Сугыш урлаган балачак

№67

(Башлангыч сыйныф укучыларының сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашу кичәсе)

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА,

Арчадагы 5 нче гимназия укытучысы

(1 нче слайд)

 (Зал бәйрәмчә бизәлә. Сугыш геройларының фоторәсемнәре, җиңү парады күренешләре эленә. Зал шарлар, чәчәкләр белән бизәлә. Бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар – сугыш ветераннары чакырыла. Ф.Әхмәдиевның «Солдатлар» көе яңгырый. Балалар залга керә һәм ярымтүгәрәк ясап тезелеп утыралар.

Түбәндәге сүзләр талгын көй астында укыла.)

(2 – 3 нче слайдлар)

1 нче укучы.

Сугыш килде безгә сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән,

Кабатладык шулчак тешне кысып:

«Без җиңәргә тиеш ничек тә».

(4 – 5 нче слайдлар)

          Укытучы. Исәнмесез, кадерле ветераннар hәм мөхтәрәм кунаклар! Тиздән халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүенә 72 ел була. Шушы дөньякүләм олы вакыйга уңаеннан безнең гимназиябездә түбәндәге чаралар үткәрелде: «Бөек Җиңү көненә – 72 «5»ле, «72 еллыкка –72 сыерчык оясы» акцияләре, сугыш чорына багышланган шигырь һәм җырларны иң оста башкаручылар конкурсы һ. б.

Ә бүгенге кичәбез балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган безнең кадерле дәү әниләребез, әбиләребез, олы йөрәкле дәү әтиләребез һәм бабаларыбызга багышлана. Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ә аларның яралары нигәдер төзәлми… Безнең бәйрәмебезнең олы кунагы балачагы авыр сугыш елларына туры килгән Вәкыя апа һәм Мөбарәкҗан абый. Вакыя апага сугыш башланганда нәкъ сезнең кебек 10 яшьлек вакыты була. Әйдәгез әле, олы хөрмәткә лаек булган ветераннарыбызны сәламләп кул чабып алыйк.

Әлеге очрашуны үзе дә сугыш чоры баласы булган шагыйрь Рәшит Гәрәй шигыре белән башлап җибәрәсе килә.

(6 нчы слайд)

1 нче укучы.

Сугыш чыккан көнне хәтерлим мин,

Бүгенгедәй ачык хәтерлим.

Күзе яшьле, hаман көлеп торган

Йөзе кырыс иде әтинең.

Кайсыбызны кочып йокласын ул,

Ничек дүрткә бүлсен бер төнне?!

Әй, син, тормыш, нигә гел-гел шулай

Аямыйсың икән беркемне?

Төшендәме күреп уянды ул

Олаучылар атлар җиккәнне:

«Балаларым», – диде, бүтән бер сүз

Әйтер өчен көче җитмәде.

Кабатлады микән аерылганда:

«Балаларым, боек булмагыз…».

Ә калганын авыл башындагы

Ялгыз каеннардан сорагыз.

(7 – 8 нче слайдлар)

2 нче укучы. 1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары  илебезгә басып керде, шәһәр-авылларыбызны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз, бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде.

(9 нчы слайд)

(«Вставай, страна огромная!» жырын грамъязмада тыңлау. Балалар урыннарына барып утыра.)

(10 нчы слайд)

3 нче укучы. Сугыш дүрт ел буе барды. Халкыбыз исә, еш кына мөмкин булмаганнарның чиген узып, Бөек Җиңүгә үз өлешен кертте. Рәхимсез сугыш миллионлаган һәм миллионлаган кешеләрнең тормышын корбан итте. Ул һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде.

4 нче укучы.

Алды ялкын ил һәм дәүләтләрне,

Алды ялкын кыш һәм җәйләрне.

Туган якның данлы сабан туе

Канлы сабантуйга әйләнде.

(11 – 14 нче слайдлар)

5 нче укучы. Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Коточкыч сугышка безнең Арча районыннан да 25 меңнән артык кеше китә, шуларның 14 меңе һәлак була яки хәбәрсез югала.

(15 нче слайд)

6 нчы укучы. Әйе… Барлык ир-егетләр сугышка китә, авылда картлар, хатын-кызлар, балалар гына кала. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугыш кырына икмәген, коралын да озатырга, бик зур салымын да түләргә кирәк була.

(16 – 17 нче слайдлар)

7 нче укучы.

Эх, апалар, сугыш елларында

Тенкәләргә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә,

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

(18 нче слайд)

Алып баручы: Җиңү сугыш кырында гына яуланды, бәлки тылда да, завод цехларында, фәннии лабораторияләрдә, колхоз-совхоз кырларында да яуланды. Фронтларда солдатлар, заводларда, кырларда хатын-кызлар һәм үсмерләр, батырлык һәм гаять зур чыдамлык күрсәтеп, бик тә озакка сузылган көрәшкә кушылды.

(19 нчы слайд)

8 нче укучы. Күпме генә вакыт үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. Озак еллар үтсә дә, халкыбызның нинди зур батырлыклар кылганын хөрмәт һәм соклану белән сөйләрләр.

9 нчы укучы. Хөрмәтле әбиләр, дәү әниләр! Сез сугышта катнашмасагыз да, аның авырлыгын үз җилкәгездә татыдыгыз. Чөнки сез – сугыш чоры балалары. Сезнең әти-әниләрегез сугыштан соңгы җимереклекләрне төзәтүдә катнашты. Бу – күпмедер дәрәҗәдә сезгә дә кагыла. Чөнки бу чор ачлык, ялангачлык чоры иде. Туйганчы ипи ашамау, кияргә кием булмау сезне куркытмады. Инде башка сугышлар булмасын, халыклар тыныч тормышта яшәсен иде. Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч күк йөзе телибез.

10 нчы укучы.

Гел яхшыга өйрәтәсез,

Тыңлыйбыз сезнең сүзне.

Һәр эштә үрнәк сез безгә,

Хөрмәт итәбез сезне.

1 нче укучы.

Сызламасын газиз җаннарыгыз,

Сызласа да аяк кулларыгыз.

Озын гомер бирсен сезгә ходай,

Рәнҗемәсен кыз һәм улларыгыз.

2 нче укучы.

Еллар үтә диеп борчылмагыз,

Еллар үтү берни түгел ул

Сау-сәламәт булып озак яшәү –

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.

Укытучы. Сүзне кунакларыбыз – бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Вәкыя апагызга, шулай ук Мөбарәкҗан абыегызга бирик әле. Балачагыгызга туры килгән сугыш еллары һәм аннан соңгы чордагы авырлыклар турында безгә сөйләп китсәгез иде. (Ветераннарга сүз бирелә. алар үзләре белән тылда булган вакыйгалар, Җиңү көне һ. б. хатирәләр турында сөйлиләр.)

(20 – 24 нче слайдлар)

– Сез сугыш башланган көнне хәтерлисезме? Ул вакытта Сез кайда идегез?

– Сез мәктәптә укыганда дәресләр күп керә идеме?

– Классыгызда ничә бала укый идегез?

– Нәрсә белән яза идегез? Китап-дәфтәрләрне кайдан ала идегез?

– Сугыш беткән көнне хәтерлисезме?

– Нинди уеннар уйный идегез?

(25 нче слайд)

3 нче укучы.

Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк:

Сүнмәгән бит, сездә сүрелмәгән

Җыр-биюгә булган гашыйклык.

(«Матур кызлар» биюе башкарыла.)

4 нче укучы.

Атсын өчен туган илнең

Һәр таңы матур булып,

Үсәбез көрәшче булып,

Үсәбез батыр булып.

5 нче укучы.

Ярты гасыр аерса да илне

Утлы, канлы, данлы еллардан.

Әмма хәтер әле дә йөртә сезне

Фронтларда – авыр юлларда.

Сугыш чорындагы хатыннарның

Исемнәрен ташка нык уеп.

Кулдан килсә әгәр, бронзадан

Һәйкәл куяр идек без коеп.

6 нчы укучы.

Бабайларның, әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз.

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз.

7 нче укучы.

Ил чигендә сакта торыр,

Диңгез кичәр буын без.

Хезмәтебездә Ватанга

Тугрылыклы булырбыз.

8 нче укучы. Тиздән без Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтәбез. 1945 елның 9 нчы Мае – дүрт ел буена сугыш газаплары кичергән илебезнең беренче тынычлык көне ул. Һәр ел саен без бу көнне зур дулкынлану белән көтеп алабыз. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге яра-җәрәхәтләр һаман да төзәлми. Шуңа да бу бәйрәм – сагышлы, моңсу бәйрәм. Без – яшь буын, үсеп баручы буын батырларыбызны онытырга тиеш түгел.

9 нчы бала.

Туган илем имин булса,

Ал чәчәкләр үсәрләр.

Бакчаларда алмалар

Кызарышып пешәрләр.

Шундый матур илебезне

Саклаучылар булырбыз.

Кирәк икән аны яуда

Яклаучылар булырбыз.

10 нчы укучы.

Озакламый егет булып

Үсеп җитәрбез әле,

Татарстан дәүләтенә

Хезмәт итәрбез әле.

(26 нчы слайд)

(Малайлар хоры «Солдатта булган» җырын  башкара.)

1 нче укучы.

Туган илне көчле итик,

Илебез бөркет булсын.

Кояш чыксын, нурын сипсен,

Күгебез көлеп торсын.

2 нче укучы.

Ачлык та артта, сугыш та артта.

Ил батырлары туган ул чакта.

Алда – тынычлык, алда – гел кояш,

Алда – гел көлү, һич тә юк елаш.

3 нче укучы.

Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар!

Аяз күгебезне болыт капламасын,

Балкып янсын күктә йолдызлар.

4 нче укучы.

Язлар килде. Ямьле май аенда

Без чыгарбыз кабат парадка.

Яуда ятып калган корбаннарны

Һич ярамый безгә онытырга!

Ветераннар сафы сирәгәя,

72 ел бит – үзе бер гомер.

«Киләчәктә сугыш афәтләре

Булмасын!» – дип тели һәр күңел .

(27 нче слайд)

5 нче укучы.

Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә – сезгә, безгә, илгә

Без телибез якты киләчәк.

Укытучы. Хөрмәтле ветераннарыбыз, укучылар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган каһарманнарыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Бер минут тын калыйк! (Зал басып тын кала.)

 Гарифуллина Презентация