Табигатьне бел, ярат һәм сакла!
Табигатьне бел, ярат һәм сакла!
Альмира ИБРАҺИМОВА,
Яшел Үзән шәһәрендәге Н.Соболев исемендәге
2 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Максат: башлангыч сыйныф укучыларына табигатьне саклау мөһим икәнен җиткерергә тырышу.
Бурычлар:
Предмет: әйләнә-тирә табигатебезгә карата игътибарлы булу кирәклеген һәм төрле яктан экологик проблемалары турында укучыларның белемнәрен ныгыту.
Метапредмет: төрле (индивидуаль, микротөркем, коллектив) формаларын куллану ярдәмендә укыту, танып белү, коммуникатив, информацион компетенциясен үстерү. Алынган тема буенча белемне үстерүгә балаларның теләкләрен үстерергә тырышу. Өстәмә мәгълүмат чыганаклары белән эшләүнең күнекмәләрен камилләштерү. Мәктәп укучыларында логик фикерләүне – сәбәп, нәтиҗә бәйләнешләрен билгели белү, гомумиләштерү, чагыштыру.
Шәхси: табигатькә сакчыл мөнәсәбәт ихтыяҗын тәрбияләүгә ярдәм итү.
Чараның төре: катнаш чара.
Укыту методлары:
Әдәбият белән эш, укытучы белән аралашу һәм практик; дидактик яктан: яңа белем өстәү, куллану һәм беркетү, иҗади эшчәнлек; программа буенча эш; чараларда танып белү эшчәнлегенең актив формаларын куллану; аңлату-иллюстратив, проблемалы, тикшеренү; хезмәттәшлекнең төрләре: монологик, идеологик, индивидуаль һәм группа төркемнәре.
Җиһазлау: «Табигатьне бел, ярат һәм сакла!» (М.Пришвин), «Табигатьне сакла!», «Табигать – кешенең дусты», «Табигать – безнең йортыбыз» дип аталган ел фасылларына багышланган файллар кулланыла.
Оештыру өлеше
- Ел фасыллары турында укучылар сораулар бирәләр.
1) Буяусыз һәм пумаласыз.
Һәм барлык яфракларны буяды. (Көз.)
2) Юлларны бушатты, тәрәзәне бизәде.
Балаларга шатлык бүләк итте
Һәм чанада йөреп килде. (Кыш.)
3) Бөреләрне, яшел яфракларны ачам,
Агачларны киендерәм,
Чәчүлекләрне алыштырам,
Хәрәкәт белән тулы:
Мине … дип атыйлар. (Яз.)
4) Урман: җырлар һәм кычкырулар белән тулы
Каен җиләге суын чәчә,
Балалар елгада чайкала,
Бал кортлары чәчәктә бии.
Бу вакытның аталышы ничек?
Чамалау кыен түгел – бу … (Җәй.)
Педагог сораулары:
– Хәзер нинди ел фасылы?
– Табигатьтә нинди үзгәрешләр булды?
Теория өлеше.
- Укучы тиз сөйләмне укый.
Ел саен кунаклар көтә:
Берсе – чал,
Икенчесе – яшь,
Өченчесе – чаба,
Дүртенчесе – елый.
Тиз сөйләмне (хор тарафыннан) беренче сыйныф укучылары белән уку.
- Укучылар М. Пришвин язган: «Табигатьне бел, ярат һәм сакла!» әсәрен кычкырып укыйлар.
Табигать – бу җир, су, үсемлекләр, җәнлекләр һәм кеше. Син, мин һәм җирдәге барлык кешеләр табигать белән бәйләнештә.
Үсемлекләрне сакла: агачларны сындырма, клумбалардагы чәчәкләрне өзмә.
Җәнлекләрне рәнҗетмә. Кызган һәм аларга булыш. Моңа кечкенәләрне дә, олыларны да өйрәт. Балыкка – су кирәк, чыпчыкка – һава, җәнлеккә – урман, дала, таулар.
Кешегә – Ватан кирәк. Табигатьне саклау – Ватанны саклау белән бер.
(М. Пришвин буенча)
Практик өлеш.
- Укучылар текстның эчтәлеге буенча сораулар бирәләр.
а) Табигать бу нәрсә?
б) Табигатьне ничек сакларга кирәк?
в) Табигатьне ни өчен сакларга кирәк?
г) Табигатьне саклау буенча тагын нәрсә өсти аласыз?
- Түбәндәге бирем. (Төркемнәрдә эш.)
«Табигатьне сакла!» темасы буенча үз рәсемнәрен ясау.
Нәтиҗә ясау.
Педагог. Барыгыз да үз эшләрегезне күрсәтегез, зинһар.
Сорау: Ни өчен без табигатьне сакларга тиеш?
(Укучылар җавабы.)
Табигать – кешенең дусты.
Табигать – кешенең дусты. Ул аңа яшәү өчен барлык әйберне: үсә торган ашлык һәм чәчәк ата торган бакчалар; урманнар һәм болыннар; күлләр һә елгалар; төрле файдалы казылмалар бирә.
Кешеләр саф һавадан, чиста судан, саф яшеллектән, кояш нурларыннан башка яши алмыйлар.
Кешеләр табигатьне матурлыгы өчен, ул аларга әйтә торган табышмаклар өчен, зирәклек һәм чиксез күптөрлелек өчен яраталар… Әйдәгез, аны хөрмәт итик һәм саклыйк!
Әгәр табигатькә ярдәм итә алмыйсыз икән, һич югы, аңа зыян китермәгез!
Табигать – безнең йортыбыз.
Кеше табигатьнең дусты булырга, аны сакларга тиеш. Һәр сынык ботак, һәр һәлак булган кош – табигатькә ясалган яра. Аңа озак дәваланырга туры килә бит. Табигать белән сак эш ит һәм ул сиңа үтә күренмәле су, чәчәкләрнең матурлыгы, саф һава, җырлар белән рәхмәт әйтер.
Бүгенге дәресне тәмамлыйбыз, һәммәгезгә рәхмәт.