Сүзлек байлыгын үстерү өчен уеннар

Зәлия ИШТУГАНОВА,

Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең

мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төркемнәре тәрбиячесе, педагог-психологы

 

Сөйләм теле ике кеше өчен аралашу чарасы булып тора. Кеше кайда гына булса да, кем белән генә аралашса да, әйтәсе килгән фикерен дөрес итеп әйтеп бирергә, әңгәмә корырга, сөйләшергә тиеш.  Тел, беренчедән, безнең күзаллавыбызны, уй-фикерләребезне белдерергә ярдәм итүче корал булса, икенчедән- безнең аңыбызның формалашуына, баюына, баланың киләчәктә белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә.

Балаларның авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй-фикерен тиешле эзлеклелектә, эчтәлекле һәм бәйләнешле итеп, ашыкмыйча сөйли белеп, аралашу әдәбенә өйрәтүдә тәрбияченең роле бик зур. Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү —  балалар бакчасы тәрбиячеләренең, әти-әниләрнең төп бурычы булып тора. Сөйләмнең үсүе иң беренче чиратта сүзлек запасының ни дәрәҗәдә бай булуыннан тора.

Балаларның сүзлек запасын тулыландыру, бәйләнешле сөйләмне үстерү һәм грамматик яктан дөрес сөйләшүләренә ирешү, аларның шәхес буларак та үсүләрен кайгырту ул. Ә сөйләмнең мәгънә ягыннан тирәнәя баруы, исем, сыйфат, фигыльләр исәбенә сүз запасы арту белән бәйле. Үстерешле уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.

Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана. Бакчада һәм өйдә дә түбәндәге уеннарны кулланып, балаларның сөйләм телен үстереп була.

  1. «Кайсы кайда яши?»

Максат: балаларның кыргый хайваннар тормышы турында күзаллауларын үстерү. Сүзлекне яңа сүзләр белән тулыландыру.

Җиһазлау: кыргый хайван рәсемнәре һәм аларның яшәү урыннары төшерелгән карточкалар.

Уен барышы

Балаларга кыргый хайван рәсемнәре төшерелгән карточкалар таратыла. Тәрбияче тактага агач куышы төшерелгән рәсем куя. «Бу ничек дип атала? Монда нәрсә яши?», – дип сорый. Тиен рәсеме булган бала: «Бу – агач куышы. Анда тиен яши», – дип җавап бирә. Уен шул тәртиптә дәвам итә. Балалар, агач куышы, өн, оя кебек сүзләрне берничә тапкыр кабатлап, истә калдыралар.

  1. «Нәрсә оча, йөзә, йөгерә?»

Максат: предметны һәм предметның хәрәкәтен белдергән сүзләр туплау, аныклау.

Балалар ярым түгәрәк ясап басалар, яки урындыкларга утыралар, алып баручы аларга карап баса һәм кисәтә: «Мин кош оча, самолет оча, күбәләк оча», – дип әйтәм, ә сез кулларыгызны күтәрәсез. Ләкин игътибар белән тыңлагыз, мин дөрес әйтмәскә дә мөмкин. Әгәр, эт оча дип әйтәм икән, кулларны күтәрергә ярамый. Чөнки, чынлыкта, эт очмый. «Эт очмый. Ул йөгерә», – дип җавап бирергә кирәк. Уен ахырында педагог иң игътибарлы булганнарны атый. Уен барышында педагог, һәр фразадан соң тукталып, балаларга уйларга мөмкинлек биреп акрын гына әйтә. Алга таба уенны катлауландырырга була. Педагог дөрес булмаган биремгә дә кул күтәрә.

  1. «Бу нинди һөнәр иясе?»

Максат: балаларның һөнәрләр турында күзаллауларын үстерү. Сүзлек запасын үстерү, баету. Һөнәр ияләренә карата уңай караш тәрбияләү.

Җиһазлау: төрле һөнәр ияләре төшерелгән зур һәм кечкенә рәсемнәр, эш кораллары ясалган карточкалар.

Уен барышы

Балаларга кечкенә рәсемнәр һәм эш кораллары төшерелгән карточкалар таратыла. Тәрбияче, зур рәсемне тактага элеп, «Бу нинди һөнәр иясе?» – дип сорый. Балалар атыйлар һәм кемдә шул һөнәр иясе төшерелгән карточка бар, шуны зур карточка янына чыгарып куя. Рәсемнәргә карап: «Бу – тегүче. Ул киемнәр тегә», – дип җавап бирә.

  1. «Артык сүз»

Максат: балаларның сүзлек запасын киңәйтү, арттыру, игътибарлылыкны, логик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстерү. Чагыштырырга һәм нәтиҗә ясарга, предметларны төркемләргә өйрәтүне дәвам иттерү.

Җиһазлау: 4 рәсем төшерелгән карточкалар.

Уен барышы

Балаларга 4 рәсем төшерелгән карточкалар таратыла. Анда бер рәсем артык. Балалар шул артык рәсемне табып, аның ни өчен артык икәнлеген дөрес итеп әйтә белергә тиешләр. Мәсәлән, монда аю артык, чөнки ул – кыргый хайван, ә песи, эт, сыер – йорт хайваннары.

Шулай ук бу уенны рәсемнәрсез дә уйнарга була. Бу вакытта исемнәр атала. Мәсәлән, кыяр, помидор, кишер, алма. Монда алма артык, чөнки ул – җиләк-җимеш, ә калганнары – яшелчәләр.

  1. «Хәрәкәтләрен әйт!»

Максат: балаларны эш кораллары белән таныштыруны дәвам итү. Аларның кайсысы белән ни эшләп булуы турында күзаллауларын үстерү. Сүзлекне баету, активлаштыру.

Җиһазлау: эш кораллары төшерелгән рәсемнәр.

Уен барышы

Балаларга эш кораллары төшерелгән рәсемнәр күрсәтелә. Балалар аның нәрсә икәнен, аның белән нәрсә эшләп булуын әйтәләр. Мәсәлән, бу – көрәк. Аның белән җир казыйлар, кар көриләр. Шул тәртиптә энә, кайчы, пычкы, тырма, чүкеч, себерке, пумала һ.б. эш кораллары күрсәтелә. Кем күбрәк сүз әйтә, шул балага фант бирелә. Ахырдан җиңүчене билгелиләр.

  1. «Буяулар»

Максат: балаларны яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең төсләрен әйтеп, исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү. Төсләрне ныгыту. Сүзлекне сыйфатлар белән баету.

Җиһазлау: яшелчә һәм җиләк җимеш рәсемнәре, төрле төстәге түгәрәкләр.

Уен барышы

Тәрбияче балаларга яшелчә һәм җиләк җимеш рәсемнәре тарата. Үзе төрле төстәге түгәрәкләр ала. Теләсә кайсы төстәге түгәрәкне күрсәтә. Кемдә шул төстәге яшелчә яки җиләк-җимеш рәсеме бар, шул бала җавап бирә һәм рәсемен күрсәтмәлелеккә куя. Калганнар дөреслеген тикшерә. Мәсәлән, бу сары төс. Миндә шалкан. Ул сары төстә.

Курчак, туп, өстәл, шар, машина. (Уенчыклар һәм йорт җиһазы.)

  1. «Кем нәрсә йөртә?»

Максат: балаларның һөнәрләр турында белемнәрен тирәнәйтеп, сүзлек запасын яңа сүзләр белән баету. Игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: төрле транспорт һәм транспорт йөртүчеләрнең рәсемнәре.

Уен барышы

Тәрбияче балаларга төрле төр транспорт рәсемнәрен күрсәтә. Балалар дөрес итеп атыйлар һәм аны йөртүченең кем дип аталуын әйтәләр. Мәсәлән, бу – самолет. Аны очучы йөртә.

  1. «Ягымлы сүзләр»

Максат: ягымлы сүзләрне искә төшерү, өйрәнү,ныгыту.  Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне  үстерү, иптәшләрең белән ягымлы итеп аралашырга өйрәнү.

Җиһазлау: татар милли киеменнән киенгән курчаклар.

Уен барышы

Тәрбияче. Балалар, бүген безгә кунаклар килгәннәр, әйдәгез, бергәләшеп исәнләшик әле.

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Балалар, менә бу – сез белгән беренче ягымлы сүз. Бу сүзне кешеләр бер-берсе белән очрашканда әйтәләр, исәнләшеп, бер-берсенең хәлләрен беләләр. Тагын нинди ягымлы сүзләр беләсез?

Балалар. Хәерле көн! Сау булыгыз! Зур рәхмәт! Зинһар өчен! Рәхим итегез! (Балалар бер-берсенә ягымлы сүзләр әйтә.)

  1. «Хайван, кош нәрсәләр эшли?» туплы уены

Нәрсә эшли беләләр?

Кошлар, балыклар, аюлар.

Максат: фигыль сүзлеген активлаштыру, хайваннар турында белемнәрне ныгыту; фикерләү һәм җитезлекне үстерү.

Уен барышы

Уенны алып баручы, тупны төрле алымнар белән ыргытып, иптәшенә бирә, ә ул тупны кире  кайтарганда әлеге хайванга туры килүче эш, хәрәкәтне атый.

Уенны алып баручы. Эт.

Балалар. Утыра, ята, йөгерә, йоклый, ашый, ырылдый, уйный, тешли.

  1. «Нәрсә түгәрәк була?» уены

Максат: баланың сүзлеген баету; фикерләү, хәтер, җитезлекне үстерү.

Уен барышы

Тупны ыргытып, уенны алып баручы сорау бирә, уйнаучылар тупны кире кайтарып, сорауга җавап бирә.

Уенны алып баручы. Нәрсә озын була?

Балалар. Юл, елга, бау, җеп, тасма, һ.б.