«Сөлге җыю» бәйрәме

Лилия ХӘМИТОВА,

Биектаудагы «Байгыш» балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: балаларның татар халык йолалары,  борынгыдан калган бәйрәмнәре турында белемнәрен баету.

Бурычлар:

тәрбияви: балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту. “Сөлге җыю” бәйрәме аша балаларга милли тәрбия бирү, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү;

үстерелешле:  балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү  һәм активлаштыру;

белем бирүдә: балаларның хәтер сәләтен һәм иҗади күзаллауларын үстерү, сөйләм культурасын тәрбияләү.

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сүзле һәм җырлы-биюле уеннар.

Жиһазлау: участокны бизәү, көрәш урынын әзерләү, атрибутлар: сөлгеләр бәйләнгән сөрәнчеләр колгасы, рәсемнәр, чигелгән сөлгеләр, көянтә белән чиләкләр.

Алдан үткәрелгән эшлэр:  татар халкының гореф-гадәтләре турында әңгәмә, темага кагылышлы җырлар, шигырьләр һәм биюләр өйрәнү; ата-аналарны «Сөлге җыю» бәйрәмен оештыру эшенә җәлеп итү.

Бәйрәм барышы

(Милли кием кигән малайлар, кызлар тезелешеп утыралар. Тәрбияче апалары алып баручы ролендә.)

Алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр, без бүген бик матур бәйрәмгә җыелдык, Сабантуйга сөлге җыю күренешен сезгә уйнап күрсәтәчәкбез. Без бик яхшылап әзерләндек, һәркем үзенең ролен белә. Балалар, сез әзерме?

Балалар. Без һәрвакыт әзер!

Алып баручы. Алайса, башлыйбыз!

Сабантуй – борынгы, меңьеллык тарихка ия булган бәйрәм. Димәк, Сабантуй алдыннан була торган сөлге җыю йоласының да шулкадәр тарихы бар. Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю – борынгыдан килгән күркәм йола. Гадәттә, бүләкләрне бер көн алдан җыйганнар. Бүләк әзерләү исә алдан ук башланган. Кышның озын кичләрендә кызлар, кич утырып, сабантуй батырына дип, сөлге чиккәннәр. Шул рәвешле, үзләренең кул эшенә осталыкларын, уңган булуларын күрсәтергә теләгәннәр. Сөлге җыю йоласы халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән. Чиккән сөлге батыр иңенә менеп кунаклаганчы, колгада әләм сыман җилфердәп, күңелләрне җилкендереп мәйданга чакырган, Сабантуйга килгән кунакларны каршы алган. Сөлгенең иң матуры гына батыр җилкәсенә салынган. Бу – бүләк әзерләүче кызга иң зур мактау булган. Кайсы гына кыз бала шундый мактау турында хыялланмый?! Әлбәттә, ул сөлге чиккәндә бөтен осталыгын, тырышлыгын салачак. Менә шундый тәрбияви чара да булган сөлге җыю йоласы.

Хәзер сезнең каршыгызда балалар катнашында Сөлге җыю йоласын күрсәтәбез.

(Милли кием кигән ике кыз бала чиләк-көянтәләр күтәреп кара-каршы киләләр. Берсенең судан кайтышы, икенче суга бара.)

Кәримә. Әминә, нихәл? Син кайтып та киләсең икән. Кайсы чишмәгә бардың?

Әминә. Садри чишмәсенә кадәр бардым. Суын әткәй бик ярата, көмешле, ди.

Кәримә. Мин анда ук барып тормам, ахры, ерак бит. Хәзер сөлге җыючылар йөри башлар. Кайтып җитмәсәм, «Кәримә бездән качты, сөлге чикмәгән, ялкау», –  дип, күземне дә ачырмаслар. Бөтен авылга хур булыр хәлем юк. Бер юлга әллә ни булмас, Гөлкәй чишмәсенең дә суы бик тәмле бит.

Әминә. Үзең кара инде, ахирәт. Сөлге димәктән, Сабантуйга чигеп өлгерттеңме соң?

Кәримә. Өлгерүен өлгерттем дә… Батырга бирерлек булгандырмы? Үземчә бик тырышып чиккән идем дә… Чиккән тастымалым бар, шуны бирермен дип торам.

Әминә. Алдан хафаланмыйк, ахирәт. Ярар, китим әле, өйдә көтәләрдер. (Икесе дә китәләр. Милли киемнәрдән малайлар керә. Берсенең кулында – колга, берсе иңенә гармун аскан.)

Габдрахман. Егетләр, барыгыз да килеп җиттеме, соңга калучылар юкмы?

Хәсән. Юктыр, бер ай алдан билгеле иде бит кемнәр сөлге җыярга чыгасы.

Габдрахман. Гаяз монда, гармун бар. Васил кайда?

Васил. Мин монда! (Алга чыга.)

Габдрахман. Васил, син телгә оста, кызларны сөйләштерү синең өстә. Биетеп тә аласы булыр. Тик чаманы онытма. Һәр кешегә хөрмәт, түбәнчелек белән дәшәсе. «Бүләгем өлгермәде әле» , – дип шаяртып торучыга да авыр сүз әйтәсе түгел. Елга бер генә көн ул сөлге җыю, йоласына туры китереп башкарып чыгарга кирәк. Киемнәрегез барыгызныкы да чиста-пөхтәме? Йөзләргә кызыллык китерерлек булмасын. Халык безне сайлап куйган икән, ышанычларын акларга кирәк! Атлар бизәлгән, кыңгыраулар, шөлдерләр яхшылап тагылган. Тагын нәрсә? Бала-чагалар күренми…

Самат. Алар безне күпер янында көтеп калды.

Габдрахман. Шулаймы? Ярар алайса, киттек, хәерле эшләр булсын! Гаяз, тарт гармуныңны, яңгырасын авыл урамнары! Егетләр сөлге җыя! (Малайлар, гармун уйнатып, «Урам көе»нә җырлап, бер-ике тапкыр түгәрәк ясап әйләнәләр дә туктыйлар.)

Җырлыйк әле, җырлыйк әле

Барыбыз бергә чакта.

Вакыт җиткәч, таралырбыз

Төрлебез төрле якка.

(Аларны кызлар каршы ала. Барысы да кулларын алъяпкыч итәгенә яшергән.)

Васил. Саулармы сез, кызлар?! Бөтен хыялларыгызның чынга ашуын теләсәгез, Сабантуйга дип әзерләгән бүләкләрегезне сандык төбеннән чыгарыгыз. Кызлар, сез биргән яулык, сөлге, ситсылар уеннарда, ярышларда, көрәштә җиңүчеләргә биреләчәк. Сезнең бүләк бирүегез – гореф-гадәтләрне дәвам иттерүдә, хөрмәтләү, киләсе буынга тапшыруда өлешегез керде дигән сүз. Йә, кайсыгыз башлый?

Хәсән. Әминәдән башлыйк! Күрик, сөлге башын ничек чикте икән? Безгә дә күрсәтсен уңганлыгын! (Кызлар бер-берсенә елмаеп карап, дәшми генә тора.)

Габдрахман. Гаяз, тарт гармуныңны! Кызларның теле ачылсын.

Егетләр (җырлый.)

Сөлгең аклы, сөлгең аклы,

Сөлгең аклы-шакмаклы.

Матур гөлләр бизәгәндер

Синең йөргән сукмакны.

(Габдрахман Әминә янына килә. Әминә кулындагы чиккән сөлгене Габдрахманга бирә. Егетләр сөлгене колганың иң очына бәйләп куя.)

Хәсән.

Сөлге белән бәялиләр

Батыр егетнең көчен.

Яшь киленгә рәхмәт инде

Затлы сөлгесе өчен!

Васил. Кәримәнең бүләге ни икән? Үзе кебек балкып торамы икән?

Габдрахман. Гаяз, тарт гармуныңны!

Малайлар (җырлый).

Идел суы тирәндер,

Сай җирләре билдәндер.

Җырлап тору бездәндер,

Бүләк бирү сездәндер.

(Габдрахман, Кәримәдән чигелгән тастымалны алып, колгага бәйләп куя. Калганнар да, кызлар кулындагы бүләкләрне алып, колгага бәйли.

Шулвакыт, кулына кечкенә төргәк тотып, ашыга-ашыга, әби булып киенгән Алып баручы керә.)

Әби. Рәхмәт төшкерләре, монда икәнсез! Соңга калдым, ахры, дип, әй, йөгерәм, әй, йөгерәм. Өлгердем, Аллага шөкер, өлгердем.

Хәсән. Безне нигә эзлисең, Шәрәфәт әби?

Әби. Узган гомерләремне, килен булып төшкән чакларымны сагынып, әйткән нәзерләремне үтәп, Сабантуйга бүләк китергән идем. Арттан килгән ат иясенә бирсәгез, яхшы булыр иде. Тик төргәкне ачмагыз, яме. Сер булып калсын. Бүләкне алган кеше үзе мәйданда күрсәтер. Ачуланмагыз инде, балалар. (Күз яшен сөртә.)

Васил. Нигә ачуланыйк? Рәхмәт кенә. (Бүләкне алып, Габдрахманга тапшыра.)

Габдрахман. Сөбхәналла! Бүләкләр бик күп җыелды, кулларыгыздан куаныгыз, барыгыз да бик уңган-булган икәнсез.  Иминлектә яшәгез! Бик җылы каршы алдыгыз, китәсе дә килми сезнең яннан. Әллә бер биеп алабызмы? Гаяз! Тарт гармуныңны! Әйдә бер биеп алыйк әле. (Габдрахман Василга ымлый, Васил биергә чакыра. Калганнар кул чабып тора. “Ай маладис,  булдырасың!”, “Бас-бас эзенә, күз тимәсен үзеңә!” дигән сүзләр ишетелә.)

Габдрахман. Рәхмәт сезләргә, якты чырай күрсәттегез безләргә! Биргән бүләкләрегез өчен рәхмәт әйтеп, без китик инде. Әле авылның яртысын да йөрмәгән…

Кызлар. Юк инде, болай гына җибәрмибез!.. Бүләк алдыгыз да, эшегез беттемени?.. Үзегез дә берәр һөнәрегезне күрсәтегез!..

Кәримә. Нигә аптырадыгыз? Әллә бер дә һөнәрегез юкмы?

Хәсән. Җитмеш төрле һөнәребез бар. Гаяз, әйдә әле, үзебезнең көйне тартып җибәр! Тыкрыкның үләннәрен таптыйк әле. Хәсән башкаруында «Чабата биюе»! (Барысы да, көлә-көлә кул чабып, Хәсәнне биетә.)

Васил. Булдымы инде? Китәргә рөхсәтме?

Кызлар (үзара сөйләшә). Әйдә, китсеннәр инде… Китми генә торсыннар әле!.. Әйдә, башларын катырабыз… Биюне кем дә бии, көрәшеп күрсәтсеннәр!

Габдрахман. Егетләр, бирешмәгез! Кайсыларыгыз көрәшә? (Ике егет көрәшкә чыга. )

Җыелганнар (көч биреп тора.) Давай, давай, алып ыргыт… Хәрәмләшмә, сыртка сал… Әнә шулай, әнә шулай… Вәйт булды! Булдырды! (Кул чабып, көрәштә җиңүче егетне уратып алалар.)

Габдрахман. Инде булдымы, кызлар, китсәк ярыймы?

Кызлар. Рөхсәт итәбез! Юлыгызга ак җәймә!

Габдрахман. Сау булып торыгыз! Күңелләрегезгә яшәү дәрте, иминлек, тынычлык тулсын. Рәхмәт сезләргә! Егетләр, әйдәгез, юлыбызда булыйк. Гаяз, тарт гармуныңны! (Җырлый-җырлый китәләр.)

Атлар иярләдеңме?

Тайлар йөгәнләдеңме?

Сабан туе җитте дип,

Бүләк әзерләдеңме?

(Барысы да китүчеләргә кул болгап калалар.)

Әби. Мин белгәне генә дә, сиксән биш ел җыялар инде бу сөлге-тастымалны. Оныкларыбызга истәлек итеп сакласыннар иде аларны. Шушы йоланы бер дә онытмасыннар иде. Үзем ел да көтеп алам, ел да бүләгемне әзерлим. Узган ел йөгерештә арттан килгән балага дип адарынып биргән идем. Быел тагын сөлге җыйганны күрергә, бүләгемне бирергә насыйп итте Аллам. Әле биеттеләр дә мин карчыкны! (Авызын яулык чите белән каплап көлә.)

Сабантуйлар хәвеф-хәтәрсез генә үтсен инде. Киләсе елда да сөлге җыю бәйрәмен күрергә насыйп булсын. Ярар, балалар, хуш иттек, мин дә китим инде. (Кәримә белән Әминәдән башкалар әби белән китә.)

Кәримә. Шушы сөлге җыю бәйрәмен бик яратам, ел да көтеп алам. Күңелле булып кала, ул көнне көне буе җырлап йөрим. Ахирәтем, бүләгеңне нинди теләк теләп бирдең?

Әминә. Дөньялар тыныч булсын иде дип теләдем. Ә син?

Кәримә. Мин дә шулай… Ризыкларыбыз мул булсын, сугышлар булмасын иде дип теләдем. Бүгенге тормышларыбыз бик матур бит, әйеме, ахирәтем!

Әминә. Әйе шул, ахирәтем! Әйдә, без дә китик. Озакламаслар, кунаклар килә башлар, аш-су, тегесе-монысы дигәндәй, әзер булып торыйк. Еллар имин торсын, бар да булыр. Сөлге җыю бәйрәмен киләсе елга да күрү насыйп булсын, дип телик. Нинди авыр елларда да узган бит бу бәйрәм. Сугыш булганда гына тукталып торган ул. Сугышлар булмасын, дип телик. Тынычлык булса, эшләрбез дә, күңелле итеп яшәрбез дә!

Кәримә. Әминә, оныта язганмын, минем әле югары очтагы Җәмилә әбигә хәер илтәсем бар бит. Сабантуйда бирелгән сәдака ел буе бәрәкәт теләп тора икән, әбиебез шулай өйрәтеп калдырды.

Әминә. Мин дә күрше әбиебезне кунакка дәшәрмен дигән идем. Бәйрәм дип, саваплы эшләрне оныту килешмәс. Әллә нинди көче бар бу бәйрәмнең. Күңелләрне күтәрә, көчне арттыра, кешеләргә гел яхшылык кына эшлисе килә. Сөлге җыю йоласын уйлап чыгарган әби-бабаларыбызга рәхмәт! (Сөйләшә-сөйләшә китәләр.)