Табигатьне өйрәнәбез
№ 124
(Әйләнә-тирә дөнья, 1-2 сыйныф, азкомплектлы класс өчен. Кабатлау дәресе)
Гүзәлия ГАЗИЗОВА,
Сарман районы Мортыштамак төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
I сыйныф | II сыйныф |
Тема. Агачлар, куаклар, үләннәр.Максат. Укучыларның үсемлекләр, агачлар, куаклар, үләннәр буенча үткән материалны гомумиләштерү, кабатлау. Агачлар, куаклар һәм үләннәрнең тышкы билгеләре буенча аеру һәм классификацияләү турындагы белемнәрне ныгыту.
Сөйләм телен үстерү, логик фикерләү, чагыштырырга, аңлата белергә өйрәтү. Күзәтүчәнлекне, табигатькә карата мәхәббәт, сак караш тәрбияләү. Күмәк эшләргә өйрәтү. Бурычлар (универсаль уку гамәлләре (УУГ) формалаштыру): шәхси УУГ: үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булу; регулятив УУГ: үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру; танып белү УУГ: үсемлекләр, агачлар, куаклар, үләннәр буенча үткән материалны гомумиләштерү, белемнәрне тирәнәйтү; коммуникатив УУГ: төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләрне үзара тигез бүлешеп эшләүгә ирешү, иптәшеңне тыңлый һәм аңа ярдәм итә белү, бәйләнешле сөйләмне тулыландыра белү. Җиһазлау: проектор, экран, слайдлар, биремле карточкалар, МЭНЭДЖ МЭТ таблицасы. Дәрестә кулланылган сингапур структуралары: КОПИ КЛЭП, ТЕЙК ОФ–ТАЧ ДАУН, Континиус Раунд Робин, Микс-фриз-груп.
I. Дәресне оештыру Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп, бер өстәлдә 4 укучы утыра. 1. Исәнләшү (укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр) – Укучылар, бер-берегезне каршылап, капма-каршы партнерларыгызны сәламләгез.
– Сәлам, дустым! (Кулларны кысышу) – Хәлләр ничек? (Җиңелчә җилкә кырыена кагу) – Кайда булдың? (Кул уйнату) – Мин сагындым! (Кулны күкрәккә кую) – Син килдең! (Кулларны җәю) – Мин бик шат. (Кочаклашу, кул кысышу) -Укучылар, утырыгыз.
2.Һава торышын билгеләп китәбез. Дежур укучы фикере белән килешкән укучылар урыннан торып баса, килешмәүчеләр утырган килеш кала (ТЕЙК ОФ–ТАЧ ДАУН). Дежур укучы әйтә: Ел фасылы, кайсы ай, һава температурасы, аяз/болытлы, явым-төшем, терек/терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләр. II.Актуальләштерү. 1).Укытучы: -Бүген без соңгы дәресләрдә үткән белемнәребезне кабатларбыз һәм ныгытырбыз. -Әйдәгез аларны табышмак-биремнәр аша искә төшереп алыйк. 1 нче сыйныф укучылары телдән әйтәләр: Слайд №1. 1.Яз көне күлмәк кия, Көз сала,кыш шәрә кала. Нәрсә ул? (агач) Мин үзем –зәһәр инде. .Чагамын кул тидерсәң, Шаянрак балаларны Үрле-кырлы сикертәм. Нәрсә ул? (кычыткан) Нәрсә ул ?- үлән. 4.Чәчәкләрем аллы-гөлле Меңләгән энәм сакта Кырык төрле дәва булам Кеше авырган чакта. (гөлҗимеш) Ул нәрсә? Куак.
Слайд №2. Димәк, табышмакларның җавапларын берләштереп нинди темага сөйләшербез бүген? Әйе, “Агачлар, куаклар, үләннәр” темасы буенча белемнәрне ныгытырбыз. Слайд №4. 2).Үсемлек исемнәре язылган карточкалар (агач,куак,үлән рәсемнәре) салынган конвертны өстәл уртасыннан алалар. Бирем. Үсемлекләрне рәсем буенча 3 группага бүлергә. Агачлар. Куаклар. Үләннәр. Континиус Раунд Робин (укытучы бирем әйтә һәм уйларга вакыт бирә, командадагы 4 укучы круг буенча чиратлап җавап бирәләр, укытучы сигналы белән туктыйлар). Рәсемнәрне билгеләгәч,аңлаттырырга. Нәтиҗә ясау: Агачның сыйфатлары: кайры белән капланган, каты бер кәүсә. Куакның сыйфатлары: берничә нечкә кәүсәләрдән тора. Үләннәр-нечкә сабаклардан тора. Схема рәвешендә агач, куак, үләннәрне ясап күрсәтергә. Микс-фриз-груп структурасы Музыкага бииләр, кушылалар. Музыка туктагач басып катып калалар.Сорау бирелә. Бер кеше дә җавапны кычкырып әйтми, ә эченнән генә уйлый. -Елның ничә фасылын беләсез ? Шул санча төркемнәргә берләшегез. (4 әү баса) — Томан сүзе ничә хәрефтән тора? Шул санча төркемнәргә берләшегез. (5 хәреф) — Көз айлары ничәү (3әү баса) -Молодцы, укучылар. Сез бик игътибарлы булдыгыз.
Укытучы: 2015 нче елда Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Балалар, шул уңайдан нинди истәлекле вакыйгалар булды? -Сарманда ял паркы яңартылып ачылды, ул бик матур булды. -Безнең авылда да ял паркы ачылды. -Без шулай ук агач утыртуда катнаштык. Әйе, балалар, без һәр елны мәктәп коллективы белән агач утырту акциясендә катнашабыз. Сентябрь аенда без сезнең белән мәктәп кырыендагы бакчага, шулай ук авыл башындагы агачлыкка экскурсиягә барган идек. Без андагы агачларның сөйләшүен тыңлаган идек. Әйдәгез, шуны искә төшерик әле. Х.Алина: Чуар кием кигән бала: -Минем киемнән дә матуры юк: монда кызыл да, сары да, ал да, саргылт төс тә бар.
Слайд №6. Укытучы: Балалар! Бу нинди агачлар булды? Аларны атап китегез әле? -Яфрак һәм ылыслы агачлар. Ылыслы: Чыршы, нарат, карагай.
Слайд №7.
Быел безнең авылда парк ясадылар. Анда балалар өчен барлык уңайлыклар бар. Ә менә быел тирә- юньгә агачлар утыртырга җитешмәдек. Шуңа күрә икенче елга паркны яшелләндерү өчен безгә кайсы өлешләргә агач,куак,үлән утыртырга кирәклеген уйлап схемасын — проектын ясарга кирәк. Сез шуңа ризамы? Риза булсагыз үзегез тезгән агач,куак,үләннәрне шушында урнаштырыгыз(рәсемнәрне клей б/н ябыштыралар).
1 сыйныфның эшләрен тикшерү. Слайд №8 -Балалар, ә кешеләр көз көне нинди эшләр башкаралар? -Уңыш җыю, басуларда урып-җыюны башкарып чыгу. -Мин хәзер мәкаль әйтәм, сез аның мәгънәсен аңлатырсыз.
Күз өчен яз яхшы, Авыз өчен көз яхшы.
Язның байлыгы –кояш, Көзнең байлыгы-уңыш.
Димәк, кыш көне тук булу өчен, көз көне яхшылап эшләргә кирәк.
Укытучы: Ә хәзер уен уйнап алыйк. “Ә син мине беләсеңме?” Укучылар капчыктагы яшелчә һәм җиләк-җимешләрне кул белән тотып карап, нәрсә икәнен атыйлар (яшелчәме яки җиләк-җимешме). Уку эшчәнлеген йомгаклау Рефлексия. -Ә хәзер укучылар дәрескә йомгак ясыйбыз. Миңа дәрес кызыклы булды…. (ничә кешегә кызыклы булган,шулар кулларын күтәрәләр) Миңа авыр булды…..( кулларын күтәрәләр) Мин аңладым…. (кулларын күтәрәләр)
Үзбәя. Уңыш агачына яфраклар куябыз. — Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне кем бик яхшы үзләштердем дип уйлый ? Шул укучылар кулларына кызыл яфраклар алырсыз. Кемнәр үз эшчәнлеген яхшы дип бәяли алар сары яфрак ала. Кемнәргә иптәшләреннән ярдәм кирәк булды алар яшел яфрак алалар һәм агачка беркетәләр. Менә бит ноябрь аенда агачлардан яфрак коелса да, безнең бүлмәдә Уңыш агачына яфраклар куйгач нинди күңелле булып китте.
Укытучы билге куя (смайлик). Өй эше. Агачлар, куаклар, үләннәр исемен кабатларга. Барыгыз да бик яхшы эшләдегез, бик зур рәхмәт сезгә!
|
Тема. Көз. Көз айлары. Көз көне терек һәм терек булмаган табигать.Максат. Укучыларның көз көне терек һәм терек булмаган табигатьтә күзәтелгән үзгәрешләр турындагы белемнәрен гомумиләштерү; системалаштыру. Алда өйрәнгән материал буенча белемнәрне ныгыту.
Логик уйлау, хәтерне, игътибарны, сөйләм телен үстерү; группада эшләргә өйрәтү; чагыштырырга, анализ, нәтиҗә ясарга өйрәтү. Табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү, табигатьне өйрәтүгә кызыксыну уяту, группада эшләгәндә бер-береңә ярдәм итү теләге булдыру. Бурычлар (универсаль уку гамәлләре (УУГ) формалаштыру): шәхси УУГ: үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булу; регулятив УУГ: үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру; танып белү УУГ: көз көне терек һәм терек булмаган табигатьтә күзәтелгән үзгәрешләр турындагы белемнәрне гомумиләштерү; коммуникатив УУГ: төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләрне үзара тигез бүлешеп эшләүгә ирешү, иптәшеңне тыңлый һәм аңа ярдәм итә белү, бәйләнешле сөйләмне тулыландыра белү. Җиһазлау: проектор, экран, слайдлар, биремле карточкалар, МЭНЭДЖ МЭТ таблицасы. Дәрестә кулланылган сингапур структуралары: КОПИ КЛЭП, ТЕЙК ОФ–ТАЧ ДАУН, Финк-Райт-Раунд Робин, Микс-фриз-груп. I. Дәресне оештыру Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп, бер өстәлдә 4 укучы утыра. 1. Исәнләшү (укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр) – Укучылар, бер-берегезне каршылап, капма-каршы партнерларыгызны сәламләгез. – Сәлам, дустым! (Кулларны кысышу) – Хәлләр ничек? (Җиңелчә җилкә кырыена кагу) – Кайда булдың? (Кул уйнату) – Мин сагындым! (Кулны күкрәккә кую) – Син килдең! (Кулларны җәю) – Мин бик шат. (Кочаклашу, кул кысышу) -Укучылар, утырыгыз.
2.Һава торышын билгеләп китәбез Дежур укучы фикере белән килешкән укучылар урыннан торып баса, килешмәүчеләр утырган килеш кала (ТЕЙК ОФ–ТАЧ ДАУН). Дежур укучы әйтә: Ел фасылы, кайсы ай, һава температурасы, аяз/болытлы, явым-төшем, терек/терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләр. II.Актуальләштерү. 1).Укытучы: -Бүген без соңгы дәресләрдә үткән белемнәребезне кабатларбыз һәм ныгытырбыз. -Әйдәгез аларны табышмак-биремнәр аша искә төшереп алыйк. 2 нче сыйныф укучылары, Финк-Райт-Раунд Робин (“уйла-яз-командада фикер алыш”) Өстәлнең уртасыннан ал төстәге кәгазьдән биремне алып, табышмакларны чишеп, җавабын язалар, аларны чиратлап һәрберсе укып чыга, командада фикер алыша. 1.Алтын-сары яфракларга Ал-кызыл алмаларга Балалар сөенәләр, Амбар тулы ашлыкларга Байлык-муллык килгәнгә, Өлкәннәр сөенәләр. (бу кайсы ел фасылы?- көз)
2.Кырлар буш кала, Яңгырлар ява; Җирләр дымлана Бу кайчак була? (көз) 3.Сорыйлар, көтәләр, Килсәм бар да качалар. (яңгыр)
4.Язын дөньяга килә, Көзен саргаеп үлә. (яфрак)
5.Көзен очып китәләр, Язда кире кайталар.( күчмә кошлар). Слайд №3. Табышмакларның җавапларын берләштереп нинди темага кабатлау булыр?Әйе, “Көз. Көз айлары. Көз көне терек һәм терек булмаган табигать” темасы буенча белемнәрне ныгытырбыз. Слайд №4. 2). Презентациядән терек булган һәм терек булмаган табигатьтәге көзге үзгәрешләрне аерасы. (Командадагы янәшә партнерлар – 2шәр укучы – терек /терек булмаган үзгәрешләрне язалар): Слайд №5. Бөҗәкләр кайры астына качалар, салкынайту, күчмә кошлар җылы якка китү, боз кату, җимешләр өлгерү, томан, үлән шиңү, кырау төшү, беренче кар яву, яфраклар саргаю, салкын яңгырлар, тиен кышка азык әзерли.
Микс-фриз-груп структурасы Музыкага бииләр, кушылалар. Музыка туктагач басып катып калалар.Сорау бирелә. Бер кеше дә җавапны кычкырып әйтми, ә эченнән генә уйлый. -Елның ничә фасылын беләсез ? Шул санча төркемнәргә берләшегез. (4 әү баса) — Томан сүзе ничә хәрефтән тора? Шул санча төркемнәргә берләшегез. (5 хәреф) — Көз айлары ничәү (3әү баса) -Молодцы, укучылар. Сез бик игътибарлы булдыгыз.
Х.Камил укучы: Яшел кием кигән бала: -Ә минем уйлавымча, минем кебек мәһабәт агачка синеке кебек чуар күлмәк бер дә бармый. Иң матур һәм тыйнак төс ул – яшел. Мин бу төсне бервакытны да үзгәртмим. Слайд №6. Укытучы: Балалар! Бу нинди агачлар булды? Аларны атап китегез әле? -Яфрак һәм ылыслы агачлар. Яфраклы: каен, миләш, имән.
Слайд №7. Слайдтан җавап бирәләр: Укытучы: -Балалар, көз көне яфраклы агачларда нинди үзгәрешләр бара? -Яфрак төсе үзгәрә, җиргә коела, җимешләр бирә. Ә ни өчен яфраклар коела? -Агач зарарлы матдәләрдән арына, кыш көне корудан саклый үзен. Ә ылыслы агачлада үзгәрешләр? — Ылыслы агачларның ылыслары тар һәм бәләкәй, элпә белән капланган, шуңа күрә дым югалту һәм кору, яфраклы агачларга караганда, әкренрәк бара. -Балалар! Хайваннар дөньясында көзнең тәэсире ничек микән? Әйдәгез кошларны тыңлап карыйк. Сандугач белән Күке сөйләшә: Карале, сандугач, чыпчыклар нинди суык кыш турында сөйләшәләр алар? Җирне ак кар каплый,суыклар була, имеш. -Э,э…, Күке, болай гына сөйлиләр. Җирдә күпме яшим-кышны да, карны да күргәнем юк. Туган якка кайтам-җәй, Африкага кайтам –җәй. Бөтен җирдә –җәй. Укытучы: -Әйтегез әле, нигә бу кошлар шулай диләр? -Чөнки алар күчмә кошлар, көз көне җылы якларга очып китәләр. Ә суыкка чыдамнары бездә калалар. -Ә хайваннар көзгә ничек әзерләнәләр? -Кышка запас әзерлиләр, симерәләр һәм йокыга талалар, әзерләнмиләр, кыш көне үзләре азык табалар. Яшел кәгазьдә бирем: хайваннарның рәсемнәрен 3 группага бүләләр: Тиен, тычкан, кондыз – кышка запас әзерлиләр; Аю, керпе, бурсык — симерәләр һәм йокыга талалар; Бүре, төлке, поши — әзерләнмиләр, кыш көне үзләре азык табалар.
Слайд №8 -Балалар, ә кешеләр көз көне нинди эшләр башкаралар? -Уңыш җыю, басуларда урып-җыюны башкарып чыгу. Сары кәгазьдә бирем: мәкальләр башы бирелгән, сез аның азагын дәвам итәрсез,мәгънәсен аңлатырсыз. Күз өчен яз яхшы, Авыз өчен көз яхшы.
Язның байлыгы –кояш, Көзнең байлыгы-уңыш.
Димәк, кыш көне тук булу өчен, көз көне яхшылап эшләргә кирәк.
Укытучы: Ә хәзер уен уйнап алыйк. “Ә син мине беләсеңме?” Укучылар капчыктагы яшелчә һәм җиләк-җимешләрне кул белән тотып карап, нәрсә икәнен атыйлар (яшелчәме яки җиләк-җимешме). Уку эшчәнлеген йомгаклау Рефлексия. -Ә хәзер укучылар дәрескә йомгак ясыйбыз. Миңа дәрес кызыклы булды…. (ничә кешегә кызыклы булган,шулар кулларын күтәрәләр) Миңа авыр булды…..( кулларын күтәрәләр) Мин аңладым…. (кулларын күтәрәләр) Үзбәя. Уңыш агачына яфраклар куябыз. — Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне кем бик яхшы үзләштердем дип уйлый ? Шул укучылар кулларына кызыл яфраклар алырсыз. Кемнәр үз эшчәнлеген яхшы дип бәяли алар сары яфрак ала. Кемнәргә иптәшләреннән ярдәм кирәк булды алар яшел яфрак алалар һәм агачка беркетәләр. Менә бит ноябрь аенда агачлардан яфрак коелса да, безнең бүлмәдә Уңыш агачына яфраклар куйгач нинди күңелле булып китте. Укытучы билге куя. Өй эше. “Безнең гаиләдә көзге эшләр”. Сочинение язарга. Барыгыз да бик яхшы эшләдегез, бик зур рәхмәт сезгә!
|