Табигатьне аңлау өчен ни эшләргә?
Гөлфия ГӘРӘЕВА,
Казандагы 369 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе
Минемчә, табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү – уҡучыларга һәм тәрбияләнүче балаларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе, чөнки яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган кешедә мондый тойгылар тәрбияләү – бик кыен эш. Укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирүдә туган якны өйрәнү зур әһәмияткә ия. Табигать турындагы белемнәре киңәйгән саен, үз төбәгебезнең табигый байлыкларын куллану мисалында укучыларны табигатьне куллану һәм саклауны фәнни нигезләре белән таныштыру мөмкинлеге туа. Төбәкне өйрәнгәндә һәрвакытта да табигатьне саклау элементларының булуы һәм аларның гамәли эшчәнлек белән үрелеп баруы мөһим.
Табигатьне өйрәнү берничә этапны үз эченә ала.
Беренче этап – күзәтү һәм күңелдән бәя бирү. Укытучы һәм тәрбияче бу этапта укучыларның һәм тәрбияләнүчеләрнең игътибарын табигый ресурсларны дөрес һәм рациональ булмаганча файдалану фактына юнәлтә һәм күзәтелә торган объектка карата билгеле бер караш тәрбияли, хис-тойгылар тудыра: туздырылган кош оясына, жыеп ташланган бер кочак кыр чәчәкләре бәйләменә карата жәлләү; юл кырыенда ташлап калдырылган чүп, чокыр-чакырга түгелгән тирес, учак эзләренә карата килешмәүчәнлек хисләре.
Икенче этап – күзәтелә торган объектның барлыкка килү сәбәпләрен һәм аның әйләнә-тирәлеккә йогынтысын анализлау. Урман полосасы,ермаклар ясалуга каршы көрәшү чаралары, көнкүреш калдыкларын жыю урыны, чишмәләрнең чисталыгын саклап тору-болар уңай күренеш. Ә инде ял итү урыннарында, су буйларында, ягулык-майлау материалларын саклау складлары янындагы тереклексез мәйдан, елдан-ел зурая баручы Ермак – тискәре күренешләр. Менә шушы уңай һәм тискәре күренешләрне укучыларның хис-тойгылары, уйлары аша үткәреп, кешенең үзе яшәгән мохит өчен жаваплылыгын, табигатьтәге барлык компонентларның бер-берсе белән бәйләнелгәнлеген аңлатуны мөһим дип саныйм. Кеше – табигать баласы, аңа туу һәм тереклек итү өчен жир, су, һава, кояш кирәк. Яшь буын шуны аңласын, ә безнең өйрәтү юнәлешендәге эшебез алга таба да дәвамлы һәм үтемле булсын иде.