Сыерчыклар килде

№ 176

(1 нче кече яшьтәгеләр төркеме өчен танып белү эшчәнлеге)

Раилә ГАЗЫЙМОВА,

Балтач бистәсендәге 2 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Белем бирү өлкәләре: танып белү, сөйләм үсеше, физик үсеш.

Эшчәнлек төре: танып белү.

Максат. Балаларда табигать күренешләренә, җылы яктан кайтучы кошларга карата кызыксыну хисләре тәрбияләү. Аларның танып белү сәләтен үстерү.

Бурычлар:

тәрбияви: кошлар һәм табигать белән кызыксынуларына ирешү, кошларга карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү;

үстерелешле: игьтибарны, күзәтүчәнлекне, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;

белем бирүдә: балаларны сыерчык белән таныштыру. Рәсемдә танырга һәм исемен әйтергә өйрәтү. Сүз байлыгын арттыру: сыерчык, сыерчык оясы сүзләрен кертү.

Методик алымнар: темадан чыгып әңгәмә, техник чаралар куллану, сораулар, күрсәтү, мактау, ярдәмчел сораулар, слайд куллану.

Сүзлек өстендә эш: сыерчык, сыерчык оясы.

Алдан эшләнелгән эш: әңгәмә кору, рәсемнәр карау.

Индивидуаль эш: сораулар бирү.

Җиһазлау: Кояш рәсеме, сырчык һәм сыерчык оясы сурәтләнгән картина (УМК), аудиоязма (кошлар тавышы белән), сыерчык битлекләре (УМК).

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бүген урамда нинди матур кояшлы көн. Әйдәгез. тәрәзә янына якынрак барыйк та кояшны үзебезнең бүлмәгә чакырыйк әле. (Балалар кояшны чакыралар. «Кояш, чык, чык!» эндәшен әйтү.)

Балалар.

Кояш чык, чык, чык,

Майлы ботка бирермен,

Тәти кашык бирермен,

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда,

Тәти кашык саф алтын,

Кирәкми безгә салкын.

Тәрбияче. Балалар, җылы кояш нурларын уч төпләренә алыйк та, җайлап кына алып барып, үзебезнең бүлмәнен иң түренә урнаштырыйк әле. (Балалар. уч төпләрендә кояш нурларын алып барып, экран каршында күзләрен йомып, уч төпләренә өрәләр. Экранда кояш рәсеме чыга.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, кояш безгә ничек матур итеп елмаеп тора. Әйдәгез, без дә кояш кебек матур итеп елмаеп күрсәтик әле. (Балалар кояшка карап елмаялар. Кошлар тавышы ишетелә. Балалар тыңлыйлар.)

Тәрбияче. Балалар, нәрсәләр тавышы бу?

Балалар. Кошлар, чыпчыклар.

Тәрбияче. Балалар, кайдан килә икән соң бу кошлар тавышы? Әйдәгез, эзләп карыйк әле. (Эзләп китәләр. Мальбертта – сыерчык рәсеме.)

Тәрбияче. Балалар, сез рәсемдә нәрсә күрәсез?

Балалар. Кош.

Тәрбияче. Бу – сыерчык. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: «сыерчык». (Индивидуаль һәмкүмәк кабатлаулар.)

Тәрбияче. Балалар, сыерчык яши торган өй сыерчык оясы дип атала. (Тәрбияче сыерчык оясын күрсәтә.) Бу – сыерчык оясы. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: «сыерчык оясы». (Кабатлау.)

Тәрбияче. Әмирә, кил әле, сыерчыкны күрсәт. Син нәрсә күрсәттең?

Әмирә. Сыерчык. (Берничә баладан күрсәттерелә.)

Тәрбияче. Кәрим, сыерчык оясын күрсәт әле. Син нәрсә күрсәттең?

Кәрим. Сыерчык оясы. (Тагын бер-ике бала чыгып күрсәтә.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз! Хәзер без бармаклардан сыерчык оясы ясап карарбыз. (Балалар бармаклар ярдәмендә сыерчык оялары ясыйлар.) Менә сыерчык оясы барлыкка килде.

Тәрбияче. Балалар, кошлар белән күңелле алар сайрыйлар, очалар, табигатькә ямь өстиләр. Кошларны куркытырга, рәңҗетергә ярамый. Аларны сакларга, аларга җимнәр сибәргә кирәк. Кошлар сайрамаса, кабат безгә әйләнеп кайтмасалар, безнең табигатебездә матур булмас иде.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, без сезнең белән сыерчыклар булабыз. Сырчыклар буласыгыз киләме? (Балалар җавабы.)

«Песи һәм сыерчыклар» дигән хәрәкәтле уен

(Балалар төрле сыерчык хәрәкәтләрне күрсәтеп очып йөриләр, песине күргәч, урыннарына очып кайталар.)

Йомгаклау

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән бүген нәрсәләр карадык? (Балалар җавабы.) Нәрсәләр эшләдек? (Балалар җавабы.) Сез бүген мина бик ошадыгыз. Кояш та шатланып, елмаеп, сезне күзәтеп торды. Ә хәзер әкрен генә уч төпләренә кояш нурларын алыйк та аны озатып җибәрик. Ул барлык балаларга да үзенең җылы нурларын сибеп, елмаеп торсын! (Балалар, уч төпләрендә кояш нурларын алып барып, тәрәзә аша озатып калалар.)