Сүзлекләр. Алардан файдалану күнегүләре

№ 100

(V сыйныфта татар теле дәресе)

Фәридә ГАЛИЕВА,

Казандагы 1 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Презентация

Максатлар:

1. Сүзлекләрнең төрләрен өйрәтү, сүзлекләр белән эшләү күнекмәсен үстерү.

2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.

3. Җаваплылык, активлык, үз-үзеңә бәя бирү, такт хисе тәрбияләү юнәлешендә эшләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет нәтиҗә: аңлатмалы һәм орфографик сүзлекләр турында белешмә һәм алардан файдалана белергә өйрәнү. Интернет аша турыдан-туры эшләүче (онлайн) һәм цифрлаштырылган сүзлекләр белән танышу.

Метапредмет нәтиҗә: татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау.Төрле сүзлекләрдән файдалана белү осталыгын һәм күнекмәләренә ия булу.

Шәхескә кагылышлы: сүз байлыгын, әһәмиятен аңлы куллану күнекмәсенә ия булу

Төп төшенчәләр: сүзлек, лексикография, аңлатмалы һәм телара сүзлекләр

Ресурслар:

1. Татар теле. 5нче сыйныф өчен. /Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2015. – 207 б.

2. Интерактив такта, проектор, дәрескә презентация, тавыш бирү пультлары

Эшне оештыру: парларда, фронталь.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Оештыру.

Укытучы. Укучылар, дәресне бер-беребезгә елмаю бүләк итеп башлап җибәрик әле.

II. Актуальләштерү

1. Өй эшен тикшерү: искергән сүзләр белән эш.

1 укучы МӘКТӘП темасына караган сүзләрнең иске атамаларын әйтеп чыга. Мәсәлән: укытучы, укучы, мәктәп, сумка…

— Яңа сүзләр.

2 нче укучы хәзерге көндә барлыкка килгән яңа һөнәрләр исемен әйтеп чыга.

3 нче укучы Тукай шигырендәге искергән сүзләрнең хәзерге атамаларын әйтә.

2. Узган дәрес материалын кабатлау, белемнәрне тикшерү максатында интерактив пультлар белән тест эшләү:

ТЕСТ.

1. Кулланылыштан төшеп калган предметларның, күренешләрнең исеме:

А) тарихи сүзләр;

Б) архаизмнар;

В) антонимнар.

2. Хәзерге көндә булган предметларның, күренешләрнең искергән атамалары:

А) неологизмнар;

Б) синонимнар;

В) архаизмнар.

3. Телдә барлыкка килгән яңа сүзләр:

А) искергән сүзләр;

Б) неологизмнар;

В) архаизмнар.

4. ХАН сүзе:

А) неологизм;

Б) архаизм;

В)тарихи сүз.

5. ӘЛБӘ сүзе:

А) шикәр;

Б) хәлвә;

В) алма.

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Тактадагы кроссвордны чишсәк, дәресебезнең темасы килеп чыгар.

Кроссворд сораулары:

1. Реформа сүзенең искергән атамасы. (Ислах)

2. Күлдә бар, елгада юк. Үрдәктә бар, казда юк. (Ү хәрефе)

3. Рәссам-конструктор (яңа сүз). (Дизайнер)

4. Петр I заманында кораблар төзү өчен урман кисүче. (Лашман)

5. Телдә барлыкка килә торган яңа сүз. (Неологизм)

6. Агач түгел – яфраклы, тун түгел – тегелгән. (Китап)

Укытучы. Горизонталь буенча нинди сүз килеп чыкты? (Сүзлек)

— Димәк, бүгенге дәресебездә сүзлекләр турында сөйләшербез. Төрләрен һәм алардан файдаланырга өйрәнербез.

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы

1. Сүзлекләр турында укытучы сүзе.

Укытучы. Сүзлекләр – белешмә китаплар. Алар төп ике төргә бүленә: телара һәм аңлатмалы сүзлекләр. Сүзлекләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү турындагы фәнне лексикография дип атыйлар. Укучылар, теманың моделен төзи башлыйбыз, дәрес дәвамында тулыландырырбыз.

Сүзлекләр

 

 

Телара              Аңлатмалы

— Телара сүзлекләр бер телдәге сүзләрне башка телләргә тәрҗемә итеп бирәләр. Нинди телара сүзлекләр беләсез? (Русча-инглизчә, инглизчә-русча, татарча-русча, русча-татарча сүзлекләр.)

— Аңлатмалы сүзлекләр, гадәттә, бер телдә төзелгән була, сүзләрнең мәгънәләре дә шул телдә аңлатыла.

(Укытучы төрле сүзлекләрне күрсәтеп китә.)

2. Аңлатмалы сүзлек белән эш.

Бирем: мәкальләрне һәм әйтемнәрне укыгыз. “Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән” карап, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең лексик мәгънәләрен табыгыз.

3.Укучыларның төркемнәрдә иҗади эшләре:

Һәр төркемгә аерым эш бирелә.

1 нче төркем: 106нчы күнегү. Омонимнар сүзлегеннән Т хәрефенә башланган 5 омоним табып язарга.

2 нче төркем: 107нче күнегү. Кешенең уңай сыйфатларын чагылдырган берничә фразеологик әйтелмә язарга. Фразеологик сүзлек белән эш. К хәрефенә.

3 нче төркем: Татарча-русча сүзлек белән эш. 108 нче күнегүдәге сүзләрне тәрҗемә итәргә.

4 нче төркем: диалектологик сүзлек белән эш. (Укытучы биргән сүзләрнең әдәби телдәге сүзен табып әйтү: тырбайчык, бидерә, картуф, кабаланчык, цәй.)

4. Сүзлекләр темасының моделен дәфтәрләрдә ясап бетерү.

V. Рефлексив бәяләү этабы

Укытучы. Бүген дәрестә нинди теманы өйрәндек? (Сүзлекләр турында өйрәнергә, төрләрен һәм алардан файдаланырга өйрәнергә теләгән идек.)

— Нинди сүзлекләр була? (Сүзлекләр ике зур төркемгә бүленә: телара һәм аңлатмалы. Телара сүзлекләр бер телдән икенче телгә сүзне тәрҗемә итә. Аңатмалы сүзлекләр: фразеологик, диалектологик, аңлатмалы, синонимнар, антонимнар сүзлекләре һ.б. Сүзлекләрдән файдалану өчен алфавитны яхшы белергә кирәк. Хәзер интернетта онлайн сүзлекләрдән дә файдаланырга була.)

Өй эше:

1. 105 нче күнегү. Мәкальләрнең берсен сайлап, үз фикерләрегез белән кечкенә хикәя уйлап язарга.

2. Сүзлекләр төзегән галим турында белешмә материал әзерләргә.