Сыйфат

№52

(Татар төркемендә татар теле. III сыйныф)

Алсу ШӘМСЕТДИНОВА,

Казандагы 177 нче лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең темасы: сыйфат

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы: табигатькә карата сакчыл караш булдыру, җәйге табигатьнең матурлыгын күрә белү, бер-береңне хөрмәт итү, җаваплылык хисе булдыру.

Метапредмет:

танып белү УУГ: дәреслектән һәм төрле  чыганаклардан  кирәкле информацияне таба алу; гомумиләштерә һәм нәтиҗәләр чыгара алу;

регулятивУУГ: уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү, уку эшчәнлеген оештыра белү; дәреснең темасын, макс атын формалаштыра алу; үз эшчәнлегенә бәя бирү, уртак эшчәнлек оештыра белү, үзләштерү өчен кирәкле материалны билгели алу;

комуникативУУГ: үз фикереңне төгәл һәм анык итеп әйтә алу, башкаларның фикерен игътибар белән тыңлый белү.

предмет буенча: сыйфат сүз төркеменең эчтәлеген белү, аларны язма һәм телдән  сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана алу.

Яңа төшенчәләр: сыйфат, төс, билге,форма, вакыт, күренеш, характер (холык).

Предметара бәйләнеш: рус теле, әйләнә-тирә мөхит.

Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, индивидуаль.

Дәреснең тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Чыганаклар: дәреслек (Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф.Ф.Харисов, Г.Р.Шакирова, Р.К.Сәгъдиева, Л.К.Хисмәтова – Казан: Мәгариф–Вакыт, 2013. – 159 б.), эш дәфтәре (Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 3 нче сыйныф / Ф.Ф.Харисов, Г.Р.Шакирова, Р.К.Сәгъдиева, Л.К.Хисмәтова. – Казан: Мәгариф–Вакыт, 2014. – 71 б.).

Дәреснең технологик картасы