрдә катнашу, балаларны бүләкләү Ел дәвамында
3 Индивидуаль биремле карточкаларда эш Ел дәвамында
  Кроссвордлар, башваткычлар чишү, аларны үзләреннән төзергә өйрәтү Ел дәвамында
4 Хайваннар тормышын тирәнтен өйрәнү максатыннан әкиятләр иҗат итү Ел дәвамында
  Олимпиадалар уздыру; КВН, эрудит бәйгеләр, район олимпиадасында катнашу (III – IV сыйныфлар) Атналык-ларда
Экологик сукмак буенча сәяхәт Ноябрь
5 Иң яхшы җимлеккә, иң яхшы сыерчык оясына конкурслар Елга 1 – 2 тапкыр
III                                                                                                            Табигать     белеме   «Көмеш кыңгырау» газетасы тарафыннан үткәрелүче «Табигать балалары» конкурсында катнашу

 

План буенча
  Тестлар уздыру (сайлап алу конкурсы) Ел дәвамында
«Парклар маршы»нда катнашу  
Табигать белеменнән иҗади эшләр күргәзмәсе (экологик мәсьәләләр, ребуслар, кроссвордлар) Елга 1 тапкыр
Фотокүргәзмәләрдә катнашу Чирек саен
Иҗади эшләр күргәзмәсе (мәсьәлә, ребус, кроссворд, график, диаграмма, алгоритм һ.б.) Даими
Стандарт булмаган биремнәрне эшләү, проект эшләрен башкару Даими
Кызыл китап белән танышу. Аның килеп чыгышы. 1948 елда Халыкара табигатьне саклау оешмасы каршында юкка чыгу куркынычы янаган үсемлек һәм хайваннар төрләре буенча комиссия оештырыла. Англия зоологы Питер Скот тәкъдиме белән Халыкара Кызыл китап булдырыла. 1966 елдан анда сирәк төр үсемлек һәм хайваннар исемлеге, аларга аңлатмалар теркәлә башлый. СССР Кызыл китабы 1974 елда дөнья күрә. Аннан соң төрле республикаларның да шундый ук китаплары барлыкка килә башлый. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә ТР Әйләнә-тирәне һәм табигый байлыкларны саклау берләшмәсе оеша. Әлеге берләшмәлектә 32 төр имезүче хайван, 85 төр кош, 4 төр сөйрлүче хайван, 9 төр балык, 100 төр бөҗәк, 10 төр үрмәкүч, 29 төр гөмбә турында мәгълүмат, төсле рәсемнәр, безнең   төбәкләрдә таралу урыннары картасы  тупланган. Бу китап гади генә түгел. Аның тышлыгы кызып төстә Елга 1 тапкыр
Фән атналыгы үткәрү. Яшел ишегалды, яшел урамны ачыклау  
Сыйныфтан тыш һәм мәктәпкүләм ярышларда катнашу, бүләкләү. «Елганы чистарту» уены. «Бу елгага нәрсә булган? Ә бу чүпләр каян килгән соң? Безгә нишләргә  кирәк? Чүп-чар ничә ел яши? Төнбоекны нигә өзмәдегез?» кебек сорауларга җавап эзләү Даими
    «Чүп-чарга урын юк!» дигән проект эшләрен яклау
  Укучыларның табигать фәнендәге уңышларын исәпкә алу, мактау һәм тәбрикләү; Даими

 

Проект эшенең уңышка ирешү юллары

1.Тәрбия эше юнәлеше.

2. Иҗатка юл ачабыз.

3. Укытучы девизы: «Укучылар өчен иҗатка, танып-белүгә, ачышларга юл ачарга!».

Укучы девизы: «Мин үзем, мин телим, мин булдырам!º

Тәрбия эше юнәлеше. Әйләнә-тирә мохитне саклау – һәммәбезнең дә уртак бурычы. Табигатькә зыян китерүчеләргә, иртәме-соңмы, кылган гамәлләре өчен закон алдында җавап бирергә туры килсен иде. Табигатьне саклау без яшәгән йорттан, урамнан һәм авылдан башланганын онытмасак иде. Шулай итеп, дөньяның экологик проблемалары безнең һәрберебезгә кагыла. Рәхәтлек, хозурлык биргән табигатебезнең мәңгелек яшәешен тәэмин итү – безнең буынга төшкән җаваплы бурыч. Безнең яшәү урыныбыз чиста, төзек булырга тиеш. Хәзерге тормыш таләбен искә алып, тирән белемле, тиз фикерләргә һәм иҗади эшләргә сәләтле кешеләр тәрбияләү – заман таләбе. Бу – безнең иң мөһим бурычыбыз. һәр укучыда нинди дә булса бер шөгыльгә сәләт булмый калмый.Тик аны ачыклый һәм таба белергә генә кирәк.Белем –сәләтнең ачкычы ул.

Иҗатка юл ачу. Максатка ирешү юллары.

1. Иҗади шартлар тудыру.

2. Һәр баланың да иҗади сәләтен күрә белү.

3. Уңышка ирешеп укучыларда горурлану хисе тәрбияләү.

4. Конкурсларга, проект эшләренә ата-аналарны җәлеп итү.

Ата-аналар ярдәме белән «Табигать hәм без», «Дару үләннәре» фотогазеталар, «Алар Кызыл китапта», «Экологик сукмагы» күңел ачу кичәләре оештырылды. Гаиләне дәрестән тыш тәрбия эшен оештыруга җәлеп итү, ата-аналарга педагогик белем бирү, «Уңышка юл» программасы нигезендә тормышка ашыру иң яхшы чара булып тора.

Укучыларда патриотик тәрбия юнәлеше буенча туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан тәрбия сәгатьләрендә «Туган ягым» темасын, туган як тарихын, экологик проблемаларны чишүдә катнашалар.

Экологик тәрбия юнәлешендә укучылар матурлыкны күрә белергә өйрәнәләр.Үзләренең рәсемнәрендә ярдәмгә мохтаҗ, беркемгә дә зыян китерми торган хайваннарга ярдәм итүләрен сорыйлар. Укучылар мәктәптә, өйдә хикәяләр, әкиятләр иҗат итәләр, иллюстрацияләр ясыйлар. Экологик проблемалар – ул кешенең яшәү шартлары начарлану проблемалары, алар кешенең табигать белән үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә килеп чыга, һәм кешенең сәламәтлегенә, тормышына, хәтта кешелек җәмгыяте өчен дә куркыныч яный.Экологик проблемалар дөнья масштабында гына түгел, ә үзебез яшәгән тирәлектә дә каралырга тиеш. Кешеләр табигатьне пычраталармы? Бу хәлдән чыгу юллары бармы? Киләчәктә ни булыр?

  1. Проект эшенең көтелгән уңай нәтиҗәсе

Балаларның экологик белемнәрен үзләштерүгә, тәҗрибәләрдә катнашуга булган җаваплылыгы арта; балаларның уеннарда, шөгыльләрдә актив шөгыльләнүе, интеллектуаль үсешнең көчәюе күзәтелә;  проблемалы ситуацияләр вакытында һәр баланың, югалып калмыйча, үз фикерен әйтергә омтылуы барлыкка килә. Балаларның логик фикерләүләре, мөстәкыйльлеккә омтылышлары камилләшә; ата-аналар ярдәме белән үсеш бирүче тирәлек, табигать почмаклары төрле атрибутлар, гөлләр белән баетыла; укучыларда суны әрәм-шәрәм итмәү, табигатьне саклау теләге уяна.

Әтнә районы Күәм урта мәктәбе укучылары иҗаты

Әллә төшем, әллә өнем

(Әкият)

Мин – II сыйныф укучысы Исламия. Без яңа дәреслекләр белән укыйбыз. Һәр дәрестә укытучыбыз Римма Нурмөхәммәтовна һәм дәреслек геройлары Әминә, Әмир белән төрле сәяхәтләргә чыгабыз. Әллә инде бу геройларны бик яраткангамы, көн дә табигатебез турында сөйләшкәнгәме, мин бер көнне төш күрдем. Әминә белән Әмир табигатькә сәяхәткә чыкканнар икән, имеш. Юлда барганда каршыларына зур тау очраган.  Ул тау шулкадәр биек булган, ә якынрак килсәләр, тау чүплек тавы икән. «Без бу тауны ничек кенә үтик икән соң?» – дип баш ваткан алар. Тукта әле, әйләнә-тирә дәреслегендә сәяхәт итә торган безнең вертолётыбыз бар иде бит дип, вертолётка утырганнар. Ләкин вертолёт өскә күтәрелгән саен аларга сулавы начарланган. Алар сулый алмый башлаганнар. Агулы газлар, корым, тузан аларга комачаулаган. Алар яңадан җир өстенә төшкәннәр. Һаваның шуның кадәр пычрануына алар аптыраган. «Тукта әле, каршыда Ашыт елгасы бар, көймә белән йөзеп, теге ярга чыгыйк әле», – ди Әмир апасына. Елга аркылы гизеп чыгарга уйласалар да, елга ярына якын килә алмаганнар. Анда да чүп-чар, ватык пыяла шешәләре, су өслегендә әллә нинди кара майлар, үлгән торналарны, аккошларны күргәннәр. «Без табигатьнең матур якларын гына күргәнбез икән, карале, Әмир, кешеләр табигатьне нинди хәлгә китергәннәр», – диде Әминә. «Әйдә, тизрәк без нәни укучыларыбызны кисәтик. Табигать алардан ярдәм көтә», – дип, алар безнең янга ашыктылар. Мин кинәт уянып киттем дә уйга калдым. Авыл янындагы чүплек тә Әминә белән Әмир күргән тау кадәрле булса, елгаларыбыз шулкадәр пычранса, суларга чиста һава булмаса, без нишләрбез икән? Укытучы апабыз көн дә: «Табигатьне саклагыз, зыян китермәгез», – дип, безне кисәтә бит. Эх, бу сүзләрне бөтен кешегә дә ишеттерәсе иде шул. Без бит табигать турында матур шигырьләр укыйбыз, рәсемнәр ясыйбыз. Җир йөзендә кайбер кошлар һәм хайваннар бик аз калганнар. Әгәр безнең дә Ашыт суы пычранып, андагы кошлар, хайваннар үлеп бетсә, ничек ямьсез булыр иде. Менә шуңа күрә дә «Ашыт» тыюлыгы дип аталадыр ул.

Төшемдә үлгән торналарны күреп, мин аларны бик кызгандым. Һәм әнием сөйләгәннәр искә төште. Борын-борын заманнарда ак торналар Себердә яшәгән. Ләкин алар оя кора торган җирләр юкка чыккан. Кешеләр зур заводлар төзегән. Шуңа күрә бу кошлар хәзер кеше үтеп керә алмый торган урманнарда гына оя коралар икән. Ләкин алар бик аз калып бара. Бу сирәк калган кошларны сакларга, аларны юкка чыгуына юл куймаска кирәк. Без ясаган матур рәсемнәрдәге кебек табигатьнең дә матурлыгын күрә, саклый белергә кирәк. Әйдәгез, дуслар, абый-апалар, табигатькә зыян салмыйк, сирәк калган кошларны, җәнлекләрне кыерсытмыйк, табигатьне пычратмыйк, саклыйк!

Зәңгәр күл

Борын-борын заманда булган, ди, бер бик матур зәңгәр күл. Аның суы шундый чиста булган. Беркөнне замана балалары күл янына ял итәргә килгән. Күл буенда музыка акыртканнар, ашап-эчеп ял иткәч, бар чүпне күлгә ташлап киткәннәр. Күл тирәсендәге кошлар, җәнлекләр урман эченә кереп качканнар. Оядагы нәни кошчыкларның ашыйсылары, су эчәселәре килеп авырый башлаган. Ә күлнең моңа бик ачуы килгән. Ул тәртипсез укучылар киткәч, үзе янына урман җәнлекләрен, кошларны чакырткан. Урман җәнлекләре килсәләр, күлдә тәмле су шешәләре, кәгазь тартмалар, пакетлар йөзеп йөри. Кошларның кошчыклары авырыйлар икән. «Без бу суны ничек эчәбез соң инде?» -–дигән куян. Тәртипсез балаларны алар бүтән күл янына китермәскә булганнар. Ә зәңгәр күл җәнлекләр килгәч, әй, куанган, куанган. Ул да үзенең дулкыннары ярдәмендә аларга чүпләрне җыярга ярдәм иткән. Күл, дусларына рәхмәт әйтеп, аларны тагын үз янына чакырган. «Ә тәртипсез балаларга монда урын юк», – дигән.

Әй, малайлар, кызлар! Сез су-күлләрне пычратмыйсызмы соң?

Яз көне безнең якларга җылы яклардан күчмә кошлар әйләнеп кайта. Безнең якта алар үзләренә җитәрлек азык таба. Беренче булып кара каргалар килсә, аннан соң без ясаган ояларга сыерчыклар, Ашыт елгасына аккошлар, үрдәкләр, кыр казлары килә. Кыр казлары, үрдәкләр тавышыннан авылыбыз шаулап тора, чөнки Ашыт елгасына су эчәргә, азык табарга төшә алар. Әле тагын елга буенда соры торналарны да күрергә мөмкин.

Безнең өй тирәсеннән ерак түгел «Таңатыр» дип аталган наратлык бар. Бу наратлыкта без әти белән торналарны күрдек. «Ни өчен бу урынны сайлады икән алар?» – дип, әтидән сорадым. «Беренчедән, монда наратлар бик күп үсә, һәм аларга оя ясарга уңайлы, икенчедән, анда тыныч, беркем дә борчымый, өченчедән, якында гына зур сулы плотина бар», – диде әтием. Димәк, торналар үзләренә азык та таба, бала да чыгара алалар икән бит. Алар бака, балык, төрле бөҗәкләрне дә ашый. Аяклары озын, үзләрен горур тоталар. Татарстанның Кызыл китабына кошларның 85 төре кертелгән, алар арасында соры торналар, ысылдавык аккошлар бар икән.

Язгы очып килү һәм көзге очып китү вакытында безнең Ашыт елгасына кыр казлары, кыр үрдәкләре ял итәргә төшә. Кыр үрдәге безнең республикада оялый торган иң гади үрдәк икән. Ләкин аларны аучылар гел ата.

Димәк, бу сирәк калган торналарны, кыр үрдәкләрен, кыр казларын  да сакларга кирәк, аларның юкка чыгуына юл куймаска иде.

Булат ГАТАУЛЛИН, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе укучысы

Мин әбиемне бик яратам.Ул сөйләгән әкиятләрне, хикәяләрне, аның балачак хатирәләрен тыңларга яратам. Менә беркөнне әбием туган яктагы табигать турында сеңлем Лилия белән икебезгә үзе белән булган вакыйганы сөйләде. Ул минем «Маршлар паркы»на ясаган торналарыма карап торды да сүзен башлап җибәрде. «Июль аеның иң җылы вакытлары иде, – ди ул безгә карап. – Авылда печән өсте. Олысы-кечесе дә Ашыт елгасы буендагы болынга төшә, хәтта бала-чагалар да шунда. Чөнки җәй көне су коенып була, судагы үрдәкләрне, торналарны күзәтәсең. Әле тоз белән тәмле итеп пешкән йомырка ашыйсың. Көткән көн килеп җитте, әти безне энем белән болынга печән җыярга алып китте. Без болынлыкка килеп җитү белән энем: «Торналар!!» – дип кычкырып җибәрде. Безнең әти чапкан печән чүмәләсе өстендә алты торна басып тора иде.Без җайлап кына алар янына таба килә башладык. Аларны якыннанрак күрәсе килде. Ләкин әллә каян арбалы ат килеп чыкты да, аның тавышына безнең торналар очып китте. Безгә бик күңелсез булды. Без дә – табигать баласы. Ә нигә бичара кошлар бездән курка икән? Шулай без энем белән пешкән йомыркаларны, әнием пешергән кабартмаларны сындырып, аларга дип күл буенда калдырдык. Бәлки аларның да ашыйсылары килер, яңадан очып килерләр дип чүмәлә арасына кереп яттык. Чыннан да, озак та үтмәде торналар кабат елга буена килде. Хәтта без калдырган ризыклар белән сыйландылар. Ә без аларны тын гына күзәттек. Алар ашап туйгач, безгә рәхмәт әйткәндәй канатларын җилпеделәр дә очып күздән югалдылар. Без, әтигә ияреп, көн дә елга буена килә торган булдык, камышлар арасыннан торналарны күзәттек. Алар хәзер бездән курыкмыйлар, без калдырган ризык белән сыйланалар. Их, фотога төшереп тә булмады, чөнки ул чакта авыл кешесендә нинди фотоопарат булсын инде. Ә аларга карап, мин рәсем ясарга бик ярата идем», – ди әбием, көлеп.

«Ә беркөнне, бөтен Ашыт елгасың яңгыратып, мылтык тавышы ишетелде. Бе, бөтен эшебезне калдырып, елга буена йөгереп килдек, торналар кайсы кая оча, бер торна хәлсез, канга баткан килеш күл буенда ята иде. Аның аягы яраланган икән. Тиз генә торнаны күтәреп алдык та ат арбасына салдык. Әтием тиз генә торнаның аягын бәйләп куйды. Ләкин торнаны анда калдырсак, төлкеләр тотар дип, без аны бер атнага өйгә алып кайттык. Берәр атнадан торна аягына басып йөри башлады, һәм без торнаны үз урынына камышлар арасына илтеп куйдык», – диде әбием. Еракта бер төркем торналар күренде, һәм безнең торнабыз иптәшләре янына һавага күтәрелде. Ул бер тапкыр безнең баш өстеннән әйләнеп чыкты,  күрәсең, ул безгә рәхмәт әйтергә теләгән», – диде әбием. Менә бит, балачактагы хатирә онытылмаган.

Йомгаклау

Йомгаклап әйткәндә, проект эшенең уңышы түбәндәгеләрдән күренә:

1. Укучыларның үз эшчәнлеге белән канәгать булуы.

2. Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелү.Алган грамотоларда күренә.

3. Алган белемнәрне тормышта куллана белү, тормышка яраклаша белү.

Экологик тәрбия бирүдә хезмәтнең әhәмияте аеруча зур. Шуңа күрә аквариумдагы балыкларны карау, түтәлләрдә яшелчә үстерү, кошларга оялар, җимлекләр ясау, бүлмәдәге гөлләрне тәрбияләү, чәчәкләр, яфраклар киптерү, гербарийлар ясау кебек эшләрне яратып башкаруы бик мөhим. Хезмәт процессында табигатьнең матурлыгы күренә, аңа сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләнә.

Экология буенча эшләүнең беренче һәм икенче елы әнә шулай бик кызыклы, нәтиҗәле үтте. Балалар белән тирә-юньне күп күзәттек, алар күңелендә янадан-яна сораулар туа торды, кызыксынулары артты. Ни өчен кошлар җылы якка оча? Ни өчен өрәнге агачы орлыгының канатлары бар? Көзең бөҗәкләр кая китә? h.б. сораулар.

Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз ул. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны табигатьне коткарып кала алабыз Табигать белән элемтәгә керү, күзәтү, хезмәт, уен, сәнгать эшчәнлеге аша тагын да белемнәрен ныгыту – бу экологик белемне күтәрүнең төп ачкычы. Бу проблема сезнең дә күңелгә тия икән, моны балаларга күрсәтергә, бирергә мөмкин. Чөнки балалар безгә караганда нечкә күңелле һәм чистарак. Табигатькә карата аларда нәфрәт, сакчыл караш югала икән, димәк, бу безнең гаеп. Дөньяда табигать һәм балалар бергә бәхетле, озын гомерле булып, тынычлыкта яшәргә язсын, бу бик тә кирәк!

И күңелле бергә безгә,

Табигать кочагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында.

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычыратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз!

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать – ул безнең әни,

Табигатьне саклагыз!