«Светофор патшалыгы»на сәяхәт

№ 140 

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча дәрес)

Гөлшат СӘЙФЕТДИНОВА,

Байлар Сабасындагы 3 нче «Шоколад» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Өстәмә белем бирү өлкәләре: сөйләм үстерү, социаль-коммуникатив үсеш.

Максат. Юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту; юлларда әдәплелек кагыйдәләрен, караңгы вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен төшендерү. Балаларны үзләрен хәвефсез тотарга күнектерү. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам иттерү, төп юл билгеләрен искә төшерү. Уен барышында үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру.

Җиһазлау. «Адымнар нык, юллар имин булсын» китабы, юл билгеләре рәсемнәре, «Юл билгеләре» темасына  ясалган рәсемнәр (экранда, «Юл билгеләре» плакатлар, туп, экран.

Чара барышы

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар! Мин сезне «Юл хәрәкәте кагыйдәләре иле» нә сәяхәткә чакырам. (Тавыш ишетелә.) Балалар, нинди тавыш икән ул? Мин генә ишеттемме соң? (Ишектән Белмәмеш керә.)

Белмәмеш. Исәнмесез, балалар! Миңа сезнең ярдәм кирәк иде. Мин быел I сыйныфка мәктәпкә барырга тиеш идем, ләкин мине мәктәпкә кабул итеп алмадылар. «Син бөтенләй дә берни белмисең. Икенче елга кил», – дип кайтарып җибәрделәр. Менә сезнең янга ярдәм сорап килдем. Сезнең бик тапкыр балалар икәнлегезне мин ишетеп беләм. Миңа юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә ярдәм итә алмассызмы икән?

Тәрбияче. Кайгырма, Белмәмеш, син бик дөрес җиргә килгәнсең. Без сиңа балалар белән ярдәм итәрбез. Шулай бит, балалар?

Балалар. Әйе!

Тәрбияче. Балалар, телисезме, барыбыз бергә бүген сәяхәткә барабыз? Ләкин иң элек табышмакка җавап табарга кирәк бит әле. Табабызмы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче.

Җәен, көзен, яз, кышын,

Иртән, кичен, көндезен

Ача, йома өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен,

Бик тиз аңлыйлар үзен.

Балалар. Бу – Светофор.

Тәрбияче. Бик дөрес! Без сезнең белән «Светофор патшалыгы»на сәяхәткә китәбез! Безгә тукталышларда төрле биремнәр үтәргә кирәк булачак, сез әзерме?

Балалар. Әйе!

(Музыка астында сәяхәткә бару).

          1 нче тукталыш

Тәрбияче. Балалар, игътибар белән тактага карагыз әле: транспорт чаралары һәм аларның юллары бирелгән. Сез нинди транспорт чаралары күрәсез? Болар нәрсәләр?

Балалар. Су, һава, коры җир, тимер юл.

Тәрбияче. Аларда йөрүче транспорт төрләрен ничек атыйлар?

Балалар. Су транспорты, һава транспорты, коры җир транспорты, тимер юл транспорты.

Тәрбияче. Бик дөрес! Ә хәзер биремне тыңлагыз: сезгә транспорт төрләрен атарга һәм аларны үз урыннарына урнаштырырга кирәк булачак.

Интерактив тактада уен: «Транспорт төрләрен аеру»

Тәрбияче. Яхшы, инде сәяхәтебезне дәвам иттерик. Машиналарны кабыздык, юлга чыктык. Безнең каршыбызда тагын бер тукталыш.

2 нче тукталыш

Тәрбияче. Без сезнең белән «Тылсымлы патшалык» тукталышында. Монда сезгә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерегә кирәк була. Мин сезгә туп атам, ә сез миңа берәр юл йөрү кагыйдәсен әйтергә тиеш буласыз. Сез әзерме?

Балалар. Әйе.

(Балалар картиналар буенча юлларда үз-үзеңне имин тоту кагыйдәләрен әйтә.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Юлыбызны дәвам иттерик.

3 нче тукталыш

Тәрбияче. Өченче тукталышыбыз«Сорау – миннән, җавап – сездән» дип атала.

– Җәяү йөрүчене кем дип атыйлар? (Җәяүле)

– Светофорның ничә сигналы бар? (Өч)

– Автомобильләр юлы аша ничек чыгарга? (Зебра аша)

– Велосипедта ничек йөререгә ярамый? (Кулны җибәреп)

– Җәяүлеләр өчен яшел сигнал янса, автомобильләр өчен нинди сигнал янар? (Кызыл сигнал)

– Җәяүле юлы ничек атала? (Тротуар)

– Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый? (14яшьтән)

– Автобус көтү урыны ничек атала? (Тукталыш)

– Транспортта баручыны кем дип атыйлар? (Пассажир)

– Зебра ничә төсле? (Ике)

– Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан? (Иң өстә)

– Трамвай кайдан йөри? (Рельстан)

– Светофор ни өчен кирәк? (Юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен)

Тәрбияче. Бу тукталышта да үзегезнең тапкырлыгыгызны күрсәттегез! Афәрин! 

4 нче тукталыш – «Уен аланы»

Тәрбияче.  Әйдәгез, уйнап алабыз! («Светофор» уены уйнала.)

Минем кулда өч төсле түгәрәк, алар – светофор сигналларын хәтерләтә. Әгәр дә кызыл түгәрәк күтәрелсә – бер-берегезгә бармак янагыз. Сары түгәрәк күрсәгез – бер урында атлап торырсыз. Ә инде яшел түгәрәкне күтәрсәм, хәрәкәт итәрсез яки атлап йөрерсез. Килештекме? Бер, ике, өч – уен башланды! (Бергәләп уйныйлар.)

Тәрбияче. Рәхмәт, балалар! Сез бик ихтибарлы булдыгыз.Ә хәзер юлыбызны дәвам иттерәбез.

5 нче тукталыш

Тәрбияче. Чираттагы тукталышыбыз «Күренә торган бул» дип атала.

Балалар, караңгы вакытта сезнең юл кырындагы билгеләргә игътибар иткәнегез бармы? Алар янып торган кебек күренә. Ни өчен икәнен беләсезме? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Балалар. Юл билгеләрен махсус яктылык кайтаргыч буяулар белән буйыйлар.

Тәрбияче. Кешеләр караңгы вакытта юл кырыеннан барганда машина йөртүче аларны күрмәскә мөмкин. Карагыз әле, минем тартмада нинди әйберләр бар! (Яктылык кайтаргыч билгеләрне күрсәтү. Балаларга яктылык кайтаргыч браслет, смайлик , брелок турында аңлату.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, яктылык кайтаргычларны сынап карыйк! (Яктылык кайтаргычлы кыршауны күтәрү, балаларны кертеп фонарь белән яктыртып карау. Җавапларны тыңлау, нәтиҗә ясау.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз! Инде сәяхәтебез ахырына якынлашты. Без, җәяүлеләр булып, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, төркемебезгә кайтыйк.

(Балалар, юл йөрү кагыйдәләрен үтәп, юл аша чыгалар һәм төркемгә кайталар.)

Тәрбияче. Я, ничек, Белмәмеш, сиңа бүгенге сәяхәтебез ошадымы?

Белмәмеш. Рәхмәт сезгә, дусларым, мин хәзер барысын да аңладым. Киләсе елга мине I сыйныяка алырлар дип уйлыйм. Тизрәк өйгә кайтып әти-әниемне сөендерим әле. Сау булыгыз!

Тәрбияче. Сау бул, Белмәмеш. Уңышлар сиңа! Ә сезгә, балалар, бүгенге уеныбыз нинди тәэсирләр калдырды? Ошадымы сезгә? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Тәрбияче. Юлларда һәрчак сак булыгыз!