Сыйфат сүз төркемен кабатлау һәм сөйләмдә куллану
Гөлүсә ШӘЙХИЕВА,
Казандагы
5 нче гимназиянең
татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Максат: сыйфат темасы буенча белемнәрне ныгыту. Сыйфатны җөмләдә дөрес куллана белүләренә ирешү. Сыйфатларның сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау.
Җиһазлау: шәхси карточкалар, презентация, плакат, ноутбук, интерактив такта.
Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру-ориентлашу
Уңай психологик халәт тудыру.
– Хәерле көн, исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Бүген бездә кунаклар бар, әйдәгез, алар белән дә исәнләшик әле. Дәресебезне башлыйбыз.
II. Актуальләштерү. Сезгә өй эше итеп бирелгән тексттан сыйфатларны табып билгеләргә кушылган иде. Әйдәгез, тикшереп алыйк .
Өй эшен тикшерү. Минем олы әбием бар. Ул бик матур, акыллы. Олы булса да тырыш, җитез, уңган. Әбием безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, җылы оекбашлар бәйли. Ул безне тәртипле, тәрбияле, кешелекле булырга өйрәтә. Һәрвакыт намуслы, әдәпле, булыгыз, ди. Әбием – безнең өчен иң кадерле кеше. Без аны бик яратабыз.
Укытучы.Тексттагы тәрбияле, намуслы, әдәпле сүзләре сезгә аңлашыламы? Русча вариантын да әйтегез әле.
– Тәрбияле(воспитанный), намуслы(честный), әдәпле (вежливый).
Укытучы. Бу сүзләр кешенең нинди булуын, нинди сыйфатын күрсәтә?
Укучы. Яхшы сыйфатын.
Укытучы. Без дә һәрвакыт нинди булырга тиешбез?
Укучылар. Тәрбияле, намуслы, әдәпле. Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы. Хәзер шушы текстны сыйфатларсыз гына укып карагыз. (1, 4, 5 нче җөмләләрне укытып карыйм.) Җөмләләр ничек ишетелә? Матурмы?
Укучылар. Юк, матур килеп чыкмый, коры гына.
Укытучы. Шулай булгач, сыйфатларны куллану нәрсә өчен кирәк?
Укучылар. Җөмләләр матур булсын өчен кирәк.
Укытучы. Димәк, без дәрестә нишләрбез икән? Ничек уйлыйсыз?
Укучылар. Сыйфатларны кабатларбыз, алар белән җөмләләр төзербез.
Укытучы. Дөрес. Укучылар, инде сез алдагы дәресләрдә сыйфат сүз төркеме белән таныштыгыз. Аның турында мәгълүмат алдыгыз.
Бүгенге темабыз:
Сыйфат сүз төркемен кабатлау һәм сөйләмдә куллану.
Укытучы. Без сезнең белән сыйфат сүз төркеме турында белемнәребезне ныгытырбыз.
Моның өчен без сезнең белән «Сыйфатлар аланы»на сәяхәткә чыгабыз. Сез дәрес дәвамында әлеге патшалыкларга сәяхәт итәргә тиеш. Сәяхәт барышында һәр аланда да биремнәр үтәргә тиеш буласыз. Ләкин шунысы бар: бер аландагы биремне үтәми торып, сез алга таба сәяхәт итә алмыйсыз.
Шуңа күрә, укучылар, сездән бик тә игътибарлы булуыгыз, белгәннәрегезне дөрес, төгәл, матур итеп әйтеп бирүегез сорала. Һәр аландагы биремнәрне үтәгәннән соң, узегезгә билгеләрне дә куя барырсыз.
Укучылар, сезгә сәяхәтебезнең тәртибе аңлашылдымы?
Укучылар. Әйе, аңлашылды.
Укытучы. Бик яхшы. Шулай итеп, әйдәгез, «Сыйфатлар аланы»на сәяхәтне башлап җибәрик.
III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү. Материалны ныгыту
Беренче алан. «Сорауларга җавап»
– Укучылар, сезгә әлеге аланда сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.
- Сыйфат нәрсәне белдерә?
(Сыйфат предметның төрле билгеләрен: төсен, формасын, тәмен, характерын белдерә.)
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?
(Сыйфат нинди? кайсы? кебек сорауларга җавап булып килә.)
3. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
(Сыйфатның 4 дәрәҗәсе бар: гади, чагыштыру, артыклык, кимлек.)
Икенче алан. «Сыйфат дәрәҗәләре»
Укытучы. Укучылар, сезгә бу аланда сыйфат дәрәҗәләрен исегезгә төшерергә туры киләчәк. Һәм без, сыйфат дәрәҗәләрен искә төшерү максатыннан, карточкалар белән эшләп алырбыз.
- Саргылт. 2. Чип-чиста. 3. Матур. 4. Яшьрәк. 5. Иң биек. 6. Әчкелтем (лимон). 7. Баллырак (чәй). 8. Дөм караңгы (төн). 9. Түгәрәк. 10. Аксыл.
Укытучы. Тикшереп алыйк.
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | |
Гади дәрәҗә | * | * | ||||||||
Чагыштыру дәрәҗәсе | * | * | ||||||||
Артыклык дәрәҗәсе | * | * | * | |||||||
Кимлек дәрәҗәсе | * | * | * |
Укытучы. «Сүзнең ахырын тап уены»н уйнап алыйк әле. (Магнитлар белән тоташтырырга.)
Сүзләр: Миһер-банлы, тәр-типле, тәр-бияле, кеше-лекле, намус-лы
( русча тәрҗемәләрен әйтү).
Өченче алан. «Синоним һәм антоним сыйфатлар»
(Тактада эшләү, дәфтәргә язып баралар.)
Укытучы. Укучылар, сезгә әлеге аланда сыйфатларның синонимнарын һәм антоним парларын язарга кирәк. Искә төшерик: Нәрсә ул синоним? (Охшаш мәгънәле сүзләр.) Нәрсә ул антоним? (Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр.)
1. Синонимнарын язарга.
Матур, чибәр, зифа, гүзәл.
Яхшы, әйбәт, шәп.
Зур, дәү, олы.
Кайнар, кызу, эссе.
Кечкенә, нәни, бәләкәй.
- Бирелгән сыйфатларның антонимнарын язарга.
Ак –
Яхшы –
Кечкенә –
Батыр –
Ялкау –
Йомшак –
Авыр –
Укытучы. Афәрин, укучылар! Булдырдыгыз.
Ял минуты. Бераз арып та киттегез бугай, әйдәгез, аланда туктап җырлап, биеп ял итеп алыйк.
Кәрия-Зәкәрия җырлы-биюле
Кәрия-Зәкәрия
Бу – бик яхшы укучы,
Бу – бик яхшы укучы.
Аның укуы яхшы – аннан үрнәк алыгыз,
Аның укуы яхшы – аннан үрнәк алыгыз.
Дүртенче алан. «Мәкальләрнең ахырын тап»
Укытучы. Парларда эшлибез. Мәкальнең ахырын табабыз. (Карточкалар таратыла.)
- Яңа дустым булды дип, … (иске дусны ташлама)
2. Ялкауның йөге… ( һәрвакыт авыр)
3. Кешенең иң зур дәүләте (государство)… (чын дусты)
4. Сиңа каты сүз әйтсәләр дә, …(йомшак сүз белән җавап бир)
5. Тырыш кеше… (һәрвакыт иртә торыр)
6. Яхшы сүз… ( балдан татлы)
Мәкальләрне тикшерәбез
Укытучы. Бу мәкальләрдән нәтиҗә ясап, без үзебездә нинди яхшы сыйфатлар булдыра алыр идек? Нәрсәгә өйрәтәләр? (Тырыш, тәмле телле булырга, начар сүзләр әйтмәскә, дустыңны яратырга, авыр чакта ярдәм итәргә.)
Бишенче алан. «Сыйфатланмышлар»
Укытучы. Укучылар, сезгә әлеге аланда бирелгән сыйфатларга сыйфатланмышлар өстәп, җөмләләр төзеп әйтергә кирәк. (Телдән.)
- Нәрсә соң ул сыйфатланмыш? (Сыйфатларны ачыклап килгән исем сыйфатланмыш була.)
- Барлык сүзләр дә аңлашыламы?
Кадерле
Бай
Түгәрәк
Кечкенә
Җылы
Тозлы
Тәмле
Алтынчы алан. «Сыйфатларны тап»
Карточкалар тарату (дәфтәргә карточкады җөмләне күчереп язалар).
Укытучы. Сезгә әлеге аланда карточкалар бирелә. Сез андагы җөмләне дәфтәргә күчереп языгыз һәм партадашыгыз белән сыйфатларны табып билгеләгез.
- Кечкенә, шаян, матур бер песи баласы булган.
- Иң сылу, иң җитез кыз гына бу эшләрне эшли алган.
- Тәмле тел таш яра, тәмсез тел баш яра. (Мәкаль)
- Иң татлы җимешләр, иң шифалы сулар да ярдәм итмәгән.
- Татлы тел тимер капканы ачар. (Мәкаль)
- Бакча эченә ап- ак кар кар бөртекләре ява иде. 7. Сүзең кыска булсын, кулың оста булсын. (Мәкаль.) 8. Яңгырлы-болытлы көз килеп җитте. 9.Менә кып-кызыл алмалар җиргә коелды. 10. Әнием кибеттән яшькелт күлмәк сатып алган. 11. Тәрбияле бала трамвайда зурларга урын бирә. 12. Тәртипле, акыллы кешене барысы да ярата.
– Укучылар, сыйфат җөмләдә күбесенчә нинди җөмлә кисәге булып килә?
Җиденче алан. «Сыйфатлар юлы»
Уен.
Укытучы. Укучылар, сәяхәтебез ахырына якынлашты. Кайтыр юлга да килеп җиттек. Бу аланда безне уен көтеп тора. Уенда без сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның әсәрләрен искә төшерербез. (Бер укучы такта янына чыга, ул күзен ике кулы белән каплап тора. Слайдтта беренче образ күрсәтелә. Укучылар бу образга караган сыйфатларны әйтәләр. Такта янындагы укучы кем турында барганлыкны әйтә белергә тиеш. Әсәрнең исемен дә. Икенче бала чыга, уен шулай дәвам итә.)
Ул нинди?
- Көтелгән җаваплар: куркыныч, ямьсез, сакаллы, йонлач, мөгезле, хәйләкәр, озын бармаклы… ( Шүрәле.)
- Яшел чәчле, озын чәчле, серле (таинственный), алтын тараклы, гадел (честный), куркыныч… (Су анасы.)
- Тырыш, эшчән, тыйнак (скромный), әдәпле, матур, тәрбияле, түбәтәйле… (Бала образы «Эш беткәч уйнарга ярый».) Рефлексия.
– Укучылар, бүген дәрес ничек үтте? Файдалы булдымы? Нәрсәләр эшләдек? (Сыйфатлар аланындагы биремнәрне үтәдек.)
– Сыйфатлар сөйләмебездә ни өчен кирәк икән? (Матур итеп сөйләшә һәм җөмләләр төзи белер өчен.)
– Сез бүген ничек эшләдегез?
Үзбәя (дәрес ахырында җыеп алына).
Исемем | Балл |
Мин бу дәрестә актив катнаштым | |
Биремнәрне үтәгәндә, үзем эшли алдым | |
Сыйфатларны таный беләм | |
Сөйләмем дөрес һәм тулы булды | |
Сыйфатларны сөйләмдә дөрес итеп куллана беләм |
( Һәр пунктка берәр баллдан)
- Мин сездән өлкәннәргә, әти-әниләрегезгә, иптәшләрегезгә карата рәхимле, шәфкатьле булырсыз, яхшылык кына эшләрсез дип ышанып калам.
– Рәхмәт, укучылар! Өй эше (сайлау мөмкинчелеге белән).
- Төрле сыйфатлар кулланып, «Минем гаиләм» дигән темага хикәя язарга.
2. Сыйфатлар кулланып, 3 табышмак уйлап язарга.
Үзбәя карточкаларын җыеп алу.