СӨЙЛӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН ҮСТЕРҮ ЧАРАСЫ БУЛАРАК, СИНХРОН ТӘРҖЕМӘ ИТҮ ЫСУЛЛАРЫ

(ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ИННОВАЦИОН ТЕХНОЛОГИЯЛӘР)

 

Алсу СӘЛИМҖАНОВА,

«Адымнар – Әлмәт» күптелле гимназиясенең

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Аннотация: Мы предлагаем три этапа обучения синхронному переводу. Первый этап это этап «подготовки»: ученики знакомятся с новым методом работы, учатся. Второй этап называли мы «новая ступень». На этом этапе учащиеся учатся слышать друг друга. Третий этап «Эхо» находится на самой высокой точке. Третий этап  на сегодняшний день является нашей целью.

Ключевые слова: методы синхронного перевода в 3 этапа

Максат: аралашу компетенциясенә нигез салу һәм аларны татар телен өйрәнү дәресләрендә камилләштерү.

Бурычлар:

– укучыларның фәнне өйрәнүгә кызыксыну арттыру;

– сөйләү күнекмәләрен үстерү;

– татар телен өйрәнгәндә укучыларның иҗади эшчәнлеге өчен шартлар тудыру;

– дәресләрне яңа ысуллар белән төрлеләндерү;

– укучыларны бер-берсе белән хезмәттәшлектә эшләргә өйрәтү.

Актуальлек: рус телендә укучылар тумыштан ук сөйләшәләр һәм бу аларга уку фәннәрен җиңел үзләштерергә ярдәм итә,  татар телен үзләштерү –  иң катлаулыларның берсе булып тора. Әлбәттә, теләсә нинди яңа фән укучыларда кызыксыну уята. Бу ысулның, телне өйрәнүгә кызыксынуны арттырудан тыш, тагын берничә өстенлеге бар: сөйләм күнекмәләрен үстерү нәтиҗәдә телне өйрәтү максаты булып тора.

Синхрон тәрҗемә иң катлаулы тәрҗемә төрләренең берсе. Тәрҗемәче төп телдә сөйләмне ишетү белән бергә, башка телгә синхрон рәвештә, бер үк вакытта тәрҗемә итә.

Бу укыту ысулын ике ел элек куллана башладык һәм эшләү дәверендә яңа төзәтмәләр кертергә туры килде. Хәзерге вакытта, аны башлангыч сыйныфлардан башларга кирәк дип әйтә алабыз. Синхрон тәрҗемәнең 3 этабын билгеләдек, ләкин һәр укытучы бу исемлекне дәвам итә ала. Без дә аны эш тәҗрибәсе белән дәвам итәрбен дип ышанам.

Беренче этап «Әзерлек».

 Синхрон уку.

Бу этап иң зурысыдыр, чөнки ул ике уку елына сузылырга мөмкин. Без аны синхрон уку дип атадык. (Берсе укый, икенчесе синхрон тәрҗемә итә). Укучылар укырга өйрәнгәч һәм дәреслекләрдә кечкенә текстлар барлыкка килгәч, укуны башларга мөмкин. Өйгә кечкенә текстны яки текст кисәген укырга һәм аны тәрҗемә итәргә кушыла. Укучыларга тәрҗемәне паузасыз башкарырга тиеш, ягъни һәр сүзнең тәрҗемәсен белергә кирәк. Тикшерү алдыннан, дәрестә, укытучы берничә минут бирә, укучылар моны парлап эшләргә тырышалар (вакыт узу белән, укучылар дәрес башланганчы үзләрен тикшерә башлыйлар). Берничә шундый биремнән соң, укытучы, яки укучылар үзләре өчен «тәрҗемәче» сайлыйлар. Берникадәр вакыттан соң укытучы «тәрҗемәчеләрне» күз алдында текстсыз тәрҗемә итүләрен сорый. Әлеге һәм аннан соңгы этапларда ике яклы, русчадан татар теленә һәм киресенчә эшләргә кирәк, бу исә яхшырак истә калдырырга мөмкинлек бирә.

Синхрон укуның шулай ук берничә өстенлеге бар: беренчедән, укучыларда әңгәмәдәшне ишетү, тәрҗемә иткәндә паузалар ясау, әгәр укучы (тәрҗемә итүче) соңга калса һәм, киресенчә, тәрҗемә темпын арттырса; икенчедән, укучылар ишеткән сүзне аның график рәсеме белән тиз бәйләргә өйрәнәләр, бу әлеге берәмлекне ныклы үзләштерергә ярдәм итә; өченчедән, мәктәп укучыларының өй эшләрен сыйфатлы башкаруга мотивациясе арта, чөнки алар  «тәрҗемәчеләр» буларак үз партнерлары алдында җаваплылык тоялар.

Икенче этап «Яңа баскыч».  

Текст буенча синхрон тәрҗемә.

Икенче этапта, укучыларның сөйләм күнекмәләре формалашканнан соң, кечкенә текстлар буенча синхрон тәрҗемә итү ысулын куллана башларга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кече мәктәп укучылары өчен текстларны рус телендә инде билгеле булган әкиятләр яки хикәяләр рәвешендә сайлап алу яхшырак. Башлангыч этапта укучыларга «Маугли», «Колобок», «Курочка Ряба»  һ.б. тәкъдим итә алабыз, чөнки «хайваннар» һәм «гаилә» темалары үткән һәм укучылар аларны җиңел генә эшлиләр. Вакыт узу белән, сөйләм текстлары укучыларның яшьләренә карап үзгәрә башлый.

Укучылар җөмләләрне рус теленнән татар теленә дә, татар теленнән рус теленә дә бертигез җиңеллек белән тәрҗемә итәргә тиеш. Һәм нәкъ менә хәзер текстны кабат сөйләү буенча синхрон тәрҗемә итү ысулын тормышка ашырырга вакыт җитте. Гадәттә, бу парларда такта янында була, бер укучы кабат сөйли башлый, икенчесе тәрҗемә итә, яртысында кабатлаулар рольләрен алыштыра. Сөйләүченең темпын саклау һәм киләсе җөмләдә нәрсә турында сүз барачагын аңлау өчен (тәрҗемәче өчен), терәк сүзләрне тактага яки экранга чыгарырга була.

Өченче этап «Кайтаваз».

Видео буенча синхрон тәрҗемә.

Өченче этапта бер яки ике укучының текстны кабатлауларын видеога төшерергә тәкъдим итәм. Берникадәр вакыттан соң, ешрак киләсе чиректә, шул ук сыйныфта синхрон тәрҗемә итү өчен бирем итеп кулланырга була. Көчлерәк сыйныфларда, параллель сыйныфта төшерелгән видеоны күрсәтеп, моны бер үк текст буенча параллель сыйныфларда сөйләүләр аерылып тору өчен эшләнә. Спорт, музыка һәм яңалыклар каналларында үзләрен тәрҗемәче итеп хис итеп, барысы да тәрҗемә итәргә тели.

Синхрон тәрҗемәгә өйрәтүнең өч этабын без өчпочмак форматында тәкъдим итәбез. Беренче этап «Әзерлек» этабы, бәлки бу этап иң авырыдыр. Чөнки укучылар яңа эш методы белән танышалар, аны дәрестә кулланырга өйрәнәләр. Икенче этап – «Яңа баскыч» дип аталды. Укучылар бу этапта бер-берсен ишетергә өйрәнәләр. Өченче этап исә, «Кайтаваз» дип атала. Нәкъ шушы этапта укучылар «Әзерлек» һәм «Яңа баскыч»та куйган тырышлыкларын, үзләренә кире кайтаваз булып ирештерәләр. Өченче «Кайтаваз» этабы иң югары ноктада урнашкан. Бүгенге көндә өченче этап – безнең максатыбыз булып тора. Ләкин без әлеге схеманы эш тәҗрибәсе белән үзгәртербез  дип уйлыйбыз.

 

                                               III.  Кайтаваз

  1. Әзерлек.II. Яңа баскыч 

 

 

Әлеге тәрҗемәләргә өйрәнү күнекмәләрен төрле этапларда кулланырга мөмкин. Күргәнебезчә, татар теле рус теле белән чагыштырып өйрәнү очраклары бик еш очрый. Алар рус балаларында татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуны тагын да арттыра һәм көчәйтә.

Тәрҗемә процессында күнекмәләрне үстерү тәрҗемәчеләрне әзерләүнең мөһим өлешен тәшкил итә.

Күнекмәләр формалаштыру – озакка сузылган, дәвамлы процесс. Аерым бер дәрестә теге яки бу күнекмәне үстерү максатын куярга мөмкин, әмма ул бу дәрестә генә тәмам формалашып җитәр дип ышану урынсыз. Еш кына гамәли күнегүләр башкарганда берьюлы берничә күнекмә үстерелә. Уңышлы тәрҗемәгә ирешүгә ярдәм итә торган барлык күнекмәләрне дә аерып чыгару һәм тасвирлау мөмкин түгел.

Алда       әйтелгәннәрдән   күренгәнчә,         телдән        тәрҗемә күнекмәләрен үстерү шактый гына укыту вакытын бүлү һәм эшне дөрес итеп оештыру, кирәкле материалларны әзерләү өчен укытучыдан күп көч таләп итә.

 

Кулланылган әдәбият:

  1. Нурмөхәммәтова Р.С. Тәрҗемә белеменең теоретик нигезләре: укыту-методик ярдәмлек. – Казан, 2010. – 164 б.
  2. Сибәгатов Р.Г. Тәрҗемә методикасының нигезләре. – Уфа, 1979.
  3. Ширяев А. Ф. Синхронный перевод: Деятельность синхронного переводчика        и методика преподавания синхронного перевода. – М.: Воениздат, 1979.
  4. Юсупов Р.А. Вопросы перевода, сопоставительной типологии и культуры речи. – Казань: Татар. кн. издательство, 2005