Сыйфат сүз төркемен өйрәнәбез

№89

(Рус төркемендә татар теле дәресе. V сыйныф)

Лилия  МОЗАФФАРОВА,

Казандагы 177 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

          Максат.  Сүз төркемнәрен өйрәнүне дәвам иттерү; укучыларны сыйфат сүз төркеме, аның җөмләдәге роле белән таныштыру. Балаларда мәгълүмати технологияләр аша эстетик зәвык тәрбияләү, белем алуга кызыксыну тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

сыйфат сүз төркемен калган сүз төркемнәреннән аера белергә өйрәнү;

– сыйфатларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү;

– сыйфатка хас билгеләрне истә калдыру.

           Җиһазлау. Дәреслек, презентация, тест, карточкалар.

Дәрес барышы

         I. Оештыру, мотивлаштыру

Укытучы. Хәерле көн, балалар! Бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итик, уңышлар телик! (Балалар бер-берсенә теләкләр әйтәләр.)

– Яңа көн тынычлык алып килсен!

– Яңа көндә күбрәк «5» леләр алыйк!

– Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!

– Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә эшлик!

II. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, әйдәгез, дәресебезнең девизы итеп «Бердәмлектә – көч» дигән әйтемне сайлыйк.

Сезнең алдыгызда сүзләр язылган. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләрне әйтеп үтегез.

Укучылар. Укучы, малай, песи, урман, әби, эшче.

Укытучы. Укучылар, бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карыйлар?

Укучылар. Исем.

Укытучы. Кагыйдәне әйтеп үтик әле.

Укучылар (кагыйдәне әйтәләр).

Укытучы. Хәзер нишли? соравына җавап биргән сүзләрне әйтеп үтегез.

Укучылар. Өйрәнә, аңлата, укый, яза, сөйли.

Укытучы. Укучылар, бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карый?

Укучылар. Фигыль сүз төркеменә.

Укытучы. Кагыйдәне әйтеп үтик әле. (Укучылар кагыйдәне әйтә.)

Укытучы. Укучылар, кайсы сүзләр әйтелмичә калды?

Укучылар. Әче, тәмле, тозсыз, чибәр, күңелле.

Укытучы. Укучылар, бу сүзләргә сорау куйганчы, минем сезне бер әкият белән таныштырасым килә:

«Борын-борын заманда Сүз төркемнәре илендә яшәгән, ди, Исем белән Фигыль. Алар бик дус булганнар. Бер-берсен тулыландырып, ачыклап гел янәшә йөргәннәр. Шулай яши торгач икесенә дә күңелсез була башлаган. Алар дус эзләп юлга чыкканнар. Ул дусны тапканнар.Ул аларның тормышын матурлаган, баеткан, бизәгән. Сүз төркемнәре патшалыгы ямьләнеп киткән».

Укучылар, безнең бүгенге дәресебезнең максаты да бу дусның кем икәнлеген ачыклау булып тора. Моны ачыклауда безгә менә шушы табышмакларның җаваплары ярдәм итәр. Ул сезнең тапкырлыгыгызны сынап карый.

1 нче бирем.

1. Үсеп утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

2. Ашка салсаң – тәм кертә, борынга керсә – төчкертә. (Борыч)

3. Ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә. (Комбайн)

4. Гәүдәгә дә ул бик дәү,

Көчкә дә ул бик көчле.

Озын борыны белән

Күтәрә бөтен йөкне. (Фил)

5. Үзе озын, чабуы кыска. (Торна)

6. Башы күккә тиеп тора,

Үзе горур, биек ул.

Күпме генә тырышсаң да,

Менеп җитеп булмый шул. (Тау)

Укытучы. Вертикаль багана буенча нинди сүз килеп чыкты?

Укучылар. Сыйфат.

Укытучы. Димәк, укучылар, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез?

Укучылар. Сыйфат сүз төркеме хакында.

Укытучы. Нәрсә ул сыйфат, ул нәрсәләрне ачыклап килә, нинди сорауларга җавап бирә икән?

2 нче бирем. Предметларны сыйфатлаучы әлеге сүзләрнең барысы да нинди? дигән сорауга җавап бирә. Аларның барысы да – предметларның билгеләре.

Укытучы. Димәк, сыйфат сүз төркеме турында гомумиләштереп нәрсәләр әйтә алабыз? Сыйфатлар ни өчен кирәк? Билгеләмә белән танышып китик. (Рәсемнәр күрсәтеп, предметның төсе, тәме, формасы, холкы тасвирлавына карап, төркемнәргә аера белүләренә ирешү. Презентациядән рәсемнәр күрсәтелә.)

Укучылар. Сыйфат предметның билгесен белдерә һәм нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә.

III. Уку мәсьәләсен чишү

1. 1 нче слайдтагы калган сүзләргә нинди? соравы куеп, сыйфат сүз төркеменә караганлыкларын әйтү.

Физминутка

2. Презентация буенча биремнәрне эшләү.

3. Дәреслек белән эш.

33 нче биттәге 1, 3 нче күнегүләр (телдән), 2 нче күнегү (язма)

IV. Белемнәрен тикшерү

1. Тестны эшләү.

2. Аудирование. «Көмеш кыңгырау». (Укучылар тексттагы сыйфатларны язып алалар.)

IV. Рефлексия

Укытучы. Афәрин, балалар! Сез тапкырлыкта, зирәклектә сынатмадыгыз. Моннан соң да дус, тату булып, авырлыклар алдында югалып калмагыз. Сез барлык биремнәрне дә төгәл үтәдегез.

Хәзер сез үз эшчәнлегегезгә бәя бирегез.

Яшел түгәрәк. Дәрес уңышлы үтте: сыйныф эшчәнлегендә актив катнаштым, бирелгән биремнәрне төгәл үтәдем. Мин үз эшчәнлегемнән бик канәгать.

Сары төс. Дәрестә биремнәр бик үк җиңел булмады. Авыр булса да, мин аларны җиңеп чыгарга тырыштым. Шулай да аз гына тырышлык җитеп бетмәде.

Кызыл төс. Дәрестә биремнәр бик авыр булды. Күп төшенчәләрне аңламадым. Миңа ярдәм кирәк!

V. Дәресне йомгаклау. Өй эше бирү

Билгеләр куела. Өй эше бирелә (слайдта язылган).

Укытучы. Сау булыгыз! Хәерле көннәр сезгә!