Сөмбелә бәйрәме
№ 160
(Зурлар төркеме өчен күңел ачу иртәсе)
Гөлназ БИЛАЛОВА, Мәдинә ШӘМӘРДАНОВА,
Балык Бистәсендәге «Мишутка» балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теле тәрбиячеләре
Кичә барышы
(Зал, алтын көзне хәтерләтеп, төрле төстәге яфраклар, җиләк-җимеш, яшелчә рәсемнәре, муляжлар белән бизәлгән. «Уңыш бәйрәме» көе яңгырый. Залга балалар керә.)
Алып баручы.
Ни арада җәй үтте,
Матур көз ае җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
1 нче бала.
Бүген бездә матур бәйрәм,
Бүген бездә көзге балл.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең зал.
(Залга Сөмбелә керә.)
Сөмбелә. Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне сагынып килдем. Исемем минем – Сөмбелә. Мин көз көне уңыш җыелгач киләм. Сөмбелә – ул башак дигән сүз. Өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигән аңлата.
Алып баручы. Исәнме, Сөмбелә! Без дә сине сагынып көттек. Синең киләсен белеп, бәйрәмгә әзерләндек.
Сөмбелә.
Рәхмәт, балалар!
Көз килде,
Уңыш җыелды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим ит, дус,
Көзге бәйрәмгә.
(«Көз килә» (Айдар Минһаҗев сүзләре, Рөстәм Сәрвәров көе) җыры яңгырый. Җыр ахырында яфракларны очырталар.)
2 нче бала.
Киң болыннарда,
Урман, кырларда
Агачлар, гөлләр
Кибеп сулдылар.
3 нче бала.
Уңыш җыелды,
Аккошлар китте.
Матур көз ае
Килеп тә җитте.
4 нче бала.
Сандугачлар, карлыгачлар
Очып китте еракка.
Торналар да ялга китте
Җылы якка – көньякка.
(«Кошлар» биюе башкарыла. Ике бала (берсе сыерчык битлеген кия) Б.Рәхмәтнең «Кошлар киткәндә» шигырен сөйли.)
Бала.
Сыерчыгым, нигә китәсең?
Сагынырмын сине, киткәчтен.
Сыерчык.
Көз җитте бит инде, мин туңам.
Килгән идем җәйге костюмнан.
Алып баручы. Көз безне үзенең мул уңышы белән сөендерә. Балалар, әйтегез әле, сез нинди яшелчәләр, җиләк- җимешләр беләсез? (Балаларның җаваплары тыңланыла. Киемнәренә яшелчәләр, җиләк-җимешләр аскан, башына эшләпә кигән Уңыш бабай керә. Аркасында – капчык.)
Уңыш бабай. Исәнмесез, балалар! Исәнме, кызым Сөмбелә! Сездә музыка, җыр тавышын ишеткәч, керергә булдым әле.
Алып баручы. Рәхим ит, Уңыш бабай! Без сине көттек. Син килешкә җырлар, биюләр, уеннар әзерләдек.
Уңыш бабай. Ай, рәхмәт, балалар! Ягез, һөнәрләрегезне күрсәтегез инде. («Бар матур бакча» җырлы-биюле уены уйнала.)
Уңыш бабай. Ә менә өлгерләрме икән сез? Карап карыйк әле.
Ярышлар: «Кем өлгер?»
1 нче ярыш – «Кем тизерәк җыя?»
2 нче ярыш – «Үз чиләгеңне тап»
(«Көз һәм яңгыр» уены уйнала.)
Балалар.
Исәнме, көз, алтын көз!
Безне сагынып килдеңме?
Агачларга, куакларга
Сары чуклар элдеңме?
Көз.
Саумы, нәни дусларым!
Сезне сагынып килдем мин,
Сезгә аяз көннәрдә
Яңгыр алып килдем мин.
Балалар.
Яңгыр, яу, яу, яу!
Бар табигать юынсын,
Тирә-як көлеп торсын!
Уңыш бабай. Балалар, сез бик тапкырлар, бик өлгерләр икәнсез.
Балалар, сез бик күп яшелчә үстерәсез, тәмле-тәмле ризыклар ашыйсыз. Ә иң кирәкле, иң тәмле ризык нәрсә ул?
Балалар. Ипи, икмәк. (Ипи керә.)
Сөмбелә. Дөрес, балалар. Иң тәмле, иң кирәкле ризык – ул икмәк.
Алып баручы.
Яшәү чыганагы, кояш нурын,
Җир җылысын саклап үзендә.
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.
5 нче бала.
Ипи басуда үсә,
Аннан амбарга күчә.
Аннары мичтә пешә,
Кызарып мичтән төшә.
6 нчы бала.
Шуннан килә өстәлгә
Безгә куәт өстәргә.
Һәркемгә ипи кирәк!
Һәркемгә ипи кирәк!
Сөмбелә. Кадерле нәни дусларым! Безнең Уңыш бабай белән китәр вакыт та җитте. Без сезгә сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз.
Алып баручы.
Шатлык булып бүлмәбезне
Гөлгә күмә Сөмбелә,
Сабуллашу җырына
Син дә кушыл, Сөмбелә.
(«Чайкала иген кырлары» (Г.Латыйпов сүзләре, И.Шәмсетдинов көе) җыры башкарыла. Күчтәнәчләр өләшенә.)