Светофор иленә сәяхәт

№ 137

Румия САЛИХОВА,

Казан шәһәренең 167 нче балалар бакчасыI квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:балаларның урамнарда һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, кайбер билгеләрнең исемнәрен ачыклау, башка кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү, малайлар һәм кызлар арасында үзара мөнәсәбәтләр культурасын тәрбияләү.

Укыту бурычлары: юл билгеләре, сервис билгеләре турында белемнәрне ныгыту. Юлның җәяүлеләр юлы буйлап чыгу урыны турындагы белемнәрне ныгыту .

Үстерүче бурычлар: юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү белән кызыксынуны үстерү, урам һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үстерү, җәяүлеләр һәм пассажирлар ролендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үти белү.

Тәрбия бурычлары: дустанә мөнәсәбәт , ярдәм итәргә теләк тәрбияләү. Алдан эшләнгән эш: Светофор сигналлары турында әңгәмә, билгеләрне карау, юл йөрү кагыйдәләре турында табышмаклар һәм шигырьләр өйрәнү.

Җиһазлар: өч кәгазь түгәрәк (кызыл, сары, яшел), юл билгеләре, автобус макеты, хат, мультимедиа җиһазлары.

Шөгыль барышы.

Исәнләшү.

Тәрбияче балаларның игътибарын шарга җәлеп итә.

-Балалар бу нинди шар икән?  Карагыз әле, анда ниндидер хат бар. Бу хат Светофор илннән икән, укып карыйм әле. (тәрбияче хатны укый): “Без Светафор илендә яшәүче халык сезгә үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез, безнең илгә тәртип урнаштырырга булышыгыз. Безнең илдә юл билгеләре буталган, шуңа күрә безнең юлларда аварияләр була.”

Тәрбияче: балалар, без сезнең белән юл хәрәкәтенең иң төп кагыйдәләре һәм билгеләре белән таныш.Светофор илендәге  халыкка тәртип урнаштырырга булышабызмы?

Балалар: әйе.

Тәрбияче:Ә менә нәрсә белән без бу илгә баруыбызны  белер өчен мин сезгәтабышмак әйтәм:Аның бар дүрт көпчәге

Ташый ул  күп кешене. (Автобус)

Балалар: Автобус!

Тәрбияче:Дөрес, әмма карагыз,ниндидер“тоткарлык”автобусны нишләткән?Тәрбияче автобус сурәте  рәсеме төшерелгән,сурәтләрнең киселгән өлешләрен күрсәтә.

Тәрбияче: Әйдәгез киселгән өлешләрдән бер рәсем җыябыз.

Уен: пазлы җыю.

Тәрбияче:Афәрин!  Нәрсә килеп чыкты? (автобус)

Автобус-ул безне Светофор иленә  алып баручы транспорт. Ул транспортның кайсы төренә карый?

Балалар:пассажир…….

Тәрбияче:автобуслар кемнәрне йөртә?

Балалар: кешеләрне йөретә.

Тәрбияче:ә без автобуска кайда утырырга тиеш?

Балалар:остановкада утырырга  тиешбез.

Тәрбияче: Ә тукталышны ничек табарбыз?

Балалар:билге буенча, анда автобус яки А хәрефе ясалган.

Тәрбияче:Балалар,әйдәгез,автобуска узыгыз. Урыннарыгызны алыгыз!

Без сезнең белән җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре барлыгын беләбез. Әйдәгез, тукталышта, автобуста нинди тәртип кагыйдәләре барлыгын искә төшерик.

Балалар:салон буйлап йөгерергә, тәрәзәгә  атланырга, тукталышта автобус көтәргә, арттан йөреп чыгарга ярамый, әмма киткәнне көтеп тору яхшырак.

Уен:«Рөхсәт ителә – тыела». Балалар җөмләләрне дәвам итә.

Уйнарга һәм сикерергә тукталышта…

• Кычкырып сөйләшү тукталышта…

• Автобуста үзеңне тыныч тотарга…

• Өлкәннәргә урын бирергә…

• Тәрәзәләргә атланырга…

Ә хәзер азрак уйланыйк!

Тәрбияче: Юлны аркылы чыгуны ничек башкарыга мөмкин?

Балалар:җир өсте, җир асты.

Тәрбияче:урам буйлап баручы кешеләрне ничек атыйлар?

Балалар: җәяүлеләр.

Тәрбияче:Светофорның кайсы сигналында хәрәкәткә рөхсәт ителә?

Балалар:яшел төскә.

Тәрбияче:без балалар ничек килеп җитүне сизми дә калдык. Кемдер безне каршы ала. Нәрсә бу ?

Табышмак:Авызы юк, борыны юк,

Тик бар аның өч күзе.

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе (Светофор) 

 Тәрбияче:Әйе, бу безнең дустыбыз Светофор! Ул безгә юл аркылы чыгарга ярдәм итәчәк. Аның 3 төрле төстәге күзе бар.Тик бу  ни хикмщт? Светофор дустыбызның утлары ак,мөгаен, бу тагын  тоткарлык эшедер.Ул төсле күзләрне акка алыштырды һәм барлык юл билгеләрен бутаган.

Әйдәгез, дөрес итеп бу юл билгеләрен урнаштырыйк бу – светофор.

Тәрбияче:Светофорның утлары нинди төстә булуын кем белә? Ә кем әйтә ала, алар нинди тәртиптә урнашкан?

Балалар:Өскә кызыл ут урнашкан, уртада сары, аскы якта яшел ут урнашкан. Тәрбияче:шәһәрдә светофор нигә кирәк?

Балалар:Хәрәкәтне җайга салу өчен.

Тәрбияче:Әйдәгез, барыбыз бергә Светофорга ярдәм итик, төсләрен рәтлибез!

Сәнгать иҗаты: кисеп ябыштыру «Светофор».

Тәрбияче: менә безнең светофор әзер!Хәзеринде, кыю рәвештә юлны аркылы чыгарга мөмкин. Юлны ничек чыгабыз?

Дөрес,яшел ут янгач җәяүлеләр кичүе буенча. Ул ничек атала?

Балалар: зебра дип атала.

Тәрбияче балаларга юлны икенче ягына чыгарга  тәкъдим итә.

(кинәт туп тәгәрәп керә)

Тәрбияче:Балалар,  менә “күңелле туп” та безгә очрады. Туп белән уйнарга яратасызмы? Әйдәгез, уйныйбыз. — Тик дуслар, ә кайда  соң уйнарга мөмкин икәнлеген күрсәтә торган билге? Ул нигәдер машиналар йөри торган җирдә. Ах, бу тагын бер тапкыр “Тоткарлык”эшедер. Туп белән һәм башка уеннарны кайда уйнарга була?

Балалар:балалар уен мәйданчыгында юлдан ераграк.

Тәрбияче:бәхетсезлек булмасын өчен, дуслар истә калдырыгыз:Юл янында, юл да  һич тә уйнарга ярамый!

Туп белән уен:“Уен“туп белән транспорт төрен атагыз”

Балалар түгәрәккә басалар, уртада тәрбияче.Ул тупны балаларның берәрсенә ата,шул ук вакытта сүзләрнең берсен әйтә:җир өсте транспорты, һава транспорты, су транспорты.

“Без-шоферлар” физминуткасы

(балалар хәрәкәт күрсәтергә тиеш)

Машинада барабыз (руль әйләндергән хәрәкәтләр ясыйбыз)

Педальгә без басабыз (аякларны сузабыз)

Газны күчерәбез (рычагны күчергән хәрәкәт ясыйбыз)

Еракка карыйбыз (кулны маңгайга куеп еракка карыйбыз)

«Дворниклар» тәрәзә юа (кулларны терсәктән бөгеп уңга, сулга төшерәбез)

Уңга, сулга. Чип-чиста!

Җил чәчләрне тузгыта (баш өстендә бармакларны селкетәбез)

Без – менә дигән шоферлар! (кулларның баш бармакларын өскә күтәреп күрсәтәбез)

Тәрбияче:дөрес, сез «шоферлар кая булса да». Әйдәгез, уйныйбыз! Сез машина йөртүчеләр,әмма машиналар гадәти булмаган төсле, рульләрне алыгыз!

Хәрәкәтле уен: “Төсле машиналар”

Уен кагыйдәләре: тәрбияченең флажогының билгеле төсенә балалар төркем буенча йөриһәм төшерелгән флажокгаражга әйләнеп кайта.

Тәрбияче:Менә «Светофор иле»буйлап сәяхәтебез тәмамланды. Барлык юл билгеләрен дә тиешенчә урнаштырдык.

Безгә төркемгә әйләнеп кайтырга вакыт, автобутсда урын алыгыз.

Музыка яңгырый, балалар автобуска утыралар.

Тәрбияче:Балалар,Светофор илендә без ниләр эшләдек?

Балалар:Юл билгеләрен дөрес җиргә урнаштырдык.

Тәрбияче: Нинди билгеләрне урнаштырдык?

Балалар:Светофорны,тукталыш билгесен,уен мәйданчыгының билгесен.