Су – тереклек чыганагы

 

Рәмзия БАРИЕВА,

Теләче районы Орымширмә башлангыч мәктәбе укытучысы

Сыйныфтан тыш чара барышы

 (Аудиоязмада чишмә тавышы яңгырый.)

Укытучы. Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә. Мин сезгә бер табышмак әйтәм. Ул безнең тормышыбызда иң кирәкле әйберләрнең берсе турында булыр.

Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк. (Су.)

Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – су. Балалар, әйтегез әле, безгә су ни өчен кирәк? (Укучылар белән су һәм аның әһәмияте турында әңгәмә.)

Укытучы. Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су җирне сугара. Шулай ук ул иген игү, бакча, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар үстерүгә булыша. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде.

 Җир йөзендә су булмаган урынны табуы кыен. Су һәркайда бар. Су океан һәм диңгезләрдә, елга һәм күлләрдә генә түгел, ул җир астында да очрый. Җир асты сулары өскә бәреп чыккан урынны кизләү яки чишмә дип йөртәләр. Андый чишмәләр күпчелек елга буйларында, ерымнарда очрый. Чишмәләрдән инешләр башланып китә. Бу инешләр, бергә кушылып, елга барлыкка килә. Чишмә сулары шифалы, чиста, эчәргә яраклы була. Чишмә сулары минераль тозларга бай, сәламәтлек өчен шифалы матдәләрне күп туплый. Электән үк кешеләр чишмәләргә изге дип караганнар.Чишмәләрне казып чыгарганнар, улаклар ясаганнар, “өйле” иткәннәр. Һәрбер кешене туган авылы, нигезе тарткан кебек чишмәләр дә үзләренә тартып тора. Читкә киткәннәр чишмә суларын алып китәләр, авырган кеше чишмә суын эчкәч, сихәтләнеп китә.

 Чишмәләрнең һәрберсенең үз исеме бар, алар ничектер серле кебек. Укучылар, безнең авылда нинди чишмәләр бар, аларның исемнәре каян килеп чыкан?

(Һәрбер чишмәнең рәсемнәре күрсәтелә бара.)

Укучы. Авылыбызда Түбән оч, Югары оч, Бәдри, Питер чишмәләре бар. Түбән оч чишмәсе авылның Түбән урамы, ә Югары оч чишмәсе Югары урамы ягында урнашкан. Исемнәре дә шуннан килеп чыккан. Бәдри чишмәсен Бәдриҗамал ачкан, ә Питер чишмәсен Пётр казып чыгарган, дип сөйлиләр. Алар шушы чишмәләрне карап торганнар. Хәзер инде бу кешеләр юк, ләкин аларның исемнәре белән әлеге чишмәләр атала.

Укучы. Түбән оч, Югары оч, Бәдри, Питер чишмәләре барысы бер үк тау итәгеннән агып чыга. Хәзерге вакытта Бәдри, Питер чишмәләреннән без су алмыйбыз. Шулай да җиләк җыярга, экскурсиягә барган вакытларда ул чишмә суларыннан авыз итәбез. Суларын татып караганнан соң, нинди тәмле, салкын икәнен тоясың, үзеңдә көч артуын сизәсең.

Укытучы. Хәзер өйләргә су кергән, суны краннан гына алабыз. Укучылар, өйгә су каян килә икән, беләсезме?

(Укучыларның җаваплары.)

Укытучы. Әйе, безнең өйләргә су Югары оч чишмәсеннән торбалар буенча килә. Әлеге чишмә авылыбыздагы һәрбер хуҗалыкны су белән тәэмин итеп тора. Югары оч чишмәсенең суы мул, шифалы, төрле авыруларга дәва дип саныйлар. Хәтта, аның суын башка авыл кешеләре дә килеп ала.

Чишмәләр турында күп шигырьләр язылган, җырлар язылган. Әһзәр Габидинең “Чишмә” шигырен тыңлыйк.

Укучы.

Тау астыннан чишмә ага

Челтер дә челтер.

Аның җырыннан да җирдә

Матур җыр юктыр.

Ярга тулып акмаса да,

Чиста, саф сулы.

Эсседә дә салкын суы

Баса сусауны.

Укытучы. Хәзерге вакытта елгаларга да зур игътибар бирелә. Елга буйлары матурланды, ял итү урыннары, парклар төзелде. Авылыбыздан ерак түгел Кече Мишә елгасы ага. Ул елга турында ниләр сөйли аласыз?

Укучы. Ул Мишә елгасына кушыла. Җәй көне елгада балык тотабыз, су коенабыз.

Укытучы. Су безгә тереклек, яшәү өчен кирәк. Ләкин елга буйларында, чишмә яннарында чүп-чар, пыяла ватыклары күрергә мөмкин. Пычрак су булганда кошлар сулыкларны ташлап китә, үсемлекләр үсә алмый. Моңа кем гаепле соң? Бары тик, кешеләр – үзебез гаепле, һәрнәрсә үзебездән тора.

(Мәкаль һәм әйтемнәр уку.)

Кул пычранса, су белән юарсың,

Су пычранса ни белән юарсың?

Суның кадере – чишмә корыгач беленә.

Укытучы. Суны, чишмәләрне саклау өчен ниләр эшләргә кирәк?

Укучыларның җаваплары:

 – Чүп-чар ташламаска;

– Завод-фабрикаларның торбаларына фильтрлар куярга;

– Краннан су акса, төзәтеп куярга;

– Елга буйларына агачлар утыртырга;

– Чишмәләрне карап, тәрбияләп торырга.

Укытучы. Чишмәләр челтер-челтер аксын өчен, аларга безнең ярдәмебез кирәк. Күренекле галим Фирдәүс Гарипова “Чишмәләр дә җырлый” дигән мәкаләсендә болай дип язган: “Һәр авылда исемле елга я күл, чишмә я инеш бар. Бүгенге яшь буын аларны беләме икән соң? Белми икән, әти-әниләрдән, әби-бабайлардан аларның тарихын сорарга ашыксалар иде. Чишмәләр сере – халкыбыз тарихы ул. Алар яшәсә, халкыбыз тормышындагы уңай традицияләр дә өзелмәс. Шуңа күрә, чишмә-күлләрне, буа-суларны карап, чистартып торыйк. Аларның саф сулары тәнгә сихәт, җанга шифа булсын, алар турындагы җырлар ерак елларгача яңгырасын”

(Укучылар Муса Җәлил сүзләре, Җәүдәт Фәйзи көе “Чишмә” җырын җырлыйлар.)

Яр астында чишмә ага,

Челтер-челтер тавышы.

Җил искәндә иелеп кала

Читтә үскән камышы.

Челтер-челтер чишмәбез,

Ярдан балчык ишмәгез!

Суны шуннан эчегез,

Башка җирдән эчмәгез.