Табигать язмышы – безнең язмыш

Табигать язмышы – безнең язмыш

(Башлангыч сыйныфларда класстан тыш чара)

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА,

Казандагы 155 нче гимназиянең

I квалификация категорияле тәрбиячесе

 

Максат:

1.Балаларда туган як табигате, безнең төбәктә яши торган кошлар, үсемлекләр турында тирәнрәк белем алу өчен шартлар тудыру.

  1. Туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Кошларның, үсемлекләрнең табигатькә, кеше тормышына булган уңай йогынтысы, яшәү рәвеше белән бәйләнеше турында мәгълүмат бирү.
  2. Мөстәкыйль рәвештә фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү.
  3. Табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхси эшчәнлек: әйләнә-тирә мохиткә – табигатькә, кошларга, агачларга карата кызыксыну уяту.

Регулятив эшчәнлек: алган белемнәрне тормышта куллана белү.

Танып белү эшчәнлеге: кошларның һәм үсемлекләрнең атамаларын белү.

Коммуникатив эшчәнлек: үз фикереңне дөрес һәм аңлаешлы итеп әйтә белү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. Балалар кошлар, үсемлекләр турында күбрәк мәгълүмат алалар.
  2. Табигатьне сакларга өйрәнәләр.

Бәйрәм барышы

– Исәнмесез, хәерле көн, дуслар! Мин сезне «Табигать язмышы – безнең язмыш» дип аталган брейн-рингта сәламлим! Табигать – безнең дустыбыз.Чыннан да шулай микән? Әйләнә-тирә мохитнең, һава, җир  һәм суларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек  җәмгыятен  куркыныч астына  куя.

Кеше табигатьнең аерылгыз өлеше булып тора.

Балалар, табигать дуслары булыйк! Безнең язмыш – сезнең кулларда!

Бүген сезнең белән табигать сакчылары – кошлар, үсемлекләр белән якыннан танышырбыз.

  1. Сәламләү.
  2. Командаларга бүленү.

I конкурс. Укучыларга экологик мәсьәлә бирелә, шул мәсьәләләрне чишеп җавабын табалар.

1 нче команда:

– Салкын кышта урманда барлык кошларның 9/10 өлеше һәлак булырга мөмкин. Әгәр урманда 3400 кош булса, калганнарының саны күпме?

– Табигый тирәлектә кәгазь 10 елда таркала. Бу полиэтилен таркалу вакытының егерменче өлешен тәшкил итә. Полиэтилен ничә елда таркала?

2 нче команда:

Кырмыскалар – урманның иң тырыш санитарлары. Алар, минут саен кырмыска оясына 2 дистә бөҗәк алып кайтсалар, 1 сәгатькә ничә бөҗәк алып кайтырлар?

– 60 кг макулатура 1 каенны киселүдән саклый. 300 кг макулатура ничә каенны киселүдән саклый?

II конкурс. Табышмак әйтәм – җавабын тап.

1 нче команда:

1. Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач.)

2.  Мин үзем усал да түгел,

Тик тоталар читлектә.

Сезнең кебек сөйләшергә

Өйрәнермен ничек тә. (Тутый кош.)

3. Зәңгәр кыңгырау челтери, үз телендә нидер сөйли. Ул нәрсә? ( Кыңгырау чәчәге.)

2 нче команда:

  1. Колга башында йорты,

Эчендә тора җырчы. (Сыерчык.)

2.  Борыны озын, боты озын,

Камышлыкта көнозын.

Сазлык җирләрдә йөри,

«Тату торыйк!» –дип сөйли. (Торна.)

3. Энҗедәй чәчәк атам мин,

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми,

Күләгәле урын  булганда. (Энҗе чәчәк.)

III нче конкурс. «Дөрес җавапны тап».

1 нче команда:

Кош баласы.

Кош баласы оясыннан егылып төшкән. Сезнең эшегез:

а) Кош баласына тимичә урынында калдырырга.

б) Кош баласын оясына куярга.

в) Кош баласын, өйгә алып кайтып, читлеккә ябарга.

2 нче команда:

– Энҗе чәчәк.

Сезне туган көнгә чакырдылар, ди. Сезнең иптәшегез энҗе чәчәкләр ярата. Сез аңа нәрсә бүләк итәрсез?

а) Пластмассадан яки кәгазьдән матур итеп ясалган букет.

б) Берничә энҗе чәчәк.

в) Зур энҗе чәчәк букеты.

IV нче конкурс. «Капитаннар ярышы» (Кошлар турында тизәйткеч табып килергә иде).

  1. Кара карга кардан килә,

Канатларын кага-кага.

2. Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,

Чык, чык, чыпчык, очып чык.

3. Укучылар, димәк, сез җирне сакларга һәм якларга сүз бирәсезме?

         (Укучылар җавабы.)

4.  Бик яхшы. Җир-ана да сезгә җавапсыз калмас. Үзенең матур көннәрен, тыныч төннәрен сезгә бүләк итәр.

Рефлексия.

– Сез ничек уйлыйсыз, менә сез үзегез табигатьне саклау өчен нәрсә эшли аласыз?

Укучылар җавабы. Кыш көне җимлекләр ясап, кошларны ашата алабыз.

– Әйе, балалар, дөрес җавап бирдегез. Хәзер сезнең белән экологик җимлекләр ясыйбыз. Картоннан кайчы белән үзебез теләгән форманы кисәбез. Тишкеч белән тишек ясыйбыз, аңа бау бәйлибез. Җимлекләрне, саф һавага чыккач,  агачларга эләрбез. Кошларга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт сезгә, балалар!