Сөйләмебез сыйфатлы, куллансак без сыйфатны

(6 нчы сыйныфта татар теле дәресе)

Фирүзә ШӘЙДУЛЛИНА,

Нурлаттагы 3 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

белем бирүдә: укучыларга сыйфат сүз төркеме турында мәгълүмат бирү;

үстерелешле: сыйфатның сүз төркеме буларак әһәмиятен һәм кулланылышын ассызыклау.

тәрбияви: укучыларда туган телдә матур һәм дөрес сөйләм күнекмәләре булдыру. Табигатькә карата соклану һәм аның белән горурлану хисләре уяту.

Дәреснең тибы: уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Дәрес барышы

  1. I. Психологик уңай халәт тудыру

Укытучы. Исәнмесез хөрмәтле кунаклар,  кадерле укучылар, хәерле көн барыгызга да.

Хәерле иртә! Хәерле көн телим!

Шатлык белән үтсен көнегез!

Язгы кояш кебек бар галәмгә

Бәхет нуры чәчсен йөзегез!

Дәресебезнең хәерле, көнебезнең уңышлы үтүен теләп, бер-беребезгә елмаеп алыйк әле.

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, бүген дәрестә белем иле буйлап  сәяхәт итәрбез. Һәр тукталыштан соң, гадәттәгечә эшне бәяләп барырбыз.

Беренчесе – «Тырышкан табар…» тукталышы. Бу тукталышта өй эшен тикшерербез.

– Өй эше итеп нәрсә бирелгән иде? (Әдәби әсәрдән табигать турында җөмләләр язып килергә иде.)

– Әйдәгез, укып күрсәтегез.

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Икенче тукталыш – «Дуслык» редакциясе.

Марат үзенең туган ягы турында язган мәкаләсен районыбызның “Дуслык” газетасына җибәргән. Ләкин мәкаләне газетада бастырмыйлар. Ни өчен икән? Без дә укып карыйк әле.

“Минем туган ягымны күлләр, чишмәләр бизи. Ул шулай ук урманнарга, елгаларга бай.

Урманында төлкеләр, бүреләр, куяннарны очрата аласың. Болыннарында чәчәкләр үсә.”

– Ни өчен текстны бастырмыйлар? (Текст матур түгел.)

– Ә ничек матурлап була? (Сүзләр өстәп.)

– Ул сүзләрне кайсы сүзләр алдыннан өстәрбез? Хәзер шул сүзләрне куеп, текстны матурлагыз.

1 нче төркем – 1абзацны;

2 нче төркем – 2 абзацны.

  1. Уку мәсьәләсен чишү

Минем туган ягымны түгәрәк күлләр, саф сулы чишмәләр бизи. Ул шулай ук  зур урманнарга, киң елгаларга бай.

Урманында хәйләкәр төлкеләр, усал бүреләр, куркак куяннарны очрата аласың. Болыннарында  матур чәчәкләр үсә.

Укытучы. Укучылар,  өстәгән сүзләрне укып чыгыгыз әле? (Түгәрәк, куе, хәйләкәр, усал…)

– Әлеге сүзләргә сорау куегыз. (Бу сүзләр нинди? соравына җавап бирәләр.)

– Нинди? соравына җавап бирүче сүзләрне кайсы сүз төркеме өйрәнә? (Сыйфат.)

– Дәресебезнең темасы нинди? (“Сыйфат”.)

– Ә дәрескә нинди максат куярбыз? (Сыйфат турында белербез. Сыйфатларны сөйләмдә кулланырга өйрәнәбез.)

– Ә хәзер текстны кабул итәрләрме?

– Сыйфатлар сөйләмдә ни өчен кирәк? (Сөйләмне баету өчен кирәк.)

– Газета-журналларга мәкалә бирергә уйласагыз, текстыгыз төзек, сыйфатларга бай булырга тиеш.

– Язучылар әдәби әсәрләрендә табигать күренешләрен бик матур сурәтлиләр.

Укытучы. Тукталышның өченчесе «Безнең сәхнә» дип атала.

Экраннан Туфан Миңнуллинның «Авыл эте – Акбай» әсәреннән өзек карап, сыйфатларны табыйк әле.

«– Акбай, әй, Акбай! Син нигә шундый күңелсез?

– Мин авылга китәм.

– Ә ни өчен?

– Туйдырды мине шәһәр тормышы. Авылның саф һавасын сулап, табигатьнең матурлыгына сокланып яшисем килә.

– Табигать шәһәрдә дә матур бит!

– Авылның табигате бик матур – зәңгәр күлләрен, бормалы-бормалы елгаларын, куе урманнарын, хуш исле болыннарын, тәмле җиләкләрен сагындым мин.

– Шәп икән. Акбай, безне үзең белән ал әле авылга. Безнең дә табигатьнең матурлыгын күрәсебез килә.

– Әйдәгез, киттек авылга.

– Әйдә, киттек.»

Укытучы. Хәзер диалогта булган сыйфатларны укыгыз. Җавап биргән укучылар, тамгаларга онытмагыз.

Фикультминут

Гөл сабагы күренде

Һәм кояшка үрелде.

Тибрәнде талгын җилдә,

Сокланды гүзәл җиргә.

Буй-сыннарын турайтты,

Бик матур чәчәк атты.

Җәеп ефәк таҗларын,

Сипте хуш ис, назларын.

Укытучы. Киләсе тукталыш – «Тапкырлар».

Ромашка таҗында сүзләр. Бирелгән сүзләргә сыйфатлар табарга.

Агач, юл, күбәләк, көн, болыт, җәй.

Укытучы. Дөрес җавап бирүче укучылар, эшегезне тамгаларга онытмагыз.

Укытучы. Киләсе тукталыш – «Лексика».

Антонимнарын тап!

Киң – 

Матур –

Карт –

Куркак –

Караңгы –

Синонимнарын тап!

Матур –

Зур –

Кечкенә –

Татлы –

Эшчән –

Укытучы. Эшегезне тамгаларга онытмагыз.

Киләсе тукталыш«Зирәкләр».

Тартмада предметлар. Бу предметлар (тарак, җиләк муляжы) кайсы шагыйрнең нинди әсәрендә бар? («Су анасы», «Шүрәле».)

– Шушы әсәрдәге шигырь юлларында сыйфатлар төшеп калган. Без аларны куйыйк әле.

  1. Зурмы дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик … (кечкенә),

Халкының эчкән суы бик …  (кечкенә) инеш кенә.

  1. Өйгә кайттым да: «Әни, (алтын) … тарак таптым!» – дидем.
  2. Җәй көне. (Эссе) … һавада мин суда коенам, йөзәм.

Укытучы. Киләсе тукталыш – «Матурлык».

(Ике төркемгә конвертларда кисмә хәрефләр бирелә. Шул хәрефләрдән сүзләр төзергә.)

(Яхшы, сүз, җан, азыгы)

– Нинди мәкаль килеп чыкты? (Яхшы сүз – җан азыгы.)

– Әйе, укучыларым, сөйләмебез дөрес һәм матур булсын.

  1. Рефлексия

Укытучы. Укучылар, без дәрескә куйган максатыбызга ирештекме?

  1. Өй эше
  2. «Көзге табигать» темасына сыйфатлар кертеп хикәя язып килергә.
  3. Сыйфатлар кертеп, дүртьюллык шигырь язарга.
  4. Сыйфат кергән 5 мәкаль язарга.

Укытучы. Үзбәя карточкаларын тапшырыгыз, мин үземнең дә фикеремне өстәп, электрон журналга билгеләр куярмын.