Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау

(5 нче сыйныфта татар теленнән сыйфатларны кабатлау дәресе)

Фәния ВАСИКОВА,

Балык Бистәсе районы

Түбән Тегермәнлек төп гомуми белем

 мәктәбенең югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

  1. «Сыйфат» темасы буенча өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, ныгыту, системага салу.
  2. Иҗади фикерләргә, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.
  3. Укучыларда җаваплылык, эшлеклелек, ярдәмчеллек, аралашучанлык сыйфатларын тәрбияләү.

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү дәресе.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, экран, презентация, таблицалар, дәреслек.

Дәрес барышы

Оештыру

Дәрестә уңай психологик мохит тудыру. Исәнләшү.

Укытучы.  Хәерле көн, укучылар! Кәефегез ничек?

Укучылар, карагыз әле тәрәзәгә! Нинди матур көн! Кояш елмая. Әйдәгез әле, без дә бер-беребезгә карашыйк та күңелдән  генә изге теләкләр, уңышлар телик, бер-беребезгә карап елмаеп куйыйк. (Укучылар  күңелдән  генә бер-берсенә изге теләкләр телиләр. Бер-берсенә карап елмаялар.)

Мин дә сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, актив катнашыгыз. Хәзер күтәренке кәеф белән дәресебезне башлыйбыз!

Уку эшчәнлеген  мотивлаштыру.

Укытучы. Бүгенге дәресебез гади генә дәрес түгел. Без бүген сәяхәткә чыгачакбыз. Ул  берничә тукталыштан торачак. Ләкин әлеге сәяхәткә чыгу өчен  карта   кирәк. Әлеге кәгазьгә нәрсә язылган икән? Укып карыйк әле.

Көтелгән җавап.  Монда шифр бирелгән.

  1 2 3 4
А Ш К А Ү
Б Ы Р Е Й
В Д Ф О Т
Г М Р Җ С

Г4 Б1 Б4 В2 А3 В4

(Укучылар СЫЙФАТ дигән сүзне табалар.)

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Укытучы. Укучылар, сәяхәткә чыга алабызмы?

Көтелгән җавап.  Әйе.

Укытучы. Димәк, бүген нәрсә турында сөйләшербез.

Көтелгән җавап. Сыйфат.

Укытучы. Әйе, дөрес. Бүгенге дәресебезнең, сәяхәтебезнең  темасы сыйфат сүз төркеме булачак.  Дәрескә нинди максат куярбыз икән?

Көтелгән җавап. Сыйфат турында алган белемнәребезне ныгыту, күнегүләр эшләү, сәяхәттә катнашу.

 Укытучы. Димәк, сыйфат патшалыгына сәяхәтебезне башлыйбыз. Иң элек  мин сезне сәяхәтебезнең тәртибе белән таныштырып китәм.

Укучылар, әйдәгез, тактага игътибар итик әле. Күргәнегезчә, сезгә монда берничә тукталыш бирелгән. Сез дәрес дәвамында әлеге тукталышларда туктап, биремнәрне үтәргә тиеш. Ләкин шунысы бар: бер тукталыштагы биремне үтәми торып, сез алга таба сәяхәтне дәвам  итә алмыйсыз. Шуңа күрә, укучылар, сездән бик тә игътибарлы булуыгыз, белгәннәрегезне дөрес, төгәл, матур итеп әйтеп бирүегез сорала.

1 нче тукталыш  «Сыйфат дәрәҗәләре» дип атала.  Хәзер без сезнең белән сыйфат дәрәҗәләрен искә төшереп үтәрбез. Һәрберегез алдында таблица ята, шул таблицаны тутырырга кирәк. Экранда 12 сүз язылган, шуларның дәрәҗәләрен плюслар белән билгеләп барырга.

Сүзләр:  ап-ак, сусыл, кызыл, бик матур, тозлырак, әчкелтем, катырак, яшькелт, көрән, кап-кара, кызурак, ак.

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
Гади + + +
Чагыштыру + + +
Артыклык + + +
Кимлек + + +

Укытучы. Хәзер партадашыгыз белән дәфтәрләрегезне алышыгыз, эшләрне үрнәк буенча (интерактив тактада дөрес җаваплар күрсәтелә) тикшерәбез, карандашлар белән хаталарны төзәтәбез, билгеләр куябыз («5»  – бер хатасыз эшкә, «4» – 1–3 хатага кадәр, «3» – 4 – 6 хатага кадәр).

Укытучы.  2 нче тукталыш «Асыл һәм нисби сыйфатлар» дип атала. Һәр рәсемгә асыл һәм нисби сыйфатлар уйлап языгыз.

Табигатьтә очраган сыйфатларны  яз.

Мәктәп нинди? Сыйфат  сүз төркеменә кергән сүзләрне яз.

Көтелгән җаваплар:

1) Зәңгәр, чәчәкле, тын, яшел, төрле, саф (һава)…

2) Зур, якты, биек, матур, чиста….

Укытучы.  Афәрин, укучылар! Быел Татарстанда нинди ел дип игълан ителде әле?

Көтелгән җавап. Гаилә елы.

Укытучы. 3 нче тукталышыбыз «Минем гаиләм» дип атала.  Монда нәрсәләр язылган  икән? Әйдәгез, укып чыгыйк  әле.

Минем гаиләм... Әтием, әнием, апам һәм энем бар. Без бик … яшибез. Һәрберебезнең үз шөгыле.  Әтием белән бергә  елга буенда балык тотарга яратабыз. Әнием белән апам оекбашлар бәйли. Энем … мультфильмнар карарга ярата. Мин үземнең … гаиләмне бик яратам.

Укытучы. Укучылар, монда нәрсәләр җитми?

Көтелгән җавап. Сыйфатлар.

Укытучы. Әйе, әйдәгез, бергә тулыландырып языйк әле. Нокталар урынына тиешле сыйфатларны куябыз.  (Укучылар, сыйфатлар өстәп,  хикәяне тулыландыралар.) Димәк, сыйфатлар җөмләләрне тулыландырып, матурлап та киләләр икән.

Көтелгән җавап. Минем гаиләм зур. Әтием, әнием, олы апам һәм кечкенә энем бар. Без бик матур  яшибез. Һәрберебезнең үз шөгыле.   Әтием белән бергә мул сулы елга буенда балык тотарга яратабыз. Әнием белән апам җылы оекбашлар бәйли. Энем күңелле мультфильмнар карарга ярата. Мин үземнең матур гаиләмне бик яратам.

Укытучы. Афәрин, укучылар. 4 нче тукталышта сыйфатларның ясалышын искә төшерергә туры киләчәк. Укучылар, экранда сезгә сүзләр бирелгән. Сыйфатларны  ясалышлары буенча төркемләп урнаштырырга кирәк. Чиратлап, җавапларны әйтәбез, соңыннан җавапны тикшерәбез. (Укучылар WordWall платформасында бирем үтиләр.)

Сыйфатлар: ягымлы, көчсез, аклы-каралы, начар, сөйкемле, тупас, намуслы,  эшчән,  үткен телле, тапкыр, көчле, саран, түземле, тиз аңлаучан, беркатлы, бала-чагалы, халыкара.

 

Тамыр Ясалма Кушма Парлы Тезмә
Начар

Тупас

Тапкыр

Саран

Ягымлы

Көчсез

Намуслы

Эшчән

Көчле

Түземле

Беркатлы

Халыкара

 

 

Аклы-каралы

Бала-чагалы

Үткен телле

Тиз аңлаучан

Укытучы. Соңгы тукталышка да җиттек. 5 нче  тукталыш  «Җөмләдә…» дип атала. Монда дәреслек белән эшләп алабыз. 64 нче күнегү (44  нче бит, 2 нче  бирем-таблица белән эш).

Укытучы. Афәрин, укучылар. Шулай итеп, сыйфатлар иленә сәяхәтебез  ахырына якынлашты. Нәтиҗә ясап,  сыйфат сүз төркеменең моделен төзеп карыйк.  (Укучылар сыйфатның моделен төзиләр. Соңыннан бер укучы нәтиҗә ясый. )

Көтелгән җавап:

Өй эше

Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.

  1. 61 нче күнегү, 43  нче бит.
  2. Сыйфатлар кергән 5 мәкаль язарга
  3. «Минем гаиләм» темасына сыйфатлар кулланып, кечкенә күләмле хикәя язарга.
  4. Рефлексия.

Укытучы.   Укучылар,  сәяхәт ошадымы? Сәяхәтебез нәтиҗәле, уңышлы булдымы?

Көтелгән җавап. Әйе. Без дәрестә сыйфатларны гомумиләштереп кабатладык. Сәяхәтебез бик нәтиҗәле, кызыклы булды.

Укытучы. Афәрин, укучыларым! Дәрестә катнашуыгыз өчен рәхмәт! Сезнең алда «Белем» диңгезе. Мин сезгә көймәләр таратам. Сез шушы кечкенә корабларны диңгезгә җибәрергә тиешсез. Тик бер шарт белән. Әгәр «Мин бу теманы яхшы үзләштердем» дип уйласагыз, корабны диңгезгә җибәрәсез. «Теманы үзләштерә алмадым» диючеләр исә корабны яр буена куя. (Укучылар, такта янына чыгып, көймәләрне диңгезгә «җибәрәләр».)

Күрәм, күбегез теманы яхшы үзләштергән. Зур рәхмәт. Дәрестә бик күп хезмәт куйдыгыз.  Сау булыгыз! Уңышлар сезгә. Дәрес тәмам.