Сүз төркемнәрен ныгыту

№60

(Рус мәктәпләрендәге татар төркеме өчен дәрес-конспект.

V cыйныф)

Лилия КАМАЛТДИНОВА,

Казандагы 150 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Максат:

1) укучыларның алган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау, ныгыту;

2) сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен танып белү осталыкларын үстерү;

3) табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: белемнәрне камилләштерү.

Җиһазлау: таблица, карточкалар, кечкенә китапчыклар, проектор.

Дәрес барышы

Дәреснең шигаре: «Башта уйла, аннан сөйлә…»

I. Оештыру өлеше

1. Исәнләшү.

2. Өй эшен тикшерү.

– Бүген без сезнең белән сүз төркемнәрен өйрәнүне дәвам итәбез. Булган белемнәребезне күнекмәләргә әйләндерәбез, ныгытабыз.

(Матур язуга ике җөмлә тәкъдим ителә. Җөмләләр сүз төркеме һәм җөмлә кисәге ягыннан тикшерелә.)

1) Күктә шаян йолдызлар җемелди. 2) Ялгыз ай моңсуланып карый.

(Укучылар урыннарда җөмләне тикшерәләр. Эшләп бетергәч, җөмләләр үзара тикшерелә. Җөмләләр тикшерелеп беткәннән соң, һәр аерым сүз төркемнәренең билгеләмәләре әйтелә. Рус теле белән чагыштырып барыла.)

Исем кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә, предметны белдерә, килеш һәм тартым белән төрләнә, берлек һәм күплек санда килә, җөмләнең иясе булып, баш килештә килә. (Берничә укучы үзләре язган җөмләләрне укып чыга, исемнәр табыла, билгеләмәләре әйтелә.)

Фигыль нишли? нишләде? сорауларына җавап бирә, предметның хәрәкәтен, эшен белдерә, зат-сан белән төрләнә, өч заман формасында килә, җөмләдә күбрәк хәбәр була. (Язылган җөмләләрдән фигыльне табып, билгеләмәләрен әйтәләр.)

Сыйфат нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә, предметның билгесен белдерә, дүрт дәрәҗәдә кулланыла:

– гади дәрәҗә: ак

– чагыштыру дәрәҗәсе: аграк

– артыклык дәрәҗәсе: ап-ак

– кимлек дәрәҗәсе: аксыл. Җөмләдә күбрәк аергыч булып килә (рус теле белән чагыштырыла). (Җөмләләр укыла, сыйфатлар табыла, билгеләмәләре әйтелә.)

Рәвеш ничек? кайда? күпме? сорауларына җавап бирә, эш яки хәлнең билгесен белдерә, җөмләдә хәл булып килә. (Җөмләләр укыла, билгеләмәләре әйтелә.)

Алмашлык үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә торган сүз төркеме. (Укытучы укыган җөмләләрдән алмашлыклар табыла.)

Без (алмашлык) Казан шәһәренә экскурсиягә чыктык. Безгә (алмашлык) Казан шәһәре бик ошады. Анда без (алмашлык) үзебезгә (алмашлык) кирәкле бик күп яналыклар тупладык. Киләчәктә алар (алмашлык) безгә (алмашлык) бик файдалы булыр.

Төп өлеш

1. Карточкалар белән эш. Бирелгән җөмләләрдән таныш булган сүз төркемнәрен билгеләп чыгарга.

I вариант

Чишмәләр

Кешенең гомере башланган кебек, инешнең дә башлангычы бар. Алар –чишмәләр. Чишмәләр көмеш күзе белән җирне тишеп, зур кыенлыклар белән чыга. Бөдрә дулкыннар ясый, әкрен генә чыга.

II вариант

Чишмәләр

Һәр чишмәнең үз тарихы,үз моңы,үз юлы бар.Берсе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре әкрен генә үзенә юл ала.Әй,халык йөрәге кебек туктаусыз хәрәкәттә алар.

Физминут

– Укучылар, ә хәзер ял итеп алабыз. Күзләр өчен төрле күнегүләр ясыйбыз.

2. Сорау-җавап (укытучы әзерләгән сорауларга җавап бирү, әңгәмә кору).

– Балалар, мин сезгә бик матур сораулар әзерләп куйдым, шуларны укып чыгыйм әле.

•        Ул бер дә искерми, яңара гына.

•        Аны бөтен кеше ярата.

•        Аннан башка тора алмаучылар да бар.

•        Ул арытмый да.

•        Ул елата, моңландыра, күңелне дә күтәрә.

•        Ял иткәндә дә кирәк.

•        Балаларны йоклатканда кирәк.

– Нәрсә булыр икән бу, балалар? (Көй, моң, җыр!)

– Әйе балалар, бик дөрес. Ә нәрсә соң ул җыр? «Җырлар… Җир шарында алар санап бетергесез. Җыр ул –балалар, халыкның иң киң таралган иҗат җимеше. Җыр – күңел азыгы» – дигән халыкыбыз. Ул – халык тормышының реаль чагылышы, кеше күңелендәге хисләрнең матур яңгырашы, яктыртылышы да. Ә менә безнең сөекле Тукаебызның да сүзләрен укып китми булмас: «Халык җырлары – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле (вә иң бәһале) бер мирастыр. Бу бертөрле сихерле көзгедер» – дигән.

– Әйдәгез әле, балалар, без дә сезнең белән бер көй тыңлап китик. Аз генә табигать турында сөйләшик. Бу көй бәлки безгә уйланырга ярдәм итәр. Уйларыбызны дәфтәрләргә язып куябыз.

– Карагыз әле, балалар, туган ягыбызга кайсы ел фасылы аяк басты? (Җаваплар тыңлана; кайсы ел фасылы булса, шул сурәтләнә.)

– Ә сез нинди үзгәрешләр күрәсез?

– Укучылар, ә хәзер мин дә сезгә,аз гына уйларыгызны тулыландырыр өчен, бер шигырь укып китәм. (Агымдагы ел фасылына багышланган  шигырь укыла.)

3. «Туган ягыма … килде. » темасына кечкенә күләмле инша языла. Вакыт күп бирелми. Иншаны берничә укучы укып чыга.

4. Дәреслек белән эш.

–  Хәзер китапларны ачтык. 15 нче күнегүне карап китәбез. Бер укучы биремне кычкырып укый. (Эшләп бетергәнннән соң, күнегү тикшерелә.)

– Укучылар, бу күнегүдә сүз нәрсә турында бара? (Урман, саф һава, яшеллек һ.б.)

– Ә сез урман турында нинди мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар беләсез?

– Сезнең парта өстендә мәкальләр язылган китапчыклар ята. Шуларны алабыз, укыйбыз, мәгънәләрен аңларга тырышабыз. Сез үз-үзегезне урманда тота беләсезме икән? Җөмләләрне тәрҗемә дә итә барабыз.

•        Урман үстер, ачлык күрмәссең.

•        Җимешен ашыйсың килсә, чәчәген өзмә.

•        Кошларны рәнҗетмә – каргарлар.

•        Коега төкермә, суын эчәрсең.

– Укучылар, билгеле булганча, урман – халык файдалана торган табигый байлыкларның иң әһәмиятлесе. Шуңа күрә аларны сакларга, тагын да урманнарны зурайтырга, күбәйтергә кирәк.

– Әгәр дә, куллары булса, агачлар нишләрләр иде икән?

– Билгеле, алар дошманнарыннан сакланыр иде.

– Әгәр дә теле булса, агач нәрсә әйтер иде икән?

– Укучылар, менә нәрсәләр сөйләр иде безгә урман: «Без кешеләрнең ышанычлы дуслары. Без сезне кунакчыл каршы алабыз. Урманга килегез, рәхәтләнеп ял итегез, көч җыегез. Ләкин безне рәнҗетмәгез, безгә карата мәрхәмәтле булыгыз, үстерегез, саклагыз».

– Кошларның да үтенечен тыңлыйк эле: «Без урманда яшибез, эшсез тормыйбыз. Агач ботакларын, яфракларын тикшереп торабыз, бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәбез. Ә менә сез белмисездер әле: күке башка кошлар ашамый торган бөҗәкләрне юк итә».

Йомгаклау

– Укучылар, ә хәзер алган белемнәребезне тикшереп алыйк әле (сүз төркемнәрен ныгытуга, тест биремнәре башкару)

1. Исемгә туры килгән сорауларны күрсәт.

А) нишли? нишләде?

Б) кайчан?

В) кем? нәрсә?

2. Сыйфат нәрсәне белдерә?

А) предметның хәрәкәтен

Б) предметның билгесен

В) предметны

3. Җырлый фигыленә дөрес сорау куй?

А) нишләр?

Б) нишләде?

В) нишли?

4. Фигыльгә туры килгән төрләнеш калыбын билгелә.

А) килеш

Б) заман

В) тартым

(Эшләр җыеп алына. Өй эше бирелә. Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куела.)