Табигать дуслары булыйк!

№ 156

Эльмира ГАЛИМОВА,

Балтач районы Карадуган балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

(12 нче слайдлар). Бик теләп без дә үзебезнең балалар бакчасы төркеме тәрбиячеләре балалар белән берлектә көчебездән килгәнчә ил күләмендә уздырылган әлеге чарада катнаштык.

(3 нче слайд). Безнең бакчага йөргән барлык балалар да – авыл җирлегендә яшәүчеләр, ә авыл баласы – ул инде табигать баласы. Саф һавасы, тәмле эчәр суы, әйләнә-тирәдәге яшеллеккә сокланып, рәхәтләнеп яшибез. Шушы рәхәтлекне, матурлыкны саклыбыйзмы, кадерен беләбезме? Бу ике сорауга җавапны балалар белән берлектә ел дәвамында табарга тырыштык.

(4 – 5 слайдлар). Билгеле, әти-әниләрне дә читтә калдырып булмый. Күпчелек тематик кичәләрне алар белән берлектә үткәрдек. Шуларның берсе – «Табигатьне саклаган – үз яшәвен аклаган» темасы астында рәсем күргәзмәсе.

(6 – 7 нче слайдлар). Кошларсыз табигать буламы? Юк, билгеле. Күпчелек кошлар җылы якларга китсәләр дә, бездә кышлаучылары да аз түгел бит. Озын, салкын кышны исән-имин чыксыннар өчен әти-әниләр ярдәме белән бакчабыз куакларына җимлекләр ясап элдек.

(8 – 9 нчы слайдлар). Җимлекләр буш тормасын өчен «Һәркемнән бер бөртек» акциясе үткәрдек. Һәр бала тырышлыгы белән шактый мул, төрледән-төрле кошлар өчен җим тупладык. Кыш дәверендә җимлекләрне кардан чистартып тордык, берсен дә буш тотмадык. Балалар да, үзебез дә канәгатьләнү кичердек. Чын мәгьнәсендә кошлар – безнең, без кошларның дустына әйләндек.

(10 нчы слайд). Кошлар гына түгел, агач-куакларга да кышны үткәрү җиңел түгел. Туңмасыннар өчен кар көртләре белән үзләрен җылытырга булдык. Табигатьне яратып кына булмый, саклый да белергә кирәк.

(11 нче слайд). Шушы максаттан Яңа ел бәйрәменә һәр гаиләдә ясалма чыршы бизәүне максат итеп куйдык. Нәтиҗәдә, урманнарда үсеп утыручы бик күп яшь чыршының гомерен саклап калуыбызга куанабыз.

(12 нче слайд). Безнең балалар бакчасы авылыбызның бик матур урынында. Матур каенлыгы гына ни тора! 1981 елның май аенда балалар бакчасы мөдире Зөлфирә Фәсхи кызы Камалова тирә-юньне яшеләндерү йөзеннән бакча тирәсенә каен агачларын полоса итеп утыртырган була. Ул хәзер халык телендә «Зөлфирә каеннары» дип йөртелә. Менә 37 ел инде бу каенлык – авылыбызның иң  матур урыны, табигать һәйкәле. Без балалар белән һәр ел фасылында биредә саф һавада уйнарга, төрле чаралар үткәрергә бик яратабыз.

(13 – 14 нче слайдлар). Төркем бүлмәсендә җиһазландырылган табигать почмагында «нәни галимнәр» белән тәҗрибәләр үткәрүне тагын да киңәйтәсе килә. Туфрак белән эшләргә балалар ашкынып тора. Уңдырышлы җир нинди була, суны ни өчен сибәбез, җылы кояш нигә кирәк? Әлеге бик күп сорауларга яшел суган кыяклары үстереп, җавабын да табабыз, матур итеп рәсемгә дә төшереп барабыз.

(15 – 21 нче слайдлар). Һәр үсентене үз кулларыбыз белән чәчкәч, бер баланың да чәчәк-гөлләрне өзәргә үрелгәне юк. Һәр төркем бүлмәсен балалар көче белән үстерелгән гөлләр бизи.

(22 нче слайд). Йомгаклап әйтәсе килгән сүзем шул: балаларның үсеп җиткәч тә, табигатьне яратучы, аңа карата мәрхәмәтле, изге карашлы, нечкә хисле һәм һәрвакыт Җир-анабызны сакларга әзер торучы чын кешеләр булуын телим.