«Сүз төркемнәре иле»нә сәяхәт

№70

(III сыйныф, рус төркеме)

Алия ГАРИПОВА,

Казандагы 177 нче лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау, белемнәрне ныгыту, системалаштыру, орфографик дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру, сүз төркемнәрен сөйләмдә дөрес куллану. Матур сөйләм  күнекмәләре үстерү. Сөйләм зәвыгы тәрбияләү. Бер-береңә  игътибарлы булу, дуслык, өлкәннәрне ихтирам итү хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Сүз төркемнәрен йомгаклау темасы буенча презентация, тестлар, кроссворд.

Дәрес барышы

I. Оештыру

Укытучы. Хәерле көн, укучылар, кунаклар, әти-әниләр! Әйдәгез, үзебез белән таныштырабыз. Бөтен кеше сезнең исемнәрне белеп торсын. Кәефебез дә күтәрелеп китәр. Бүген – бездә татар теле дәресе.

Уе изге: баласына

Булышыр табигать тә.

Эшкә тотыныйк, дусларым,

Хуш, хәерле сәгатьтә!

1 нче слайд. (Экранда дәреснең темасы күрсәтелә.) Бүген без сүз төркемнәре  буенча алган белемнәребезне тикшерербез. Әкият геройлары белән «сәяхәт»тә алар безгә ярдәм итәр.

Яшәгән, ди, булган ди, әби белән бабай. Бабай әбигә кабартма пешерергә кушкан. Әби камыр басып, кабартма пешереп, аны суынырга тәрәзә төбенә куйган. Өйгә хуш ис таралган. Аннары алар бу кабартмага туган телебезне өйрәтергә уйлаганнар. Ә кабартма тәрәзә төбендә утырган да тәгәрәп  киткән. Шулай итеп, ул урманга килеп җиткән.

2 нче слайд. Матур язу минуты.

Ата-ана сүзен тыңлаган – кеше булган, тыңламаган-әрәм булган. Дәрес дәвамында бу мәкальнең мәгънәсен тулырак ачыкларбыз, нәтиҗә ясарбыз.

3 нче слайд. Әкиятне дәвам итәрбез: «Урманда кабартмага куян очраган. Ул аңа биремнәр әзерләгән. «Әгәр аларны үти алсаң, үзеңне ашамам», – дигән. Ә кабартма татарча сөйләшә белми икән. Укучылар, аңа ярдәм итәбезме?

4 слайд. Табышмаклар.

Колагым озын, туным йомшак,

Кишер ашасам – туям.

Үзем куркак. Шуңа, ахры,

Исемем минем … (куян).

Ырҗайган теш, курка аннан

Көчсезләрнең һәммәсе.

Бозау, сарык, куян аулый

Ач күзле ерткыч … (бүре).

Бу табышмакларның җаваплары нинди сүз төркеме була? (Исем)

Исем дип нинди сүз төркеменә әйтәбез? (Укучыларның җавабы тыңлана.)

Куянның алдагы биремен үтибез, берлек сандагы бирелгән исемнәрне күплек санга куеп язабыз:

5 нче слайд. Урман, кыр, бала, күбәләк, дус, кош, уенчык, болын, күл, хайван.

Исемнәр тагын нәрсә белән төрләнә? Менә сезгә куян эш җибәрде. Сез хәзер килешләрне язарга тиешсез.

6 нчы слайд. Кабартма алга таба юлын дәвам  иттерә. Аңа бүре очраган. Бүре дә биремнәр әзерләгән, шуларны үти алсаң, үзеңне ашамам, дигән. Ярдәм итәбезме?

«Табышмаклар» кроссворды

1. Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

2. Агачларның яфрагы юк:

Кыш бабай холкы кырыс.

Коелмый бары кышын да

Чыршыдан яшел …(ылыс).

3. Баш астында баллы кашык. (Йокы)

4. Зур гәүдәле, бик көчле,

Ике зур казык тешле.

Торган җире – җылы ил.

Бу – олы колаклы … (фил).

5. Алсу битле бер кыз пеште,

Сикереп җиргә төште. (Алма)

6. Дәрестә акбур белән кая язабыз? (Такта)

Кроссвордта сыйфат сүзе барлыкка килә.

Сыйфат нинди  сорауларга җавап бирә?

Кыз, туп, куян рәсемнәре күрсәтелә.Укучылар бирелгән исемнәргә туры килгән сыйфатлар уйлап, дәфтәргә язалар.

7 нче слайд. Текст.

Әнә урман. Анда каен һәм имән үсә. Урманда куян, бүре, аю, төлке яши.

Текст матурмы? Ни өчен? Нәрсә җитми? Әйдәгез, сыйфатлар өстәп язабыз. (Укучылар сыйфатлар өстәп яза.)

8 нче слайд. Кабартма юлын дәвам итә. Бу юлы аның каршысына аю очрый. «Аларга җавап таба алсаң, тимәм», – дигән. Тырышып карыйбызмы? Монда безне нинди сүз төркеме көтә икән? (Фигыль сүз төркеме.)

Фигыль нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә? Нәрсәләр белән төрләнә? Нинди заманда килә ала? (Укучылар җавабы тыңлана.)

9 нчы слайд. Аю арт тәпиләренә басты. Бер миңа, бер әтигә карады. Ул шулай безне күзәтә. Озак карап торды. Аннары куян урманга йөгерде.

Укучылар фигыльләрне табалар, заманын билгелиләр.

10 нчы слайд. Кабартма юлын дәвам итә. Каршысына хәйләкәр төлке чыга. Ул да: «Биремнәрне үтәсәң, үзеңә тимәм», – дигән. Ярдәм итәбезме?

Тест

1. Хаталы язылган сүзне табарга.

а) шәһәрләр; ә) урамлар; б) куяннар.

2. Нәрсә? соравына җавап биргән сүзне табарга.

а) әни: ә) язучы; б) эт.

3) Түбәндәге сүзләрнең антонимнарын табарга.

а) яшь; ә) иске; б) кечкенә.

4. Түбәндәге фигыльләрнең кайсысы киләчәк заманда?

а) укыдым; ә) җырлый; б) язармын.

Укучылар! Кабартма сезгә бик тә рәхмәтле. Ул өлкәннәр сүзен тыңларга сүз бирә. Дәреснең мәкаленә әйләнеп кайтсак, аның төп мәгънәсе нәрсәдә?

11 нче слайд. Нәтиҗә.